«Фигыльләрнең мәгънә ягыннан бүленеше»
занимательные факты (2 класс) на тему

Нафикова Ландыш Хопбулловна

1 нче классны тәмамлау уңаеннан үткәрелә .

Класс җәй көне кебек чәчәкләр, күбәләкләр белән бизәлгән. Лозунглар: “Хуш беренче класс!”. “Исәнме, күңелле җәй!”. “Без инде зур үстек, икенче сыйныфка күчтек”.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_mktpt_nrslrg_oyrndek.docx18.79 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное  общеобразовательное учреждение

«Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова»

«Фигыльләрнең мәгънә ягыннан бүленеше»

Нафикова Ландыш Хопбулловна

Учитель начальных классов

высшая квалификационная категория

Яр Чаллы-2014

2нче гимназиянеңбашлангычсыйныфукытучысы

Нафикова Ландыш Хопбулла кызы.  

Без мәктәптәнәрсәләргәөйрәндек?

1 нче классны тәмамлау уңаеннан үткәрелә .

Класс җәй көне кебек чәчәкләр, күбәләкләр белән бизәлгән. Лозунглар: “Хуш беренче класс!”. “Исәнме, күңелле җәй!”. “Без инде зур үстек, икенче сыйныфка күчтек”.

Укытучы: Кадерле укчылар! Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк һәм алъяпкычларыгызны, костюмнарыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз. “1 нче сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Әйдәгез ул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

1.Чәчәкләр тотып кулга    

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез,-диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш!-диләр.

2.Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

3.Мәктәп бакча түгел икән,

Тәртипләр бүтән бераз

Тик шулай да үз мәктәбен

Мактап туялмый Гөлназ.

4.Менә бит ул нинди рәхәт,

Менә бит ул нинди шәп!

Укый белү файдалы шул,

Сизгәнсездер инде шәт...

5.Укытучы апа,

Хәтерлимсең?

Без мәктәпкә килдек:

Каршы алдың җәеп кочагың.

Канатларым-фәннәр,

Син-юлдашым,

Белем иле буйлап очамын.

6. Күпме сорауларга җавап таптым.

Мин яшәргә җирдә өйрәндем.

Һәр яңалык саен, кош тоткандай,

Канатланып кайттым өйгә мин.

7.Башта без хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, җөмләләр төзергә өйрәндек..

8.Саннарны танырга, цифрларны дөрес язарга, тиз исәпләргә, мәсьәләләр эшләргә өйрәндек.

        Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

9. Без китапны яратырга өйрәндек.

Китап-белем чишмәсе ул!

10.Китап-киңәшчең  синең.

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

11. Авыр чакта китап киңәш бирә,

Борчылганда сине юата.

Бүләк итә күпме матурлыклар,

Якты хисләр синдә уята.

12.Алып менә йолдызларга кадәр,

Сихри канат куеп иңнәргә.

Шуңа күрә сөям китапларны

Үзем белән йөртәм гел бергә.

 Җыр:”Әлифба”.

13.Мәктәптә без укырга, язарга, мәсьәлә чишәргә генә өйрәнеп калмадык, төрле бәйрәмнәр дә үткәрдек.

14. Аның беренчесе, иң шатлыклысы-“Уңыш бәйрәме” булды.

(5 укучы чыгып “Чайкала иген кырлары” җырын башкаралар).

15. Чыршы бәйрәме дә күңелебезгә хуш килде.

(Барысы бергә Яңа ел җырын башкаралар).

16.Аннары беренче уку китабыбызны тәмамлауга “Әлифба бәйрәмен” үткәрдек.

(1 укчы “Әлифба” шигырен сөйли).

17.Ә шулай да бәйрәмнәрнең бәйрәме, олуг бәйрәм-Әниләр бәйрәме булды.

(Барысы бергә “Әни кирәк” җырын башкаралар).

18.Без беренче класста чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәндек.

19.Иртән торгач, пөхтә итеп

      Урын җыям мин үзем.

      Теш чистартам ап-ак итеп,

     Битем юаам мин үзем.

20.Ботинкамның бауларын

      Бәйлимен дә сүтәмен.

      Сүтәмен дә бәйлимен,

      Бәйлимен дә сүтәмен.

      Үзем арып бетәмен,

      Кулымны өйрәтәмен.

21.Мәктәптә без дус, тату яшәргә өйрәндек.

(Дуслык турында мәкальләр).

Йөз сум акчаң булганчы-йөз дустың булсын.

Тугры дус-җанлы хәзинә.

Дуслык авырлыкта сынала.

22. Төрле һөнәр ияләре турында шигырьләр, хикәяләр укыдык.

(Һөнәр, хезмәт турында мәкальләр).

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

23.Туган илебез, туган җиребез турында күбрәк белдек.

(Мәкальләр).

Туйган җирдән туган җир артык.

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

Туган илең-туган анаң, чит ил-үги ана.

24.Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, Туган телем.

Рәхмәт сиңа, татар телем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

25. Шушы телдә сөйләгәннәр бабаларым.

      Шушы телдә сөйли әткәм-әнкәм.

   “Әннә” диеп ачылган бит минем тел дә.

    Шул тел белән бәхетле мин туган илдә.

26.Бөек Тукай,Һади Такташ, Муса Җәлил

      Шушы телдә ялкынланып җыр яздылар.

      Шигърият диңгезендә маяк булып

      Еракларга нур балкыта бу даһилар.

27.Рухландыра мине моңлы татар җыры

      Күңелемә дәртләр өсти Сәйдәш моңы.

      Бик тырышып өйрәнәм мин татар телен

      Җаңга сеңгән, канга сеңгән бу тел минем.

28.Алыштырмам бу телне мин беркемгә дә,

     Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә,

     Шул тел белән тормышымның тәмен табам,

     Бу дөньяда яшәвемнең ямен табам.

          Җыр: “Туган тел”.

Кулланылган әдәбият.

1)З.Ф.Әлмәев “Җыр дәресләре”.

2)З.Мансуров “Җырларыбыз”.

3)Г.Тукай шигырьләре.

4) Г.Г.Гәрәева “Үз җырыбыз булсын”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Затланышлы фигыльләр. Кабатлау.

1. Затланышлы фигыльләргә кергән  фигыльләрне; фигыльләрнең барлык-юклык формаларда зат-сан белән төрләнүен; төркемчәсен, заманнарын кабатлау, гомумиләштерү.2. Белем-күнекмәләрен ныгыту, сөйләм т...

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

Фигыльләрне йомгаклау

3кл татар теле...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....