Киләчәк заман хикәя фигыль
план-конспект урока по чтению (3 класс)

Халикова ГульнараДаниловна

Конспект урока по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kilchk_zaman_hikya_figyl.docx36.54 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль бюджет белем оешмасы «Күшәр төп белем мәктәбе”

“Киләчәк заман хикәя фигыль”

(3 нче сыйныфта татар теле  фәненнән уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе)

Укытучы: Халикова Гөлнара Данил кызы

2019 ел, гыйнвар

Сыйныф,

3

Дәрес темасы

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат

1) Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, киләчәк заман хикәя фигыль формасын өйрәнү;

2) Дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллана, төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү күнекмәләрен бирү;

3) Укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер – береңә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Нишләячәк? Нишләр? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; фигыль сүз төркеме дип аңлый; фигыльне сөйләмдә куллана алу.

Дәреснең тибы

Яңа материалны аңлату

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар

1) Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф өчен дәреслек. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.

2) Туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен методик кулланма И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2016.

Җиһазлау

Ноутбук, презентация, индивидуаль карточкалар

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, балалар! Хәерле көн.
  • Укучылар, бүген мин дәрескә татар халык мәкальләре алып килдем. Әйдәгез, аларны укып, мәгънәләрен аңлатырга тырышыйк әле.

1 слайд.

Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

Кояш җирне яктырта, уку кешене.

- Мин дә сезнең тырышып белем алуыгызны, алган белемегезнең сезгә шатлык, яктылык алып килүен телим. Шулай ук бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт” китабыннан алынган кайбер кагыйдәләрне искә төшерик.

2 слайд.

1.Үз урыныңда дөрес итеп, авышмыйча утыр.

2. Дәрескә күңел сал.

3. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

II. Актуальләштерү.

1. –Укучылар, әйдәгез числоны языйк. Хәзер без сүзлек диктанты язарбаз.   Бүгенге сүзлек диктантына мин соңгы диктантларда сез хаталы язган сүзләрне сайладым. Аларның язылышы истә калдымы икән? Ике укучы тактада язар. (Табигать, гаилә, җиһаз, пөхтә, җәза, ап-ак, куәтле, әһәмият, Ватан, кәгазь, мәкаль, сәламәт, тимераяк, кадерле.)

-Хәзер дәфтәрләрне күршегез белән алыштырып, аның эшен тикшерегез һәм бәяләгез. Үрнәк 3 слайдта. (Бәяләү системасы да шунда ук бирелә. Хатасы булмаган эш – “5” ле. 1 - 2 хата – “4” ле.  3-4 хата “3” ле. 5 һәм аннан күбрәк хата – “2” ле.

III. Уку мәсьәләсен кую.

   -Укучылар, киләсе слайдта сезгә җөмләләр бирелгән. Сез җөмләләрдәге хикәя фигыльләрне табарга, дәфтәрегезгә язып куярга һәм алар турында белгәнегезне сөйләргә тиешсез. Фигыльләр янына сорауларын да язып куегыз.(4 слайд) (1 укчы тактада эшли.)

 Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс кунган.

  Тиздән  ямьле яз җитәр. Ак карлар эрер. Бар табигать уяначак.

  • Фигыль нәрсә ул? ( Сүз төркеме. Ул предметның эш-хәрәкәтен, хәл-торышын белдереп, нишли? тамырыннан булган сорауларга җавап бирә.)
  • Без фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәнәбез? (Хикәя фигыль. )
  • Нинди фигыльне хикәя фигыль дибез? (Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли, хәбәр итә торган фигыль хикәя фигыль дип атала). (Эш тикшерелә.)
  • Сез өйдә фигыль сүз төркеме турында өйрәнгәннәрегез буенча модель төзеп килдегез. Шулар ярдәменә таянып тапкан фигыльләрегезгә анализ ясыйк әле.(Ява, кунган фигыльләре тикшерелә.)
  • Җитәр, эрер, уяначак дигән фигыльләргә нинди сораулар куелган? (нишләр? нишләячәк?)
  • Нинди кушмчалар ялганган? (-әр, -ер, -ачак)
  • Без әлеге сорауларга җавап биргән фигыльләр турында өйрәндекме? (Юк.)
  • Эш сөйләмнең кайсы вакытында башкарыла? (Сөйләп торган вакыттан соң.) Эш кайчан үтәләчәк? (киләчәктә).
  • Димәк, бүген без дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез? ( Фигыль сүз төркеменең тагын бер заманын.)

(кагыйдә уку: 101 нче бит)

IV. Яңа белемнәр формалаштыру.

1.  - Игътибар белән карагыз. Фигыльләр нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килде. Шушыннан чыгып, киләчәк заман хикәя фигыльнең ике төре булуын беләбез.

1 нче төре – фигыль нигезенә -ар/-әр/-р, -ыр/-ер.

2 нче төре – фигыль нигезенә  -ачак/- әчәк, - ячак/- ячәк кушымалары ялгана. (5 слайд)

Болар һичшиксез үтәләчәк эш – хәлне белдерәләр.

2. Дәреслек белән эш. 171 нче күнегү- фигыльләрне табып сораулар куярга.

3. Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә сүзләр язылган карточкалар бирәм. 1 төркем фигыльләрне  киләчәк заман хикәя фигыльнең 1 нче төренә, ә 2 нче төркем 2 нче төренә куеп язарга һәм кушымчаларны билгеләргә тиеш.

   Сыз, чап, ят, көл, тек, бар, кал, кил, бир, уйла, аша.

(Укучылар альбом битендә эшлиләр. Тәмамлагач, тактага элеп куялар. Дөреслек чагыштырып тикшерелә.)

 Физминутка. 

  Эш коралларын әйтеп төрле хәрәкәтләр ясыйлар. (Ручка, тарак,  кыршау, кашык, баскыч, туп, су, күз, урындык.

4. -Ни өчен кайбер сүзләргә ачак, -ячак, -ар, ә кайберләренә –әчәк, -ячәк, -әр кушымчалары ялгана?) (Калын әйтелешле сүзләргә калын кшымчалар, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.)

5. -Ә хәзер әлеге фигыльләрнең телдән юклык төрен ясап карагыз.

6. –Ә хәзер мин биргән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (Мин, син, ул, без, сез, алар сүзләре язылган карточкаларны сайлап алалар, төрләндерәләр.)

V. Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру..

1. “Серле баскыч” уены. Киләчәк заман хикәя фигыльләрне ныгытыр өчен “Серле баскыч” уенын тәкъдим итәм. Ике командага бүленеп, төшеп калган фигыльләрне өстәп астан өскә таба күтәрелергә кирәк. Кем беренче менеп җитә, шул команда җиңүче була.

Бу уенда безнең команда

җиң...  .

Тел өчен баш

җавап________________.

Тырышып эшләсәң,

тәмләп  _________.

Бер ялганласаң,

Икенче  _________________   ..

Батыр яуда____________.

Һөнәрле   _____________  ,  

 

  һөнәрсез көн  ________________  .

Ялган сөйләсәң_______________,

 дөресен сөйләсәң_______________ .

Тән ярасы _______________________,

тел ярасы________________________       .

    Тырышкан________________________ ,

     ташка кадак _____________  .

2.

VI. Гомумиләштерү. Нәтиҗә ясау.

1.-Укучылар, бүгенге дәрестә өйрәнгән белемнәрне кулланып,  “Киләчәк замн хикәя фигыль” темасына кечкенә генә тест эшләп карыйк әле.

“Киләчәк замн хикәя фигыль”

1. Киләчәк заман хикәя фигыль эшнең кайчан үтәлүен белдерә?

а) сөйләү вакытында;

ә) сөйәү вакытыннан соңрак;

б) сөйләү вакытыннан алда.

2. Киләчәк заман хикәя фигыльнең сорауларын ата.

         а) нишләр? нишләячәк?

         ә) нишли?

         б) нишләде? Нишләгән?

3. Киләчәк заман хикәя фигыльгә нинди кушымчалар ялгана?

         а) –ды, -де, -ты, -те, -кан, -кән, -ган, -гән;

         ә) – ар, -әр, -ыр, -ер, -р, -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк;

         б) –а, -ә, -ый, -и.

4.  Киләчәк заман хикәя фигыльләр язылган рәтте билгелә.

        а) бара, килә, уйный;

        ә) биеде, көлде, әйткән;

        б) килер, уйнар, алачак.

2. Нәтиҗә ясау.

VII. Рефлексия.

_Укучылар, бүгенге дәрестә без хәзерге заман хикәя фигыльләр белән таныштык. Сез сораулар куеп аларны табарга; кушымчаларын, төрләрен билгеләргә; үзегез дә сөйләмдә кулланырга өйрәндегез. Сезнең алда исемнәре язылган өч утрау рәсеме. Әгәр мин теманы тулысынча аңладым, биремнәрне дә үти алачакмын дип уйласагыз, исемегез язылган түгәрәкне “Уңыш” утравына, азрак авырлыклар килеп чыкты дисәгез “Авырсыну” утравына, берни дә аңламадым әле дисәгез, “ Аңламадым” утравына куегыз.

VIII. Өйгә эш.

1. Киләчәк заман хикәя фигыльләре кулланып, “Татар теле – туган телем” дигән темага кыска хикәя төзергә.

2. Киләчәк заман хикәя фигыль темасы буенча бирем язылган индивидуаль карточка әзерләргә.

IX. Белемнәрне бәяләү ( Укучыларга үзбәя өчен карточкалар бирелә. Алар сүлек диктантына, катнашу дәрәҗәсенә, тест нәтиҗәләренә бәя бирәләр.)

 

1 нче төркем

Киләчәк заман хикәя фигыльнең 1 нче төренә (нишләр?) куеп язарга

Сыз -

Чап -

Ят-

Көл -

Тек –

Бар –

Кал -  

Кил –

Бир –

Уйла –

Аша -  

2 нче төркем

Киләчәк заман хикәя фигыльнең 2 нче төренә (нишләячәк?) куеп язарга

Сыз -

Чап -

Ят-

Көл -

Тек –

Бар –

Кал -  

Кил –

Бир –

Уйла –

Аша -  

             Бу уенда безнең команда җиң...  .

Тел өчен баш җавап________.

Тырышып эшләсәң, тәмләп ___________.

    Бер ялганласаң, икенче  _______________   .

Батыр яуда____________.

Һөнәрле   _____________  ,  

 

һөнәрсез көн  ________________  .

Ялган сөйләсәң_______________,

 дөресен сөйләсәң_______________ .

Тән ярасы ____________,

Тел ярасы_____________       .

 Тырышкан   __________ ,

ташка кадак ___________  .

төзәлер         төзәлмәс       табар         кагар   үлмәс          күрмәс       тотылырсың    котылырсың         ышанмаслар         беленер   ашарсың          бирер

кайтыр эшләячәк сөйләр

МИН

СИН

УЛ

БЕЗ

СЕЗ

 

   АЛАР

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Инсаф

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Илсинә

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Айсия

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Илгиз

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Розалина

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Әлфия

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Фидинә

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Инзилә

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Эльвина

Укучының исеме

Бәя

Сүзлек диктанты

Дәрестә катнашу

Тест

Гомуми бәя

Әмир


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

: Киләчәк заман хикәя фигыль

ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль.МАКСАТЛАР:Белем бирү максаты - Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү ниг...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...

татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту....