4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен "Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау" темасының дәрес эшкәртмәсе (рефлексия дәресе)
методическая разработка (4 класс) на тему

Султанова Гульнара Сереновна

ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_syynyfta_refleksiya_drese.docx25.27 КБ

Предварительный просмотр:

Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын   кабатлау. (рефлексия дәресе)                                            

                            (4нче сыйныф , рус төркеме)

        Гөлнара Солтанова, Әлмәт шәhәре № 23 “Менеджер” урта мәктәбе.

Дәреснең максаты:                                    

Предмет буенча нәтиҗәләр: хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау ;   грамматик категорияләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәләре: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү, үрнәк буенча эшли белү; үз хаталарыңны таба белү hәм үз эшеңне тикшерә алу,грамматик категорияләрне җөмләдә дөрес итеп куллана белү ,  үз белемеңне бәяләү.

Шәхси нәтиҗәләр: татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Дәрес тибы: грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе. (рефлексия дәресе).

Төп төшенчә: фигыль.

Төп төшенчә: фигыль.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку.

Җиһазлау: 4нче сыйныф өчен “Татар теле һәм уку китабы.” дәреслеге (авторы: Р.З.Хәйдәрова, ), карточкалар;

  1. Тарату (Т) материаллары: мөстәкыйль эшләр  №1, №2  ; мөстәкыйль эшләрне тикшерү үрнәкләре   ;  мөстәкыйль эш ( №3 ); мөстәкыйль эш №3 тикшерү эталоны.

(Т-1 )   Мөстәкыйль эш №1

1.Бирелгән фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыль формасы булганнарын күчереп яз:Бара, киттек, эшләде, уйныйбыз, эшлиләр, рәсем ясыйлар, кайтабыз, эшләдек, бардыгыз, уйлады.

2. Фигыльләрне билгеле үткән заман формасында , берлек санда, затларда төрләндерегез:

Кил, кайт.

3. Хәзерге заман формасындагы җөмләләрнең юклык формасын языгыз:

1.Без 4 че сыйныфта укыйбыз.

2.Сез татар телен яратасызмы?

3. Алар сорауларга җавап бирәләр.

                                                   

                                                          (Т-3)        Мөстәкыйль эш №2.

1.Бирелгән фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыль формасы булганнарын күчереп яз:

Ашадык, киттеләр, уйныйлар, эшлисез, карадыгыз, әйтте, сөйләдек, бирәбез, яза, бирә.

2. Фигыльләрне билгеле үткән заман формасында , берлек санда, затларда төрләндерегез:

Эшлә, бар.

3. Хәзерге заман формасындагы җөмләләрнең юклык формасын языгыз:

1.Алия Әлмәттә яши.

2. Без мәктәпкә иртән барабыз.

3. Укучылар җөймләләр төзиләр.

(Т-2)       Мөстәкыйль эш №1

Тикшерү үрнәге:

 Укучыларның hәрбер дөрес җавабы 1 балл белән  билгеләнә.

Билгеләү критериясе:     “5”- 12-13 балл

                                              “4” – 9-11  балл

                                            “3” – 6-8 балл.

1

Бара, уйныйбыз, эшлиләр, рәсем ясыйлар, кайтабыз, бардыгыз. .                       (4 балл)

2

Мин килдем, кайттым. .                                                                                                     (3 балл)

Син килдең , кайттың

Ул килде, кайтты.

3

1.Без 4 че сыйныфта укымыйбыз. .                                                                                  (3 балл)

2.Сез татар телен яратмыйсызмы?

3. Алар сорауларга җавап бирмиләр.

                                                   

                                                               

                                                               (Т-4)            Мөстәкыйль эш №2.

Тикшерү үрнәге:

1

уйныйлар, эшлисез , бирәбез, яза, бирә.

2

Мин эшләдем, бардым.

Син эшләдең, бардың.

Ул эшләде, барды.

3

 1.Алия Әлмәттә яшәми.

2. Без мәктәпкә иртән бармыйбыз.

3. Укучылар җөймләләр төземиләр.

                                                   

(Т-5)  Мөстәкыйль эш №3.

Көзге табигать.

Менә көз җитте. Көннәр бик салкынайды. Салкын җилләр исә .Кошлар җылы якларга китәләр. Агачлар яфракларын коя. Көннәр кыскарды., төннәр озынайды. Мәктәптә укулар башланды.

Көзге бакча.

Менә көз җитте. Яшелчә бакчасында кишер, чөгендер, шалкан, суган өлгерде. Зур кабаклар җирдә тәгәрәп ята. Балалар кавын да үстереп карадылар. Кавыннар да тәмле булып өлгерде.

(Т-6)  Мөстәкыйль эш №3 тикшерү эталоны.

Көзге табигать. (1 төркемгә)

Менә көз җитте. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан) .Көннәр бик салкынайды. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан)  Салкын җилләр исә ( Х.з.  3 зат, берл.сан. ). Кошлар җылы якларга китәләр. ( Х.з.  3 зат, күпл.сан. )   Агачлар яфракларын коя. ( Х.з.  3 зат, берл.сан)   Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан). Мәктәптә укулар башланды. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан).

Көзге бакча. (2 төркемгә).

Менә көз җитте. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан) . Яшелчә бакчасында кишер, чөгендер, шалкан, суган өлгерде. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан).  Зур кабаклар җирдә тәгәрәп ята. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан).   Балалар кавын да үстереп карадылар. ( Ү.з.  3 зат, күпл..сан).  . Кавыннар да тәмле булып өлгерде. ( Ү.з.  3 зат, берл.сан).  

                            Дәрес барышы.

  1. Мотивация.
  • Балалар, мин сезне дәрестә күрергә бик шатмын! Бүген без сезнең белән яхшы гына эшләрбез, уңышларга ирешербез дип ышанып калам.
  • Әйтегез әле, без сезнең белән  соңгы дәресләрдә нинди тема буенча эшләдек?
  • ( Фигыль).Ә фигыль темасы буенча нәрсә үттек?( Фигыльнең хәзерге заман формасын, билгеле үткән заман формаларын үттек.Аларның барлык, юклык формаларын, зат-санда төрләнүләрен өйрәндек.)
  • Без сезнең белән җитәрлек дәрәҗәдә эшләдекме7( Юк әлегә, безгә әле үзебезне тикшерергә, белемнәрне ныгытырга кирәк.)
  • Яхшы! Алайса, бүгенге  темабызны әйтегез әле.? (Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау)
  • -Бүгенге дәресебездә сезнең эшегезнең максаты нинди? ( Белгән белемнәрне кабатлау, тема буенча белем күнекмәләрне ныгыту, кыенлыкны билгеләү, үзебезнең хаталарны табу, аларны төзәтү)
  1. Актуальләштерү. Эштә кыенлык урынын табу.
  • Эшебезне нәрсәдән башлыйбыз? ( логик чылбыр буенча сораулар бирүдән)
  • Укучылар бер-берсенә логик чылбыр буенча сораулар бирәләр: 1 укучы 2 сенә сорау бирә, 2 се- җавап бирә, билгеләмәне сөйли, ә 3 се- - укытучы өстәлендә бирелгән сорау буенча туры килгән карточканы табып тактага элә.(( Нәрсә ул фигыл? Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Ул зат-санда төрләнәме?  Аның нинди формалары бар?
  • Барыгыз да кабатлап чыктыгызмы7( Әйе)
  • Әйтегез әле, бу авыр темамы?( Әйе)
  • Бүгенге дәрестә сез бу теманы кабатларсыз, барлыкка килгән кыенлыкларны җиңәргә тырышып карарсыз. Моның өчен сез нәрсә эшләрсез?( Мөстәкыйль эш эшләрбез).
  • №1 дип язылган мөстәкыйль эш карточкаларын алыгыз.(Т-1) Сезгә 10 минут вакыт бирелә.Эшегезне башлагыз.
  • Үзегезнең эшегезне ничек тикшерерсез hәм  бәяләрсез? ( Үрнәк буенча тикшерәбез).
  • Эшегезне үрнәк буенча тикшерегез, hәрбер дөрес җавапка “+” куегыз.
  • Укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.(Т-2)
  • Ә хәзер үзегезнең эшегезне бәяләгез. Билге критерияләре тактада. Укучылар, кемнәр “5”легә эшләде? Кулларыгызны күтәрегез.. Булдырдыгыз! Сезгә иҗади бирем. Ни өчен фигыльләрне өйрәнү кирәк? дигән сорауга берничә җөмлә төзеп карагыз.
  • Ә кемнәрнең “4” ,“3” .? Нинди биремдә хаталар китте? Укучылар кулларын күтәрәләр, укытучы hәрбер биремдә ничә укучының ничә хата ясаганын тактада билгели.
  • Укучылар, безгә нәрсә эшләргә кирәк?( Хаталар өстендә эшләргә кирәк).
  • Әйе, ләкин хаталар өстендә эшне башлаганчы нәрсәгә игътибарны юнәлтергә кирәк? ( Хаталарның сәбәбен белергә кирәк).
  1. Кыенлык урынын һәм аның сәбәбен билгеләү.

Әйдәгез, үзегезнең эш дәфтәрләрегездәге язмаларны карап, сәбәпне эзләп карыйк әле.

                                     Рефлексия анализы алгоритмы:

                         

                 

        

        

 

     Хата сәбәпләре тикшерелә, укытучы типик хаталарны тактага яза.

  1. Кыенлыктан чыгу проектын төзү.
  • Үз алдыбызга нинди максат куябыз? (Хаталарны төзәтергә)
  • Хәзер үткән билгеләмәләрне кулланып , хаталарыгызны төзәтегез. (Укучылар билгеләмәләр дәфтәрен кулланып эшлиләр).
  1. Төзелгән проектны куллану.

            Укучылар билгеләнгән алгоритм буенча эшлиләр.

  1. Кыенлыкны сөйләмдә гомумиләштерү.

-Хаталарыбыз төзәтелде. Иң күп хата кайсы  биремдә ? Әйдәгез, бергәләп карап чыгыйк.

Укучылар укытучы белән бергә мөстәкыйль эштә киткән типик хаталар өстендә эшлиләр.

-Сез үзегезнең хаталарыгызны тикшердегез , сәбәбен таптыгыз, төзәттегез. Киләсе биремебез нинди булыр? ( Ныклап аңладыкмы, юкмы- шуны тикшерәбез).

  1. Эталон ярдәмендә тикшерелә торган мөстәкыйль эш( №3.)

 -Дөрес. Ә хәзер сезнең алдыгызда – конвертлар. Аларның hәрберсендә номер. Конверттагы номер белән №1 мөстәкыйль эштәге биремнәрнең номерлары туры килә. Конверт эченнән кайсы биремдә хата ясадыгыз, шул номерлы конвертны алыгыз.

Хаталары булмаган( яки хаталары аз булган ) укучылар күп хаталы укучыларның консултантлары булалар.

Укучылар №2 мәстәкыйль эштәге үзләре хата җибәргән биремнәрне үтиләр.(Т-3). Бу вакытта иҗади эш эшләгән укучыларның төзегән җөмләләре тикшерелә.

  • Хәзер укучылар үзләрегезнең эшләрегезне эталон буенча тикшерегез.(Т-4).
  • Эшли алдыгызмы ?
  • -Эшләрегез белән канәгатьме ?
  • -Афәрин! Әйтегез әле, укучылар, бу авыр теманы без ни өчен өйрәнәбез ? ( Белемле булыр өчен, сөйләмне үстерү өчен.)
  1. Белемнәрне ныгыту, кабатлау.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эш №3.

    -Хәзер тагын бер бирем үтәп китик. Бирелгән текстлардан фигыльләрне табып, заман формаларын, зат-саннарын билгеләгез. (Т-5)

Биремне эшләгәч, укучыларның җаваплары тыңлана, эталон буенча эшләр тикшерелә.(Т-6)

  1. Рефлексия.
  • Дәресебезнең максаты нинди иде? ( Тема буенча белемнәрне ныгыту, үзебезнең эшләрне тикшерү , бәяләү иде.)
  • Сезгә дәрестә нәрсә ярдәм итте? ( Бергә эшләү, билгеләмәләр дәфтәре, укытучы  hәм иптәшләребезнең ярдәме.)
  • Максатыбызга ирештекме? (әйе.)
  • Нәрсә белдек? (төрле җаваплар).
  • Кемнәр бик әйбәт эшләде? Кемнәр үзләрен мактый алалар?
  • Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый, яшел түгәрәк күтәрегез. Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк, сез сары түгәрәк күтәрегез. Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк – кызыл түгәрәк күрсәтегез. (Укытучы укучыларның белемнәрен бәяли).
  • Мин сезгә өйдә фигыль буенча билгеләмәләрне кабатлап чыгарга тәкъдим итәм.
  • Дәрестә бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль язма эш биремнәре ике вариантта бирелгән....

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән календарь-тематик планлаштыру

Календарь- тематик планлаштыру Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде....

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш

2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш биремнәре....