Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
план-конспект урока (7 класс)

Фадеева Гузель Хамзовна

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_dres_plany.docx13.02 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 7

Тема: Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Максат:  җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү; гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү; кушма җөмләләрнең төрләре белән таныштыту;

җавапларны дәлилләп күрсәтә белүне, парларда бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре: гади һәм кушма җөмләне аеру, җөмлә төрләрен аеру, теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне аеру, дөрес куллану.

Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, чагыштыру алымнарын файдалану.

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куярга өйрәнү, белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, парларда эшли белергә өйрәнү, фикерне әйтә белү.

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив. 

Предметара бәйләнеш: математика.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль. 

Контроль: укытучы контроле, үзконтроль.

Җиһазлау: Татар теле. 7 сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Н.В. Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. Мультимедиа проекторы, компьютер, презентация, индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы: 

I. Оештыру –мотивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шат! Ничек хәлләрегез?

Әйдәгез әле бер-беребезгә үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итик тә, бер-беребезгә хәерле көннәр телик!

- Ә мин, укучылар, үз чиратымда, бүгенге дәрестә сезнең бер-берегезгә ярдәм итүегезне телим! (слайд)

Барлыкка килгән авырлыкларны бергә чишүегезне телим! (слайд)

Бүгенге дәрестә үзегезгә яңа һәм кызыклы мәгълүмат ачуыгызны телим! (слайд)

Һәм иң мөһиме, дәрестә сезнең кәефегезнең гел күтәренке булуын телим, укучылар! (слайд)

- Укучылар, мин бүгенге дәресебезгә девиз әзерләдем.

(Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. (Мәкаль)) (слайд)

- Әйдә әле, Рамазан, укып кит әле. (Укый) Әйе, бу - татар халык мәкале, укучылар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

- Ә менә монысы - белем баскычы. (шул ук слайдта)

- Уйлап карагыз әле, укучылар, хәзерге вакытта сез бу баскычның кайсы өлешендә торасыз икән? Уегызда гына билгеләгез.

- Минем уйлавымча, без бүгенге дәрес дәвамында бер баскычка гына булса да өскә таба күтәреләчәкбез, укучылар. Һәм безенң кечкенә генә уңышыбыз безне киләчәктәге зур уңышыбызга китерәчәк.

- Сез әзерме эшләргә?

(Әйе, без әзер эшләргә!)

- Мин ышанам, безнең барысы да уңышлы булачак! Бүген без шушы баскыч формасында бирелгән план буенча эшлиячәкбез. (Тактада баскыч ясала)

- Әйдәгез без аны "Уңыш баскычы" дип атыйбыз.

II.  Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

- Укучылар, экранга карагыз әле. Сез анда ниләр күрәсез?

(1, 1, 2, 3, 5, 8, 13, 21, 34, 55 ...) (слайд, саннар белән генә)

- Бу саннар рәттән язылганмы? (Юк)

- Бу саннар нинди принцип буенча үсеш ала?

- Әйе, алдагы ике санның суммасы алдан килә торган санга тигез. Бу рәтнең ничек аталганын берәрегез беләме, укучылар?

(Бу "Фибоначчи рәте" дип атала) (слайд, фотосы һәм язуы белән)

- Фибоначчи - италия галиме. Беренче карашка, аның безгә ни катнашы бар дип тә уйларга мөмкин. Ә чынлыкта исә, катнашы бар. Әйдәгез үзебезнең кулыбызга карыйк. Үзебезнең бармакларыбызга карасак, безнең анда буыннар барлыгын күрәбез. Саныйбыз, мәсәлән, 1, 2, 3. Кулда бармаклар 5. Безнең ике кулыбызда өчәр буынлы 8 бармак барлыгы ачыклана. Димәк, бу безнең Фибоначчи рәтенә катнашыбыз бар дигән сүз.

- Укучылар, без сезнең белән бу рәттәге иң гади эзлеклелекне ачтык, ә бәлки белгәнбездер дә. Ә менә математиклар тагын да алгарак киткәннәр. Алар шушы рәттән алтын киселеш санын чыгарганнар. Әгәрдә без, 5 саныннан башлап, үзеннән алда торган санга бүлә башласак, якынча гел шушы сан килеп чыгачак. Без ераграк киткән саен, ул сан алтын киселеш санына якынрак булачак.

- Сез, бәлки, моның да безгә катнашы юктыр дип уйлыйсыздыр. Мин сезгә моның киресен дәлиллиячәкмен. Өегезгә кайткач, сез үзегезнең уч төбегезнең озынлыгын үлчәгез һәм шуны буыннар санына бүлегез. Сезнең һичшиксез шушы сан килеп чыгачак.

- Укучылар, без сезнең белән гади генә саннардан башлаган идек, катлаулы кеше төзелешенә килеп җиттек. Гадилектән катлаулыга.

- Ә бу нәрсә? ( слайд, Шухов манарасы)

- Әйе, дөрес укучылар, бу Мәскәүдәге Шухов манарасы. Үзенең катлаулы төзелешенә карамастан, бу манара гади генә, туры матчалардан эшләнгән. Билгеле бер почмак астында борылып, алар катлаулы, матур, нык төзелеш барлыкка китерәләр. Шуны да әйтергә кирәк, бу матчалар шулай ук алтын киселеш саны белән бәйләнгән. Бу да гадилектән катлаулыга күчүнең бер мисалы булып тора.

- Ә хәзер әйдәгез үзебезнең татар теле дәресенә кайтыйк. Татар телендә дә мондый күренешләр бар микән? Гади.... Катлаулы....

(Татар телендә дә мондый күренешләр бар - җөмләләр бар)

- Бик дөрес, укучылар, татар телендә дә "гади җөмлә", "кушма җөмлә" дигән төшенчәләр бар. Гади җөмләләр кушма җөмләләр барлыкка китерәләр. Шулай итеп, бүгенге дәресебезнең темасы ничек була инде?

(Кушма җөмлә.)

- Дөрес, укучылар, бүген без кушма җөмләләр турында өйрәнәчәкбез. Кушма җөмләләрнең төрләре булган теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр турында өйрәнәчәкбез.

- Әйдәгез хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз да бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

(Егерме беренче декабрь.

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Сыйныф эше.)

- Ә дәресебезнең максаты ничек булыр икән?

(Без кушма җөмлә төшенчәсе белән танышырга тиешбез. Аның төрләре белән)

- Ә нинди бурычлар куячакбыз үзебезнең алдыбызга? Кушма җөмлә турында без ниләр белергә тиеш булабыз икән?

(Кушма җөмләнең төзелешен белергә тиеш булабыз. Кушма җөмләнең төрләрен билгеләргә тиешбез)

- Яхшы, укучылар, Афәрин! Укучылар, безнең баскычыбызга күз салыгыз әле. Безнең планыбызның кайсы өлешен үтәдек икән без? (Беренчесен)

- Дөрес, димәк без сезнең белән бер басмага күтәрелдек дигән сүз. Шулаймы?

(Күчерәм баскычта)

1. Проблемалы ситуация тудыру.

- Әйдәгез, укучылар, кушма җөмлә дигән төшенчә белән таныша башлыйк. Сезнең һәрберегезнең өстәлендә файллар бар. Яшел төстәге катрочканы алабыз. Әйдә әле, Аня, биремен укы әле.

(Бирем: Җөмләләрне игътибар белән укыгыз. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Мин килдем.                                        Мин килдем һәм дәрес башланды.

Дәрес башланды.                                 Җил чыкты, буран башланды.

Көчле җил чыкты.)

2. Проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү.

( - Беренче баганада җөмләләрнең иясе һәм хәбәре берешәр генә, ә икенче баганадагы җөмләләрдә баш кисәкләр берничә.)

- Яхшы. Без беләбез инде, укучылар, әгәр җөмләдә бер ия һәм бер хәбәр генә була икән, димәк ул нинди җөмлә? Тулы җавап бирәбез.

( Бер иясе һәм бер хәбәре булган җөмлә гади җөмлә дип атала.) (слайд, шул җөмләләрнең иясенә, хәбәренә сызылган)

- Дөрес, укучылар, беренче баганадагы җөмләләрдә ничә оештыручы үзәк бар?

(Беренче баганадагы җөмләләрдә бер оештыручы үзәк бар)

- Икенче баганадагы җөмләләрдә ничә оештыручы үзәк, ягъни хәбәрлек бар?

(Икенче баганадагы җөмләләрдә ике хәбәрлек бар)

- Димәк, нинди җөмләгә кушма җөмлә дип әйтәбез икән инде? Кагыйдәсен әйтеп карыйк.

(Кушма җөмлә гади җөмләләрдән төзелә, һәм аның составында ике яисә икедән артык хәбәрлек булырга тиеш)

3. Кагыйдәне уку (79 нчы бит), проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү.

- Безнең нәтиҗәбез дөресме икән, укучылар? Әйдәгез әле тикшерик. Дәреслек авторлары ни дигән икән? Укыйк әле. 79 нчы битне ачабыз, кагыйдәне укыйбыз.

- Укучылар, безнең баскычыбызга карыйк әле. Без бит тагын бер басмага күтәрелгәнбез икән! Бик яхшы, укучылар! Молодцы!

4. Материалны ныгыту.

- Әйдәгез хәзер без үзебездә кушма җөмләләрне табу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләп алабыз. Моның өчен дәреслектәге 80 нче биттәге 152 нче күнегүне эшлибез. Биремне укы әле, Гаисә. Бу күнегүне сез парларда эшлисез. Мин таблицаны инде әзерләдем сезгә, укучылар, файл эченнән ак төстәге катрочкаларны алыгыз әле. Сезгә бу таблицага бары тик җөмләләрнең номерларын гына язарга тиешсез.

- Тикшерәбез. (слайд)

Җөмлә төре

Гади җөмләләр

Кушма җөмләләр

Җөмлә номеры

2

5

7

8

10

1

3

4

6

9

- Кемнәр бер хатасыз да эшләде? Кулларыгызны күтәрегез әле. Кемнең хатасы булды? Яхшы, укучылар. Ә менә бу хаталарны булдырмас өчен без ни эшләргә тиешбез?

(Кагыйдәләрне истә калдырырга)

- Сезнең файллар эчендә үзбәя битләрегез бар. Хәзер экрандагы критерийларга карап үзегезгә билге куегыз бу бирем өчен.

  Бәяләү өчен критерий:

                        “5” ле – барлык җаваплар да дөрес

                       “4” ле – ике хата бар

                       “3” ле – өчтән артык хата бар

                           "2"ле – биш хата бар

5. Кушма җөмлә төрләрен өйрәнү.

- Яхшы. Уучылар, кушма җөмлә турында без бөтен мәгълүматларны да белдекмк инде?

(Юк. кушма җөмләнең төрләрен белмибез) (слайд)

- Кушма җөмлә - ул берничә гади җөмләдән торган җөмлә. Шулай бит? Үз эчендәге гади җөмләләрнең үзара бәйләнешенә карап, кушма җөмлә ике төргә бүленә: тезмә кушма җөмләгә һәм иярченле кушма җөмләгә. Бүген без тезмә кушма җөмлә турында сөйләшәчәкбез.

- Карагыз әле, укучылар, без уңыш баскычыбызның тагын бер баскычына мендек бит. Афәрин, укучылар!

- Ә тезмә кушма җөмлә нинди җөмлә була икән?

(Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала)

- Тезмә кушма җөмлә үз чиратында теркәгечле тезмә кушма җөмләгә һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләгә бүленә.

- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара тезүче теркәгечләр бәйләп килә. Кушма җөмлә - ул берничә гади җөмләдән торган җөмлә.

- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара санау һәм каршы кую интонациясе бәйләп килә. Мәсәлән: (слайд)

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр:

1. Мин килдем, ә ул китапханәгә киткән.

2. Каникуллар башланды һәм без ял итәбез.

3. Бөтен дөнья халкы төрле телдә сөйләшә, ләкин алар уртак тел табалар.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр:

1. Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

2. Эшкә дәрт артты кешеләрдә , күңелләр күтәрелде.

3. Алмаз кулларын юмакчы булып иелгән иде - бабасы рөхсәт итмәде.

- Барысы да аңлашылдымы, укучылар? (Әйе)

- Укучылар, 3 нче һәм 1 нче җөмләләргә игътибар итик әле. Әйдәгез аларны яңадан укып чыгыйк. Аня, әйдә укы әле.

- Бу җөмләләрнең мәгънәләрен сез ничек аңлыйсыз?

(слайд)

- Дөрестән дә, һәр халык өчен иң мөһиме - ул тел. Халыкның киләчәге бары тик аның теле белән бәйле. "Тел югалса, халык та югала " дигәннәр борынгылар. Шуңа да без туган телебезне саклауда үз өлешебезне кертергә тиешбез. Ә менә киләсе 2021 нче ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге клы" итеп игълан ителде. Сез дә бу турыда онытмагыз! Ә хәзер, әйдәгез, укучылар, бөек шагыйребез Г.Тукай шигыренә иҗат ителгән "Туган тел" җырының бер генә куплетын җырлап китик. Ял да итеп алырсыз!

- Укучылар, баскычыбызга карыйк әле, без планыбызның ничәнче өлешен үтәдек? (4 нче өлешен) Дөрес, димәк без тагын бер басмага күтәрелдек!

IV. Ныгыту.

- Укучылар, хәзер үзегезнең файлларыгыз эченнән ал төстәге карточкаларны алыгыз. Биремен укыгыз әле.

(Тиешле бәйләүче чараларны сайлап, ике гади җөмләдән теркәгечле тезмә кушма җөмлә төзеп языгыз.

Үрнәк. Мин килдем. Ул кибеткә киткән. - Мин килдем, ә ул кибеткә киткән.

1. Яз айлары башланды. Көннәр салкын. 2. Мин килермен. Үзең кереп чыгарсың. 3. Каникуллар башланды. Без ял итәбез. 4. Дәрес бетте. Укытучы саубуллашты. 5. Күкне болыт каплады. Яңгыр яумады.

Файдалану өчен сүзләр: әмма, ләкин, һәм, һәм, тик, я)

- Күнегүне дәфтәргә эшлибез.

- Тикшерәбез, укучылар. (слайд)

1. Яз айлары башланды, ләкин көннәр салкын.

2. Мин килермен, я үзең кереп чыгарсың.

3. Каникуллар башланды һәм без ял итәбез.

4. Дәрес бетте һәм укытучы саубуллашты.

5. Күкне болыт каплады, тик яңгыр яумады.

- Үзбәя. Үзбәя битләрегезне хәзер җыеп алам, соңрак тикшереп чыкканнан соң, билгеләрегезне куярмын.

 Бәяләү өчен критерий:

                        “5” ле – барлык җаваплар да дөрес

                       “4” ле – ике хата бар

                       “3” ле – өчтән артык хата бар

                           "2"ле – биш хата бар

V. Рефлексия.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме икән? (Әйе) Әйдәгез шуны исбатлыйк әле. Без бүген нәрсәләр өйрәндек? Нинди яңа белемнәр алдык?

(Кушма җөмлә турында белдек)

- Нинди җөмләне кушма җөмлә дип атыйлар?

(Кушма җөмлә - ул берничә гади җөмләдән торган җөмлә.)

- Без кушма җөмләнең нинди төрләре белән таныштык?

(Теркәгечле тезмә кушма җөмлә, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә)

VI. Йомгаклау.

- Укучылар, киләсе дәрескә сезгә өй эше тубәндәгеләр булачак: (слайд)

1 нче вариант (мәҗбүри): 153 нче күнегү. Кушма җөмләләрне гади җөмләләргә таркатып языгыз.

2 нче вариант (ярым иҗади): әдәби әсәрләрдән тезмә кушма җөмлә кергән 5 җөмлә сайлап язарга.

3 нче вариант (иҗади): тезмә кушма җөмләләр кулланып "Туган ягым" темасына мини инша язарга.

- Карагыз әле, укучылар, без бит үзебезнең уңыш баскычының тагын бер басмасына күтәрелгәнбез! Бик яхшы! Ә нигә баскычның киләсе басмасы буш икән? Сездә нинди фикерләр бар?

(Без кушма җөмләләр турында өйрәнүләребезне әле дәвам итәчәкбез)

- Дөрес, без бит әле бөтенесен дә өйрәнеп бетмәдек, шулай бит?

- Әйе, укучылар, без бүген кечкенә генә уңышка ирештек. Ләкин киләчәктә безне зурдан-зур уңышлар көтеп тора. Һәм бу ак баскыч безне көтеп торган уңышның символы булып калсын иде. Мин сезгә шул зур уңышка ирешүегезне теләп калам.

-Укучылар, тактадагы "Уңыш баскычы" нда безнең бүгенге дәресебезнең өлешләре бирелгән иде. Ә менә сезгә дәреснең кайсы өлеше бигрәк тә мавыктыргыч, кызыклы һәм җиңел тоелды? Шуны билгеләү өчен өстәлләрегездәге киселгән рәсемнәрне алып, такта янына чыгып, дәреснең шул өлешенә ябыштырып куегыз.

- Рәхмәт, укучылар! Миңа бүген сезнең белән эшләве бик ошады. Барыгыз да тырыштыгыз һәм актив катнаштыгыз! Дәрес тәмам! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....