Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә
план-конспект урока (8 класс) по теме

Матвеева Резеда Нурулловна

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_8klass.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар теле 8класс

Тема: Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

Максат: Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә бирү, катлаулы төзелмәләргә синктаксик анализ ясау, аларны аерырга өйрәтү, мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Җиһазлау: дәреслек , презентация

Дәрес планы

Оештыру. Өй эшен тикшерү

Белемнәрен актуальләштерү. 

Катлаулы кушма җөмләләр ничә компоненттан торалар?

1) Алар парлашуга, залдагылар бер нәрсәгә игътибар иттеләр: кавалер белән дама икесе дә пөхтә, матур, ак киемнән, икесе дә төз, сылу гәүдәле, икесе дә җилкенеп вальс бииләр, һәм аларның биюе залдагы башка биючеләрнекенә караганда күпкә дәртлерәк, нәфисрәк, сыгылмалырак иде. (Ә. Салах).

а) 4 компонент  

б) 5 компонент  

в) 6 компонент  

2) Җир яшәрә тагы, җир шатлана,

Язлар җиткән икән, язлар җиткән,

Гөрләвекләр күптән агып киткән,

Кошлар шат җырларын җырлый икән,

Җирдә яңгыр исе, яңгыр исе

Кытыклана җанда сөю хисе. (Р. Мөхиярова).

а) 7 компонент  

б) 8 компонент  

в) 9 компонент  

Яңа материал өстендә эш. Бүген берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә белән танышабыз.

  1. Күпме еллар инде үтелсә дә,

Тормыш кырын синсез кичсәм дә,

Аерылганда биргән кулъяулыгың

Йөрәк янымдагы кесәмдә (Н. Касыймов).

2) Бәхетем ташып, күңел тулганда,

Йөземне шатлык яше юганда,

Мин киләм һаман җырлы урманга

Кәккүк моңнарын тыңларга. (Р. Закиров

Җөмләләренә синктаксик анализ ясау, схемаларын төзү, төрен билгеләү.

Ныгыту. Дәреслектәге  149 күнегүдәге 4нче җөмләне тикшерү.

                   150күнегүдәге3нче җөмләне тикшерү.

Йомгаклау. 

Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә  1әр мисал сайлап языгыз.

тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы

 кушма җөмлә

тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

1) Ир егетнең ике юлдашы бар: берсе – батырлык, икенчесе – тәвәккәллек. (Мәкаль). 2) Өйләнү — тун кию түгел: ярамаса, сатып котылалмассың. (Мәкаль). 3) Ашыкмавының сәбәбе бар иде: Гөлсинә хакында бер-бер яңа хәбәр килеп ирешмәсме дип көтте. (А. Гыйләҗев). 4) Инде кыш башланса да, күлләр, елгалар боз белән капланса да, кар әле төшмәгән иде. (Н. Фәттах). 5) Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу булып калды (Р. Мөхәммәдиев). 6) Бәхете юкның итәгенә бодай салсаң түгелер. (Мәкаль). 7) Каядыр, еракта, башы йолдызларга тигән зур таш таулар бер-берсе өстенә җимерелеп ватылгандай, каты тавышлар белән күк күкри башлады (Г. Ибраһимов). 8) Аның яңакларын учына салган кулы сугышның бар михнәтен сыйдырса да, җылылыгын, назын югалтмаган, һәр күзәнәгеннән яшәү дәрте бәреп торган гүзәл татар хатынының кулы иде. (Р. Газиз).

9) Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә, диеп уйлама! (М. Җәлил).

10) Сызылып таң атканда, ал шәфәкъ батканда,

Күзләрем тик сине эзлиләр. (М. Ногман).

Билгеләр кую.

Өй эше. 153күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Катлаулы кушма җөмлә

Катлаулы кушма җөмлә  һәм аның төрләре белән таныштыру дәресе өчен презентация....

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Татар теленнән үрнәк дәрес планы...

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....