Үткән заман хикәя фигыль
презентация к уроку (4 класс) на тему

Файзрахманова Таслима Зиннуровна

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_tslim.doc52.5 КБ
Office presentation icon utkn_zaman.ppt323 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” укытучысы Фәйзрахманова Тәслимә Зиннур кызының 4нче сыйныфта татар теленнән үткәргән дәрес эшкәртмәсе. 13 декабрь 2012 нче ел

Тема: Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре

Максат:

1. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру,

2. Язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү

3. Укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер - береңә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер (слайдлар), проектор, карточкалар, тестлар, “Кем тизрәк? уены өчен күрсәтмәлек

Материал: дәреслек, әкиятләрдән өзекләр.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн. Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

  1. –Хәзер, укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны, сыйныф эшен, дәреслектән чираттагы матур язу күнекмәсен табып, язып куябыз.
  2. Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз. Тапкан сүзләрне сүзлек эше итеп дәфтәрләргә язып барабыз.

О Ң Л М Ы                                  А Б Т И А Ь Г Т

К Ы У А Г Н                            И Г Ь Ш Ы Р

М Ә К Й Ы М Т Е Л                 К Ы У Ы Д

- Кайсы сүз артык? (укыган, укыды)

- Ни өчен? (беренче баганада сыйфатлар арасында, икенче баганада исемнәр арасында фигыль)

- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?( үткән заман хикәя фигыльләр)

3. Фигыльләр турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыльнең нинди төркемчәләре бар?

-Боерык фигыль турында нәрсә әйтә аласыз?

- Хикәя фигыль турында нәрсә әйтерсез?

- Хәзерге заман хикәя фигыль турында сөйләп китегез әле.

- Нинди фигыль ул инфинитив?

-Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында нәрсә әйтерсез?

-Без өйрәнгән кайсы фигыль затланышлы яки затланышсыз?

-Фигыль җөмләнең кайсы кисәге булып килә?

III. Теманы хәбәр итү. 

-Артык сүзләр булган укыган, укыды сүзләре турында нәрсә әйтә алырсыз икән? (Үткән заман хикәя фигыльләр)

-Ни өчен үткән заман дип уйлыйсыз?

-Җөмләләр төзеп карыйк әле.

-Мәгънәләре буенча нәрсә әйтерсез?

               -Әйе, үтәлгәнен үз күзең белән күргән, тәгаен билгеле булган эш нишләде? соравына җавап бирә һәм билгеле үткән заман дип атала. Ә кемнәндер ишеткән, ул эшнең башкарылганын үзең күрмәгән булсаң нишләгән? соравына җавап бирә һәм билгесез үткән заман дип атала

IV. Теманы беренчел ныгыту.

  1. 1 слайд. Теманы ачыклау. Нинди тема өстендә эшләрбез икән? (билгеле һәм билгесез үткән заман)

2 слайд. Бирелгән фигыльләрдән билге үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга.

3 слайд. Бирелгән фигыльләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга

4 слайд. Бирелгән фигыльләрне кертеп җөмләләр төзү.

V. Физкультминутка

        VI. Яңа белем, күнекмәләрне ныгыту

  1. 5слайд. Бирелгән шигырьләрдән фигыльләрне табу, үткән заман фигылен үрнәк буенча зат-сан белән төрләндерү. 114 нче бит 211 нче күнегү.
  2. Әкиятләрдән өзекләр тыңлау, фигыльләрнең заманын ачыклау. А.Алиш әкиятләре бирелгән, бәлки, кайсы әкияттән өзек икәнен дә әйтә алырсыз

       Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

( “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”)

           Менә кинәт нидер бик- каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры», — дип уйлаган. Идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөргәнен күргән .

    Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән (“Песиләр һәм күселәр”)

      Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. (“Бикбатыр белән Биккуркак”)

– Ни өчен әкиятләрдә күбрәк билгесез үткән заман хикәя фигыльләр кулланыла?

  1. Әкиятләрдәге бер фигыльне сүз төркеме ягыннан тикшер
  2. Карточкалар белән эш.

- Ә хәзер, әйдәгез, карточкалар белән эшләп алабыз. Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез тиешлесен билгеләп барырга тырышыгыз.

1

2

3

4

5

6

7

9

10

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Инфинитив

Бар, укыдым, сөйләгез, уйнарга, сөйләштеләр, килергә, эшләсен, кайтмаска, йоклыйбыз, яусын.

(Эшләп бетергәч, тикшереп чыгыла)

  1. Тест эшлә

1.Фигыль нәрсәне белдерә?

  1.   Эш,хәл, хәрәкәтне
  2. Предметны һәм затны
  3. Предметның билгесен

2.Кайсы сүзләр фигыль

     1.Яшьлек , матурлык

    2. Яшәргән, матурайган

               3. Яшел, матур

3.Боерык  фигыльнең  соравы

                1. Нишлә?

                2. Нишләгән?

                3. Нишләр?

4. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

                1. 1

                2. 2

                3. 3

5. Билгеле үткән заманны тап

               1. язганнар

               2. көйләде

              3. суларга

6. Билгесез үткән заманны тап

              1. көлешәләр

              2. үттеләр

              3. санаганнар

7. Кайсы фигыль инфинитив?

              1. барырга

              2. барыр

              3. барырлар

8. Инфинитив нинди сорауга җавап бирә?

            1. Нишләр?

            2.Нишлә?

            3.Нишләргә?

9. Үткән заманның ничә төре бар?

            1.1

            2. 2

            3.3

10. Затланышсыз фигыльне табарга

          1. Боерык

          2. Хикәя

         3. Инфинитив

VII. Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә

-Бүген нинди яңалык алдык? Ниләр эшләдек?

-Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

2. Өй эше. “Яңа ел” темасына әкият яз.

-Әкиятләр күбрәк нинди заманда килә?

-Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төре?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

: Киләчәк заман хикәя фигыль

ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль.МАКСАТЛАР:Белем бирү максаты - Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү ниг...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...

татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту....

Киләчәк заман хикәя фигыль

Конспект урока по татарскому языку...