ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”
статья на тему

Гарипова Гульназ Раисовна

“Киртәләрне җиңеп, йолдызларга” 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx19.54 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

“Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

                                                                          Уңышка бер селтәнүдә генә

                                                                       ахыргача ирешү мөмкин түгел.

   Аңа сәгатьләп, көнләп ирешәсең.

Ромен Роллан.

Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Минемчә, хыялсыз кеше – канатсыз кош белән тиң. Әмма бөтен хикмәт шунда ки – теләкләрең тормышчан, чынга ашардай булсын! Юкса, төшенкелек сазлыгына кереп батуың бар. Безнең һәммәбезнең дә бик атаклы кеше буласы килә. Ә тормышта үзең булып калудан да яхшысы юк. Яшәүнең инде әллә кайчан уйлап табылган алтын кагыйдәсе бар: булдыра алмастай эшне максат итеп куйма, күтәрә алмаган йөкне җилкәңә алырга тырышма. Мөхәммәт Мәһдиев бер әсәрендә болай ди: “Фанер тартма эчендәге итекче, генералдан бәхетлерәк булырга мөмкин”.

       Хөр күңелле, көчле, бөек кешеләр һәрчак авыр юлны сайлаганнар. Ни өчен? Алар өчен җиңелү түбәнлек, мескенлек булган. Талантлы, каләме белән хезмәт итсен генә - Тукайга җиңел-рәхәт тормыш вәгъдә итүчеләр булганмыни?! Юк шул, алай булмаган.

Мәктәп, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, “баскыч” дип тәрҗемә ителә. Әйе, мәктәпнең үз баскычлары бар һәм укытучы үзенең укучыларына шушы баскычлардан менәргә, авырлыклар аша үтеп, шатлыкларны кичереп, йолдыз булырга ярдәм итәргә тиеш.

Мин һәр иртә язмышым сукмагыннан мәктәбемә атлыйм. Мәктәп беркайчан да җәмгыятьтә булган үзгәрешләрдән читтә калмый. 6 ел мәктәптә эшләү дәверендә мин шуны аңладым: балаларны укыту әле ул аларга югары сыйфатлы белем бирү генә түгел, ә укуның мәгънәсен аңларга ярдәм итү дә.

Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле шәхес формалаштыруны таләп итә. Һәм укытучы мондый шәхесне тәрбияләүдә зур роль уйный.

Заман укытучының максаты булып, укучыга белем биргәндә, махсус шартлар тудырып, укучының шәхсилеген югалтмыйча, аның яшерен талантларын ачу, ихтыяҗ кызыксынуларын кәнәгатләндерү дә тора. Укытучының дәресләре кызык та, мавыктыргыч та, яхшы белем алырлык та булырга тиеш. Әлбәттә, болар барысы да бик күп көч, тырышлык, сабырлык, эзләнүләр таләп итә торган эш.

Мин укытучы һөнәрен үз теләгем белән сайладым, ә бүтәннәр кушканга, аларга шулай охшаганга гына түгел. Берәүгә дә сер түгел, һәрбер беренче сыйныфта укыган кызның, кичләр буе  курчакларына, йомшак уенчыкларына дәрес бирүләре, тырышып үзләренең махсус журналларына “биш”леләр куюлары, тактада акбур белән дәресне аңлатулар... Әлбәттә, болар барысы да минем белән дә шулай ук булды. “Безнең укытучы”, - дип көлә иде кайвакытларда минем абый. Еллар үтте, курчаклар инде тартмаларга тутырылды, аннары яңа шөгыльләр барлыкка килде, ә укытучы булу хыялы һаман күңелемнән китмәде.

       Күзләремне йомам да, үземнең сыйныфка керүемне күрәм: барысын да белергә теләгән укучыларның янып торган күзләрен, җавап бирергә теләп, кул күтәрүләрен һәм үземнең эш урынын.

      “Хыялландың”, – дип уйлар иде берәү. Ә хыял бит ул – җиңүгә, йолдызларга менүнең бер баскычы булып тора.

        Бәхетле шул кеше, кем бүтәннәргә бәхет тели. Һәр яхшы укытучы бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган тәрбияне, яратуны, белемне, тырышлыкны үзенең укучыларына бирә. Укучының укуга кызыксынуы да укытучыдан тора. Укытучы һәр укучының үзенчәлекле ягын, мөмкинлекләрен күрә белергә тиеш. Сократ: “Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк”, - дигән. Шуңа күрә, мин һәр укучыга үзенең мөмкинлекләрен танырга ярдәм итәм.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның мондый сүзләре бар: “Әгәр дә укытучы эшен нык ярата икән, ул – яхшы укытучы. Әгәр укытучы әти-әни баласын яраткан кебек укучысын ярата икән, ул, күп китаплар укып та, ни укучыларын, ни эшен яратмаган укытучыга караганда яхшырак укытучы. Әгәр укытучы эшен дә, баларын да ярата икән, ул – чын укытучы”. Искиткеч акыллы сүзләр. Бу сүзләр балаларны иң беренче чиратта яратырга кирәк икәнлекне аңлата.

Үземнең тәҗрибә туплау дәверендә, киртәләрне җиңә-җиңә, уңышларым белән бергә йолдызларга җитәрмен дип ышанам.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."

Эссе "Авырлыклар аша йолдызларга..."...

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга”

ЭССЕ “Киртәләрне җиңеп, йолдызларга&rdquo...

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)

Каршылыклар аша йолдызларга таба...(эссе)...