Затланышлы фигыльләр. Кабатлау.
методическая разработка на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

1. Затланышлы фигыльләргә кергән  фигыльләрне; фигыльләрнең барлык-юклык формаларда зат-сан белән төрләнүен; төркемчәсен, заманнарын кабатлау, гомумиләштерү.

2. Белем-күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.

3. Белемгә омтылыш, китап укуга кызыксыну; үз эшләре өчен җаваплылык  хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany_zatlanyshly_figyller2.docx27.92 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Затланышлы фигыльләр. Кабатлау.

Максат: Затланышлы фигыльләргә кергән  фигыльләрне; фигыльләрнең

               барлык-юклык формаларда зат-сан белән төрләнүен; төркем-                          

                чәсен, заманнарын кабатлау, гомумиләштерү.

               2. Белем-күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.

               3. Белемгә омтылыш, китап укуга кызыксыну; үз эшләре өчен  

                   җаваплылык  хисе тәрбияләү.

Дәрес методы: 1.Алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләш-

                             терү методы.

                          2. Информацион (компьютер) технологияләр куллану

                              методы                                    

Дәреснең тибы: кабатлау

Алымнар:1.Сораулар ярдәмендә кабатлау.

                  2. Таблица өстендә эш.

                  3.Чагыштыру  

                  4.Карточкалар белән эш.

Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, тест биремнәре, таблица

Материал: 1.Валиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназия-

                      ләрдә татар телен укыту методикасы.-Казан: Раннур, 2000-  

                      456 б.  

                   2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле:

                        Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.-Тулыланды-

                        рылган 2 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2002.-407 б.

                    3. Тумашева Д.Г., Юсупова Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З. Татар

                        Теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сый-

                        ныфы өчен дәреслек.-Үзгәртелгән һәм тулыландырылган

                        4 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2006.-263 б.              


Дәрес планы

I. Кереш өлеш

-Укучыларда уңай психологик халәт тудыру

-Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

-Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыру

II. Актуальләштерү

1.Фигыль турында гомуми мәгълүматны искә төшерү.

-сораулары, билгеләмә

-Затланышлы фигыльләр

-Затланышсыз фигыльләр

2.Фигыль төркемчәләрен таблицада күрсәтү.

III.Төп өлеш

1. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнешен кабатлау

-Төрле авазга тәмамланган боерык фигыльләрдә зат-сан кушымчаларының язылышын күзәтү;

-Боерык фигыльләрнең юклык формасы; юклыкта төрләнеше.

2.Хикәя фигыль турында белемнәрен камилләштерү

-Кагыйдәләрне искә төшерү;

3.Хәзерге заман хикәя фигыльне кабатлау

-Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төрләрен ясау өчен күнегү

-Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү (таблица өстендә эш)

4.Үткән заман хикәя фигыль турында кабатлау

-Билгеле үткән заман хикәя фигыль

-Билгесез үткән заман хикәя фигыль

5. Киләчәк заман хикәя фигыльне кабатлау

-Билгеле киләчәк заман

-билгесез киләчәк заман

6.Шарт фигыль турында белем-күнекмәләрне барлау, камилләштерү

-шарт фигыльнең кушымчалары

-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

IV. Ныгыту

1. Мөстәкыйль эш

2. Уен “Барлыкта.һәм юклыкта”

Тест биремнәрен үтәү.

V. Йомгаклау

1.Дәрескә нәтиҗә чыгару.

2.Өй эше бирү.

3. Билгеләр кую.

План буенча тулы конспект

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген без сезнең белән затланышлы фигыльләр темасын кабатларбыз.

-Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

-Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен торышын белдерә торган сүз-

ләр фигыль дип атала.

-Фигыль нинди сорауларга җавап була?

-Фигыль нишли? нишләде? Нишләгән? Нишләячәк?  кебек сорауларга җавап була.

-Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?

-Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз була.

-Затланышлы фигыльләргә нинди фигыьләр керүе турында безгә Айрат сөйләсен әле.

-Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар зат-сан белән төрләнәләр

-Рәхмәт Айрат.Затланышсыз фигыльләр турында кем сөйләр икән? Рәхим ит, Алия.

-Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз фигыльләр дип атала, ягъни алар зат-сан белән төрләнмиләр.

-Рәхмәт Алия.  Хәзер әйдәгез, хикәя фигыль үрнәгендә аларның зат-сан белән төрләнешен таблицага тутырыйк әле.

(Укучылар тактада чиратлап зат-сан кушымчаларын язалар, таблицалар төзиләр, калганнар дәфтәрләрдә эшлиләр).

             Хәзерге заман: -а,  -ә, -ый,  -и.

                 Берлек сан

Күплек сан

-быз,  -без

-сың, -сең

-сыз,  -сез

-------------

-лар,  -ләр

               

Билгеле үткән заман

Билгесез үткән заман

-ды,  -де,  -ты,  -те

-ган,  гән,  кан,  -кән

Бер. сан

Күп. сан

Бер.сан

Күп.сан

-мын,  -мен

-быз,  -без

-гыз,  -гез

-сың,  -сең

-сыз, -сез

--------

-лар,  -ләр

-лар, -ләр

Билгеле киләчәк заман

Билгесез киләчәк заман

-ачәк,  -әчәк,  -ячак,  -ячәк

-ыр,  -ер,  -ар,  -әр.  -р

Бер.сан

Күп.сан

Бер.сан

Күп.сан

-мын,  -мен

-быз,  -без

-мын,  -мен

-быз,  -без

-сың, -сең

сыз,  -сез

-сың,  -сең

-сыз,  -сез

-----------

-лар,  -ләр

------

-лар,  -ләр

-Молодцы, укучылар. Балалар, экранга күз салыгыз әле, анда нинди фигыльләр язылган. Алсу?

-Бар, сана, эшлә, уйла. Болар боерык фигыльләр.

-Боерык фигыль нәрсә белдерә?

-Боерык фигыльләр эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне белдерә; зат-сан белән төрләнә; барлыкта яки юклыкта килә һәм җөмләдә хәбәр була. Аларны аңларга җөмләнең мәгънәсе, әйтелү интонациясе, кисәкчәләр ярдәм итә.

-Әйе, бик дөрес, Алсу. Алсу боерык фигыль зат-сан белән төрләнә, диде. Истә тотыгыз, укучылар,фигыльнең нигезен табу өчен аны II зат, берлек сан, боерык фигыль формасына куеп карыйлар.

-Әйдәгез укучылар боерык фигыльнең дә зат-сан кушымчалары таблицасын төзик әле (Бер укучы аңлатып тактада таблица төзи, калганнар дәфтәрләрдә эшлиләр).

Берлек сан

Күплек сан

Iзат

-ыйм,  им

-ыйк,  -ик

IIЗат

__________

-гыз,  -гез, -(ы)гыз,  -(е)гез

IIIЗат

-сын,  -сен

-сыннар,  -сеннәр

-Укучылар, боерык фигыльнең юклык формасы ничек ясала. Булат?

-Боерык фигыльнең юклык формасы –ма,  -мә кушымчалары ялганып ясала: барма, санама, эшләмә, куйма...

-Хәзер әйдәгез, дәфтәрләрегезгә экранда язылган боерык фигыльләрне хикәя фигыльгә әйләндереп языгыз.(Кил, бар, әйт, сөрт, тыңла)

-Җавапларны тикшереп карыйк. Гөлнур, син ничек яздың?

Кил-килә, бар-бара, әйт-әйтә, сөрт-сөртә, тыңла-тыңлый.

-Рәхмәт, Гөлнур. Җавапларың дөрес. Хикәя фигыльләрне дә искә төшереп алыйк инде. Экранда язылып бетмәгән җөмләләр күрәсез. Сезгә аларны язып бетерергә кирәк булыр.

1. Хикәя фигыль ...., ..., ..., белдерә.

2.Юклык формасы...,  ..., кушымчалары ярдәмендә ясала.

3.Хикәя фигыль ..., ..., ... белән төрләнә.

4. Җөмләдә ... булып килә.

-Язып бетердегезме, балалар? Безгә җөмләләрне тулыландырып Гөлназ укысын әле.

-1.Хикәя фигыль эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә.

2.Юклык формасы -мас,  -мәс кушымчалары ярдәмендә ясала.

3.Хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә.

4.Җөмләдә хәбәр булып килә.

-Рәхмәт, Гөлназ. Хәзер сезгә шундый бирем: телдән генә бару, эшләү фигыльләрен  хәзерге заманда, барлык-юклык формаларында зат-сан белән төрләндерегез.

-( 2 укучының җаваплары тыңланыла):

-1)Мин барам, эшлим                             Без барабыз, эшлибез

     Син барасың, эшлисең                       Сез барасыз, эшлисез

    Ул бара, эшли                                      Алар баралар, эшлиләр

2) Мин бармыйм, эшләмим                    Без бармыйбыз,эшләмибез

    Син бармыйсың, эшләмисең              Сез бармыйсыз, эшләмисез            

    Ул бармый, эшләми                             Алар бармыйлар, эшләмиләр

-Рәхмәт, укучылар. Хикәя фигыль тагын нинди заманнарда килә ала? Алар үзләре нинди төрләргә бүленә?

-Хикәя фигыль тагын үткән заман һәм киләчәк заман белән төрләнә. Бу заманнарның  ике төргә бүленәләр: билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман, билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заман.

-Аларны ничек аерырга була? Азат?

-Билгеле үткән заман –ды,  -де,  -ты,  -те кушымчалары, билгесез үткән заман –ган,  -гән,  -кан,  -кән кушымчалары ярдәмендә ясала. Билгеле киләчәк заман –         ачәк, -әчәк, -ячак,  -ячәк, ә билгесез киләчәк заман –ар,  -әр,  -ыр, -ер кушымча- лары ярдәмендә ясала.

-Балалар, билгеле һәм билгесез үткән заман, киләчәк заман фигыльләре зат-сан белән төрләнәме?

-Төрләнә.

-Хәзер барлык бүген кабатлаганнарны ныгытып, мөстәкыйль эш эшләп алыйк (карточкалар өләшә).

Карточкалардагы биремнәр:

1.Ал, кил, яз, укы, сыз, кер фигыльләрен :

-I вариант: Билгеле һәм билгесез үткән заманның барлык һәм юклык формаларына куеп языгыз.

-II вариант: Билгеле  һәм билгесез киләчәк заманның барлык һәм юклык формаларына куеп языгыз.

2.I вариант: Билгеле үткән заман, киләчәк заман  хикәя фигыльләрнең берсен зат-сан белән төрләндерегез.

IIвариант: Билгесез үткән заман, киләчәк заман хикәя фигыльләрнең берсен          зат-сан белән төрләндерегез.

 -I вариантның I биремен Алсу укысын әле.

-Рәхмәт, Алсу. Җавапларың дөрес.II вариантның I биремен Айрат укый.

-Рәхмәт, Айрат. I вариантның II биремен Гөлнур укый.

-Молодец, Гөлнур. II вариантның II биремен Гөлназ укый.

-Бик дөрес, Гөлназ.Хәзер тагын экраннарга карыйк әле. Анда кайбер сүзләре төшеп калган җөмләләр бирелгән. Сезгә ул җөмләләрне тутырып язарга кирәк булыр.

Юеш кием белән ..., суык тия.

Телевизорны күп ... , баш авырта.

Тырышып..., күп беләсең.

Йокыдан вакытында ..., мәктәпкә соңга калмыйсың.

Иртә... , аш пешә; соңга ..., бит пешә.

-Булатның нинди җөмләләр килеп чыкты икән, тыңлап карыйк әле.

-Юеш кием белән йөрсәң, суык тия.

 Телевизорны күп карасаң, баш авырта.

Йокыдан вакытында торсаң, соңга калмыйсың.

Иртә торсаң, аш пешә, соңга калсаң бит пешә.

-Сезнең дә җөмләләрегез Булатныкы кебек дөресме?

Йөрсәң, торсаң, карасаң, калсаң нинди фигыльләр алар?

-Бу фигыльләр- шарт фигыльләр.

-Шарт фигыльләр турында сез тагын ниләр беләсез?  Алия?

-Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә, -са, -сә кушымчалары ярдәмендә ясала, зат-сан белән төрләнә. Шарт фигыль да, дә, та, тә кисәкчәсе белән килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә. Мәсәлән, майның соңгы көннәре җитсә дә, кичләрен шактый салкын була.

-Бик тулы җавап бирдең, рәхмәт, Алия.

-Хәзер сезнең белән тест эшләп алый инде.

1. Дөрес тәрҗемәне тап:

Кил, кер, әйт, уйна, аңла, яз.

а) думай, скажи, играй, пиши, понимай, зайди.

б) приди, зайди, скажи, играй, понимай, пиши.

2. Фигыль төрен билгелә:

1) Уйна, кер, яз, аңла, кил, әйт

а) шарт фигыль

б) хикәя фигыль

2) Килә, керә, әйтә, уйный, яза., аңлый.

а) боерык фигыль

б) хикәя фигыль

3) Уйна, кер, аңла, әйт, яз , кил

а) боерык фигыль

б) хикәя фигыль

3. Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез:

1) Килдек, керде. әйтте, уйнады, аңлады, язды

а) билгеле үткән заман

б) билгеле киләчәк заман

2) Килгән, кергән, әйткән, уйнаган, язган, аңлаган.

а) Билгесез киләчәк заман

б) Билгесез үткән заман

3)Киләчәк, керәчәк, әйтәчәк, уйнаячак, язачак, аңлаячак.

а) Билгеле киләчәк заман

б) Билгеле үткән заман

-Хәзер ручкаларыбызны куябыз, кызыл пасталы ручкаларыбызны алабыз һәм компьютердагы җаваплар белән үз җавапларыбызны чагыштырып  төзәтәбез һәм карыйбыз, компьютер сезнең белемнәрне ничәле дип бәяли икән.

        Бер уен уйнап алыйк әле. Уен “Барлыкта, юклыкта” дип атала. Бер укучы барлыкта яки юклыкта бер җөмлә төзеп әйтә, икенче укучы киресенчә әйтергә тиеш.

-Мин идән юдым.

-Мин идән юмадым.

-Без әле дәрес әзерләмәдек.

- Ә без дәрес әзерләдек.

-Рәхмәт, балалар. Хәзер мин сезгә өйдә эшләү өчен өч вариантта карточкалар өләшәм. Сез карточкада бирелгән фигыльләргә морфологик анализ ясарга тиеш буласыз. I вариант: шарт фигыльләргә

                II вариант: хикәя фигыльләргә

                III вариант: боерык фигыльләргә  

-Укучылар, без бүген дәрестә нинди  тема өстендә эшләдек?

-.....................

-Бу тема буенча нинди эш төрләре башкардык?

-............................................

 -Сез барыгызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт, (билгеләр куя). Дәресебез тәмам, саубулыгыз.

                                Дәрескә үзанализ  

Дәресемнең темасы “Затланышлы фигыльләрне кабатлау” иде. Бу тема буенча түбәндәге максатларны куйдым:

1. Затланышлы фигыльләргә кергән барлык фигыльләрне дә укучыларымның ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү, барлык фигыльләргә дә хас булган үзенчә- лекләрне яңадан карап, мисаллар белән дәлилләү;

2.Белем күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.

3. Белемгә омтылыш, китап укуга кызыксыну, үз эшләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Бу максатка ирешү өчен үземә :

1. Дәресне заманча, яңа технологияләрдән файдаланып үткәрергә.

2.  Хикәя фигыльләрне, шарт, боерык фигыльләрне кабатлатырга, укучылар -дан һәрберсенең кагыйдәләрен әйттерергә, күбрәк телдән һәм язмача күнегүләр эшләтергә, дәресне кызыклы, укучыларны ялыктырмый торган итеп үткәрергә; күнегүләрне тәрбияви яктан йогынты ясый торган итеп сайларга.

3. Иҗади эшкә дә вакыт бирергә, укучылардан матур әһаңле җөмләләр белән аңлатуларын таләп итәргә, тәрбияви күнегүләр эшләгәндә әһәмиятле ягын кыс- ка һәм бала күңеленә барып җитәрдәй итеп аңлатырга, дәрестә күп эшләргә, планда каралганнарның барысына да өлгерергә; дәрестә барлык укучыларны да актив катнаштырырга  дигән бурычлар куйдым.

        Дәресемне фигыльләр турында башлангыч  сыйныфларда ук өйрәнгән- нәрне кабатлаудан башладым. Салмак, бәйләнешле  юл белән эзлекле тәртиптә күнегүләр эшләтергә тырыштым. Кабатлау дәресе буларак, дәрестә күбрәк уку- чылар үзләре сөйләделәр һәм сөйләгәннәрен мисаллар белән аңлаттылар. Дәре -семдә төрле этапта төрлечә алымнар куллану отышлы булыр дип уйладым. Шу- ңа күрә, фигыльләр турында кабатлауны сорау-җавап, фигыль төркемчәләренең кушымчаларын кабатлауны укучылардан таблица төзетү, хикәя фигыльләрне- компьютер экранындагы кагыйдәләрне тулыландыру, шарт фигыльне-экранда- гы җөмләләрне язып бетерү алымнары белән үткәрдем. Хикәя фигыльләрнең билгеле яки билгесез үткән заман һәм киләчәк заман формаларын аеру өчен тест үткәрү кулай булыр дип таптым. Заман таләп иткәнчә, илебездә барган сәяси проблемаларны  яктырту максатыннан тест биремендә русча – татарча бирем дә кулландым. Тестның дөреслеген компьютер ярдәмендә үзләре тик -шерделәр. Бу алым, беренчедән, укучылар өчен яңалыгы белән кызыклы булса, икенчедән, алар үзләренең белемнәрен иң дөрес юл белән бәяли алу мөмкинле -генә ирештеләр дип саныйм.

        “Барлыкта һәм юклыкта” уенын бераз ял итү һәм вакытны файдалы үткә- рү максатыннан оештырдым. Аның икенче максаты-балаларның сөйләм теллә-рен үстерү, ягымлылыкка өйрәтү.

        Ныгыту этабында индивидуаль якын килү алымы белән карточкалар ярдәмендә мөстәкыйль эш эшләттем.

        Өй эшләре укучыларның белемнәренә карап, өч вариантта, дифференци- аль якын килеп бирелде.

Дәрестә балалар актив катнаштылар, телдән дә, язмача да күп күнегүләр     башкардылар, биремнәрне тиз, төгәл эшләделәр, үзләре сөйләгәннәрне мисал- лар белән дәлилләп аңлаттылар. Болай эшләү кешедә үзенең эшләгән эшләре өчен җавап бирү хисе тәрбияли, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

Фигыльләрне йомгаклау

3кл татар теле...

«Фигыльләрнең мәгънә ягыннан бүленеше»

1 нче классны тәмамлау уңаеннан үткәрелә .Класс җәй көне кебек чәчәкләр, күбәләкләр белән бизәлгән. Лозунглар: “Хуш беренче класс!”. “Исәнме, күңелле җәй!”. “Без инде зур үстек, икенче сыйныфка күчтек...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....