Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану
материал по теме

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Технологияләрдән уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_inf_tekhnologiyalr.docx19.39 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы елларда мәктәптә  яңа педагогик технологияләр көннән-көн активрак кулланыла бара.

   Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Хәзер әлеге технология кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка  күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Төрле фән дәресләрендә, шул исәптән татар теле дәресләрендә дә мөгаллимнәр әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

  • компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;
  • уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;
  • үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.
  • Әлеге техгологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

 Татар теле дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән  укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә. Ул югары классларда үткәрелә торган лекция тибындагы дәрес структурасына да бик урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш.  Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин:

Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булврга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы  арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игтибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.

Дәрес темасын аңлату – тулаем презентацелеп барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән бә эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.  Бу укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә дә ярдәм итә.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кагыйдә буларак, бу – үзе бер дәрес. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган терәк схемалар,  таблица, диаграммалар, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

  • Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре  итеп тә бирергә мөмөкин.  Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылапр компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп  әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнни камил белү белән бергә, укучыларны кече класслардан ук тестлар белән эшләргә өйрәтү зарур.  Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен аеруча Hyper Test программасы аеруча

отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Бүтән программалардан  тестлар белән эшләүдә аның өстен яклары түбәндәгедә:

  • Прогамма базасына 512 сорау кертергә була;
  • Бер сорауга 20гә кадәр җавап варианты төзеп була;
  • Бер сорауга бер яки берничә дөрес җавап бирү мөмкинлеге бар;
  • Үтелгән сорауга кире кайту һәм аны төзәтү мөмкинлеге бар;
  • Тест нәтиҗәләрен шунда ук тикшерү һәм принтер аша чыгарып алу мөмкинлеге бар;

Кече сыйныфлардан ук  компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнгән укучылар тора-бара үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар һәм югары сыйныфларда имтиханнарга дә мөстәкыйль әзерләнә алачаклар.

Дәресләрдә  уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының тагын берсе – Microsoft  Power Point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да,   өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин.  

Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

Татар теле һәм әәбияты дәресләрендә компьютер куллану укучыларның актив һәм    аңлап эшләвентәэмин итүнең яңа яңа алымы булып тора,дәресне тагы дакүрсәтмәлерәк итә. Шуңа дакомпҗютер технологияләрне дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллана белү күнекмәләрен үзләштерү татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мөһим санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"

Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....

Татар теле дәресләрендә информацион технологияләр

Татар теле дәресләрендә информацион технологияләр...