Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү
статья на тему

Фахриева Хакимя Салиховна

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы- укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы- укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Безнең мәктәптәтатар телен укыту коммуникатив технологиягә  нигезләнгә Р.З. Хәйдарова дәреслекләре буенча алып барыла. Әлеге технология нигезендә  цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә.

        Рус телле балалар өчен татар телен үзләштерүдә- иң кыены сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәнү. Сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәткәндә, укучыларның үз туган теле- рус теле буенча белемнәренә нигезләнеп эшләү отышлы.

  Гатәттә грамматик кагыйдәләр дедуктив ысул(“кагыйдәдән-гамәли кулланышка” ысулы) белән өйрәтелә. Башта грамматик күренешнең кулланылыш очраклары, әһәмияте, ясалышы аңлатыла, шул ук вакытта рус телендә шуңа охшаш мисал китерелә. Аннан соң әлеге грамматик күренешне укучыларның сөйләм телендә куллануга җитештерү өчен күнегүләр җыелмасы тәкъдим ителә. Циклның беренче этабында –грамматик күнекмәләрне формалаштыру этабында дедуктив юнәлеш белән беррәттән, индуктив юнәлешне дә кулланырга мөмкин. Мондый очраккта укучылар башта грамматик күренешнең сөйләмдә кулланышын күзәтә, үрнәк буенча әлеге грамматик күренеш белән җөмләләр төзи, ә соңыннан гомумиләштереп кагыйдә чыгара.

        Яңа грамматик күренешләрне өйрәткәндә индуктив юнәлештә эшләү өчен коммуникатив күнегүләрне кулланганда, укучылар кагыйдәләрне ятлап кына калмый, ә башта грамматик материалны сөйләмдә куллана, сөйләмдә катнашучылар була. Аралашканда укучылар игътибарны сөйләмнең эчтәлегенә юнәлтә, яңа форма исә сөйләмне барлыкка китерүче берәмлек булып килеп керә.

        Яңа грамматик күренеш таныш булган лексик берәмлекләр белән бергә өйрәнелгәндә, сөйләмдә формалаша. Алга таба циклга караган лексика тулысынча кулланыла башлый.

Коммуникатив күнегүләр белән эш башлаганчы, рус телендә алга куелган максат билгеләнә һәр күнегүнең биреме укытучы тарафыннан рус телендә аңлатыла, укытучы үрнәк тәгъдим итә. Күнегүләрне башкарганда, аларның логик эзлеклегенә һәм сөйләмнең сәнгатьлелегенә игътибар итәргә кирәк. Укучыларның тиз һәм төгәл җавап бирүенә ирешүдә зарур. Моның өчен кайбер күнегүләрдә терәк сүзләр тәгъдим ителә. Күнегүләрне башкаруның алдан уйланылган тәртибе сакланырга тиеш.

        Мәсәлән,V сыйныфта хикәя фигыльнең билгеле үткән заман формасын өйрәнгәндә, түбәндәге күнегүләр комплекасын үткәрергә мөмкин.

  1. Кичә шул ук эшне эшләгәнең турында әйт.

Мин кичә китап укыдым.

Мин дә кичә китап укыдым.

  1. Кичә бу хәлнең чынлыкта булуын әйт.

Ул кичә хат язды.

Әйе, чыннан да, ул кичә хат язды.

  1. Сорауга җавап биреп, миңа шундый ук сорау куегыз.

Син кичә хоккей уйнадыңмы?

Юк, ә син кичә хоккей уйнадыңмы?

  1. Гаҗәпләнү белдереп дустыңнан мондый хәлнең чыннан да шулай булганмы- юкмы икәнен сора.

Петя кичә кинога барды.

Петя чыннан да кичә кинога бардымы?

  1. Каникулда нәрсәләр эшләвегез турында дустыгызга хат языгыз. Аның нәрсәләр эшләгәне турында сорагыз.

Мондый күнегүләрне барлык замандагы фигыльләрне өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин.

 Күнегүләр эшләгәннән соң укучылар тарафыннан грамматик кагыйдәләр чыгарыла. Өйрәнелгән тема буенча кагыйдәне соңгы дәрестә формалаштырырга кирәк . Грамматик кагыйдәләрене ныгыту циклның  икенче,  өченче этапларында,, ягъни  күнекмәләрне камилләштерү һәм белемнәрне үстерү этапларында  гомумиләштерелә. Гомумиләштерү (кагыйдә рәвешендә) һәм күп санлы кабатлаулар  грамматик биремнәрне аңлап  һәм алдан әзерлексез, турыдан-туры башкаруны тәэмин итә.

        Шулай ук, кеше сөйләшкәндә грамматик кагыйдәләрне искә төшереп яки сүзләрне төрле формаларга куеп тормый. Шул ук вакытта, ул автоматик рәвештә грамматиканы куллана аның ярдәмендә фикерен ачык, эзлекле һәм дөрес итеп бирә, телнең үзенчәлекләрен аңлап үзләштерә. Телне чит тел  буларак укыту методикасында грамматиканы урынлы куллану мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.

        Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү максаты, татар телендә яңгыраган фикерне тыңлау һәм аңлау, сөйләшкәндә грамматик кагыйдәләрне дә дөрес куллануга ирешү.

         Әдәбият дәресләре укытканда без коммуникатив принцибына нигезләнергә тиеш, чөнки иң ахыргы максатыбыз-укучыны татарча аралашырга өйрәтү. Гомумән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәтүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби хәзинәләребезне башка халыкларга танытуга юл ачачак һәм балаларыбызны рухи яктан баетачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте

Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарны куллану...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...