“Гаиләдәге каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”. (Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча)
методическая разработка (7 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Ата-аналар җыелышы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                            Ваганова Альбина Илсур кызы        

7 сыйныф

Ата-  аналар җыелышы

Тема: “Гаиләдәге каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”.

                    (Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча)

Максат : Күпкырлы шәхес тәрбияләүгә юл табу.

Бурычлар:

1. Гаиләдә барлыкка килергә мөмкин  низаглы хәлләрне билгеләү, алардан  чыгу юлын таба һәм мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү;

2. Ата-ана белән бала арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

3. Гаиләдә каршылыклар тумас өчен Р.Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр бирү;

            Җыелышны үткәрү формасы: өйрәтү характерында лекция

            Җиһаз:  компьютер, проектор, Р. Фәхреддин портреты, китаплары; презентация, тест сораулары, ата-аналар өчен ситуацияләр язылган карточкалар.

          Алдан эшләнелгән эш:

1. Ата-аналар һәм балалар өчен уртак булган тест сораулары төзү;

2. Ата-аналар җыелышына әзерлек чорында укучылар анкета сорауларына җавап бирәләр;

3. Ситуацияләр язылган карточкалар әзерләү;

          Көн тәртибе:

I.  Укытучының кереш сүзе.

II.  Проблемалы сорауларга җавап бирү,  фикер алышу

III. Психологик закончалыклар.

IV. Анкетирование.

V.  Төркемнәрдә ситуацияләр белән эшләү.

VI. Ситуацияләргә нәтиҗә ясау.

VII. Ата-аналарга киңәшләр бирү.

VIII. Йомгак.                                        

Җыелыш барышы

I. Укытучының кереш сүзе.

  • Хәерле кич, хөрмәтле әти –әниләр! Һәр гаиләнең төп бурычы - балалар тәрбияләү. Бала тормышында тәрбия беренче көннәреннән үк башлана. Бала тирә-якны танып белергә гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. «Оясында - ничек, очканда - шулай» дигән бит татар халкы да. Ә гаилә тәрбиясенең төп йөге ата-ана җилкәсенә төшә. Балалар үсә... Алар үскән саен гаиләдә ата-ана белән бала арасында аңлашылмаучылык, каршылыклар  туарга мөмкин. Аларны ничек чишәргә, авыр хәлләрдән чыгу юлын ничек табарга? Без бүген бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләренә таянып, шушы безне борчыган сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Бүгенге җыелышыбызның темасы: “Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы  каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”

        Гаилә - тормышның нигезе. Һәр кеше  бәхетле   гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә тынычлык, бер-береңне аңлау, мәхәббәт кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы  тудыра. Бу узара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара. Ата-аналар эш белән мәшгуль булып өйгә соң кайталар,  аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый. Ә балаларга  җылы мөнәсәбәт, игътибар җитми. Нәтиҗәдә, үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа. “Ата-аналарның хезмәтләре – иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып  бетерерлек, тел белән сөйләп бетерерлек түгелдер...”, - дип яза бит атаклы педагог  Ризаэддин Фәхреддин дә.

II.  Проблемалы сорауларга җавап бирү,  фикер алышу

 (ата-аналар үз теләкләре белән 3 төркемгә бүленеп утыралар һәм алар арасында фикер алышу оештырыла).

1) Сезнең уйлавыгызча, нәрсә соң ул конфликт ?

         (төркемдәге ата-аналарның фикерләрен тыңлау)

  • Конфликт - ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше .
  • Конфликт  ул - бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә, бер-береңне күрәалмаучанлык.
  • Конфликт ул - кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге, үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

2) Сез ничек уйлыйсыз, иң киң таралган конфликт нинди?

        Сорауга җавап бирү рәвешендә ясалган нәтиҗә: Әлбәттә, иң киң таралган  конфликтлар - гаилә конфликтлары. Алар һәркөнне булып тора. Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр. Ә конфликттан соңгы киеренкелек – авыр кичерешләр, тискәре эмоцияләр – болар барысы да  гаять көчле җимергеч факторлар. Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый.

3) Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ?  ( ата-аналарның җавапларын тыңлау, фикер алышу) 

  • Фикер каршылыклары;
  • Бер – береңне  аңламау, юл куймау;
  • Канәгатьсезлек, ризасызлык;
  • Бер-береңне кимсетү;
  • Балага карата артык зур таләпчәнлек;
  • Мөнәсәбәтләрне өзү;                                                                                                                                                                                                                                                                          

          Шулай ук, күчеш чоры да балаларда ата-аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара. Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә. Бу чорда алар  белән бәрелешләр дә ешрак була. Яшүсмер тиз үпкәли, кызып китүчән була. Малайлар да, кызлар да әти-әниләрен якын итеп сөйләшмиләр. Серләрен, уй-кичерешләрен дуслары белән уртаклашуны кулайрак күрәләр. Дуслары аларны аңлауларына  ышаналар. Ләкин иң якын дусның да тагын бүтән дусты булуын белмиләр...         Әлбәттә, ата – ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли, бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да еш була. Ата – аналарның  ул  читләшүгә ышанасылары килми. 13 яшьлек яшьүсмерләрдә үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы  барлыкка килә. Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача. Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли.

4) Ата-ана тарафыннан бу дөрес адыммы? (фикер алышу)

         Сорауга җавап бирү рәвешендә ясалган нәтиҗә: Юк, дөрес адым түгел. Тышкы кыяфәте, начар укуы, өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть  сүзләре  яхшы нәтиҗә бирми. Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку, аның ачуын китерә, ул әти-әнисеннән тагын да ныграк читләшә генә. Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә, бу вакытлыча икәнен аңларга  тиеш.

III. Психологик закончалыклар.

          Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар. Күп кенә ата-аналар балачакта үзләре  әти-әниләре белән низагта булганнар икән. Ата-ананың  балачакта әти-әнисе белән булган низаглары үзеннән-үзе аның баш миенә языла бара. Бу хәл  бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә ук, уйламыйча эшләнә. Ә инде олыгайгач,  ата-ананың бала белән аралашу алымы  үзеннән-үзе шулай кабатлана бара. Шулай буыннан-буынга дәвам итә: күп кенә әти-әниләр  үзен ничек тәрбияләгән булсалар, балаларын да шулай тәрбиялиләр.         Димәк, бала   -  ата-аналарда  булган сыйфатларның чагылышы.

  • “Ата –ана әхлаклы булса, бала да бәхетле була” татар халык әйтеме.
  • “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана ; кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да , әмма ул өйрәнә” Ж.Ж. Руссо.

 IV. Анкетирование.

Укучыларга һәм әти-әниләргә анкета сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителә.

  1. Сез әти-әниегез (балагыз) белән конфликтка керәсезме?

а) әйе

ә) юк

б) сирәк булса да, булгалый

  1. Конфликтлар ни сәбәпле барлыкка килә?

а) уку, дәрес хәзерләү буенча

ә) дуслар сайлау буенча

б) уйнарга чыгу өчен

в) кич чыгу өчен

г) кием-салым сайлаганда, фикерләр туры килмәү аркасында

д) юк-бар өчен.

3. Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый ?

а) ата-аналар

ә) балалар үзләре

б) сәбәбенә карап                 (Җавапларны   чагыштыру, анализлау)

V. Төркемнәрдә ситуацияләр белән эшләү.

Конфликт һәрчак кирәкме? Аны булдырмый калып буламы?  Моның өчен нәрсә эшләргә?  Тормышта  ничек булуын ситуацияләр ярдәмендә карыйк .

   (Төркемнәргә ситуацияләр таратыла. 2-3 минут эчендә киңәшләшеп, фикерләребезне әйтик)

1 ситуация

        Кич белән гаилә телевизор алдына җыела. Мәсәлән, уллары бер футбол командасы өчен җан ата һәм футбол матчының туры трансляциясен карарга ният итә. Ә әнисе көне буе түземсезлек белән көтеп алган чит ил фильмын карарга уйлый. Ана белән бала арасында каршылык барлыкка килә. Бу каршылыкны ничек чишәргә...

2 ситуация

        Яшьүсмер үзенең шәхси әйберләрен җыеп йөрми, алар бөтен фатир буенча аунап яталар. Бу мәсьәлә әни кешене бик борчый. Ул баласы белән берничә тапкыр сөйләшеп карый, ләкин нәтиҗәсез. Бер көнне бала өйдә булмаганда әнисе барлык әйберләрне җыештырып, тәртипкә салып куя һәм кибеткә чыгып китә. Кайтса, өй тагын элекке кыяфәтенә кайткан: баласы кайтып үз әйберләрен теләсә кая чәчеп өйнең ямен бозган. Шуннан соң әни.....

3 ситуация

        Бала ата-анасына гел ялган сөйли; кем белән һәм кая булганын әйтми. Беркөнне мәктәпкә дип чыгып китеп, дәресләрдә булмый. Сыйныф җитәкчесе өйгә шалтыратып, яшьүсмернең мәктәптә булмавының сәбәбен ачыклый. Шулай итеп, әни кеше газиз баласының ялганлавын белә. Улы (кызы) өйгә кайтып, дәреслекләр тутырылган букчасын куйгач, әни ...

VI. Ситуацияләргә нәтиҗә ясау.

Яратуга, кемнеңдер кайгыртуына  мохтаҗлык – һәркемгә иң  әһәмиятле  кешелек ихтыяҗларының берсе. Димәк, кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя. Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп, без  балаларыбыз  белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз. Ә баланың үзе белән исәпләшү, аңа мөрәҗәгать итү, аны үсендереп җибәрә. Ул һәрнәрсәне  төптәнрәк уйлый башлый. Димәк, ул кемгәдер кирәк бит. Балага ярату, мактау сүзләре бик  кирәк. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга  дәртләндерә.

  •       “Әле ярый син бар!”
  •       “Син өйдә булганда  нинди рәхәт”
  • “Сине күрүемә шатмын” (слайд) дип йомшак кына кагылып, иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә.  Аны   матур булганы,  яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел, ә бала буларак кабул итәргә  кирәк. Безнең иркәләүләребездән,  яратуыбыздан,  игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде. Әгәр балагызны    игътибарсыз  калдырып, битарафлык күрсәтәсез икән, аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгер. Бөтенесе дә ата – аналардан тора.   “Җылы сүз таш  эретә”, дип юкка гына әйтмиләр шул.  

        Димәк, конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез? (слайд )

      1. ягымлылык, мөлаемлылык;

      2. мәзәккә борып җибәрү, юмор;

      3. компромисс – юл куеп килешү;

      4. арадашлык - проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы;

      5. үз гамәлләреңә бәя бирү;

      6. бер – береңне аңларга тырышу;

      7. фикер бердәмлеге;

      8. мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү;

VII. Ата-аналарга киңәшләр бирү.

        Ата – аналар һәм  балалар арасында ягымлы, кешелекле, ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле. Моңа ирешү максатыннан хәзер ата –аналарга киңәшләр тәкъдим итәбез.

Әти – әниләргә киңәшләр :

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул савыт-саба юамы,  дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер ;
  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз ... ;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык  күренсә дә телдән мактагыз ;
  • Балагызның теләкләренә, кызыксынуларына, уй – фикерләренә игътибарлы  булыгыз;
  • Сез  үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгышлар, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү,  хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта,  нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә,үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз .
  • Гаиләдә уңай гадәтләрне  даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала  һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .

        Атаклы педагог Ризаэддин Фәхреддинның үгет-нәсыйхәтләренә дә күз салыйк:

  •  Ата-ана  үз балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш;
  • Тән җазалары һәм башка төрле җәзалар кулланырга тиеш түгел;
  • Балаларны кечкенә чактан ук үзләре кылган гамәлләр өчен җавап бирергә өйрәтү зарур;
  • Бала ата-ананың көзгесе;

VIII. Йомгак.

        Хөрмәтле әти – әниләр! Кулыгызда – уч төбегездә, чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөйсен, горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз .

        Бала – өйдәге  кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы  нурларын сибәр. Хөрмәтле әти – әниләр, җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре (чыгыш)

ата - аналар җыелышында куллана торган чыгыш...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....


 

Комментарии

Фатихова Лилия Рафиловна

Ата-аналар белән эшләр өчен мәгънәле эш төрләре алынган. Мин дә үз практикамда кулланырга уйлыйм.