Дәрес планы. Теркәгечләр. 7 сыйныф.
материал (7 класс) на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру;

2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;

3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_terkgech_1.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Теркәгечләрнең төркемчәләре.

Максат: 1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру;

2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;

        3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

        Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.

        Дәреснең методы: Әңгәмә, эвристик (өлешчә эзләнү), репродуктив, язма эш, иҗади эш.

        Материал       Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче  сыйныфында укучы татар балалары өчен   дәреслек. Мәгариф, 1996.  С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров. «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы», әдәбият дәреслеге (7 сыйныф).

        Җиһазлау: Мультимедиа, теркәгечләрнең төркемчәләре язылган плакат, таблица сызылган карточкалар, төрле дәрәҗәдәге биремнәр язылган карточкалар, өй эше язылган карточкалар.

Дәрес планы:

  1. Укучыларны дәрескә оештыру.

1.Исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Теркәгеч турында искә төшерү (фронталь сорау формасын кулланып).

- Теркәгеч нинди сүз төркеме?

- Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар?

- Сез нинди теркәгечләрне беләсез? Мисаллар әйтегез.

III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1.Тактага эленгән плакат өстендә эшләү, һәр җөмләне аерым тикшерү.

а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләрен, нинди кисәкләрне, җөмләләрне бәйләп килүләрен ачыклау.

2.Теркәгечләрнең төркемчәләре язылган таблица өстендә эшләү; рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләрен ачыклау.

а) нәтиҗә: теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә: тезүче һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләргә өч төрле мәгънә белдерә торган теркәгечләр карый:                        1) җыючы; 2) каршы куючы; 3) бүлүче.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Дәреслек белән эшләү.

а) 197 нче күнегү. Теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләү (телдән).

- Сүзлек эше;

- һәр җөмләне уку, төркемчәсен, мәгънә бәйләнешен ачыклау.

2.Иҗади биремле эш (карточка белән). Тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп язарга (өч төрле дәрәҗәдәге карточкалар).

3.Иҗади эш (телдән). Ияртүче һәм тезүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя төзергә.

4.Сайланма диктант. Укытучы укыган өзекләрдән теркәгечләрне сайлап, таблицага урнаштырырга.

V.Йомгаклау.

1.Дәрескә нәтиҗә ясау.

а) Таблица өстендә эш (ныгыту);

б) билгеләр кую;

в) өй эше бирү (өч төрле дәрәжәдәге карточкалар).

- Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя язарга, теркәгечләрнең мәгънә бәйләнешен аңлатырга.

- Газета-журналлардан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

- Әдәбият дәреслегеннән тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.

                                        Дәрес барышы.

        I.Укучыларны дәрескә оештыру.

1.Исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Теркәгеч сүз төркеме турында искә төшерү.

- Укучылар, без сезнең белән теркәгеч сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Яңа тема өйрәнергә керешкәнче, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

- Теркәгеч нинди сүз төркеме?

- (Ярдәмлек сүз төркеме).

- Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар?

- (Алар җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар).

-  Сез нинди теркәгечләрне беләсез?

- (Ә, ләкин, һәм, чөнки һ.б.).

- Бу теркәгечләрнең барысы да бер төрле мәгънә белдерәме икән?  Бүген дәрестә шушы сорауга җавап табарбыз, теркәгечләрнең төркемчәләре, аларның нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләре белән танышырбыз.

        III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1.Плакатка язылган җөмләләр өстендә эшләү.

а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләрен, нинди кисәкләрне, өлешләрне бәйләп килүен ачыклау.

        Казан – борынгы һәм тарихи шәһәр. Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин данлы исемен югалтмаган. Башкалабыз Сөембикә манарасы яки Кол Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. Казан минем өчен кадерле, чөнки биредә туганмын, тәүге адымнарымны атлаганмын.

- Беренче җөмләдә һәм теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә?

(Борынгы һәм тарихи сүзләрен, ягъни тиңдәш кисәкләрне).

- Нинди мәгънә бәйләнешен белдерә ул?

(Җыюны белдерә).

- Димәк, һәм теркәгече – жыючы теркәгеч. Икенче җөмләдә ләкин теркәгече нинди кисәкләрне бәйли?

(Тиңдәш хәбәрләрне).

- Нинди мәгънәне белдерә ул?

(Каршы кую мәгънәсен белдерә).

- Өченче җөмләдәге яки теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә?

(Тиңдәш кисәкләрне).

- Җөмләдә нинди мәгънә бәйләнешен белдерә?

(Бүлү мәгънәсен).

- Димәк, ул бүлүче теркәгеч.

(Башка теркәгеч төркемчәләре дә шул тәртиптә тикшерелә).

        2.Теркәгечләрнең төркемчәләре язылган таблица өстендә эшләү; рус телендәге теркәгечләр белән чагыштыру.

        Нәтиҗә: Димәк, теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә: тезүче һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләр мәгънә бәйләнеше ягыннан тагын өч төргә бүленә -              1) жыючы;  2) каршы куючы; 3) бүлүче.

        IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

        1.Дәреслек белән эш (телдән).

а) 197 нче күнегү. Һәр җөмләне уку, теркәгечләрнең төркемчәсен, мәгънә бәйләнешен ачыклау (эш барышында сүзлек  өстендә эшләү).

        2.Иҗади биремле эш. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп  язу (өч төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләү).  

I.Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга.

Кремль  - гади генә урында урнашмаган: … , ул калкулыктан үсеп чыккан. Аның диварлары туры гына барган җиреннән калкулык итәгенә … төшеп үк китә, … кабаттан өскә күтәрелә.

Кремль - Казанның бер тарихи үзәге генә түгел,ул аның җаны … ,      йөрәге … .

II. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

… су чыкса баскан эзеңнән.

… ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.         ( М.Җәлил «Бер үгет»)

III. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга.

1) Боз … кар эреде.  (Г.Тукай)

2) Кап-кара болыт килде, … бер тамчы яңгыр яумады.   (И.Гази)

3) … егетне бөтенләй тыңламыйлар, … бер дә күрмәмешкә салышалар.

(М.Әмир)

(Сайлап алу өчен теркәгечләр: ләкин, яисә, һәм, я ).

        3.Иҗади биремле эш (телдән).

        Экранда яктыртылган Казан күренеше рәсеменнән файдаланып, теркәгечләр кулланып, Казаным» темасына хикәя төзергә (яки Казан турында җөмләләр).

        4.Сайланма диктант.

Укытучы укыган өзекләрдән теркәгечләрне сайлап алып, таблицага тутырырга (таблица сызылган карточкалар өләшенә).

        Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

        Сагындым, бик сагындым сине,  туган ил!

        Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.

        Мин горур  атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим (Г.Кутуй «Сагыну» нәсере).

Тезүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр

җыючы

каршы куючы

бүлүче

гүя, чөнки

һәм

ләкин, әмма

Яки,  я, яисә

V.Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау (таблица өстендә кабатлау).

- Бүген без нинди тема өйрәндек?

- Теркәгечләр нинди төркемчәләргә бүленәләр?

- Мәгънә бәйләнеше ягыннан тезүче теркәгеч ничә төргә буленә?

        2.Билгеләр кую.

3.Өй эше бирү (өч төрле дәрәҗәдәге карточка белән)

- Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя язарга, теркәгечләрнең мәгънә бәйләнешен аңлатырга.

- Газета-журналлардан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

- Әдәбият дәреслегеннән тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы...

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

дәрес-презентация...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....