Фигыльләрне йомгаклау
план-конспект урока (3 класс) на тему

Сибгатуллина Алсу Мансуровна

3кл татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_tat.tele_3_kl.docx19.27 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Фигыльләрне йомгаклау

Максат:1)фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау;

                2)белемнәрне гомумилштерү һәм камилләштерү;

                3)белем алуга омтылыш, дәрестә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:”Мәгариф”  журналлары, “Кызыклы грамматика”, дидактик материаллар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

–Хәерле иртә Илназ!

-Хәерле иртә апа!

-Хәерле иртә килгән кунаклар!

     II.Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1.Матур язу күнегүе.(Тырышкан табар, ташка кадак кагар). Эше белдергән сүзләрне тап астына сыз. Бу сүзләр турында нәрсә әйтеп була?( Фигыль билгеләмәсен искә төшерү.)

Үзбәя

2.-Балалар бүгенге дәрес гади генә түгел. Дәрес-сәяхәт. Сәяхәт итәр өчен трансорт  кирәк. Транспортның нинди төрен сайлауны табышмак аша белербез.

Бу нинди хикмәкле өй?

Балаларны күп тии.

Резин аяк киеме.

Күп бензин ашый. (слайдта автобус рәсеме)

3.-Автоуска тутырыр өчен билет кирәк. Ә билетны алыр өчен автобусның эшен хәрәкәтен белдергән сүзләр әйтәргә кирәк. (йөри, тии, җимерелә, ватыла, чаба, алып бара, алып кайта)

Үзбәя

-Әйдәгез, утырып сәяхәтне башлыйк.

III.Ныгыту.

1.-Беренче тукталышыбыз. “ Мәкальләр  аланы”(Слайдта мәкальләр).

-Мәкальләрне игътибар белән  укыгыз. Нәрсә җитми?

Эш кешене...(төзәтә), ә ялкаулык...(боза).

Сүзең белән....(мактанма)-эшең  белән...(мактан)

Бугенге эшне иртәгә ...(калдырма).

Беләге юан берне...(егар), белеме булган меңне...(егар)

Без капчыкта...(ятмый).

Әлеге фигыльләрнең уртак билгеләре. (хәзерге заманда)

2.Ике баганага аерсак , ничек итеп аерыр идек һәм ни өчен?(слайдта чыга)

Төзәтә               Мактанма

Боза                    Калдырма

Мактана             Ятмый

Егар

Үзбәя

3.Сәяхәтне дәвам итәбез. Икенче тукталыш ”Кызыклы сүзләр урамы”. Бу тукталыштагы  биремне дәреслектән эшләрбез. (52 нче күнегү)

Үзбәя

4.Сәяхәтебезне дәвам итик. Өченче тукталышыбыз “Тәнәфес” тукталышы. Ял минуты

Аю

Аю урманда йөри

Умартадан бал көри

Тузгыша бал кортлары

Ай-яй очлы уклары

Аю бик ныклап курыкты

Һәм өненә юл тотты.

5.Сәяхәтебезне дәвам итик.  Дүртенче тукталыш “Зоопарк” тукталышы.

Фигыльләр буенча предметны белдерүче сүзләрне табарга.(Слайдтабиремнәр чыга)

-Оча,куна, сайрый, корт чүпли, оя кора.кешни,узыша, йөк ташый.(кош)

-Чаба, кешни,узыша,йөк ташый, солы ашый. (ат)

-Шуыша,чага, уурала,ысылдый. (елан)

-Йөзә,чаба, ята, ашый, йоклый, эчә, тешли, саклый, талый, иярә, таный, ауный, ярата, эзли, кача, сикерә, ташлана, курка, сагалый, өрә. (эт) (Слайдта Хайван рәсемнәре)

Үзбәя

6.Сәяхәтне дәвам итәбез. “Антонимнар елгасы”.

Әлеге ткуталыштагы бирем дәреслектә. 54 нче күнегү.

Үзбәя

7.Сәяхәтебезнең соңгы тукталышы. “Яңа сүзләр” тукталышы.

Әлеге фигыльләрне хәзере заманга куеп яз.(карточкадан эшләү)

Сау, яу, ау.

Тап,яп,кап.

Как, так, ак.

Үзбәя

7.Кроссворд чишү (изә, гизә,сизә,түзә,йөзә)

з

Ә

з

Ә

З

Ә

З

Ә

З

Ә

Үзбәя

Сәяхәтебез шуның белән төгәлләнде. Укучыларга билге кую.

IV Йомгаклау.

Татарстан Республикасы Буа муниицпаль районы Әлки төп гомуми белем мәктәбе

Район күләмендә үткәрелгән ачык дәрес

“Фигыльләрне йомгаклау”

 (3 нче сыйныфта дәрес - сәяхәт)

Төзеде :Сибгатуллина Алсу Мансур кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Затланышлы фигыльләр. Кабатлау.

1. Затланышлы фигыльләргә кергән  фигыльләрне; фигыльләрнең барлык-юклык формаларда зат-сан белән төрләнүен; төркемчәсен, заманнарын кабатлау, гомумиләштерү.2. Белем-күнекмәләрен ныгыту, сөйләм т...

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

«Фигыльләрнең мәгънә ягыннан бүленеше»

1 нче классны тәмамлау уңаеннан үткәрелә .Класс җәй көне кебек чәчәкләр, күбәләкләр белән бизәлгән. Лозунглар: “Хуш беренче класс!”. “Исәнме, күңелле җәй!”. “Без инде зур үстек, икенче сыйныфка күчтек...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....