Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."
материал на тему

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_avyrlyklar_asha_yoldyzlarga.docx17.64 КБ

Предварительный просмотр:

Авырлыклар аша йолдызларга...

Һәркемгә дә иң газиз тел ана теле,

Янда гына сабый чакның раушан гөле

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,

Балдай татлы — дуслар белән сайрашканда.

                                            Гамил Афзал

Табигать тын...  Бу –көз! Елның бу фасылы  башкаларыннан аеруча матур. Алтын – кызгылт төскә бизәлгән урманнар, үзләренә генә хас бер төскә кергән болыннар. Шушындый әкияттәгедәй матур табигатькә карап сокланмый  һич мөмкин  түгел.  Табигатьнең матур вакыты мине уйландырып җибәрде... Мин үз уйларыма бирелеп, агачлардан берән - сәрән  коелган яфракларны күзәтеп, әкрен генә яраткан эшемә табан атладым.

Бервакыт, гадәттәгедән алда килеп, мин кабинетта укучыларны көтеп утырдым. Менә ул минем уңайлы эш урыным,  үз укучыларын көткән парта - урындыклар. Тиздән яраткан укучыларым да килер һәм сорау, җавап, әңгәмәгә корылган бересеннән – берсе кызыклы дәресләрем башланып китәр.   Әле кайчан гына балалар алдына кереп,

-“Исәнмесез, укучылар”,- дияргә хыяллана идем. Хыялымны тормышка ашыру максаты белән Казанның 16 гимназиясен тәмамлагач, мин педагогия көллиятенә укырга кердем. Бу - минем хыялымның беренче баскычы иде. Көллияттә башка фәннәр белән беррәттән татар теле һәм әдәбиятыннан да төпле белемнәр бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты минем киләчәк тормышымда бик җитди урынны биләде. Укуымны тәмамлагач, Казанның алдынгы мәктәпләренең берсе булган 139 нчы гимназиягә эшкә килдем. Бу мәктәптә тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән үземнең ана телемне рус телле балаларга өйрәтә башладым. Шулай итеп, минем өчен яңа тормыш – укыту еллары башланды. Мәктәп бусагасын атлауга күңелемне төрле хисләр биләде:

“Бу бик авыр”, - диде ялкаулык.

“Бу мөмкин түгел”, - дип тукыды курку.

“Бу синең өчен түгел”, - диде шикләнү.

Бары хыял гына: “Эшләп кара”, - дип пышылдады.

Менә шуларның барысын җиңеп, җиң сызганып эшли башлавыма ун елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Татар теле укытучысы һөнәрен сайлавыма үкенмим. Балаларга белем бирү белән беррәттән үземнең белемемне арттыру өстендә дә эшли башладым. 2002нче елда Татар дәүләт гуманитар институтына татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга кердем. Эш һәм уку дәверендә бөек педагог Януш Корчак сүзләрен үземә өлге итеп алдым. Ул: “Тәрбия- ул кешенең кешегә үзара тәэсир итүе: олының - кечегә, баланың - зурларга. Бала гына олылардан өйрәнергә тиеш түгел, олылар да кечедән өйрәнергә тиеш”, - дигән. Эш һәм институтта укуны бергә бәйләп алып бару бик үк җиңел булмады, билгеле, ләкин мин эшемне яратуым аркасында бөтен авырлыкларны да җиңдем һәм 2006нчы елда Татар дәүләт гуманитар – педагогик университетын тәмамлау бәхетенә ирештем, канатларым тагын да ныгып киттеләр.  Мин шатланып, балаларны татар телендә укытуымны дәвам иттем. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Чыннан да халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсенә күз салсак: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерәсең.

Укыту ул бик җитди эш. Бүгенге көндә укытучы өстенә бик җаваплы эш йөкләнә: җәмгыять, хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән шартларга җавап бирердәй конкурентлы шәхес тәрбияләү.

Белем бирүдә яңа технологияләр һәм фән казанышлары алга киткән заманда  балалар белән уртак тел табу өчен мин начар кәеф белән тәрбия эшен башкармаска, укучыга мөстәкыйльлек бирергә, яхшы эшләрен хупларга, җавапны әйтмичә үтәү юлын күрсәтергә, балаларның беренче уңышларын игътибарсыз калдырмаска, шәхесне түгел, аның гамәлен бәяләргә ,таләпчән һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле дә булырга тырышам.

Хәзер тел өчен иң авыр, сынаулы  вакыт. Шуңа күрә безгә, иң беренче чиратта, бердәмлекне, милли сафларны ныгытырга кирәк. Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Үзенең милләтен танымаган, ата-анасының телен, моңын, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше авыру, кимчелекле. Шуңа күрә без һәр сулышыбызда, һәр адымыбызда үзебезнең кайсы милләт вәкиле икәнлегебезне онытмаска, татар телен, халкыбызның моңын белергә тиешбез. Без – татар теле укытучылары алдында туган телебезне саклау бурычы тора. Мин ышанам: бу авырлыкларны да милләтебез җиңеп чыгар. Тормыш дәвам итә, өмет сүрелми. Күңелемә Илсөяр Ихсанованың шигьри юллары килә:

Туган тел ул – безгә әманәт.

Әманәткә итмик хыянәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

ldquo;Киртәләрне җиңеп, йолдызларга&rdquo...

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга&rdquo...

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)...