текст нигезендә кыска изложение язу эшчәнлеген оештыру
методическая разработка на тему

Хусаинова Радия Хаертдиновна

осталык дэрэшэ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maturlyk-ostalyk_dshchrese.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Осталык дәресе.

Тема: конкрет текст нигезендә кыска изложение язу эшчәнлеген оештыру.

Максат: 1. Текстның төп тема, идеясен билгеләргә өйрәтү.

               2. Текстның структурасын билгеләргә өйрәтү.

                3. Фикер йөртеп тыңларга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация

Эш тәртибе.

  1. Кереш. 

9 нчы сыйныфта яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе өчен кыска изложение язу тәкъдим ителә. Практикадан күренгәнчә, кыска изложение язу өлкәсендә хәл ителмәгән проблемалар шактый, мәсәлән, укучылар текстның төп темасын, идеясен  билгели алмыйлар.

  1. Уку мәсьәләсе кую. Бүген без  Ләбибә Ихсанованың “Матурлык” тексты буенча кыска изложениие  язу эшчәнлеген оештырып карарбыз.
  2.  Уку мәсьәләсе  чишү

  • Без текст өстендә болай эшләрбез.  Әлбәттә, укучыларга бер тапкыр укып чыкканннан соң эшләнә бу эш. Ә сез, хөрмәтле коллегаларым, үзегез күз йөртеп чыгыгыз әле.
  • 1 нче адым – текстның темасын билгеләү. Бу этапта “Текст нәрсә турында” соравына җавап эзләрбез.
  • Теманы  нәрсәгә карап билгеләп була
  • Текстның башламыннан;
  • Текстның төп фикерен ачарга ярдәм итә торган сүзләрдән
  • Геройларның эш-хәрәкәтләре яки фикер йөртүләреннән;
  • Текстның исеменнән

Ук: Әлеге текстның төп темасы ничек дип уйлыйсыз

  • Җавап:   Матурлык, ул исемдә чагылыш тапкан
  • 2 нче адым – текстның идеясен билгеләү. Тексттагы матурлык темасы аркылы “Автор нәрсә әйтергә тели. Нинди фикер үткәрә” дигән сорауга җавап эзләгез, ягни текстның идеясен билгеләгез.
  • Идея – әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнелешендә бирелгән төп фикер.
  •  Идеяне формалаштырырга нәрсәләр ярдәм итә.
  • Текстны укыганнан соң туган уй-хисләр
  • Авторның геройларга , вакыйгаларга мөнәсәбәте
  • Текстта төп фикерне турыдан -  туры яки өлешчә формалаштыра торган тезис
  • Текстның идеясе- матурлыкның беренче чиратта, кешеләрнең күңелендә, уйларында, эш-гамәлләрендә чагылуында, ягни эчке һәм тышкы матурлыкның гармониядә булуында.
  • 3 нче адым- текстның структурасын билгеләү. Бу этапта текстның композиион өлешләрен билгеләгез һәм аларның эчтәлеген  тезис формасында язып куегыз.
  • Текстның композиион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгак тора.

Текстның композиион өлешләргә бүленеше

Кереш:

  • Кереш өлешкә кайсы бүлекне кертергә була

Аның чәчәк бакчасы авылда бер иде.Тәлинкә-тәлинкә дәлияләр, куе кызыл, сары, шәмәхә башларын ия төшеп, тыныч кына утыралар. Җилбәзәк үрмә гөлләр иртә таңда, кичке салкында күзләрен кысышып өй кыегына йөгерәләр.Юл буена тезелгән кашкарыйлар, лаләләр каршы ала сине. Күпме вакытлар шул матурлык дөньясын якыннанрак күрәсем килеп тора идем, бер көнне бакчада хуҗаларын очратып рөхсәт сорадым.

          - Кереш өлешнең төп фикере кайсы җөмләдә чагыла бип уйлыйсыз

- Кереш өлешнең төп фикере – «Аның чәчәк бакчасы авылда бер иде» җөмләсендә бирелгән.                                                                                                                                                                                                        

  • Төп өлеш:   
  •   Төп өлешкә кайсы бүлекне кертергә була

Хуҗа хатын кайсы чәчәкне кайдан китерткән, ничек утырткан, ничек тәрбияләгән, үстергән, шуларны тәмләп сөйли башлаган идее, картына күзе төште: хуҗа кеше өй түрендә таралып утырган чалма чәчәкләрне җыеп бәйләргә йөри икән.хатынның йөзе кинәт бозылды. Мине һәм чәчәкләрне онытып, ире янына йөгереп килде, бәйләргә дип әзерләгән бауны аның кулыннан тартып алды.

- Матурлык дигән нәрсә бар бит. Ма-тур-лык! Аңлыйсыңмы син шуны!-дип кычкырды ул калтыранып.

-Узган ел да таралып төште бит, кил алайса, уйлашыйк, ничегрәк итсәң яхшы булыр, диде хуҗа кеше юаш кына тавыш белән.

- Кит, кит, тотынма ичмасам!

Хуҗа әллә үзенең булдыксызлыгыннан, әллә хатынының дуамалллыгыннан уңайсызланып, миңа елмаеп карарга тырышты, әмма булдыра алмады.

  • Төп өлешнең фикере кайсы җөмләдә чагылыш таба
  • Төп өлешнең фикере  "Хуҗа миңа елмаеп карарга тырышты, әмма булдыра алмады” җөмләсендә чагыла.
  • Йомгак:
  • Йомгаклау өлешенә кайсы бүлекне кертергә була
  •    Минем өчен бакчаның яме сүнде. Әле генә кояш көлеп торган матурлык дөньясына кара болыт килеп ятты да чәчәкләрнең ямен алып, барына да тонык, төссез, салкын җәймәсен япты.
  • Йомгак өлешенең төп фикере кайсы җөмләдә чагылыш таба
  • Йомгак өлешенең төп өлешнең фикере  "Хуҗа миңа елмаеп карарга тырышты, әмма булдыра алмады” җөмләсендә чагыла.
  • Шулай итеп, текстны беренче тапкыр тыңлаганнан соң,  без изложение текстының темасын, идеясен, композиион өлешләрен һәм һәрбер өлешкә салынган төп фикерне билгеләдек.

Матурлык.

        Аның чәчәк бакчасы авылда бер иде. Тәлинкә-тәлинкә дәлияләр, куе кызыл, сары, шәмәхә башларын ия төшеп, тыныч кына утыралар. Җилбәзәк үрмә гөлләр иртә таңда, кичке салкында күзләрен кысышып өй кыегына йөгерәләр.Юл буена тезелгән кашкарыйлар, лаләләр каршы ала сине. Күпме вакытлар шул матурлык дөньясын якыннанрак күрәсем килеп тора идем, бер көнне бакчада хуҗаларын очратып рөхсәт сорадым.

     Хуҗа хатын кайсы чәчәкне кайдан китерткән, ничек утырткан, ничек тәрбияләгән, үстергән, шуларны тәмләп сөйли башлаган идее, картына күзе төште: хуҗа кеше өй түрендә таралып утырган чалма чәчәкләрне җыеп бәйләргә йөри икән.хатынның йөзе кинәт бозылды. Мине һәм чәчәкләрне онытып, ире янына йөгереп килде, бәйләргә дип әзерләгән бауны аның кулыннан тартып алды.

- Матурлык дигән нәрсә бар бит. Ма-тур-лык! Аңлыйсыңмы син шуны!-дип кычкырды ул калтыранып.

-Узган ел да таралып төште бит, кил алайса, уйлашыйк, ничегрәк итсәң яхшы булыр, диде хуҗа кеше юаш кына тавыш белән.

- Кит, кит, тотынма ичмасам!

Хуҗа әллә үзенең булдыксызлыгыннан, әллә хатынының дуамалллыгыннан уңайсызланып, миңа елмаеп карарга тырышты, әмма булдыра алмады.

   Минем өчен бакчаның яме сүнде. Әле генә кояш көлеп торган матурлык дөньясына кара болыт килеп ятты да чәчәкләрнең ямен алып, барына да тонык, төссез, салкын җәймәсен япты.

                 (Л.Ихсанова)

                     187 сүз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем ...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.Мәктәптә укытуның яңа максатлары:1.Фикерләү сәләте...

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру"  темасына мастер-класс...

Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру

quot;Дәрестә укучыларның эзләнү эшчәнлеген оештыру" темасына мастер    ...

Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

Бүгенге җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче, тормышка яраклаша белүче кешеләр кирәк. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге ...