Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)
план-конспект урока (2 класс) по теме

Ахметзянова Руфия Ришатовна

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_hm_syyfat_temalaryn_kabatlau.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

     

                          Татар теле                        II cыйныф

                     Тема.  Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау.

Максат. 1. Укучыларның сүз төркемнәре (исем, сыйфат) буенча алган белемнәрен ныгыту, камилләштерү.

               2. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту.

               3. Туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау.

Методлар һәм алымнар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш һ.б.

Материал. З.И.Җамалетдинова. Татар теле. 2 нче сыйныф.

Җиһазлау. 1. Техник чаралар: компьютерда презентация.

                     2. Тест сораулары язылган карточкалар, кар бөртекләренең таҗлары.

                                     Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  2. Тема һәм максат белән таныштыру. Дәреснең темасы экранда.

Бүген без исем һәм сыйфат турында кабатларбыз, белемнәребезне ныгытырбыз. Дәрестә төркемләп эшләрбез. Төркемнәргә исемнәр сайлыйк.

а) Предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килә. Бу нинди сүз төркеме?  (Исем  - I төркем)

б) Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булып килә, предметның билгесен белдерә. Нинди сүз төркеме турында сүз бара? (Сыйфат –II төркем)

        II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Бүгенге көн турында әңгәмә.

- Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.)

- Кышның ничәнче ае? (Беренче.)

- Бу ай ничек атала? (Декабрь.)

- Декабрь елны тәмамлаучы, ә кышны башлаучы ай.

- Атнаның ничәнче көне? (Дүртенче.)

- Бүгенге числоны әйтәбез. (Өченче декабрь.)

- Әйе, өченче декабрь. Бүгенге көннәрдә без кышка аяк бастык. Кыш билгеләрен санап чыгыйк әле. Кыш нинди ул? (Суык, карлы, ак, буранлы һ.б.)

- Дәфтәрләргә матур дөрес итеп бүгенге числоны язабыз.

        2. Матур язу.

       Дд  декабрь гыйнвар суык

            - Д хәрефе нинди авазны белдерә?       

            - Кайсы сүз артык? Ни өчен?

       3. Сайланма диктант.

                Кыш.

Салкын кыш җитте. Ачы җил исә. Йомшак кар ява.

Биек таулар, куе урманнар агарды. Агачлар ак шәл ябынды.

Исем төркеме исемнәрне, сыйфат төркеме сыйфатларны гына сайлап яза.

  1. Белем күнекмәләрен ныгыту.
  1. Тактадан ике җөмлә уку.
  1. Нияз абый Казанда укый.
  2. Минем әби казанда ботка пешерде.

  - Ике җөмләдә дә нинди бертөрле яңгырашлы сүзләр бар?

Казанда

казанда

- Ни өчен беренче җөмләдә Казанда сүзе баш хәрефтән , икенче җөмләдә юл хәрефеннән язылган? (Беренче җөмләдә Казанда сүзе шәһәр исеме.)

- Димәк, шәһәр исеме баш хәрефтән языла. Тагын нинди исемнәр баш хәрефтән языла?

- Аларны без нинди исемнәр дип атыйбыз? Кагыйдәне кабатлыйк.

- Бер генә предметны белдергән исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала.

- Тагын нинди исемнәр була? (Уртаклык исемнәр.)

- Уртаклык исемнәргә нинди исемнәр керә? Кагыйдәне искә төшерик.

- Берничә предметка уртак исем уртаклык исем дип атала.

2.  Исемнәрнең сан белән төрләнүе.

Экранда бер агач һәм урман рәсеме.

- Бу рәсемнәр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Агач-агачлар.(тактада язу)

- Нинди кушымча ялганган?

- Исемнәр нәрсә белән төрләнә?

Кагыйдәне әйтәбез.

- Исемнәр берлектә һәм күплектә киләләр.

Тактадагы сүзләрне укыйбыз.

Кар –

җил –

буран –

бәйрәм -

- Бу сүзләр нинди санда килгән? (Берлек.)

- Берәм-берәм чыгып берлек сандагы исемнәрдән күплек сандагы исемнәр язабыз.

Кар – карлар

җил – җилләр

буран – бураннар

бәйрәм - бәйрәмнәр

- Ни өчен кайбер сүзләргә –лар, -ләр, кайбер сүзләргә –нар, -нәр кушымчалары язылган?

- Күплек сандагы исемнәргә –лар,-ләр, борын авазына беткән исемнәргә –нар,нәр кушымчалары кушылып ясала.

3. Физкультминут.

4. Сыйфат темасын кабатлау.

 – Кыш килде. Бик матур яңа ел бәйрәме җитә. Бәйрәмнәрдән соң укучыларның көтеп алган кышкы каникуллары җитә. Каникулда балалар нишлиләр? (Уйныйлар.)

- Балалар урамда уйныйлар. Мин җөмлә төзедем, ә сез сыйфатлар кулланып җөмләне тулыландырыгыз, матурлагыз.

- Шаян балалар урамда уйныйлар.

- Кемнең җөмләсе тулырак,матуррак? Ни өчен?

- Сыйфат  җөмләне тулыландыра, матурлый, исемне ачыклый.

- Кыш кар бөртекләрсез булмый, бик матур кар бөртекләре төзик.  Исем төркеме ак сүзенә исемнәр, сыйфат төркеме кыш сүзенә сыйфатлар уйлап язабыз.

ак

кыш

(Укучылар язган сүзләрен укыйлар, укытучы һәр сүзгә берәр таҗ куеп бара. Шулай итеп ике кар бөртеге барлыкка килә.)

Ак кар, кыш, җир, агачлар, куян һ.б.

Кыш салкын, карлы, буранлы, матур, салкын һ.б.

Шушы сүзтезмәләрне кертеп сыйфатлар кулланып кыш турында хикәя төзибез. (Экранда “Кыш” картинасы)  Төркемнәрдә пышылдап эшләү.  

 Төркемнәрнең хикәяләрен тыңлау.

Кар бөртекләре өләшү. Алар гади түгел, тылсымлы, артларына бирем язылган.

  1. Дәреслек буенча эш. 133 нче күнегү. Күп нокталар урынына урман сүзен тиешле килешләргә куеп яз. 

Килешләрне искә төшерү. Урман сүзенең килешләрен билгеләргә.

  1. Тест сораулары.

“Исем” төркеменә:                                                  “Сыйфат” төркеменә:

  1. Исем нәрсәне белдерә?                          1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен,                                    а)  предметның билгесен,                                    

      б) предметны.                                                      б)  предметны.

  2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?      2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бир

                 а) нинди? кайсы?                                                  а) нинди? кайсы?

                 б) кем? нәрсә?                                                       б) кем? нәрсә?

 3. Очучы сүзенә сорау куй.                             3. Йомшак сүзенә сорау куй.

                а) кем?                                                                     а) нинди?

                б) нәрсә?                                                                  б) нәрсә?

(Укучыларның эшләре экранда күрсәтелгән дөрес җаваплар белән чагыштырылып тикшерелә.)

  1.  Йомгаклау.
  1. Нәтиҗә ясау.
  2. Билгеләр кую.
  3. Өйгә эш бирү. Карточка: а) күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп яз;

                                         *б) исемнәрнең килешләрен билгеләргә.