Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.
план-конспект по теме

Гайсина Гузелия Гадельяновна

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле).

 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яхшы кәеф , у ңышлар сезг ә!

Слайд 2

Дәреснең темасы: Хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләренең барлык формалары

Слайд 3

Максатлар. Хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләренең барлык формаларын кабатлау.Укучылар белән хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльләренең зат-санда төрләнешен ныгыту. Анализлау , нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Слайд 4

Өй эшен тикшерү. 1вариант- 4 хәзерге заман хикәя фигыль белән җөмләләр төзеп килергә. 2 вариант-4 үткән заман хикәя фигыль белән җөмләләр төзеп килергә. 3 вариант-72 нче бит 4 нче күнегү(диалогка төшеп калган репликаларны өстә) - Син бу китапны укыдыңмы? - Әйе, мин бу китапны укыдым. - Сиңа бу китап ошадымы? - Миңа бу китап бик ошады. - Ул нәрсә турында ? _ Ул кошлар турында.

Слайд 5

Артык сүзне тап: Уйныйм, очып керә, яшибез ,кайтасың,эчә,чыкты. Кердем,бәйләдегез,алып кайтты,очып чыга,кунды, утырдык .

Слайд 6

Яңа сүзләр: Очып керә-залетает Очып чыга-вылетает Бәйләдем-завязал Алып кайтты-принес

Слайд 7

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Спряжение глаголов по лицам. Барлык форма Берлек сан 1.Мин бар-а-м, бар-ды-м 2.Син бар-а-сың, бар-ды-ң 3.Ул бар-а, бар-ды 1.Мин кил-ә-м, кил-де-м 2.Син кил-ә-сең, кил-де-ң 3.Ул кил-ә , кил-де Положительная форма Күплек сан 1.Без бар-а- быз , бар- ды -к 2.Сез бар-а- сыз , бар- ды - гыз 3.Алар бар-а- лар , бар- ды - лар 1.Без кил-ә-без, кил-де-к 2.Сез кил-ә- сез , кил-де-гез 3.Алар кил-ә- ләр , кил-де- ләр

Слайд 8

Диалогка төшеп калган репликаларны өстә: 1 группа 1 группа. -Син кошларга булышасыңмы? -Әйе, мин кошларга булышам. -Син кошларны ашатасыңмы? -Әйе, мин кошларны ашатам. -Син җимлек ясадыңмы? -Әйе , мин җимлек ясадым. -Син җимлеккә ярма салдыңмы? -Әйе, мин җимлеккә ярма салдым 2 группа -Син бакчага бардыңмы? -Мин бакчага бардым. -Әниең эштән кайттымы? -Әйе, әнием эштән кайтты. -Ул бакчага барамы? - Әйе, ул бакчага бара . -Сез анда нишлисез? - Без анда яшелчәләр җыябыз .

Слайд 9

Нишли?-Что делает -а ә- Если основа оканчивается на согласный: например: бар-а, кил-Ә - ый -и- Если основа оканчивается на гласный: Например:аш(а)-ый, эшл(ә)-эшл-и

Слайд 10

Нишләде?-Что сделал?Что делал? - ды ;-ты к твердым словам -де;-те к мягким словам -ты;-те после глухих согласных - ды ;-де после звонких согласных и гласных


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яхшы кәеф , у ңышлар сезг ә!

Слайд 2

Дәреснең темасы: Хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләренең барлык формалары

Слайд 3

Максатлар. Хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләренең барлык формаларын кабатлау.Укучылар белән хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльләренең зат-санда төрләнешен ныгыту. Анализлау , нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Слайд 4

Өй эшен тикшерү. 1вариант- 4 хәзерге заман хикәя фигыль белән җөмләләр төзеп килергә. 2 вариант-4 үткән заман хикәя фигыль белән җөмләләр төзеп килергә. 3 вариант-72 нче бит 4 нче күнегү(диалогка төшеп калган репликаларны өстә) - Син бу китапны укыдыңмы? - Әйе, мин бу китапны укыдым. - Сиңа бу китап ошадымы? - Миңа бу китап бик ошады. - Ул нәрсә турында ? _ Ул кошлар турында.

Слайд 5

Артык сүзне тап: Уйныйм, очып керә, яшибез ,кайтасың,эчә,чыкты. Кердем,бәйләдегез,алып кайтты,очып чыга,кунды, утырдык .

Слайд 6

Яңа сүзләр: Очып керә-залетает Очып чыга-вылетает Бәйләдем-завязал Алып кайтты-принес

Слайд 7

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Спряжение глаголов по лицам. Барлык форма Берлек сан 1.Мин бар-а-м, бар-ды-м 2.Син бар-а-сың, бар-ды-ң 3.Ул бар-а, бар-ды 1.Мин кил-ә-м, кил-де-м 2.Син кил-ә-сең, кил-де-ң 3.Ул кил-ә , кил-де Положительная форма Күплек сан 1.Без бар-а- быз , бар- ды -к 2.Сез бар-а- сыз , бар- ды - гыз 3.Алар бар-а- лар , бар- ды - лар 1.Без кил-ә-без, кил-де-к 2.Сез кил-ә- сез , кил-де-гез 3.Алар кил-ә- ләр , кил-де- ләр

Слайд 8

Диалогка төшеп калган репликаларны өстә: 1 группа 1 группа. -Син кошларга булышасыңмы? -Әйе, мин кошларга булышам. -Син кошларны ашатасыңмы? -Әйе, мин кошларны ашатам. -Син җимлек ясадыңмы? -Әйе , мин җимлек ясадым. -Син җимлеккә ярма салдыңмы? -Әйе, мин җимлеккә ярма салдым 2 группа -Син бакчага бардыңмы? -Мин бакчага бардым. -Әниең эштән кайттымы? -Әйе, әнием эштән кайтты. -Ул бакчага барамы? - Әйе, ул бакчага бара . -Сез анда нишлисез? - Без анда яшелчәләр җыябыз .

Слайд 9

Нишли?-Что делает -а ә- Если основа оканчивается на согласный: например: бар-а, кил-Ә - ый -и- Если основа оканчивается на гласный: Например:аш(а)-ый, эшл(ә)-эшл-и

Слайд 10

Нишләде?-Что сделал?Что делал? - ды ;-ты к твердым словам -де;-те к мягким словам -ты;-те после глухих согласных - ды ;-де после звонких согласных и гласных



Предварительный просмотр:

Гайсина Г.Г

Тема:. “ Шалкан” әкияте.(1 сыйныф,рус төркеме,уку дәресе)

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Максат: Әкиятнең гадиләштерелгән татарча үрнәге ярдәмендә әби,бабай,үсә,тарта, булыша,,булыш,кил сүзләрен истә калдыру.Әкиятне сәхнәләштерү.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү.  

Дәрестә кулланылган материал: презентация,    уку эшчәнлеген оештыру буенча план.

Дәрес барышы.

 1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Исәнмесез!Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек!

Уку дәресен башлыйбыз. Бүген безнең яңа тема .

Яңа белемне нәрсәгә нигезләнеп ачасыз?(Мин нәрсә беләм?, Мин нәрсәне белмим?, Мин нәрсә белергә телим?, Үзем чишү юлын табам, Үзем эшлим!)

-Булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телим!

2.Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

 - Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз?(Яңа белемне ачу өчен, үтелгән темаларны кабатлаудан.)

Презентация ярдәмендә яшелчә исемнәре кабатлана.

Нәтиҗә: Яшелчә исемнәрен беләсез, исегездә калган,булдырдыгыз.

3. Проектны төзү һәм авырлыктан чыгу юллары.

-Безнең эшчәнлекнең максаты нәрсәдә? (“Шалкан” әкиятен укып чыгу, төп геройлар белән танышу,сәхнәләштерү)

Әкиятне кем язган. Бу әкият турында  нәрсә беләбез? (русча әкиятне 1-2 бала чыгып сөйлиләр)

4.Проектны тормышка ашыру.

-Без хәзер нишлибез?

1)-“Шалкан” әкиятен укыйбыз”.Төп геройларны табабыз.

(Әкиятне укытучы укый. Үзалдына уку. Парларда уку).

2)Сүзлек өстендә эш.(тарта,булыша,булыш) Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(сүзлекләрдән)

3)Әкиятне сәхнәләштерү(такта янына чыгып,китаптан карап укырга да ярый)

4)- Сезнеңчә, әкиятнең  геройлары кемнәр?

-Сезнеңчә, бабай  нинди?  (эшчән,тырыш)

-Бу гаиләне дус,тату дип буламы?

Тычкан(эт,песи)  нинди?        

Кечкенә, матур, чиста, эшчән.

Көн нинди?        

Кояшлы, җылы,матур .

Әйе, бик дөрес сөйләдегез.Сез, булдырдыгыз!

-Хәзер без нәрсә эшлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз.)

5)Хикәянең төп темасы нинди ?  Дуслык турында.  

Гаиләнең дуслыгын нәрсәдә күрергә була?

-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Безгә бу тема бик кирәкме?(Табигатьне ярату , дуслыкны саклау өчен кирәк.)

- Укучылар, сез, бу әкиятне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

6) - Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем әкиятне дәвам итеп карый һәм үзенең проектын яклаячак.

Беренче төркем үзенең проектын яклый. (шалканны гаилә белән бергә утырып ашаганнар)

Икенче төркем үзенең проектын яклый. (шалканны базарга илтеп сатканнар)

Өченче төркем үз проектын яклый. (шалканны дуслары, күршеләре белән бергә ашаганнар)

-Укучылар, сез,  һәрберегез үз проектыгызны бик матур итеп якладыгыз.

5.Дәресне йомгаклау.

-Хәзер безнең дәресебез ахырына якынлаша. Сез, һәрберегез теманы аңлап, дөрес һәм файдалы фикер йөрттегез. Булдырдыгыз!

- Дәресне бетерер алдыннан безгә нәрсә эшләргә кирәк?(Эшебезгә нәтиҗә ясарга кирәк)

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек?

- Без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?(Әйе, без үзебез куйган максатларга ирештек)

-  Сез бу хикәя буенча үзегезгә берәр файдалы киңәш ала алдыгызмы?(Әйе, без бу хикәя аркылы дус- тату яшәргә  кирәклеген, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген белдек)

Укучылар, сез,  барыгыз да бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгыз да булдырдыгыз!

6.Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Татар халык ашлары.(3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес).

Гайсина Г.Г.

Максатлар :    1)  татар халык ашлары белән таныштыру;  

                 2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

                 3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау:  таратма дидактик материал, дәреслек, компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы;

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру. (1нче слайд)

II.  Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Ишетеп аңлау.

 - Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1) Әни бик тәмле өчпочмак пешерде.

 Әни бик тәмле өчпочмак  һәм токмач ашы  пешерде.

2)Радикка әнисе баллы чәй бирде.

Радикка әнисе баллы,кайнар чәй бирде.

-Прослушайте и укажите лишние слова в логическом ряду.

Ботка, шикәр, дәфтәр, чәй,  аш, кунак, өчпочмак.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Сүзлек эше. (2нче слайд)

Камыр - тесто

Бәлеш– белеш

Кыстыбый - кыстыбый

Өчпочмак - треугольник

Токмач ашы – суп из домашней лапши

Чәк-чәк– чак-чак

Он - мука

Укытучы укый, ә укучылар кабатлый. ( 1нче төркем  татарча , 2нче төркем тәрҗемәсен әйтә)

  1. Укытучы

Кулинарное искусство татарского народа богато своими национальными традициями, уходящими в глубь веков. Изделия славятся оригинальностью приготовления, вкусовыми качествами и оформлением. В питании татар по традиции преобладают зерновые продукты в виде различных видов муки (ржаной, пшеничной, гречневой, гороховой, ячменной, овсяной) и круп (пшена, гречки, полбы, риса). В больших количествах татарская кухня использует мясо, главным образом баранину, говядину и конину. Оно служит основой супов и бульонов, а в отварном виде — самостоятельным вторым блюдом. Особенностью традиционного стола является разнообразие мучных изделий.

  1. Ә  хәзер,  укучылар, үзебез пешекче булып карыйк.

3нче слайд: токмач ашы.

  • Укучылар, токмач ашы пешерү өчен  нәрсәләр кирәк? ( ит, токмач, шулпа, кишер, суган, тоз, борыч)

4нче слайд: бәлеш.

  • Ә бәлеш пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч, шулпа)

5нче слайд:  кыстыбый.

  • Кыстыбый пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, бәрәңге, суган, май, сөт)

6нчы слайд: өчпочмак.

  • Өчпочмак әзерләү өчен нәрсә кирәк? (камыр, ит, суган, бәрәңге, май, борыч, тоз)

7нче слайд: чәк-чәк

  • Чәкчәк әзерләү өчен нәрсәләр кирәк? (он, йомырка, сөт, тоз, шикәр, май)

IV Белем- күнекмәләрне ныгыту.

  1. “Адашкан” уенын уйнау. (8нче слайд)
  • Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Камөчпоч

Әшлеб

Сытбыкый

Кәчкәч

Мачток

  1. Диалогны тәрҗемә итү һәм рольләргә бүлеп уку (таратма материал)
  • Маша, син өчпочмак пешерә беләсеңме?
  • Юк. Минем әнием пешерә белә.
  • Аны пешерү өчен нәрсәләр кирәк?
  • Камыр, ит, суган, бәрәңге, май, борыч, тоз.

-Ә хәзер, үзегез диалог төзеп карагыз.

  1.  “Әни нәрсә пешерә?” уенын уйнау. (9нчы слайд)
  2. Бу ризыкларның кайсылары татар милли ашларына керә? (10нчы слайд)

V. Йомгаклау.

  1. Укучылар, сез нинди милли ризыкларны яратасыз? Аларны пешергәндә әниләрегезгә, әбиләрегезгә булышасызмы?
  2. Өйгә эш:

I төркемгә: тәрҗемә ит.

Суп с лапшой, чай с молоком, пирожки с картошкой, сладкий чай, вкусный треугольник.

II төркемгә: 17нче бит, 5нче бирем.

III төркемгә: Татар халык ашларыннан бер рецепт язып алып кил.



Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме. Рус төркемнәрендә үткәрелгән чара.

Сөмбелә.Исәнмесез,кунаклар,балалар!

Минем исемем – Сөмбелә.

Күрәсезме,минем чәчем

Алтын көзнең төсендә,

Тук башаклар төсендә.

Җыр: “Көз,көз,әйт әле”

Сөмбелә. Дуслар,бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдән матур киенгәнсез,

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегез безгә.

2 укучы. Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр,кабак,чөгендер,кишер һәм кәбестә.

3 укучы. Катлы-катлы булып үстем,

Җир өстендә,

Мәктәп глобусыннан зур

Мәсәлән,мин кәбестә.

Шәп – кисәпләп салсаң шулпага.

Шәп – мичкәләп тозлап куйсаң да.

Шәп – утыртсаң майлап уртага,

Күзең туймый үзең туйсаң да.

4 укучы. Йодрык-йодрык булып үстем,

Алма кебек кызарып пештем,

Үзем бик матур,

Мине кем әйтер?(помидор)

5 укучы. Мин җир астына төштем,

Кып-кызыл булып пештем,

Ашка тәм һәм төс бирәм...

Мине кем белә? (чөгендер)

6 укучы. Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

7укучы. Кишер дә бик күп булды.

8 укучы. Кыяр да бездә  уңды.

9 укучы. Ә бәрәңге, бәрәңге!

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

10 укучы. Катлам-катлам ак башлы,

Ачы,ачы,ап-ачы!

Ашыйм дисәң,арчыйм дисәң,

Кара аны,сак арчы!

11 укучы. Безнең өй артында үсте,

Зифа алмагач.

Җыеп алдык алмаларын

Аллангач,баллангач.

12 укучы. Без бакчабызда үстердек

Кызыл чияләр.

Алар безгә баш ияләр,

“Рәхмәт” дияләр.

13 укучы. Сап-сары грушалар,

Ямь-яшел йөзем,

Карасу- зәңгәр слива

Өлгерде көзен.

Сөмбелә. Рәхмәт,балалар,сез бик булдыклы,бик тырыш. Шуңа мул булган быел уңыш.

Татар биюе.

 

 14 укучы.

Бигрәк җитез сары көз,

Килә дә җитә тыз-быз.

Җәйнең узып киткәнен

Сизми дә калабыз без.

Мәктәпләргә туплый көз,

Уку белән котлый көз.

Шуңа күрә яратабыз

Гәрәбәдәй көзне без. 



Предварительный просмотр:

              Алабуга муниципаль  районы  8 нче урта гомуми белем бирүурта  мәктәбе

Тема:   Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә төрле ысуллар куллану аша  белем бирүнең сыйфатын арттыру юллары.

 

                                                        Башкарды:I квалификацион  категорияле ,

                                                                                 туган теле һәм әдәбият укытучысы

                                                                                 Гайсина  Гүзәлия Гаделҗан кызы

   Чыгышымны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлап китәсем килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, технологияләрнең зур үсеш кичерүе белән билгеләнә. Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш. Бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш.

Белем бирү системасы бүгенге көндә  яңа технологияләр, алымнар белән баетылып тора. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

  Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.  Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр   Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә  кабинет  Интернет челтәренә тоташкан.  Информацион технологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә, кул чукларын камилләштерә,  ориентлашуны ныгыта.  Мәктәпнең башлангыч укытуда яңалыклар көн саен туып тора. Аларны иҗади файдалану –һәр укытучының мөһим бурычы. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә, укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли.   Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Башлангыч мәктәп тә һәм 7-8 нче сыйныфка кадәр тулаем федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп укытыла.Бу стандартның куллануының үз үзенчәлекләре, үз таләпләре бар.Бу үз читарында укытучыдан иҗади осталыкны, фәннилек һәм зур җаваплылык таләп итә. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Бүген мин сезнең алда шушы темага чыгыш ясыйм.Чыгышымның темасы”Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә төрле ысуллар куллану аша белем бирүнең сыйфатын арттыру юллары”.Бүгенге чыгышымда мин үз тәҗрибәм белән уртаклашып китәрмен. Балаларга белем бирүдә төрле методик алымнар, яңа технологияләрне  кулланам. Тәнкыйди фикерләү — үз позицияңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

I Дәрес этапларына игътибар итсәк, иң беренче оештыру этабында без укучыларга уңай психологик халәт тудырырга тиеш.Укучыларның кәефләрен күтәрә торган матур рәсемнәр күрсәтү, матур сүзләр әйтү, бер-береңә елмаю, кояш җылысын бүләк итү, махсус шигырьләр өйрәтү.Бу этапта укучыларга үзбәя карталары таратыла.Алар һәрэшкә үзләренә билге куячак. Һәр дәрес башында  пышылдап уку өчен укучыларның өстәлләрендә әдәби китаплары бар.

II Дәреснең икенче этабы-актуальләштерү,калган белемнәрне искә төшерү, өй эшен тикшерү.

Сорау һәм җавап,әңгәмә , эчтәлек сөйләтү формасында  тикшереп үтәм.Түбәндәге алымнар кулланып, балалар бер-берсенә өйдә әзерләп килгән текстларын  төркемнәрдә укыйлар.Һәр төркемнән иң яхшы өй эшен сайлап алалар, бәялиләр.Аннан соң такта янында аларны тыңлыйлар.Лексика белән танышканда, укучылар белән сүзлек диктанты язабыз. Беренче үзләренең эшләрен тикшерәләр, аннан  бер-берсенең эшен тикшерәләр. Соңыннан артык сүзне табып астына сызарга кушам. Укучылар үз җавапларын дәлилләп күрсәтергә тиешләр, ягъни, ни өчен шул сүзне артык дип саныйлар.

Амонашвили  тәҗрибәсенә нигезләнеп, дәресләрдә уен элементлары кулланам. Чөнки кече яшьтәге мәктәп баласының укуга омтылышын ныгытуга, күзәтү эшчәнлеген арттыруда, танып – белү активлыгын үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Дәресләргә кунак булып килгән әкият геройлары дәрескә тагын да җанлылык өсти. Укучылар урмандагы дуслары, Кыш бабай, почтальон алып килгән биремнәрне кызыксынып һәм нәтиҗәле итеп башкаралар. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: дәресне сюжетлы уеннарга, әкиятләргә нигезләнеп үткәрү  тагын да отышлы. Мәсәлән, “Килешләр иленә сәяхәт”, “Татар халык авыз иҗаты”, “Әдәплелек иленә сәяхәт” дәресләрен әйтә алам. Шулай ук дидактик уеннардан файдаланам: алма җыю, зоопаркта һ.б.ш.

Балаларның  яраткан уеннарының берсе-“Хәтер капчыгы”. Бу капчыкка үткән дәрестә өйрәнелгән сүзләрне салам.Укучылыр берәр сүз ала, сүзтезмә һүм җөмләләр төзиләр.

Шулай ук “Ә сез беләсезме”уены да балаларга ошый.Мәсәлән, 1 нче сыйныфта кем?, нәрсә? сорауларына  җавап бирү темасында  кулланам.Алия-кем? , китап-нәрсә?.

III Яңа белемнәрне үзләштерү.Бу этапка кергәнче –иң мөһиме мотивация кирәк .Монда төрле проблемалы ситуацияләр,сораулар, табышмаклар, ребуслар,кечкенә әдәби әсәрләр, презентацияләраудио, видео язмалар,мультфильмнар кулланам.Мотивациягә чыгу өчен мультфильмнар куллануы кызыклы, файдалы һәм уңышлы. Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Әйтик ,бер көнне кәрзин һәм кызыл калфак(экранда) алып килдем.Кәрзиндә дуслык сүзе.Балаларга төрле сораулар бирәм.Ничек аңлыйсыз?Нинди тема өйрәнәчәкбез?Дуслык темасы.Нинди максат куябыз?Яңа сүзләр белән танышырга, алар белән сүзтезмәләр ,җөмләләр төзергә .Шулай ук дуслык турында текст укырга,  парларда диалоглар , кызыклы сораулар төзергә, сөйләргә..

III Уку мәсьәләсен чишү.Бу этапны фонетик зарядка ,тема буенча укучылар белән әңгәмә үткәрелә.Укытучының үрнәк укуы., сорауларга җавап бирү укучыларның эчтән укуы, рольләргә бүлеп уку.Эзләнү һәм тикшеренү алымнары.Дуслык

III Уку мәсьәләсен ныгыту . Башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игътибар зур булырга тиеш. Шуңа күрә мин һәр дәрестә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм. Балаларның фикерләре белән кызыксынам: “Синеңчә ничек?”, “Син ничек уйлыйсың?” кебек сораулар бирәм, үз җавапларын дәлилләргә кушам.Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Мәсәлән, билгеле бер темага табышмаклар, мәкальләр табып килергә бирәм, китапчык ясап, табышмаклар тупларга  яки бер  темага карата табышмак иҗат итәргә. Сөйләм эшчәнлегенең монологик формасы: алдан әзерләнеп чыгыш ясау, сөйләү,сорау һәм сорау бирү,эчтәлек сөйләү, хәбәр итү, сорауларга җавап бирү, тәнкыйтьләү, мактау, котлау. исбатлау, кире кагу... Сөйләм эшчәнлегенең диалогик формасы: укытучы белән укучы әңгәмәсе, парларда әңгәмә, төркемнәрдә әңгәмә, дискуссия, сорауларга җавап, рольле уеннар, блиц-турнир, проект эше яклау... Дәрестә укытучының бурычы - тере сөйләм ситуациясенә якын ситуация тудыру. Монда, әлбәттә, диалоглар ярдәмгә килә. Диалогларның төрләре: "укытучы + укучы", "укытучы + сыйныф", "укучы + укучы", "укучы + сыйныф". Иң киң таралган диалог төре - "укытучы + сыйныф

 Шулау ук Сингапур системасының кайбер модельләрен  дә уку процессына кертәм.би.Әйтик,ял иткәндә Микс пэа шэаны уңышлы гына кулланам.Укучылар алга чыгып басалар,, музыкага төрле хәрәкәтләр ясыйлар.. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәләр һәм  минем сорауга җавап бирәләр.. Икенче алым-СИНГЛ РАУНД РОБИН.Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Мәсәлән, чын дус  нинди була ? дигән сорауга хикәя язалар, дәлиллиләр.

IV Белем системасына кертү һәм кабатлау. Балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — сиквейн алымы .. Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый. төрле схемалар таблицалар, кластерлар төзү.

  •   Укучылар  чын дус моделен төзиләр.

Чын дус.

  • Чын дус нинди була?
  • Акыллы, ярдәмчел, тәртипле, яхшы….
  • Чын дуска туры килгән ике сыйфатны (качество) сайлыйк.
  • Чын дус белән бергә нишлибез?
  • Түгәрәккә йөрибез, мәктәптә укыйбыз, дәрес әзерлибез…
  • Чын дус нинди булырга тиеш? Н
  • яки Чын дус турында нинди мәкальләр беләсез?
  • Кешенең иң зур байлыгы — чын дусты.

Дус акчадан кадерлерәк.

Дуслык — зур байлык.

Ярдәмчел, рәхимле.

Йөрибез, укыйбыз, ярдәм итәбез.

Чын дус сылтау тапмый.

Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты.

Бәхет.

  • Укучылар, безнең чын дусның моделен төзедек. (укып чыгу)
  1. Модель буенча сөйләү.
  • Модель буенча кем дусты турында сөйли алачак. (2-3 укучыдан сөйләтү)
  • Минем чын дустым бар. Аның исеме Максим. Ул ярдәмчел, рәхимле. Без Максим белән түгәрәккә йөрибез, бергә мәктәптә укыйбыз. Максим миңа ярдәм итә. Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты. Чын дус ул бәхет.

  • Без дусларыбыз турында татарча сөйләргә өйрәндек.

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия — дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни,

  • нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
  • ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
  • нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.

  1. Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни, үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә 5 куя

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар 4 куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә 3 куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, 2 куя.

IХ. Өй эше.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив эшчәнлеккә,   ягъни  класстагы  эшкә  охшаш,
    үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрнекуллана белү таләп ителгән эш (бу эш
    мәҗбүри — һәркем эшләргә тиеш);
  • конструктив эшчәнлеккә — ярым иҗади, ягъни белем һәм
    күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый;
  • иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир
    лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый

  1. Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә
  2. Хикәяне үзгәртеп сөйләргә.
  3. Чын дустың турында хикәя төзергә.

 Балалар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...