Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)
материал на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_karshylyklar_asha_yoldyzlarga_taba.docx22.64 КБ

Предварительный просмотр:

Ибраева Ләйсән Расих кызы,

Казан шәһәре Совет районы

167 нче мәктәпнең

югары квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                         

                                                      Эссе

 Каршылыклар аша йолдызларга таба...

Уңышка бер селтәнүдә генә

ахыргача ирешү мөмкин түгел.

Аңа сәгатьләп, көнләп ирешәсең.

Ромен Роллан.

Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Минемчә, хыялсыз кеше – канатсыз кош белән тиң. Әмма бөтен хикмәт шунда ки – теләкләрең тормышчан, чынга ашардай булсын! Юкса, төшенкелек сазлыгына кереп батуың бар. Безнең һәммәбезнең дә бик атаклы кеше буласы килә. Ә тормышта үзең булып калудан да яхшысы юк. Яшәүнең инде әллә кайчан уйлап табылган алтын кагыйдәсе бар: булдыра алмастай эшне максат итеп куйма, күтәрә алмаган йөкне җилкәңә алырга тырышма. Мөхәммәт Мәһдиев бер әсәрендә болай ди: “Фанер тартма эчендәге итекче, генералдан бәхетлерәк булырга мөмкин”.

Хөр күңелле, көчле, бөек кешеләр һәрчак авыр юлны сайлаганнар. Ни өчен? Алар өчен җиңелү түбәнлек, мескенлек булган. Тукайга җиңел тормыш вәгъдә итүчеләр булганмыни?! Юк шул, алай булмаган.

Мәктәп, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, “баскыч” дип тәрҗемә ителә. Әйе, мәктәпнең үз баскычлары бар һәм укытучы үзенең укучыларына шушы баскычлардан менәргә, авырлыклар аша үтеп, шатлыкларны кичереп, йолдыз булырга ярдәм итәргә тиеш.

Мин һәр иртә язмышым сукмагыннан мәктәбемә атлыйм. Анда эшли башлавыма да 11 ел вакыт үткән икән.

Еллар бер-бер артлы үтәләр. Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә борылып карыйсы килә. Уйларым мине балачагыма, белем алган чакларыма алып кайта. Беренче укытучыларым, аларга охшарга тырышуларым күз алдымнан йөгереп үтә. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуларым, беренче укытучым, беренче хәрефне укуым – һәммәсе беренче, беренче, беренче…

Мин - укытучы... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым. Педагогия университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Алар арасында татар телен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга?

“Хыялландың”, – дип уйлар иде берәү. Ә хыял бит ул – җиңүгә, йолдызларга менүнең бер баскычы булып тора.

Бәхетле шул кеше, кем бүтәннәргә бәхет тели. Һәр яхшы укытучы бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган тәрбияне, яратуны, белемне, тырышлыкны үзенең укучыларына бирә. Укучының укуга кызыксынуы да укытучыдан тора. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Балалар эшчәнлеге белән идарә итүдә, иң беренче чиратта, кешелеклелек, башкалар шәхесен хөрмәт итү, шәфкатьлелек тарафдары булуы мөһим шарт дип исәплим. Шулай ук , минем уйлавымча, укытучы эшендә балаларны, үз эшеңне яратудан тыш, һөнәри күнекмәләргә, осталыкка, аеруча, алдан күрә белү, сиземләү, тоемлау сәләтенә ия булу кирәк. Әйе,” укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”, -дигән бөек философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес тәрбияләү, заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү бик мөһим.Белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белү һәм аны үз эшемдә куллану – төп нәтиҗәләрнең берсе.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның мондый сүзләре бар: “Әгәр дә укытучы эшен нык ярата икән, ул – яхшы укытучы. Әгәр укытучы әти-әни баласын яраткан кебек укучысын ярата икән, ул, күп китаплар укып та, ни укучыларын, ни эшен яратмаган укытучыга караганда яхшырак укытучы. Әгәр укытучы эшен дә, баларын да ярата икән, ул – чын укытучы”. Искиткеч акыллы сүзләр. Мин һәр көн үзем укыткан мәктәпкә шатланып киләм. Чөнки анда мине үз халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнүче, хезмәт сөюче, матурлыкны күрә белүче, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнүче укучыларым көтә. Белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы, һәр кешенең язмышында тирән эз калдырган остаз булып калыр өчен, бик күп тырышырга кирәк.

Минем эшемнең мәгънәсе –шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар тәрбияләү. Минем укучыларым да, шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табып, илебезнең лаеклы патриотлары, кешелекле булып үсүләрен телим.Укучыларым өчен матур үрнәк булып каласым килә. Менә шул чакта мин үземне бик бәхетле итеп санар идем.

Үземнең тәҗрибә туплау дәверендә, киртәләрне җиңә-җиңә, уңышларым белән бергә йолдызларга җитәрмен дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."

Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."...

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

ldquo;Киртәләрне җиңеп, йолдызларга&rdquo...

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга&rdquo...