“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Резеда Ганиева

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-_klass.docx21.08 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер –класс.

“Рус телле балаларда татар теле  дәресләрендә бәйләнешле  сөйләм  үстерү”.

Слайд №1.   Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар! Сезне мастер-класс дәресендә күрүемә бик шатмын. Бүгенге мастер-классның темасы: “Рус телле балаларда татар теле  дәресләрендә бәйләнешле  сөйләм  үстерү”.

Слайд №2.Укучыларның бәйләнешле язма һәм сөйләм телен үстерү- актуаль һәм киң проблема. Ул турыдан туры татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карый.

Башлангыч сыйныфлардан ук укучыларны теге яисә бу темага фикерләрен әйтә һәм яза белергә өйрәтергә кирәк. Мисал өчен, “Ел фасыллары”, “Безнең гаилә”, “Минем якын дустым” темаларына укучылар бик теләп һәм яратып кечкенә күләмле сочинениеләр язалар.  7нче, 8 нче сыйныфларда укучыларда  бирелгән өзеккә карата үз мөнәсәбәтен белдереп, сочинениеләр язу күнекмәләре булдырырга кирәк. Кечкенә сыйныфларда сочинение язарга әзерлек эше алып барылмаса, укучының мөстәкыйльлеге, фикерләү сәләте үстерелмәсә, 9 нчы сыйныфта  гына язма эшләр башкарырга өйрәтеп булмый.

         Бүгенге дәрестә мин сезгә сыйныфтан сыйныфка эзлекле рәвештә нинди эш төрләрен кулланырга мөмкин булуын үз тәҗрибәмнән чыгып күрсәтергә телим.

      Кадерле укытучылар, әйдәгез бергә мәктәп елларына кайтыйк һәм үзебезне рус телле укучылар дип хис итик.  

Слайд №3.     Бирелгән рәсемнәргә игътибар итик әле.

        Димәк, без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләшәбез?(җаваплар)

      Әйе,укучылар, кошлар турында. Әгәр дә без бүген кошлар турында сөйләшсәк, матур сүзләр әйтсәк, җөмләләр төзергә өйрәнсәк, аларны каршы алу тагын да күңеллерәк булыр.

Беренчедән, укучыларны бирелгән темага сүзләр уйлап язарга өйрәтергә кирәк. Моның өчен Сингапур методикасы структуралары бик уңайлы.

Слайд №4.

  1. “ Джот-Тотс” структурасы.

1.Бирелгән тема  буенча бер сүз уйлап табыгыз.

2.Бу сүзне  әйтегез һәм кәгазь битенә язып куегыз.

3.Язылган ягын өскә каратып, өстәл уртасына куегыз.

4. Бөтен кәгазьләр беткәнче 1-3 адымнарын кабатлагыз.

  1. Слайд №5. “Тик-Тэк-Тоу” структурасы.

1.Сүзләр язылган 9 кәгазьне аерып

алыгыз.

2. Кәгазьләрне бутагыз. 3х3 тәртибендә

9 кәгазьне өстәлгә куегыз.

3. Командадан һәр катнашучы түбәндә

бирелгән номер астындагы сүзләр

 белән җөмләләр төзи:

1) 1,2,3

2) 1,4,7

3) 1,5,9

Слайд №6 (зал белән эшләү)

Слайд №7-13.Ә хәзер җөмләгә сүзләрне дөрес  урнаштыру күнекмәләре булдыру өчен бер уен уйнап алабыз. (уен)

Слайд №14.Алдагы бирем- җөмләләрдән  текст төзү. Слайдта җөмләләр  таратылып   бирелгән. Шул  җөмләләрдән текст төзергә кирәк. Сезгә  бу эшне  үтәү өчен 1  минут вакыт бирелә. (һәр өстәлдән әйдәп баручы текстны сәнгатьле укый )  Җөмләләрнең дөреслеген слайд буенча тикшерик.

Слайд №15.                 Канатлы дусларыбыз.

          Кошлар – табигатьнең күрке, яме, матурлыгы.Озакламый алар кайтыр чак җитә. Кошларның  күбесе оя таба алмый интегә. Аларга ярдәм итик. Кайткан җирләренә оялар ясап элик. Кошларны саклыйк!

Слайд №16.Ә хәзер өйрәнгәннәрне диалогик сөйләмдә куллану урынлы булыр. Мин һәр дәрестә диалогларны сәхнәләштерү алымын кулланырга тырышам.Һәр команда бирелгән  схема буенча диалог төзи һәм аны сәхнәләштерә. Диалог төзү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Тема: “Кошлар-канатлы дусларыбыз”

Схема: - сорау;

             -җавап;

             -тәкъдим;

             -килешү.

(Һәр команда төзегән диалогларын сәхнәләштереп күрсәтә.)

Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мотивация тудыру максатыннан мин дәресләрдә  татар телендә сөйләшүче башка милләт вәкилләренең видеоязмаларын кулланам. (видеороликлар куела)

Слайд №17.Йомгаклау.

     Рус төркемнәре өчен татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәренең С өлешендә төрле вакыйга һәм ситуацияләргә карата үз фикереңне белдереп, дустыңа хат язу сорала. Хат язу барышында , иң беренче чиратта, аралаша белү күнекмәләренең булуы шарт. Икенчедән, хикәяләү осталыгы таләп ителә. Димәк, дәресләрдә язу күнекмәләрен үстерү белән беррәттән аралашу, телдән хикәяләү күнекмәләрен үстерү дә кирәк.

Рус төркемнәрендә укучы балаларда татар теленнән бәйләнешле сөйләм теле үстерү өчен укытучыдан, һәр дәрестә эшне дөрес оештыру,  балаларның шәхси мөмкинлекләрен өйрәнеп, алар  белән системалы эшләү таләп ителә.  

Слайд №18.

Игътибарыгыз өчен, мастер -класста катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшл...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...