"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф
методическая разработка (7 класс) по теме

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terkgechlrnen_torkemchlre.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        Теркәгечләрнең төркемчәләре  

  ( VII сыйныфта татар теле дәресе, рус мәктәпләрендәге татар балаларына)

               

Максат. 1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру.

2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү.

        3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

        Дәреснең тибы. Яңа материалны аңлату.

        Дәреснең методы. Әңгәмә, өлешчә эзләнү,  язма эш, иҗади эш һ.б.

        Материал . Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче  сыйныфында укучы татар балалары өчен   дәреслек. Мәгариф, 1996; Ф.М.Мусин һ.б. Татар әдәбияты. Рус мәктәпләренең 7 нче  сыйныфында укучы татар балалары өчен   дәреслек. Мәгариф, 1996.

        Җиһазлау. 1.Техник чаралар: компьютер, экран.

2. Казан күренешләре ясалган рәсемнәр, таблица сызылган карточкалар, төрле дәрәҗәдәге биремнәр язылган карточкалар.

           Дәрес барышы.

        I.Оештыру өлеше.

1.Укучыларның фикерен дәрескә туплау, уңай халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Теркәгеч сүз төркеме турында искә төшерү.

- Укучылар, без сезнең белән теркәгеч сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Яңа тема өйрәнергә керешкәнче, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

- Теркәгеч нинди сүз төркеме? ( Ярдәмлек сүз төркеме.)

- Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар? ( Алар җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар.)

-  Сез нинди теркәгечләрне беләсез? (Ә, ләкин, һәм, чөнки һ.б.).

- Бу теркәгечләрнең барысы да бер төрле мәгънә белдерәме икән?  Бүген дәрестә шушы сорауга җавап табарбыз, теркәгечләрнең төркемчәләре, аларның нинди мәгънә бәйләнеше белдерүләре белән танышырбыз.

        III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1.Экранда яктыртылган җөмләләр өстендә эшләү.

а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнеше белдерүләрен, нинди кисәкләрне, өлешләрне бәйләп килүен ачыклау.

        Казан – борынгы һәм тарихи шәһәр. Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин данлы исемен югалтмаган. Башкалабыз Сөембикә манарасы яки Кол Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. Казан минем өчен кадерле, чөнки биредә туганмын, тәүге адымнарымны атлаганмын.

- Беренче җөмләдә һәм теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (Борынгы һәм тарихи сүзләрен, ягъни тиңдәш кисәкләрне.)

- Нинди мәгънә бәйләнешен белдерә ул?(Җыюны белдерә.)

- Димәк, һәм теркәгече мәгънә бәйләнеше ягыннан нинди теркәгеч булыр? (Җыючы теркәгеч.)

 -Икенче җөмләдә ләкин теркәгече нинди кисәкләрне бәйли? (Тиңдәш хәбәрләрне.)

- Нинди мәгънәне белдерә ул? (Каршы кую мәгънәсен белдерә.)

-Димәк, ләкин теркәгече мәгънә бәйләнеше ягыннан нинди теркәгеч булыр? (Каршы куючы теркәгеч.) Өченче җөмләдәге яки теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (Тиңдәш кисәкләрне.) Җөмләдә нинди мәгънә бәйләнешен белдерә? (Бүлү мәгънәсен.) Димәк, ул бүлүче теркәгеч.

(Башка теркәгеч төркемчәләре дә шул тәртиптә тикшерелә.)

        2.Теркәгечләрнең төркемчәләре күрсәтелгән таблица өстендә эшләү(таблица экранда күрсәтелә), рус телендәге теркәгечләр белән чагыштыру, уртак билгеләрен табу, нәтиҗә ясау.

(Укучыларның теркәгечләрне сөйләмдә урынлы куллана белүләренә ирешү максатыннан, теркәгечләр  белән төрле җөмләләр уйлап төзеттерү.)

         IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

        1.Дәреслек белән эш .

а) 197 нче күнегү. Һәр җөмләне уку, теркәгечләрнең төркемчәсен, мәгънә бәйләнешен ачыклау (эш барышында сүзлек  өстендә эшләү).

        2.Иҗади биремле эш (өч төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләү).   Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп  язарга.

    I.   Кремль  - гади генә урында урнашмаган: … , ул калкулыктан үсеп чыккан. Аның диварлары туры гына барган җиреннән калкулык итәгенә … төшеп үк китә, … кабаттан өскә күтәрелә.

      Кремль - Казанның бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны … ,      йөрәге … .

  II.      Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

… су чыкса баскан эзеңнән.

… ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.         ( М.Җәлил «Бер үгет»)

  III.    1) Боз … кар эреде.  (Г.Тукай)

          2) Кап-кара болыт килде, … бер тамчы яңгыр яумады.   (И.Гази)

 3) … егетне бөтенләй тыңламыйлар, … бер дә күрмәмешкә салышалар. (М.Әмир)

                        (Сайлап алу өчен теркәгечләр: ләкин, яисә, һәм, я ).

(Укучыларның эшләре экранда күрсәтелгән дөрес җаваплар белән чагыштырылып тикшерелә.)

        3.Иҗади биремле эш (телдән).

        Экранда яктыртылган Казан күренеше рәсеменнән файдаланып, теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя төзергә.

        4.Сайланма диктант.

Укытучы укыган өзекләрдән теркәгечләрне сайлап алып, таблицага урнаштырырга (таблица сызылган карточкалар өләшенә).

        Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

        Сагындым, бик сагындым сине,  туган ил!

        Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.

        Мин горур  атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим (Г.Кутуй «Сагыну» нәсере).

Тезүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр

җыючы

каршы куючы

бүлүче


гүя, чөнки


һәм


ләкин, әмма


--

(Укучыларның эшләре экранда күрсәтелгән дөрес җаваплар белән чагыштырылып тикшерелә.)

V.Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау (таблица өстендә кабатлау).

- Бүген без нинди тема өйрәндек?

- Теркәгечләр нинди төркемчәләргә бүленәләр?

- Мәгънә бәйләнеше ягыннан тезүче теркәгеч ничә төргә бүленә?

        2.Билгеләр кую.

3.Өй эше бирү (өч төрле дәрәҗәдә)

а) Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя язарга, теркәгечләрнең мәгънә бәйләнешен аңлатырга.

ә) Газета-журналлардан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

б) Әдәбият дәреслегеннән тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.

Теркәгечләр

Тезүче

Ияртүче

Җыючы: һәм (да, дә,

та, тә), вә, янә, тагы(н),

ни… ни

Каршы куючы:

ләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә

чөнки, гүя, ки, гүяки, әгәр, гәрчә

Бүлүче: я, яки, яисә, әле-әле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы...

Дәрес планы. Теркәгечләр. 7 сыйныф.

1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру;2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;3.Б...

Теркәгечләрнең төркемчәләре

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....