Татар теле дәресләрендә проект технологиясе
статья

Нурмиева Резеда Равилевна

Татар теле дәресләрендә проект технологиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dreslrend_prokt_tehnologiyasen_kullanu.docx23.61 КБ

Предварительный просмотр:

Бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Укытуда яңа технологияләр куллану хәзерге заман мәктәбенең таләпләренә туры килә. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә иҗади фикерли белүче, аралашучан, талантлы кешеләр сорала. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәмгә килә.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы –Нурмиева Резидә Равил кызы, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган проектлар технологиясен дәрестә куллану уңай күренеш дип саныйм.

   Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр  - өйрәнермен.”

Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

    Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше. Эшнең уңышлы килеп чыгуы  - аның дөрес планлаштырыуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

     Проект эшенең нәтиҗәсе булып,  мәгълүмат тупланган китап, буклет, брошюра, реклама, плакат, альбом,  сценарий, фильм, ярдәмлекләр, доклад, презентация торырга мөмкин.

Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

2. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.(  Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү ( бала эшчәнлеге, укытучы эшчәнлеге)

4.Проект туплау( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау).

5. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау. Төрле формада эшләргә була.

6. Проектны бәяләү.  Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми. Берничә номинация тәкьдим итеп һәм һәр проект нинди дә булса бер номинациядә җиңәрлек итеп оештыру отышлы була. Мәсәлән, истәлекле, бизәлешле , оригиналь , дус, кызыклы, файдалы, үрнәк проект.

7. Проектның  перспективасын билгеләү. Иң мөһиме - игътибарсыз калмаска тиеш. Иң әһәмиятле фактор - балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

 Проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә, 1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел. Моның өчен мин укучылавргна билгеле бер алгоритм бирәм ,ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда шундыйрак темалар тәкъдим итәргә була:

- “Минем гаиләм”

- “Көндәлек режим”

- “Ел фасыллары” һ.б.

Мәсәлән, беренче сыйныфларда гаилә темасын өйрәнгән вакытта мин сыйныфны берничә төркемгә бүлеп, һәр балага аерым бер гаилә әгъзасы турында сөйләргә һәм аның рәсемен ясарга , дигән бирем бирәм. Мини-проектның максатын гаилә темасын өйрәнә башланда ук әйтәм. Шуңа балалар бик кызыксынып, һәр сүзне истә калдырырга тырышып эшлиләр.

 Эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр. Иң яратып башкарган эш формалары- коллажлар төзү.

(Шуларның берничәсен сез экраннарда күрәсез.)

Үз эшемдә бу методны урта сыйныфларда еш кулланам. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә әлеге методны уңышлы дип саныйм.

Проект методын беренче тапкыр кулланганда, миндә икеләнү хисе көчле иде. ”Мондый дәрес барлык укучыларга да ошармы? Куелган проблемалар алдында югалып калмаслармы? Үзләре генә мөстәкыйль рәвештә эшли алырлармы? Нәтиҗәсе ничегрәк килеп чыгар? “ - дигән сораулар борчыды. Шуларны уйлап, мин җиңелрәк проблемалар, гадирәк темалар сайларга тырыштым. Эшне башлап җибәргәндә үк инде, укучыларның күзләрендә очкыннар кабынды. Проектның этаплары аңлатылу белән алар кызыксынып эшкә тотындылар. Шуннан соң узган проект дәресләр бик теләп кабул ителде, укучылар парларда да, төркемләп тә проект эшләрен башкардылар.

Укытуда проектлаштыру уку процессының сыйфатын үстерүгә ярдәм итә. Укучылар мәгълүмат алу өчен өстәмә чыганаклар эзлиләр, табылган материалны анализлыйлар, төп һәм кызыклы булганнарын аерып чыгаралар, сүзлекләр белән эшлиләр, тәкъдим итү формасын сайлыйлар. Хәзерге заман укучылары бигрәк тә заманча технологияләр кулланып эшләргә яраталар, шуның өчен презентациягә өстенлек бирәләр.

Үз эшебездә укучыларга кызыклы булган темалар сайларга, милли төбәк компонентына күбрәк игътибар бирергә тырышабыз. Бу алар күңелендә туган яклары белән горурлану хисләре уята, яңа мәгълүмат белән танышырга ярдәм итә. Проект дәресләр өчен кызыклы булган бик күп темалар тәкъдим итәргә була: 7нче сыйныфта Татарстан табигате бүлеген өйрәнгән вакытта, “Шәһәребез тирәсендә нинди елгалар ага”, “Түбән Камада нинди чишмәләр бар, аларның тарихы”. 9нчы сыйныфта Һөнәрләр бүлеген үзләштергән вакытта, 1 төркемгә -“Тәбән Кама Шин заводында нинди һөнәр ияләре эшли”, 2нче төркемгә – Түбән Кама нефть һәм химия заводында нинди һөнәр ияләре эшли”

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртергә өйрәнәләр, эзләнү вакытында төрле кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга җиткерергә ашыгалар .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...