Хатын-кыз концепты

Исламова Айсылу Хакимулловна

Татар халкы озын һәм катлаулы , мактаулы юл үт- кән. Кешенең дөньяга карашы, милли әхлакый сыйфатлары, гореф-гадәтләре га- иләдә формалаша. Ә гаилә ул –хатын-кыз кулында. Ир кеше гаиләне туендыру- чы, табучы булса, тапканны әрәм итми саклау,  балаларга да шул яхшы сыйфат- ларны бирү, әдәпле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә төшә. 

Фәнни эш архивымда саклана. ТДГПУ ның фәннәр докторы һәм профессор Рөстәм Шәйдуллович Маликов тарафыннан югары бәя алды һәм укытучыларның 2015 елның мартында узачак фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга тәкъдим ителде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurs_eshe_kontsept_23.doc218 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Эчтәлек

 

Кереш                                                                                                                    3

I бүлек.

      1.1. “Концепт” терминының бүгенге лингвистикадагы аңлатмалары      5

      1.2. Татар телендә “хатын-кыз” концепты                                                   12          

II бүлек

       2.1. Хатын-кыз лексемасының сүзлекләрдә аңлатмасы                            14

       2.2. “Хатын-кыз” концептының телне йөртүчеләр аңында

                гәүдәләнеше                                                                                          16

 III бүлек.

       3.1.Татар халкында “хатын-кыз” концепты кергән мәкальләр һәм          24

              әйтемнәр                                                                                                    

       3.2. Әдәби әсәрләрдә “хатын-кыз” концептының бирелеше                     30

  Йомгак                                                                                                                  36

  Файдаланылган әдәбият                                                                                     38

Кереш

        Теманың актуальлеге. Татар халкы озын һәм катлаулы , мактаулы юл үт- кән. Кешенең дөньяга карашы, милли әхлакый сыйфатлары, гореф-гадәтләре га- иләдә формалаша. Ә гаилә ул –хатын-кыз кулында. Ир кеше гаиләне туендыру- чы, табучы булса, тапканны әрәм итми саклау,  балаларга да шул яхшы сыйфат- ларны бирү, әдәпле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә төшә.

Хатын-кыз-элек нинди булган, бүгенге хатын-кыз нинди ул? Бу  хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү белән актуаль.

        Теманың максаты: “хатын-кыз” концептын тикшерү, мәгънәсен ачыклау; “хатын-кыз” концептына кергән лексемаларны аныклау, хезмәтне темага туры килгән мәкаль һәм әйтемнәр, фразеологизмнар, әдәби әсәрләрдән өзекләр белән дәлилләү һәм тулыландыру.

        Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

--алынган теманы әдәби һәм фәнни чыганаклардан барлау;

--хезмәтнең теоретик һәм гамәли әһәмиятен күрсәтү;

--татар халык мәкаль һәм әйтемнәре, фразеологик әйтелмәләр мисалында анализлау;

--әдәби әсәрләргә  нигезләнеп, бирелгән лексемаларның  тормыштагы  ролен күрсәтү.

Өйрәнү объекты:  татар халык мәкаль  һәм әйтемнәре, фразеологизмнар, матур әдәбият әсәрләре.

Өйрәнү предметы: “хатын-кыз” концепты

Курс эшенең композицион төзелеше; хезмәтнең  теоретик һәм гамәли         әһәмияте:

Хатын-кызны без бик күп төрле образларда күзалдына китерәбез. Шушы образлар  җыелмасы, фәнни тел белән әйткәндә, концепт” дип атала.Бу яңа тө- шенчәне ачыклау нияте белән I бүлектә теманы теоретик яктан ачуны, аңлатма- лар бирүне урынлы санадым. Бу бүлек үзе ике параграфтан тора, беренче пара- графта “концепт”ка төшенчә бирү, концептның гади тел белән әйткәндә, сүз һәм әйбер икәнлеген ачыклау; ә икенче параграфта татар телендә “ хатын-кыз” концептының нинди мәгънәләр алуы  турында мәгълүмат бирү максаты куелды. I бүлек С. А. Аскольдовның “Слово и концепт”, Ю.С. Степановның “Констан- ты. Словарь  русской культуры”, “Краткий словарь когнитивных терминов” дигән гыйльми хезмәтләргә таянып язылды.

II бүлек тә ике параграфтан тора: “Хатын-кыз лексемасының сүзлекләрдә бирелеше”, “Хатын-кыз” концептының телне йөртүчеләр аңында гәүдәләнеше” дигән параграфларда теория мисаллар белән үрелеп алып барылды, билгеләмә -ләр әдәби әсәрдән алынган мисаллар белән ачыкланды. Бүлекнең беренче  пара- графында  “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән файдаланып, хатын-кыз лек- семасының сүзлекләрдә бирелеше күрсәтелде. Икенче параграф  Р.Р. Җамалет- динованың “Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре” дигән фәнни хезмәтенә таянып язылды.

III бүлектә хезмәтнең  гамәли әһәмиятен күрсәтергә тырыштым.  Курс эшемне тулыландыру, мисаллар белән баету, дәлилләү максатыннан, III бүлек- нең  3.1 параграфында “хатын-кыз” концептындагы  лексемалар кергән мәкаль- ләр һәм әйтемнәр  бирелде. Бу эштә Н. Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре”н  чыганак итеп алдым. 3.2. параграфында хатын-кыз лексемалары әдәби әсәрләр- дән  өзекләр өстендә күрсәтелде.

Курс эшенең  йомгаклау өлешендә барлык язганнарга анализ ясалды, гомуми бәя бирелде. Шулай ук файдаланылган әдәбият исемлеге һәм чыганаклар күрсәтелде.

I бүлек.

1.1. ”Концепт” терминының бүгенге лингвистикадагы аңлатмалары

Бик озак дәвер барышында кеше, чиксез күптөрле тою-сизү тәҗрибәсен- нән чыгып, әйберләрнең һәм процессларның яшерен асылын, бәйләнешләрен һәм аналогияләрен  күрү сәләтенә ирешә, бу бәйләнешләрне абстракт фикер- ләү аша гәүдәләндерергә өйрәнә. Абстракт фикерләүгә сизү-тою өчен чит бул- ган символик билгеләр һәм төшенчәләр белән эш итү хас.  

        Төшенчәне тикшергәндә, күренешнең никадәрле катлаулы булуын истә тотарга һәм аның төрле якларын аера белергә кирәк: мәсәлән, төшенчә-аң эле- менты да, фикерләү берәмлеге дә, сүз һәм тел элементы да. Төшенчә, аң элемен ты буларак каралганда, ул-антология объекты, фикерләү берәмлеге икән-логика һәм аның белән эргәдәш фәннәрнең , сүз һәм тел элементы икән-лингвистика объекты була.

        Төшенчәләрнең аеруча мөһим вазифаларыннан берсе үзенчәлекле билге- ләре буенча кешене кызыксындырган предмет һәм күренешләрне аерып куюдан гыйбарәт. Шуңа бәйле рәвештә, төшенчәләр сүзләрне аерым предмет белән ял- гыйлар, бу сүзнең төзегән мәгънәсен билгеләргә, фикерләү һәм аралашу бары -шында алардан файдаланырга мөмкинлек бирә.

        Кеше көндәлек тормышта кулланган сүзләр катгый һәм шактый тотрыклы логика төшенчәләреннән үзгә булалар. Төшенчәләр төр буенча түгел , ә фор- маль гәүдәләнеш тапмаган гомуми сыйфатлар буенча квалификацияләнәләр.Ха- лык яки аерым кеше фикерләвендә төшенчәләр предметлар төркеменә хас бер -дәй сыйфатларның төшенчәдә берләштерелүе һәм аңлау-төшенелү юлы белән түгел, ә иң элек тел бергәлеге күзлегеннән, җитештерү үсеше , мәдәният сте- реотиплары дәрәҗәсеннән чыгып караганда иң мөһим дип исәпләнгән билге -ләрнең аклануы һәм төшенчәләргә әверелдерелүе аша барлыкка киләләр. Мон- дый төгәллек, анык билгеләмә һәм формалылык концептта чагыла.

        “Концепт” терминына килгәндә, ул- кеше аңындагы теге яки бу күренеш турында тупланган белемнәр, күзаллаулар , төшенчәләр,  кичерешләр, ассоция-

цияләр җыелмасы, мәгълүмати конструкт.[1] Концепт кешенең менталь якларын искә алып төзелә, ягъни аның турыдан-туры кешенең күзаллавы чагыла һәм бу чагылыш тел чаралары ярдәмендә сөйләмдә реальләшә. Әлеге термин тел беле- менең чагыштырмача яңа, бүгенге көндә киң үсеш алган “лингвокультуроло-гия” тармагына карый. Бу фән телне мәдәният белән тыгыз бәйләнештә өйрәнү- не максат итеп куя.

        Концепт табигатен иң беренче булып анализлау омтылышларының бер- сен  С.А. Аскольдовның “Слово и концепт” мәкаләсендә күрәбез. Монда автор “танып-белү” характерындагы һәм “иҗади концептларны” аерып куя. Ул кон- цептка түбәндәге билгеләмәне бирә: “Концепт- фикер барлыкка китергән төзел- мә, ул фикерләү барышында безнең өчен бер үк төрдәге күпсанлы предметлар- ны алыштыра”.[2] Ул концептның алыштыру вазифасын ассызыклап күрсәтә.Тик- шеренүче өчен концептның когнитив роле мөһим. Танып-белү концептларын һәм иҗади концептларны аерып, С.А.Аскольдов беренчеләренең гомуми харак- терына, күп санлы предметлардан торуына һәм соңгыларының индивидуальле- генә игътибар итә, ә аларына (ягъни иҗади концептларга) төшенчәләр,күзаллау- лар, сизү-тоюлар, хис-тойгылар, хәтта ихтыяр чагылышлары, шулай ук ассоци -атив характер хас. Концептның тышкы сыйфатламасы дип галим аның потенци- альлеген  атый.

        Ю.С. Степанов “Константы. Словарь русской культуры” дигән күләмле хезмәтендә концептка җентекле аңлатма бирә, анда концепт төп, нигез термин буларак карала. “Концепт ул- сүзгә кушылып китүче күзаллаулар, төшенчәләр , белемнәр” бәйләме[3]. Галим раславынча, төшенчәләрдән аермалы буларак, кон- цептлар уйланып кына калмыйлар, алар кичереләләр дә. Концептлар аерым шә- хеснең һәм тулаем тел бергәлегенең хис-кичерешләре, симпатия һәм антипатия белән бәйләнгән. Ю.С. Степанов концепт структурасының катлаулылыгын, күп баскычлылыгын билгеләп үтә: бер яктан караганда, аңа “төшенчә төзелешенә кергән бар нәрсә дә” керә, икенче яктан исә концепт структурасында “аны мәдә- ният факты итүче” барлык нәрсә дә күзәтелә. Концепт төзелешенең төрле бас -кычларында аның килеп чыгышы, этимологиясе, төрле заманча ассоцияцияләр, бәяләмәләр чагылыш таба.

         Тикшеренүче концептның күпкырлылык идеясен, анда рациональ һәм эмо циональ, абстракт һәм конкрет компонентларны аерып күрсәтү фикерен берен- че планга чыгара. Концептлар беренчел мәдәни төзелешләр булып торалар, алар кеше яшәешенең төрле өлкәләренә, аерым алганда, дөньяны күбесенчә тө- шенчәләр (фән), образлар (сәнгать) һәм эшчәнлек (гадәти тормыш) аша  үзләш- терү өлкәләренә үтеп керәләр. Бу очракта телнең лексик берәмлекләрендә тү -бәндәгеләрне каршы куярга мөмкин: 1) объектив потенциаль эчтәлек, яки кон- цептны; 2) эчтәлек минимумын , гадәттә ул сүзлек билгеләмәсендә тәкъдим ителә һәм концептның әһәмиятен тәшкил итә; мәгънәви потенциальгә карата өлешчә һәм субъектив характерда була; 3) берничә юнәлештә ачыкланучы эчтә- лек минимумының  конкретлаштырылуын.

Телдә ирекле сөйләшә алу ул концептларның  кодлаштыру күнекмәләренә ия булу гына түгел. Концептларны символик теркәү, тел тамгалары ярдәмендә эш итеп, алардан файдалану мөмкинлеге бирә һәм шул рәвешчә яңа мәгънә тө- зелмәләре корырга булыша, ә алар телдән башка корыла алмаслар һәм концеп- туаль системада аларга туры килгән  “дөнья күренешләре” ясалмас иде.  Шулай итеп, телне үзләштерү шактый дәрәҗәдә конвенциаль акт буларак мондый сис- темада коммуникатив ориентацияне  таләп итә. Тел шәхесенең белем дәрәҗәсе, сыйнфый яки башка төрле социаль сыйфатламаларына бәйле рәвештә, концепт- ларны зиһенгә алу һәм индивидуаль файдалану да шактый аермалы булачак.Тел шәхси концептуаль системалардагы  “дөнья күренешен” тел бергәлеге әгъзала -рына да хас булган “күренешкә” якынайту һәм социальләштерү өчен дә файда- ланырга мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, тел, концептуаль системаның үзенчә- лекләренә таянып, шәхеснең үзнчәлекле экзистенциаль тәҗрибәсен адаптация- ли, бу тәҗрибәнең  социаль әһәмиятле катламнарын үзгәртеп кора һәм ачыктан-ачык күрсәтә. Шул рәвешчә, бары тик шәхси кичерешләр генә интерсубъектив, объектлаштырылган, хәтта күпмедер дәрәҗәдә объектив нәрсәгә әвереләләр.

Тел—концептуаль система түгел, ә аны төзү һәм символик репрезента- цияләү чарасы. Димәк, тел, шушы мәгънәдә алганда, төрле концептуаль систе- малар чарасына һәм аларның үсеш мәйданына әверелә.Әлеге концептуаль сис- темаларның һәрберсе, беренчел системага нигезләнеп, беркадәр сыйфат тасвир- ламасына ия була. Концептуаль система, шушы мәгънәдә алганда,тел гыйбарә- ләреннән файдалану кагыйдәләре җыелмасы да, “дөнья турында энциклопедик белемнәр”җыентыгы да түгел, ә шәхеснең, ягъни индивидның, танып-белү тәҗ- рибәсен төрле дәрәҗәләрдә (вербальлеккә кадәрге һәм вербаль дәрәҗәләрне дә кертеп) һәм дөньяны танып—белүнең, аңлап җиткерүнең төрле аспектларында чагылдыручы үзара бәйләнгән мәгълүматлар системасы:  аеруча абстракт кон- цептлар мондый системада безнең көндәлек тәҗрибәбезне бер концептуаль система кисәге буларак чагылдыручы концептлар белән континуаль (өзлексез) бәйләнгән була.

“Краткий словарь конгенитивных терминов”та: “Концепт—сүзләр һәм экстралингвистик чынбарлык арасындагы арадашчы. Сүз мәгънәсе  бары тик төзүче концептларга гына кайтарып калдырылырга тиеш түгел. Мөгаен, кон -цептлар турында сүз мәгънәсе белән туры килгән төшенчәләр дип сөйләү дөрес рәк булыр. Тамга белән билгеләнгән концепт сүз мәгънәсе булып әверелә”—дип билгеләп үтелә[4]. Шулай итеп, концепт—күп катламлы кушма төзелмә,аның логик аерып күрсәтерлек үзәге  һәм социомәдәният һәм лингвомәдәният фоны белән билгеләнгән төрле катламнары бар.

        Мәдәният концептларына иң элек абстракт төшенчәләр атамаларын кер- тәләр. Аларның телдә теркәлмәгән чынбарлыкта денотатлар рәвешендәге туры- дан-туры җисми “таянычы” булмый һәм семантикалары сигнификатив мәгънә аспектлары аша чагылыш таба. Мондый концептларның төшенчә эчтәлеге тел вәкилләре тарафыннан лингвомәдәният кыйммәтләре системасына таянып “кон струкцияләнә”, шуңа күрә мәдәният концептлары дөнья тел күренеше концепт- лары үзенчәлекләрен ачык итеп чагылдырырга сәләтле.

        Хәзерге лингвистикада концепт катлаулы һәм күпкырлы, күпаспектлы тө- зелмә буларак аңлашыла. Ул билгеле бер мәдәният өчен әһәмиятле була һәм шул тел вәкилләренең күмәк аңында чагылыш таба, шулай ук чынбарлыкның билгеле бер өлкәсендә урын ала  һәм теге яки бу формаларында гәүдәләнә. Кон- цептлар—идеяләрдә чагылган төшенчәләрнең вербальләштерелгән символик образлары, алар тел вәкилләренең чынбарлык объектлары турындагы менталь күзаллауларын, индивидуаль һәм иҗтимагый аң берәмлекләрен, үзенә когниция актларын, булган белемнәрне, халыкның социо-мәдәният һәм тарихи тәҗрибә- сен туплаган дөнья тел күренешенең билгеләр ярдәмендә формалаштырылган кисәкләрен чагылдыралар.

        Концептуаль анализ безнең өчен идеяләр өлкәсенә тел күренешләре аша керү юлын ачыклау буларак аңлашыла. Татар теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләрен лингвокультурологик анализлау, номинация актларын киң со- циомәдәният җирлегендә тикшерү тел структураларын когнитив структуралар белән корреляцияләү турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

        Кешелек классификацияләү һәм бәяләү эшчәнлегенең төп төшенчәләрен гәүдәләндерүче лексемаларны анализлау, тупланган материалларны система- лаштыру принцибын билгеләде. Татар дөнья күренеше татар халкының дөнья- ны зиһенгә алуының шактый күләмдә экстралингвистик факторлардан бәйле булган үзенчәлекләрен гәүдәләндерә. Экстралингвистик факторларга тарих, милли традицияләр, кыйммәтләр, аң стереотиплары керә.

        Дөнья (мир) концептын анализлау татар дөнья тел күренешендә дөньяны беркадәр антропоморфалаштыру булуын күрсәтә. Бар булган нәрсәне туплаган дөнья татар дөнья тел күренешендә кешенең тормышы, аның көндәлек яшәеше диалектикасы һәм амбивалентлыгы, көндәлек хезмәте һәм мәшакатьләре белән бергә үрелә. Татар тел аңы вәкиле өчен дөнья иң элек кешенең  яшәү дәрьясы, кешедә кешелек башлангычы колач җәйгән киңлек, пространство буларак аңла- шыла, һәм ул дөньяда хезмәт, эш аеруча әһәмиятле.  Мәсәлән,“Йорт-торак” сегментын тикшерү әлеге тикшерелгән кырның татар теле лексик—фразеоло- гик системасында зур бер өлешне тәшкил итүен күрсәтте. ”Йорт” төшенчәсе татар телендә йорт һәм өй дигән ике лексема белән вербальләшә, алар арасын- дагы уртаклыклар бик күп, чөнки икесе дә кешенең яшәү уры ны—торак дип аңлашыла. Шуның белән бергә, йорт төшенчәсе киңрәк колалы,  ул өй  лексема- сы кебек торакның эчке ягын гына белдерми, ә ишегалдын  һәм  хуҗалык  ко- рылмаларын да аңлата.

        Гаилә бердәмлеге һәм аның аерым туплануы телдә аеруча ачык чагыла. Кан кардәшлеге бердәмлеге пространствода тупланып яшәү белән тиңләнә. Төрле телләрдә йорт бергә яшәүче гаилә, кешеләр дип аңлашыла.  Бер йортта бергәләп яшәү гаиләгә тиңләүнең төп нигезе булып тора. Туганлык өлкәсен вербальләштерүче мәдәният белән бәйле мәгънәгә ия концептлар һәм гадәти татар йорты семиотекасы арасында тотрыклы һәм сыгылмалы корреляцияләр системасы яши.

        Татар гаиләсендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бәяләү мөселман- лык җәмгыятендәге үз—үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотып башкарыла. Әти гаиләнең һәм җәмгыятьнең нигезе буларак, ә әни  йорт учагын һәм этик (гомум- кешелек) кыйммәтләрне саклаучы буларак аңлашыла, ана булуның татар халык аңында игелек  кенә түгел, ә изгелеккә тиңләнүен күрсәтә. Гомумән “хатын-кыз” концепты  тормышта һәм шулай ук әдәбиятта киң мәгънәгә ия. “Хатын-кыз” концепты дигәндә без аны иң беренче чиратта ана, әби, хатын-кыз җене- сендәге  нәфис зат, ир хатыны, хуҗабикә,  җәмәгать эшлеклесе, укытучы апа, аш-су остасы, шәфкать туташы, модель, чәчтарашта эшләүче кеше итеп күзалдына китерәбез.

        Кешенең эчке дөньясы концептларын өйрәнү телдә эчке дөньяның тышкы дөнья буенча калыплаштырылуын  һәм корылуын  раслады.  Шәхес—социаль яктан әһәмиятле  рухи  һәм  физик  сыйфатлар бергәлеге ул, алар телдә шул телгә хас рәвештә гәүдәләндерелә. Эчке дөньяның төп концептларын анализлау татар дөнья тел күренешендә рухи тормышның үзенчәлекле үзәкләре булуын раслады (җан, күңел, йөрәк).

        Кешенең эчке дөньясы аспектларын тасвирлау бу дөньяның концептуаль системасы үсешенең нинди булуына бәйләп башкарыла; әлеге система, үз чира- тында,  билгеле бер лингвомәдәният структурасының  һәм кеше психикасының никадәр танып—беленүен чагылдыра.

        Кеше күңелендә тупланган асыл сыйфатларның олылыгы кешенең холкы белән бәйләп карала. Мәсәлән, йөрәкнең зурлыгы турыдан—туры киң күңелле- лек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары белән бәйләнгән.

        Татар самими дөнья күренешендә кеше акылы шактый абстракт интеллек- туаль сәләтләр белән генә түгел, ә иң элек тормышчанлык, саклык, алдан күрү- чәнлек белән бәйләп карала.  Акыл төшенчәсе кешенең холкы, табигате, харак- терына якын тора. Акыл концептында интеллектуаль һәм әхлакый башлангыч, традицион әхлак кагыйдәләренә таяну белән бергә үрелә.

        Кешедә акыл башлангычы урнашуында хәтер иң беренче урында тора; хәтер аша кешенең биографиясе корыла һәм мәдәни яктан әһәмиятле булган бар мәгълүмат буыннардан—буыннарга җиткерелә, һәм бу дөнья тел күрене- шендә чагылыш таба. Татар самими дөнья күренешендә хәтернең интеллекту- аль һәм эмоциональ йөзе бар, ул кайчакларда кешедән, ягъни үз иясеннән бәй -сез рәвештә, ниндидер иррациональ  нәрсә кебек тә чыгыш ясый.

        Оят, намус, вөҗдан, сабырлык кебек этик концептларны анализлау татар лингвомәдәниятендә  этик бәяләмәләрнең тармаклы системасы булуын күрсәт- те. Этик концептларның татар телендәге катлаулы иерархиясе—татар тел шәхе- сенең социаль җитлегүен, тоткан әдәп—әхлак кыйбласының югарыгы баскычта торуын раслаучы дәлил.

        Татар дөнья тел күренешенең семантик пространсвосы дөнья чынбарлы- гы һәм кеше турындагы күзаллауларга нигезләнә, ә бу исә универсаль сүз—концептларны  куллануда чагылыш таба.

        Шулай итеп, эчке һәм тышкы дөнья турындагы белемнәрне концептуаль- ләштерү каралучы  мәдәният—тел гомумилеге өчен социаль мөһим булган бе -лемнәрне тәкъдим итүнең когнитив модельләре нигезендә башкарыла.

1.2.   Татар телендә “хатын-кыз” концепты.

         “Хатын-кыз” мәдәнияты—җәмгыятьтә гомумкешелекнең  әхлак кыйм- мәтләрен, гаиләне, нәселне, тормышның үзен саклау серләрен тапшыручы, кү- черүче бөек дөнья. Аны тәрбиясенә, белеменә бәйсез рәвештә һәр хатын-кыз да үзендә йөртә, ул универсаль сыйфат санала. Менә шул дөнья хатын-кызга телә- сә-кайсы өйгә керергә, анда тормышны кабызып җибәрергә мөмкинлек бирә.

         Хатын-кызга ныклы түземлелек һәм көч бирә торган “хатын-кыз стихи- ясе”-гаилә учагын саклау сәләте мәсьәләсе турында бик күп язучылар үз әсәр- ләрендә яктырткан. Гаиләнең шатлык –бәхет оясы булуы –хатыннарның  таби- гать биргән серләргә һәм әнә шундый зур рухи байлыкка ия булуында. Мон -дый сәләтләр хатын-кыз табигатендә күп:

1) Кайгыртучанлык-ярата, аңлый, гафу итә белү, якыннарыңа җылылык, нур чыганагы булу.

2) Хатын булу—икенче бер кадерле кешеңнең тормышын яңа төсмерләр белән бизәүче, “без” дигән яңа бер системаның бер кисәге,  кемнәр өчендер җаваплы- лык тоючы, шушы кечкенә генә дәүләтнең куәтле идарәчесе.

3) Хуҗабикә була белү—йортның төзүчесе, җыючысы,  иҗат итүчесе булу.

4) Ризыкландыручы булу— учак каршында торучы, бөтен кешенең сәламәтлеге өчен  кайгыртучы.

5) Үзенә җәлеп итеп тору сәләтенә ия булу—үзенең кыяфәтенә, үз җаваплылы- гында булган кешеләрнең тышкы кыяфәтләре, сөйкемлелеге, чисталыгы  өчен җавап бирүче.

6) Дәвалый белү сәләте- дару үләннәре белән генә түгел ягымлы сүз, тынычлык белән дәвалый белү.

7) Үткән белән бәйләнештә булу—гаилә, милләт традицияләрен саклау, аларны балаларга әкиятләр, җырлар, көйләр аша тапшыру, сеңдерү.

        Бу сәләтләрнең сәнгатьчә сүрәтләнүен без төрле чорларда язылган әдәби әсәрләрдә һәм тормышта үзебез белгән бик күп хатын-кызларда күрәбез.

        Риваятьләр, җырлар,  милли йолалар, чигү үрнәкләре, милли ризыклар, баланы халкының күзаллавы һәм гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләү—онытыл- ган, югалган күп кенә горреф-гадәтләрне саклаучы серле билгеләр кебек—барысы да нәкъ менә “хатын-кыз” мәдәниятен тәшкил итүче, аның яшәвен тәэмин итүче күренешләр. Әнә шул миллилекне үзендә туплау аша ул әхлак, этик кыйммәтләрне  саклап тора, яхшылык, начарлык турындагы үз аңламын тапшыра, бер сүз белән әйткәндә, халыкның җанын саклый.  Хатын-кыз аша буыннан буынга Мәхәббәт, Игелек,  Изгелек, Миһербанлык, Шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тапшырыла.

        Гаилә саклансын өчен хатын-кыз барысына да түзә, ире, балалары өчен үз бәхетен корбан итүдән дә курыкмый. Бүгенге гаилә дә хатын-кыз куллары бе- лән коткарыла.

        “Хатын-кыз” концепциясе турында уйланганда,  иң беренче чиратта эчкер- сез, йомшак күңелле, юмарт, ягымлы, гомумән, барлык иң нечкә һәм нәфис сый фатларны үзенә туплаган чибәр, оялчан хатын-кыз образы күзалдына килеп ба- са. Тагын ана-әни, әби, ир хатыны, апа,сеңел, кыз, туташ, ханым, килен, җиңги, балдыз, кайнана, каенсеңел лексемалары да шушы концептка карый.                                                       “Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда“, -дип язган Һ.Так- таш. Ана! Шушы бөек исемгә хакы булган ана баласы куанганда куанган, ул кайгырганда кайгырган, баласы белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кеше. Баласы авырганда төннәр буе аны юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Ана! Барыннан да бигрәк баласын ил өчен, кешеләргә кирәкле, җәмгыять- кә файдалы иманлы, инсафлы итеп үстерү бурычы куйган, шушы сыйфатларны тәрбияләүне үзенең бурычы итеп санаган кеше.

Теләсә нинди чорларда да, авыр, болгавыр заманнарда да үз асылын югалтмаган хатын-кызларыбыз. Кемнәр генә юк хатын-кызларыбыз арасында! Җәмәгать эшлеклеләре дә, язучылар, галимнәр, артистлар, күрәзәчеләр, Совет- лар Союзы Геройлары да, Герой-аналар да, Социалистик Хезмәт Геройлары да, дөнья чемпионнары да, хәтта ил белән идарә итүче патшалар да.

 

II бүлек.

2.1. Хатын-кыз лексемасының сүзлекләрдә бирелеше

        

Тел кешенең әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен теркәүче һәм тәкъдим итүче төп форма  булып тора. Һәр  лексик берәмлек  чынбарлыкның билгеләнгән фрагменты турындагы берникадәр мәгълүматны туплый. Шуңа нигезләнеп, без реаль чынбарлыкны белемнәребезнең чыгынагы һәм аның конкрет бер телдә чагылышы дип карыйбыз.

        “Хатын-кыз” концептын аңлау, күзаллау тусын өчен тел күренешендәге хатын-кызны концептуальләштерүгә анализ ясау кирәк.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә хатын-кыз сүзенең берничә мәгънәсе бирелә:

Хатын-кыз—ирләргә капма-каршы җенестәге кешеләр, шәхесләр. Ольга Алек- сандровна ирен башка хатын-кызлардан көнләшеп килде  (Г. Әпсәләмов).  Урам уртасына чыгарып куелган кечкенә ялангач өстәл тирәсен бик күп халык сырып алган: ир-ат, хатын-кыз, карт-коры... һәммәсе шул тирәдә урала

(М. Әмир).

        Хатын-кыз—аерым бер  сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия була -рак, ир җенесенә капма-каршы җенестәге кеше.Хәйбулла абзый, төп хатын өен- дә чәйләр эчеп утырырга ярамас  (Ш. Камал).  Безнең киләчәк буыннар хатын-кызларны  хатын булган өчен генә түгел, ә кеше булган, иптәш булган, бөек төзелештә бергәләп эшләгән өчен дә сөярләр (А. Шамов).

        Хатын-кыз—кыз баладан һәм  үсмер  кыздан   аермалы буларак шул ук җенестәге, ләкин олырак балигъ булмаган кеше. Бүлмәдә болардан башка бер хатын, ике кыз һәм әби бар иде  (Ә. Еники).

        Хатын-кыз-кияүдә булган яки ирдә булмаган ана җенестәге кеше. Моны -ханыммы, туташмы, белмим, әйтерсең, гомеремдә беренче күрәм  (Г. Ибраһи –мов).  Нидән шундый шәфкатьле, яхшы күңелле кыз- Фәхерниса ун ел эчендә зәһәр, холыксыз хатын булып киткән? (Ф. Әмирхан).  

        Хатын-кыз-иренә карата мөнәсәбәттә: никахлы тормыш иптәше. Хатын белән бала-чагаларны төяп каенаталарга кунакка җибәрдем  (Т. Гыйззәт).

        Хатын-кыз-сүз мәгънәсенең күплеген аңлата. Хатын-кыз өчен билге- ләнгән палатада ул берүзе  берничә  көн ятт  (Ф. Хөсни).

Хатынлы булу-өйләнгән, хатынлы булган, гаиләле булу, тол булмауны аңлата. Ичмаса, бер генә ел хатынлы булып калыйм , дим  (А. Шамов). Ул бөтен йортлы, хатынлы, акчалы, маллы иде  (Н. Исәнбәт) .

        Хатынлык— хатын булу.—Ул үзенең яшь хатынлыгы, матур еланлыгы белән минем башымны әйләндерегә тырышты  (Г. Ибраһимов).

Хатынлык—йомшаклык, җебегәнлек, көчсезлек һәм башка шундый сый- фатларга ишарә итеп хурлау сүзе. Син, анасы, хатынлыгыңа барасың. Бу урын- да елап эш чыкмый  (Ф. Әмирхан).

Хатынлык (рәвеш мәгънәсендә, юнәлеш килеш формасында)—хатынлык-ка, хатын итеп, хатын булып. Мәфтуха үзләрендә торган Хәйретдингә кече ха- тынлыкка бара, ди (Г. Камал).  Ул: “Гайния, киләсеңме кече хатынлыкка?”,-ди- гән булып канга тоз сала  (Т.Минский).

Хатынша—сөйләмдә ир-атны кимсетүне, хатын-кыз эшен эшләп, хатын-кыз арасында кысылып йөрүче кешене белдерә. Бер сүз белән генә әйткәндә, безнең якларда,  кухняда ашарга пешереп, хатын-кыз эшен эшләп йөргән ирләр- не хатынша, диләр  (Т. Миңнуллин).

Хатынлану—артык вакчылланып хатын-кыз эшенә кысылу. Ул савымчылар арасында хатынланып йөрмәс  (С.Рафиков).

Сүзлекләрдә күренгәнчә, хатын-кыз—күпмәгънәле сүз. Сөйләм һәм әдәби әсәрләрнең эчтәлегенә карап без аны төрлечә аңлыйбыз. Чөнки,  хатын-кызсыз дөнья, тормыш була  алмый. Тереклек дигән төшенчә һәрвакыт хатын-кыз тө -шенчәсе белән янәшә йөри. Дөньяны тереклеккә әйләндерүче, җан бирүче, су- лыш өрүче—ул  хатын-кыз.

2.2.  “Хатын-кыз” концептының телне йөртүчеләр аңында            гәүдәләнеше

        Бер үк вакытта халыкның фикерләү рәвешен формалаштыручы һәм чагылдыручы лингвоспецифик концептларны ачыклау һәм тасвирлау лингвокультурологиянең актуаль мәсьәләсе булып тора.

        Һәр дөнья тел күренешенең төп мәдәният концептларына кеше концепты керә. Аны анализлаудан башка этнос мәдәниятын тиешенчә тасвирлап булмый, чөнки мәдәният кыйммәтләре системасында теләсә кайсы реалийның урыны бу реалийга карата кеше уйнаган роль  аша билгеләнергә мөмкин.  “Мәдәниятта “бары тик матди генә” яки “бары тик рухи гына” күренешләр юк, предмет үзе- нең җисмилеге  һәм башка предметларга мөнәсәбәте белән  мәдәният предметы буларак төзелә”[5]-дип раслый Ю.С. Степанов. Кеше дөньяны танып- белгәндә, иң элек кешенең дөнья белән үзара бәйләнеше, аның дөньяга “үзенеке” дип кат- нашуы аңлашыла һәм бары тик шуннан соң гына  үзенең дөньядан “үзенеке

булган чит”  төр булган аермаларын төшенү башлана.

        Кеше дөньясының һәр феномены факт кына түгел, ул –үз тәҗрибәсе аша туган  һәм кешене билгеле бер мәдәният кодына таянып аңлатырга тырышучы продукт. Әлеге караш буенча, этнос әгъзаларының тормыш-көнкүреше узган пространствоны телдә концептуаль формалаштыру иң әһәмиятле мәдәният се -маларын аерып алырга,  этносның мәдәният пространсвосын  төп мәдәният кон- цептларын тасвирлау аша сыйфатларга омтылучы лингвокультурология өчен бик мөһим.

        Туганлык терминнарын комплекслы итеп, халык тарихы, аның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре, социомәдәният үсешенең гомуми дәрәҗәсе белән бәйләнештә тикшерү кирәк. Мондый комплекслы анализ лингвокульту -рология кысаларында башкарыла. Ә аның өчен мөһим этнографик чыганак бу- лып хезмәт итүче сүзләр төркеме эчендә каралган һәм аермачык чагылыш тап- кан системалы иерархиячел мөнәсәбәтләр аеруча кызыклы. Гомуми экстралин- гвистик фон һәм андагы үзгәрешләр туганлык терминнары семантикасында, күләмендә һәм тикшерелүче төркем эчендәге сыйфат һәм сан үзгәрешләрендә чагылыш таба.

         “Хатын-кыз” концепты бик күп мәгънәләрне аңлата. Ул мәгънәләр эченә гаилә, кан-кардәшлек мөнәсәбәтләре салынган. Бу лексемалар безнең сөйләме- бездә, безнең әдәби телебездә яши. “Хатын-кыз” концепты ана, әни, әби, апа, килен, кыз, сеңел, каенсеңел, җиңги, балдыз лексемаларының  җыелмасы була- рак аңлашыла һәм хатын-кыз сүзенә берникадәр синоним да булып тора.

        “Хатын-кыз” концептының  татар телендә “ана” һәм “әни” дигән бер үк төшенчәне аңлатучы ике термины бар. Аның беренчесе күбесенчә әдәби телдә кулланыла, ә икенчесе беренчесенең алгы рәт варианты буларак формалашкан һәм узуаль мөрәҗәгать формасы буларак хезмәт итә.Шулай итеп, әлеге сүзнең этимологиясе гомумитөрки  ана сүзе белән бәйләнгән. Әни сүзе шуның нечкәр- телгән варианты гына.

        Хәзерге татар телендә әни сүзе анага мөрәҗәгать  иткәндә,эндәшкәндә яки балалар турында сөйләгәндә әйтелә.—Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың (Ә. Еники).  Янына сагынып әти-әниләр килә һәм безнең нәниләр, ерактан ук “әни” ди-ди, аналарын каршылап, кочакларына ташланалар (Г.Минский).  Барып җиткәнче, әни сиңа бер сүз дә эндәшмәде (М. Гали).

        Әни-үз балаларының анасы. Хәйринең әнисе башына бәйләгән ак яулыгы- ның очы белән күзләрен сөртә-сөртә елый  (Ш. Камал).

        Ана/әни  мәгънәсе хайваннарның балаларына карата мөнәсәбәтләренә  дә  күчә:ана эт, әнкә мәче. Әнисеннән ялатуны хәзер тәҗрибә ияләре дә, фән ке-шеләре дә бозау өчен файдалы дип табалар (Ә. Еники).

        Әти-әни, ата-ана дигән парлы сүзләр дөньяга китергән кешеләрне белдер- гәндә кулланыла: ата-аналар җыелышы. Ата-ана парлы сүзе бербөтен мәгънә төзеп, гомумән фразологиядә бик еш очрый: анда атаң белән анаң гына юк—бик күп товарлар булган яки кешеләр кайнаган урын; сүзенең яки эшенең ата- сы-анасы юк—аңлаешлы итеп сөйләмәгән юньләп эшләмәгән кеше; ата-ана иркәсен күргән— авырлыклар күрмичә, ата-ана канаты астында үскән кеше;  ата-ана хакын хаклау— ата-ананы хөрмәт итү, тәрбияләү.

Традицион халык педагогикасында сабый чактан ук хезмәткә өйрәтү гаилә тәрбиясенең мөһим бурычы булып санала, чөнки татар  халкында иң хөрмәт ителгән нәрсәләрнең берсе-хезмәт.Хезмәт тәрбиясе күп кенә бишек җырларына әверелгән:

                   Әлли итәр бу бала,

                    Бәлли итәр бу бала,

                    Әткәсенә, әнкәсенә

                    Хезмәт итәр бу бала.    

        Бала тууны зур бәйрәм буларак кабул итеп, аңа теләкләр яудырганнар: Ата-анасы кебек уңган—тырыш булсын.  

Татар теленең тотрыклы сүзтезмәләрендә тора-бара символ булып әверел- гән хатын-кыз – ана концепты формалашу күзәтелә: милләт аналары –бер мил- ләт хатын-кызлары. Хәләл сөтләрен имезеп, ватан каһарманнарын үстергән милләт аналары  (К. Нәҗми).  

        Ана сүзтезмәсе татар лингвомәдәниятендә мөһим символ булып тора һәм фольклорда да, хәзерге татар әдәбиятында да бик күп очрый.

                     Туган тел ул тәндә, җанда калсын

                     Ана сөте булып гомергә,

                     Бер авылмы, ике авылмы ул

                     Сайрашсыннар ана телендә   (И. Юзеев)

        Ана каргышы төшәр иде, ана сөте җибәрми;  Сөт белән кергән соңгы су- лыш белән чыгар; Сөт анасы-үз баласы белән бергә башка кеше баласын да имезгән хатын; Ана сөте белән керү-сабый чактан ук үзләштерү; Авызыннан ана сөте кипмәгән-тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь кеше.

        Ана концепты түбәндәге фразеологизмнарда да кулланыла:  Аналары белән кояшта киндер киптергән-туганлык мөнәсәбәтендә тормаган кешеләр; Ана куеныннан чыгып җитмәгән—ата-аналар  ярдәме белән яшәргә гадәтлән- гән кешеләр;  Анадан тума—шәрә килеш;  Авызында анасы-гел  сүгенүче кеше; Анаң танымаслык итү-кешене үзгәртү;  Монысы мәсьәләнең баласы гына, менә монда анасы-бу әле эшнең башы гына, зуррагы алда көтелә;  Кортның анасы эләкте—абруйлы, йогынтылы, акыллы кеше белән танышу.

        Ана теле һәм шуның белән беррәттән туган тел сүзтезмәләре  татар лин- гвомәдәниятенең мөһим элементын тәшкил итәләр, бу паремияләрдә дә чагы- лыш таба: Ананың балага биргән иң зур бүләге –тел;  Иң татлысы туган тел, анам сөйләп торган тел.

        Кардәшлек, туганлык терминнары татар мифологиясендә дә актив кулла- ныла. Алар арасында иң еш очраганы –су анасы.

   ... Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

    Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

    Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

    Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

    ...Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

    Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул...     (Г. Тукай)

        Мәгълүм булганча,  хатын һәм ана роле  ислам традицияләренд шактый аерыла. Әгәр дә кыз яки хатын бераз түбәнрәк урынга куелса, ана исә гаиләдә бик зур йогынты көченә һәм абруйга ия була. Бу, әлбәттә инде, татар фолькло- рында да чагылыш таба: Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың;  Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасына җитә;  Кояш янында—җылылык, ана янында—изгелек;  Ана җылысы—кояш җылысы;  Ай белән кояш берәү генә—монысында ата-ана бер генә була, аларны хөрмәт итәргә кирәк дигән мәгънә салынган.

        Шулай итеп , әлеге карап үтелгән материал ананың татар халкы аңында игелек кенә булмавы, ә изгелек, тугрылык белән тиңләнүен раслый, һәм ана мә- хәббәте көче галәм колачын ала, кояш җылысы белән тиңләштерелә.

        Әби—әти һәм әнинең әнисе, оныкларның әбисе. Әби дип кияүләр шулай ук хатынның әнисен дә атыйлар. Кияве дә шунда ук өстәде:-Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор  да юк, караучы да юк, ялгызың нишләр- сең? (Ә. Еники)

        Татар лингвомәдәниятендә әби дип олы яшьтәге һәр хатын-кыз аталырга мөмкин, шулай итеп Көнчыгыш халыкларына хас булган өлкәннәргә ихтирам, аларның тормыш тәҗрибәсе алдында баш ию белдерелә. Шуның белән бергә, бу сүздә башка телләр белән чагыштырганда, йомшаграк һәм якын итеп әйтү төсмере бар. Әбиләр берсеннән- бере көнләшеп көн буе уралар иде (Г. Бәши- ров).  Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел иде (Ә.Еники).        . Әмма шунысын да әйтеп үтү  кирәк: әлеге сүз территориаль яктан бик киң таралмаган һәм кайбер очракларда әнкәй сүзе аны этеп чыгара.

        Соңгы вакытта әдәби телдә һәм шулай ук көндәлек тормышта: әбигә мө- рәҗәгать иткәндә, дәү әни дигән форма активлашып килә:

                 Әниемнең әнисе—әбием була минем

                 Әби генә түгел әле, ул минем дәү әнием!     (Ә. Бикчәнтәева)

        Әби концепты ярдәмендә түбәндәге мәгънәләр белдерелә:Әби-баба йорты-төп йорт; Әби патша заманында-Екатерина  II нең идарә итү елларына ишарә һәм әллә кайчан узган хәлләр мәгънәсен белдерә; Әбиеңнең әбиләре яны- на олактыру-теге дөньяга олактырам дип янау;  Әбисен таныту-үлем хәленә җиткәнче кыйнау яки җитди зыян салу;  Кендек әбисе-тугач баланың кендеген кисүче, дөньяга килергә булышучы;  әбилек итү-шул ук мәгънәдә. Элек кендек әбисе бала туганда булышып, кендеген кисеп кенә калмаган, ә туганнан соң баланы чистарткан, тазарткан, беренче көннәрдә бала карауда булышлык иткән. Гадәттә, ул озак еллар буена әлеге гаиләнең хөрмәтле кешесе булып кала, бу сүзнең хәзерге телдә дә кулланылуы шуның белән аңлатыла. Кендек әбисе кулында яңа гына җылый-җылый дөньяга килгән Нургалиемне күрергә дип кергәнием,-диде Маһирә  (Г. Галиева).

        Әбиләр чуагы дигән сүзтезмә составында да әби компоненты бар һәм аның берничә варианты күзәтелә: әбиләр атнасы, әбиләр көне.

                                      Узыгыз инде, һай, узыгыз,

                                      Узыгыз, әбиләр чуагы.

                                      Уйларым тукталды, хисләрем буталды,

                                      Фикерем чуалды, чуалды.                      (Н. Әхмәдиев)

        Яшь аермасына таяну, нинди яшьтә булуына карап туганлык термины белән атау гадәте татар халкында әле бүген дә яши. Кечерәк балалар абый һәм апаларының сүзен тыңларга тиеш, ә олыракларның исә алар турында кайгыр -тып торуы зарур. Татар халкында, аеруча авыл җирләрендә өлкәнрәк туганнар- га, гәрчә яшь  аермасы зур булмаган очракларда да апа дип эндәшү гадәте яши:

                  Җырлый-җырлый кыз бала

                  Энекәшен йоклата,

                  Биштә генә булса да,

                   Энесенә ул апа              (М. Мазунов).

        Шул көйгә...бер олы апа бии  (М. Мәһдиев).

        Апа—кешенең үзеннән олы бертуган хатын-кыз яки олырак хатын-кыз туганы: Үзем өчен генә түгел, сугыштагы ирем, фашистлар үтергән апам өчен дә сүз бирдем (Г. Бәширов)

        Туганнар булмаган очракта да, олырак яшҗтәге кешеләргә шулай ук  апа сүзе белән эндәшәләр: Хәзер инде Шәмсенур апа осталыгын күрсәтергә тиеш (Э. Касыймов).

        Татар телендә кече яшьтәге кыз туганга сеңел сүзләре кулланыла. Шулай ук бертуган булмаган кече кардәшләргә һәм кече яшьтәге теләсә кемгә сеңлем дигән эндәш термин кулланыла:  -Сеңлем, Казанга укырга китәсең икән, бу дөресме? (Н. Гайсин)

Гадәттә, татар балалары, авыл мәктәпләрендә, укытучыларга да исеме һәм атасының исеме белән түгел, ә апа дип эндәшәләр яки исемнәреннән соң шул сүзне кушалар: Әһә, ул таныш кеше татар теле укытучысы Рабига апа икән (М. Мәһдиев).

        Абый һәм апа сүзләре шулай ук  кешеләрнең һөнәрләрен әйткәндә дә өстәлергә мөмкин: Ә менә болары эшче абыйларың, эшче апаларың (А. Алиш).

Соңгы дистә еллардагы гомуми социомәдәният фоны үзгәрешләргә бәйле рә -вештә, кешеләргә исеме һәм атасының исемен әйтеп мөрәҗәгать итү урынына  әлеге сүзләр белән эндәшү ешрак күзәтелә һәм шулай итеп мөрәҗәгать ителгән кешегә карата уңай мөнәсәбәт  белдерелә. Шул ук вакытта әлеге лексемаларның эндәш сүз сыйфатында куллануларының тотрыксызлыгы да күзәтелә. Аларны яңадан кулланыла башлаган  ханым  сүзе алыштыра:  Исемемне Зөлфия дөрес әйтте, Сәет Сакманов булам мин, Рәмзия ханым (Т. Галиуллин).        

Татар телендә тагын бер “хатын-кыз” конөептына караган  лексема—килен. Килен-улының яки энесенең хатыны. Галимнәр билгеләп үткәнчә, бу сүзнең мәгънәсе башка төрки телләрдән аерылмый[6]: Карты белән килене кыр эшләренә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә (Ә. Еники).

        Татар халкында килен дигән термин белән улының яки энесенең хатынын гына түгел, ә гомумән һәр кече кардәшенең хатынын атыйлар. Шулай ук йола белән бәйләнгән кайбер гыйбарәләрдә дә бу сүз очрый. Мәсәлән, килен булып төшү-кәләшнең кияү йортына килүен, кияүгә чыгуын;  килен төшү-кәләшне кияү йортына алып кайту; килен күрсәтү, килен чәе эчерү, килен токмачы-туйдан соң киленне туганнарга күрсәтү. Бу вакыйганың үз йолалары булган, аерым алганда, бергәләп табын артында утыру оештырылган; килен туны-килен бирнәсе; яшь килен мунчасы-өйләнешкән көнне яшь пар өчен ягылган мунча; яшь киленгә су юлы күрсәтү- килен булып төшкән кешене чишмәгә, елгага,

коега бару юлы белән таныштыру.

Туганлыкны белдерүче терминнар арасында “абыйның хатыны” яки өлкәнрәк ир туганның—җиңги дип йөртелә. Бу шулай ук сөйләмдә дә, әдәби телдә дә  әле дә  кулланылышта: Кичен  Әһлия җиңги, кунактан кайтып, бездән ачкыч кереп алды (Н. Гайсин).

        Татар телендә туганлык терминнары шактый киң тармаклы.Сөйләмдә ир- нең сеңлесе-каенсеңел,  хатынның сеңлесе- балдыз  сүзе белән белдерелә.Ками- лә иң элек каенсеңлесе Зәйнәпне читкә чакырып алып, колагына нәрсәдер әй- теп, каядыр йөгертте  (Ә. Еники). Монда, минем белүемчә, җиңгәчәйнең сеңлесен, ягъни Нигъмәтулла абзыкайның балдызын бирәләр  (Ә. Еники). Балдыз лексемасы татар халык җырларында да очрый:

                      Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй?

                     Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым-ялгызым  (Халык җыры).

        “Хатын-кыз” концептын анализлау татар  дөнья тел күренешендә кеше- нең тормышы, аның көндәлек яшәеше деаликтикасы белән бергә үрелә   һәм та- тар тел аңы вәкиле  өчен  хатын-кыз  кешелек башлангычы  колач җәйгән киң- лек буларак аңлашыла.

Ш бүлек

3.1. Татар халкында “хатын-кыз” концепты кергән мәкальләр        һәм әйтемнәр

        Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр. Һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шулай: татар сөйләшкәндә сүз ара- сына кыска гына итеп, урынына карап, фикерне куәтләү өчен хикмәтле бер мәкаль кыстырып куя.  

Җыйнаклыгы аркасында , мәкальнең һәрбер кисәге бай мәгънә белән су- гарылган. Мәкальләрнең тәҗрибә җимеше буларак, хәтердә җыелып сакланыр- га тиеш булган бер хәзинә итеп каралуы аңлашыла.Һәм аны халык үзенең хәтер капчыгында гасырлар буе саклап килгәндә.

“Мәкаль” сүзе безгә гарәпчәдән кергән.  Аның мәгънәсе—урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз була.

Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик киң таралган.Аларның зур көче халык масса-сы фикере һәм таянычы булуында. Бу көч көнкүрештә искиткеч күп сыналган. Менә шулардан мәкальнең һәр халыкның  үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗ-

рибәләреннән  һәм ышануларыннан,  аның үз теленең иҗат һәм сүрәтләмә мөм- кинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Тормыш һәм халык яшә- гән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча  ша- гыйрь,  үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәк. Мәкаль үзе бик кечкенә булса да, аларга  тәҗрибә, хыял, халык хикмәте салынган.

 Татар халыкында,  һәр заманга хас үзенчәлекләрне истә тотып, хатын-кызның холкын, көнкүрештә тоткан урынын, ролен билгеләгән мәкальләр бик күп. Аларда хатын-кызның күргәннәре дә, зирәк акылы да чагыла. Татар хаты- ны исә авыр язмышына күнегеп яшәргә өйрәнгән өчендерме, мәкальләрдә иренә караганда тугры, иргә нык бирелүчән һәм иреннән дә шуны ук таләп итүчән; аның холкында кызык кына каршылыклар бар: ул үзе күндәм булса да, шактый озын телле; сабыр булса да аны холкыннан чыгаруга илтеп җиткерергә ярамый, бер тәртәгә тибеп буйлап китсә, арбаны ватып-кырып бетерергә дә кыйбат алмый.

Сыер дуласа, аттан яман.

Ир дуласа, өй тузар, хатын дуласа, авыл тузар.

Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска.

Хатынның теле озын булса, ирнең кулы озын.

 Хатын-кыз элек-электән үк гаилә учагы, йорт тотучы, балалар тәрбияләүче буларак саналган. Гаиләдә ирләр авыр физик эшне башкарсалар, хатын-кызлар өй җыештыру, кер юу, ризык әзерләү, эрләү, туку, чигү, бала ка- рау эшләре белән шөгыльләнгәннәр.Аларның хуҗабикә буларак роле гаятъ зур булу сәбәпле, көндәлек тормышларын көйләүче тулы бер кагыйдәләр система -сы яшәгән. Хатын-кыз гаилә учагын саклау йөген үз җилкәсендә тарткан:

Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.

Начар гармун көй бозар, начар хатын өй бозар.

Хатын булмый, өй булмас.

Хатынсыз йорт-язсыз ел кебек.

Ир—баш, хатын—муен.

Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын.

Ир—коймак, хатын—пешекче.

        Ирнең вәзире—хатын.

        Тол ир күзе белән карап, хатын сайлама.

        Утка килгән хатынның утыз авыз сүзе бар.

        Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын.

        Бер хәйләкәр хатын йөген кырык ишәк күтәрә алмый.

         Ир—келәт, хатын—йозак.

         Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.

         Хатын-кызның кайнар яше теләсә нинди утны да сүндерә.

        Ир югында ишек еласа, хатын юкта өй елый.

        Татар халык мәкальләрендә шулай ук анага мәхәббәт, ананы зурлау, ананың бөеклеге, шәфкатьлелеге изгелеге, балаларның аналарга кайтарырга тиешле бурычы, тормышта тоткан урыны турында да мәкальләр искиткеч күп.

Ана-өйнең өрлеге.

Ана булмыйча ана кадерен белеп булмый.

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.

Ана ачуы-язгы кар, күп булса да тиз эри.

Ана куены туннан җылырак.

Ана-мич казнасы.

Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.

Ана җылысы-кояш җылысы.

Ана камчысы-мамыктан, ата камчысы-тимердән.

Ана каргышы үтермәс, ата каргышы калдырмас.

Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

Анаңда булса сорарсың, учыңда булса, яларсың.

Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

Ана янында бала ятим булмый.

Ананың әхлаксызлыгы-баланың бәхетсезлеге.

Атны иясе таныр, баланы анасы таныр.

Әнкә белән бала калса- анага көч, әткә белән бала калса- балага көч.

Анасыз калган бала үз иягенә таяна.

Бала зарын анасы белер.

Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Баласы алма капканга, анасының теше камашкан.

Баласы елаган, җиңә алмагач, анасы елаган.

Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр.

Йорт анасы белән корт анасы бер.

Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

Кояш янында—җылылык, ана янынды—изгелек.

Үз анасын зурлаган кеше, кеше анасын хурламас.

Ана назы ташны эретә.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Туган анаң кулы сукса-аркаңнан сыйпый кебек, үги ана сыйпаса-аркаңа суга кебек.

Анасына өргән әнчек бүре карынына керер.

Мәкальләрдә безнең бөтен тормышыбыз, көнкүрешебез чагыла. Татар халкында элек-электән кече малай өйләнеп өйдә калган, йортта каенана, каен- ишләр бергә яшәгәннәр, хәтта берничә килен бергә яшәгән чорлар да булган. Тормыш булгач, төрле чаклар булган, алар мәкальләрдә дә чагылыш тапкан. Аларда халыкның борынгыдан килгән үз патриархал гореф-гадәтләре алга йөзеп чыга.

Кандалага агу юк, каенанага  үлем юк.

Килен булдым каенанага ярамадым, каенана булдым киленгә ярамадым.

Кызымның каенанасы усал, үземнең килен усал.

Сыңар куллы каенанага ике кулсыз килен туры килде.

Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла.

Мәкальләрдә киленгә карата ике төрле мөнәсәбәт чагыла. Бер яктан кара- ганда, киленнең сердәшче һәм ярдәмче булырлык яклары мактала, ә икенче як- тан ялкаулыгын хурлаган мәкальләр дә еш очрый. Мондый мәкальләрнең күп-

легеннән килен булып тормышка башлап аяк баскан элекке татар кызының авыр язмышын, бәхетсезлеген дә чамалап була.

Яхшы килен сердәшеңдәй булыр.

Килен каениш туфрагыннан.

Киленне хөрмәтләү-үзеңне бәяләү.

Киленне кадер итсәң, кадерең артыр.

Киявеңнең начарлыгын кызыңнан күр, киленеңнең начарлыгын үзеңнән күр.

Улы барның кызы бар, кызы барның эзе бар.

Килен кеше ким кеше.

Килен салмасы сыек.

Җәйнең ямен чебен бетерә, өйнең ямен килен бетерә.

Килен килә, килен килә, кечкенә өйгә пәри килә.

Ашамыйм дигән килен алтмыш коймак ашаган.

Бай килене булганчы, ярлы кызы булсамчы.

Килен чакның рәхәте-кыз чакның михнәте.

Килен өчен кызлы өй—безле өй.

Усал килен кара тасма, аны билеңә асма.

        Татар халык мәкальләрендә кызлар турында да мәкальләр шактый. Бо- рынгы мәкальләрдә аларның мәһәргә сатып бирелүләре, бер киткәч, ата йорты -на кире кайтырга тиеш түгеллекләре әйтелә:

Кыз акчасы—тоз акчасы.

Киткән кыздан пумала да куркыр.

Кайта чапкан яу яман, кайтып килгән кыз яман.

Шулай ук кызны кияү сайлауда  бик үз иркенә куярга ярамаулары әйтелә:

Кызны иркенә куйсаң, думбырачыга барыр.

Кызның күңеле кызылда.

Ашыккан кыз кияүгә барса да,  мантымас.

Кызлар-күләгә кебек: син качсаң, арттан чабалар, син кусаң, тоттырмыйлар.

Кыз чагында елый иде, хатын булгач, үкерә.

Уйнашчы булу, зиначылык татар тормышында бик зур гаеп саналып, аларга карата кара хөкемнәр ясалып, андый кешеләр хур ителгән; кызларның гыйф  -фәтле, пәрдәле, оялчан, тыйнак булулары макталган:

Пәрдәле кыз мыскалга салмаган ефәк.

Пәрдәсез кыз пәригә тансык.

Кызның исеме кылдан нечкә, кылдан төшсә, борының түзсен искә.

Аем кыздан ай битәр, яман кыздан яу китәр.

Оятсыз хатын—тозсыз аш.

Ике кызлы ананың бер чиләк тә суы юк.

Мәкальләр кыз балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерергә, корырак тотарга, яшьли кияүгә бирергә киңәш бирәләр:

Агачны баштан бөк, баланы  яшьтән бөк.        

Кызын тыймаган тезен төйгән.

Кыз бала ирдә яхшы, ир алмаса, гүрдә яхшы.

Кыз-бишектә, җиһаз-сандыкта.

Кыз бала—башка йортның чырагы.

Кая ыргытсаң— таш шунда төшә, кемгә бирәсең—кыз шуңа китә.

Татар гаиләләрендә кызларны яшьтән үк эш тәртибенә өйрәтәләр, алар тыйнак булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хуҗалык алып бара белергә, өйдә уңайлык- лар тудырырга өйрәнергә тиеш булалар.Мәкалҗләрдә алар белән горурлану да, таяну да, бераз оялтырга теләү дә күренә:

Ипи тәмле тоз белән, өйнең яме кыз белән.

Идән себермәгән кызның чәче үрмәгән була.

Кыз бала—өй зиннәте.

Кызлы йорт—нурлы йорт.

Кызы барның назы бар.

Яшь кыз—бөдрә тал кебек: су сипмәсәң дә үсә.

Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә.

        Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин татар халкында  хатын-кыз, андагы акыл, әхлакый сыйфатлар, эчке һәм тышкы матурлык мактала. Шулай ук олыларга хөрмәт, кечелекле булу сыйфатлары үрнәк итеп куела. Кыскасы, мәкальләр безне уйланырга, сабак алырга, тормышка, кешеләргә карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.

3.2. Әдәби әсәрләрдә “хатын-кыз” концептының бирелеше

        

Әдәби әсәрләр-безнең тормышыбыз ул. Анда язылганнар барысы да тор- мышта, илдә-көндә булган вакыйгалардан, булган хәлләрдән гыйбарәт. Нинди генә әсәр булмасын, тарихимы, фантастикмы, хыялыймы, мәхәббәт турындамы, бер генә әсәр дә хатын-кыз образыннан башка туа алмый. Җирдәге тереклекнең үзәгендә ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре, алар арасындагы мәхәббәт хис- ләре беренче урынга, алгы планга куела.

[7]Сәхипҗамал, чибәрем лә, и матурым сөярем лә,

И белмәдем нидәрем лә, сагышыңны мөдәм иттем.

Болай торганчы тик качып, күренгел бер күңел ачып,

Агыздин энҗеләр сачеп, сөйләш дию бәян иттем.

                Гүзәлсең алтын алмадай, җәмалең күңелем алдады,

Түзәр хәлем дә калмады, алай да күп чыдам иттем.

                Синең дик сылу ярлар да, зифа буй, нечкә билләр дә,

И алтыным, табалмадым, шәһәрдә, һич тә илләрдә.

        Татар әдәбиятында ханымнарга аерым, туташларга башка төрле хис ча- гыла. Туташлар  кеше кешесе булмагангадырмы аларга күз салу, матурлыгын бәян итү, хәтта үзенә дә бу турыда комплементлар әйтеп кую гөнаһ саналмый. Аларның садә матурлыгы, самими карашлары, килеш-килбәтләре аерым бер җылылык белән сүрәтләнә.

        [8]Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы киелмеш, өстендәге йон -ныкы күк камзулы нәзек вә зифа буена яхшы якышыр. Муенында саф көмеш  моонетлар багланмыш, уфак-уфак (вак-вак) атлап кәчән вакытта йомырык вә такчык шикелле ике күкесенә(күкрәгенә) акчалар челдер-челдер орылыр, аягын- да тамбурлы читек-башмак, саче вә күзләре вә кашлары ялтыравыклы кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл.Азбарда кемсә юк зар итеп, шәлне амузына (иңенә) салып кәчдекеннән үтәре менламызның аңсыздан бу җә- миләя (матурга) бакып зәвекләнделәр. Бу нәзек бил вә җәмилә кыз туташ мен- ланың күзенә тәмамән күренде.

Тормышны без  хатын-кыздан башка күзалдына да китерә алмыйбыз. Хатын-кыз –дөньяның тоткасы, кендеге буларак кабул ителә. Әсәрләрдә хатын-кызның уңганлыгына, булганлыгына, гүзәллегенә,хисләргә тиз бирелүчән нечкә күңеллелегенә, шул изге хисләрен тирән бер йөрәк төпкеленә яшерә белүенә, түземлелегенә,тиңдәшсез зирәклегенә дан  җырлана:

        [9]Колак тотып тыңлагыз сез шушы сүзне,

        Ул Зөләйха маликзадә—Таймус кызы,

Тулган айдай балкый иде аның йөзе,

Оҗмахтагы хур кызына охшый инде.

-------------------------------        

        Сабыр кылды Зөләйхабыз нык һәм түзем,

        Кыйтфирдән саклый иде һәрчак үзен.

        Дәрт утында сулдырып ул матур йөзен,

        Берөзлексез гел Йосыфны уйлый инде

                --------------------------------

        Моны ишетеп, Зөләйханың эче пошты,

        Нык гаръләнде, күңеленә хәйлә төште,

        Йосыфны ул билләреннән кәмәр чиште,

        Асыл ефәк киемнәрен йолка инде.

Борынгы һәм урта гасыр әдәби әсәрләрдә ислам дине, шуның белән бергә иманны саклау өчен газап чигү татар хатыны өчен бигрәк тә якын иде. Татар җәмгыятендә дин әһелләре ир-ат һәм хатын-кыз бүленешен нидидер сер, гөнаһ кебек аңлатты, аларны киеренке дәрәҗәгә җиткәнче социаль  яктан аерды, пер- венсияләде (бозып күрсәтте). Күп очракта бу дин әһелләренең кадыйми фикер- ле ир-ат булуына бәйле иде, чөнки хатын-кыз мондый караштан ерак торды. Шул сәбәпле, һәртөрле тыюларны узу кем өчендер ләззәт, кем өчендер фаҗига -гә әверелде.Алдынгы карашлы татар әдипләре исә, хатын-кызны эмансипация- ләүнең  тәүге үрнәгенә нигезләнеп иҗат иткәннәр.

[10]Заманның мәдәниятсезе саелган татарлар исә хатыннарны ирләрнең ки- рәк-ярагына вә йомышына-юлына йөртелмәк өчен яратылган ким мәхлуклар дип гөман итәләр. Шуның өчен татар бер кызны вә хатынны әрәм итеп тилмертеп ташлауны вә хатынның аһ-ваһына фәган вә зарына бакмай, көндәш белән җәфаландыруны үзләренең кәсеп вә эшләренә һич тә катнаштыр мауны яман вә кабахәт эш дип белмәйләр. Татарлар хатыннарга һичбер права бирмәй, пәк салкын карау берлә карайлар. Татар кашында хатыны вафат булмак бер кайгы саелмай, затан ат яки сыгыр үлгәннән дә җиңел күреләдер. Шуның өчен бу таифә хатын-кызга хокук бирүгә вә анларны үзләренә тиң вә тигез кыйлуга риза буласылары килмәй . Хатыннарның ирләргә тиң булып, гомуми эшләргә катнашуларыны уйласа  татар, хосусан мулла, җан бирә башлый.

“Хатын-кыз” концептына кергән ана лексемасы әсәрләрдә аеруча хисле, күңелнең иң нечкә кылларына кагылырлык итеп образлана.

Кешегә җан иңдерүче, тормыш бүләк итүче, төн йокыларын калдырып тәрбияләп үстерүче, авызыннан өзеп ашатучы, үзеннән дә артык күреп яратучы, баласының барлык авыр сүзләрен дә, китергән борчу-мәшәкатьләрен дә киче- рүче, кешеләр начар дигәндә дә әйбәт якларын күрә, бәяли белүче, кеше яман- лаганда да үз баласының яхшылыкларын өстен куючы аналарны  әдәби әсәр -ләрдә дә зурлап бәян ителә, чөнки ана өчен бала алтыда да, алтмышта да бала булып кала бирә:

 [11]Ана күптәннән инде каты авыру һәм бу урын өстенә инде яңадан тор- маска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авы- ру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичек терү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен,  “Әни !” дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу-үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен  соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык бе- лән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән  кар- шында басып торса, ул бары бер сүз-“балам” дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде.

Гаиләдәге кече яшьтәгеләрнең олыларны олылауга, хөрмәт итүгә корыл- ган әдәп-әхлак принциплары бүгенге көндә дә сакланып килә.Әлбәттә, олы бу- ынга аерым хөрмәт күрсәтелә. Еш кына аларның ял итү, йоклау урыннары олы якта-түр өйдә урнаштырыла, ә аш өстәле артында алар  хөрмәтле урында –түрдә утыралар. Малае белән килене эштә булганлыктан, өйдә бала тәрбияләү, онык -ларны карашырга ярдәм итү дә күбрәк әбиләргә тия. Алар ашарга пешерүче дә, нәниләргә күз-колак булучы да, оекбаш-бияләйләр бәйләүче дә. Өлкәннәрнең зирәк фикере һәрвакыт беренче урында, барлык йортта булган эшләр аларның тәҗрибәсенә колак салып, алар белән киңәшеп башкарыла. Аларны кадерләп, хөрмәтләп безнең халык әбием, дәү әни, әбкәм, картинәем, олы инәем дип дәшә. Алар гүр иясе булгач та, сагынып искә алына, үзләре әти-әни булган бу- ын үзе дә сизмәстән, аларның сүзләрен  бик еш искә төшерә һәм кабатлый баш- лый. Әбиләрдән күргән игелек тагын да олырак,  изгерәк булып калка:

[12]Мине ышыгына алган имән  әле исәндерме-юктырмы, белмим. Шул имәнне хәтерләткән минем Олы инәем инде аннан да элек үзенең мәңгелек йортына күчкән иде. Ул киткәндә талпынып-талпынып күбәләк кар ява иде. Аның йорт түбәсен шунда ук ап-ак кар каплады. Ләкин олы инәем әле булса минем берчә кояшлы, берчә болытлы, берчә чәчәкле, берчә кар-буранлы язмышым яланының уртасында басып тора. Аның тирәсендә минем бөтен язмышым әйләнә.

Ачык хәтерлим: гомеремдә мине беренче тапкыр җитәкләп алган кул-аның кулы булды. Аннан соң без җитәкләшеп бик күп йөрдек. Менә әле дә ат- лый-йөгерә Түбән очка китеп барабыз. Ул атлый, мин йөгерәм. Кая шулай ашы- галар болар, диме икән кешеләр! Атап кына сорасалар, әйтермен;”Кеше туды- рырга!”

“Хатын-кыз” концептында килен лексемасы борынгы һәм урта әдәби

әсәрләрдә аерым бер зур урын тота. Без аларда киленгә булган мөнәсәбәтне, үзгә карашны,  килен башкарырга тиешле хезмәтләрне, каениш алдында  үзен тотарга тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен, киленгә карата куелган таләпләрне күрәбез:

        [13]Бу кызлар яңа төшкән киленгә су юлы күрсәтеп алып кайттылар. Каен-ата йортында яшь киленнең беренче эше-менә шул булды. Судан кайткач, өл- кән җиңгәсе Фәүзия белән бергә чыгып, сыер савышты. Аннан кергәч, аш өен- дә, беләк сызганып, камыр басты. Бик нечкәләп токмач кисте, чиләк сыярлык зур самоварга су салып, ут кабызды, шулай бер-бер артлы өй хезмәтләре ялга- нып киттеләр.

        Гөлбануда үз язмышын күргән Хәерниса яшь киленне беренче адымна- рында күздән җибәрмәскә, аягы тайса, тиз ярдәм итәргә тырышты. Көянтә-чиләкне ничек күтәреп кайтуын, ничек җилкәсеннән алып куюын карады, җи- ңел, уңган дип тапты. Сыерга чыккач, ничек бозау имтеккләвен тәрәзә аркылы җентекләде, камыр басканда, яшь киленнең бераз каушап калтыраган кулла -ры ничек йөрүен күзәтте.

        Татар хатын-кызлары никадәр кимсетелсәләр дә, наданлыкта гаепләнсә- ләр дә, сәясәттән читләштерелсәләр дә  бер кайчан да үз кыйблаларын югалтма- ганнар. Кирәк булса, йорт кендеге булганнар, кирәк булса,  илдә барган вакый-галарның уртасында кайнаганнар. Әлбәттә, хәзер хатын-кызларыбыз ирләр бул- дырган барлык эшне дә эшлиләр, хәтта, өйдә бала карап, вак-төяк эшләр белән генә чикләнмичә, югары урыннарда эшләргә омтылалар, “тимер айгыр”ны да йөгәнлиләр.  Шулай да элеккеге хатын-кызларыбыз арасында да ил күркенә әй- ләнгән,  ил белән идарә иткән хатын-кызларыбыз бар бит . Бу турыда сүз баш -лау белән безнең күзалдына, без матур әдәбияттан укып белгән,  Казан ханлы- гын, татар халкын саклап калу нияте белән үзен корбан иткән, тарихта татар ха- тын-кызларын биеклеккә, бөеклеккә һәм башка ил хатын-кызлары белән бер дә- рәҗәгә  күтәргән,  дөньядан  бик яшьли китеп барган гүзәл ханбикә-Сөембикә образы килеп баса:

        [14]Тик шунысы бар, Сөенбикә кияүгә ир көен көйләү өчен генә чыкмады. Ул гади каләш түгел. Ул-ханбикә! Барча Казан җирлегенең кануни ханбикәсе! Хан- бикә исә дәүләт эшләрендә дә катнашырга да хокуклы. Мисырның Клеопатра- сы,  Кырымның Нурсолтаны,  Монголның Гаймишы, Византиянең Софьясы, шикелле мәмләкәт тоткан югары сәясәтнең үзәгендә кайныйсы, ханның иң якын киңәшчесе, турылыклы көрәштәше, ышанычлы таянычы буласы килә.  Моның өчен укымышлылыгы да, хәзерлеге дә,  тәрбиясе дә җитәрлек.  Чибәр- лекнең дә үз урыны бар, ул да сарай даирәсендә бик үтемле корал. Кайвакыт акыл теше үтмәгәнне чибәрлек җиңә.Тик әлегә Сөенбикәнең омтылыш-дәгъвә-ләре кысыр хәлдә, бик үрчеп китәрләр иде дә, Җангали ханның битарафлыгы, санашмавы кулда тота. Бу  ханбикәнең горурлыгына, мин-минлегенә тия. Әм- ма ул иренә сиздерми. Аны кече яшьтән үк, ризасызлыгыңны тышка чыгарма, телеңне аркылы тешләп булса да түз, дип өйрәттеләр. Би кызының бизәге-тәкәбберлек вә горурлык!   

        Әдәбият-тормышның көзгесе. Күп очракта хәят сорауларына, мәңгелек проблемаларга яңа чишелешне без әдәби әсәрләрдән  табабыз. Әдәби әсәрләр

яшь буынны, сөйләм әдәбенә генә өйрәтеп калмыйча,  әхлакый яктан да тәрбиялиләр. Теләсә кайсы чор әдәбияты ул - шул чорның әдәби телдә язылган тарихы да. Ә үзенең үткәнен, тарихын, ата-бабаларының тормыш –көнкүрешен, яшәешен белмәгән буын маңкортка тиң, андыйларның киләчәге дә юк. Бүгенге буынга алтын хәзинәләребезнең бай мирасын калдыру, таныту, кызыксыну хисләре уяту алдынгы карашлы кешеләрнең максатына әверелсен иде.

 Йомгаклау

        

Концептуаль анализ безнең өчен идеяләр өлкәсенә тел күренешләре аша керү юлын ачыклау буларак аңлашыла. Татар теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләрен лингвокультурологик анализлау  номинация актларын киң со- циомәдәният җирлегендә тикшерү мөмкинлеген бирә.

Вакытлар үтү белән җәмгыятьтә үзгәрешләр  татар теленең дә үсүенә ки- терә. Мәсәлән, концепт һәм лексема сүзләре әле фәнни өлкәдә генә кулланыла, гади сөйләмгә кереп китә алмаган. Киләчәктә дә тормыш яңадан-яңа сүзләр, мәкальләр, табышмаклар, фразеологик әйтелмәләр тудырыр, телебез үсәр һәм баер.

 “Хатын-кыз” концептын анализлап, бу концептка кергән күптөрле лек- семаларны тикшереп, асылда, хатын-кыз—мәңгелек акыллылыкның башлангы- чы, һәртөрле яшәешнең башы, чыганагы булып калуын күрәбез. Кешелекнең соң максаты турындагы фикер исә үзара мөнәсәбәтләрдә, кылган гамәлләрдә, фикерләүдә  камиллеккә ирешүдә табыла. Әсәрләрдә татар хатыны уңган, ки- ңәш бирерлек акыллы итеп, ата-ананы, аеруча ирне ихтирам итә торган образ буларак гәүдәләнә. “Хатын-кыз” концептына кергән нинди генә лексеманы ал -сак та, (хатын, кыз, ана,әби,кендек әбисе, килен, кодагый,каенана, каенсеңел, балдыз, җиңги, апа, сеңел һ.б.) аңа бәяне җәмгыятьнең киләчәге, нәселне дәвам итүче, буыннар арасындагы  бәйләнешне тәэмин итүче рәвешендә күрәбез.

Һәр тарихи чорда ир-ат һәм хатын-кыз арасында үзенә күрә бер төрле мө- нәсәбәтләр яшәп килгән. Хатын-кыз гади хуҗабикә генә түгел, ул сабыр киңәш- че, терәк тә, гомумән, кечкенә бер”гаилә” дигән дәүләтнең иң хөрмәтле башлы -гы, “падишаһ  кебек олугъ” затка әверелгән.  Бүгенге татар әдәбиятында татар хатыны, Европадагы урта гасыр ханымнары кебек Алиһә итеп тасвирланмаса да,  һәр чордагыча,  изге, тапкыр, сабыр булып кала бирә.

Кыз баланы без нәни вакытыннан ук гаилә корыр, ана булыр дип карый быз. Һәм һәр гаиләдә аны шуңа әзерлиләр. Ана кешенең бөеклеге, аның эволю- ция өчен башкарган гамәленең тиңсезлеген күтәргән идея-төрле чор әдәбияты- ның  да фикер үзгәрешенә, тормышны гуманистик үсешкә, югарылыкка күтә- рүче көч.

Курс эшем буенча бирелгән “Татар телендә”хатын-кыз” концепты” тема- сын ачу өчен теоретик мәгълүматлар гыйльми хезмәтләрдән алынды, тема эче- нә кергән яңа терминнарга фәнни чыганакларга таянып  аңлатмалар бирелде һәм  мисаллар китерелде, лексемаларны ачыклау ниятеннән  әдәби әсәрләрдән өзекләр белән тулыландырылды. Куйган максатыма ирештем дип уйлыйм.

                           Файдаланылган  әдәбият

1. Аскольдов. С.А. Концепт и слово.//Русская словестность: антология.-Москва: Наука,1993-С.40.

2. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы: Педагогия институтлары  һәм кол- леджлары өчен кулланма.//Г.Х. Әхәтов.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1995-Б.93.

3. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.-Б. 234.

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача этимологик сүзлеге.-Казан:Татар. кит. нәшр.,2001.-Б. 166.

5. Гайнуллин М.Х. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.-Б.416.

6. Еники Ә. Хикәяләр. 1 том. Казан:Татар. кит. нәшр., 2000.-Б. 448.

7. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясенең нигезләре.-Казан:Мәгариф, 2006.-Б. 220.

8. Җамалетдинова Р.Р. Татар теленең этномәдәният лексикасы: Сүзлек-белешмәлек.-Казан: Алма-Лит, 2003.Б.140.

9. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр.3 том.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1956.-Б. 612. 10. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 3 том.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1967.

 Б. 1015.

11. Кашапов М.Х.Татар теленнән курс (диплом) эшләрен язу/М.Х. Кашапов.-Казан: Гуманитария, 2003.-Б. 24.

12. Кәрим М.С. Озын-озак балачак.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.-Б. 310.

13. Кәримуллин Ә.К. Тел-милләтнең сакчысы.-Казан:Татар. кит. нәшр.,1997. Б.187.

14. Кол Гали. Кыйсаи Йосыф. -Казан: Татар. кит.нәшр., 1989. -Б.224.

15. Которова. А.В. Краткий словарь когнитивных терминов.Москва: Прогресс-Традиция, 1996.-С.92.

16. Надиров И.Н. Җырлыйк әле. Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.-Б.654.

17. Рамазанова Д.Б.Термины родства и свойства в татарском языке.-Казань: Татар. кн. изд-во, 1981.-С.210.

18. Степанов Ю.С. Константы. Словарь русской культуры.Москва: Наука, 1997.-С.165.

19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге /Абдуллин Н.А., Ахунҗанов Г.Х.,  Вахи-

това С.Б. һ.б./ 3 томда. Том 3. Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.- Б.726.

20. Татарская грамматика: В:3-х томах.Т.1.-Казань: Татар. кн. Изд-во, 1993.-    С.134.


[1] Степанов Ю.С. Константы: словарь русской культуры; опыт исследования /Ю.С. Степанов.-М.: Языки русской культуры, 1997.-С.-40.

[2] Аскольдов С.А. Концепция и слово. /Русская словестность: Антология/ С.А. Аскольдов.-М.,1997.-С.269

[3] Степанов Ю.С. Константы: словарь русской культуры.Опыт исследования /Ю.С. Степанов.-М.:Языки русской культуры, 1997.-С.40.

[4] Краткий словарь когнитивных терминов.—Казанҗ: Мастер-Лайн, 1996. С.92.

[5] Степанов Ю.С. Константы: словарь русской культуры; опыт исследования /Ю.С. Степанов.-М.:Языки русской культуры, 1997.-С.40.

[6] Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке.-Казань:Татар.кн. изд-во, 1991.-С.88.

[7] Гайнуллин М.Х. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты: Сәхипбҗамалга.//Г. Кандалый.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1979.- Б.17

[8] Гайнуллин М.Х. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты:Хисаметдин менла.//М. Акъегет.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1979.-Б.50.

[9] Кол Гали.Кыйссаи Йосыф.Казан: Татар. Кит., нәшр.,1989.-Б.84-124.

[10] Гайнуллин М. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты: Тутам.//Г. Гафуров-Чыгтай. Казан: татар. кит. нәшр., 1979.-

Б. 379.

[11] Еники Ә. Хикәяләр.1 том:Ана һәм кыз.-Казан:Татар. Кит.нәшр.,2000.- Б.18.

[12] Кәрим М.Озын-озак балачак.-Казан: Татар. Кит., нәшр., 1981.-Б. 8.

[13] Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. 3 том: Татар хатыны ниләр күрми.-Казан:Татар. кит. Нәшр., 1956.-Б.529.

[14] Әмирханов М. Гәүһәршад. // Казан утлары.-Казан, 2009.- №7.- Б.19.