Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме
план-конспект урока (3 класс) по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kilchk_zaman_hikya_figyl_3nche_syynyf_tat._torkeme.docx23.46 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

Сыйныф,

3, татар төркеме

Дәрес темасы

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат

1) Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, киләчәк заман хикәя фигыль формасын өйрәнү;

2) Дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллана, төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү күнекмәләрен бирү;

3) Укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер – береңә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Нишләячәк? Нишләр? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; фигыль сүз төркеме дип аңлый; фигыльне сөйләмдә куллана алу.

Дәреснең тибы

Яңа материалны аңлату

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар

1) Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.

2) Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К. Хисмәтова – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.

3) Компьютер, интрактив такта.

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру моменты

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү.

Игътибар белән карыйлар.

К: уку процессын оештыру, үз хисләреңне белдерү, исәнләшү. Яңа дәрескә карата кызыксыну уяту

Дәрескә максат һәм бурычлар кую

- Укучылар, алдагы дәресләрдәге алган белемнәрегезгә таянып, хәзерге һәм хәзерге, үткән заман хикәя фигыль турында  белгәннәрегезне искә төшерербез. Рәсем карыйбыз.

-Укучылар әйтегез әле әлеге рәсемдә укучы нишли.

-Укучылар ә икенче  рәсемдә укучы нишли.

-Укучылар әйтегез әле өченче рәсемдә укучы нишли. Без бүгенге дәрестә әнә шул турыда сөйләшербездә инде

Әңгәмәгә кушылу.

Яза

Язды

Язарга әзерләнә

Ш: хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль турында  кагыйдәне искә төшерү, максатны ачыклау

Р: Дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру

Белемнәрне актуальләштерү.

Мин сезне төркемнәргә бүләм . Хәзер мин сезгә сораулар язылган карточкалар таратам, сез аларның сорауларын укып, җавапны бергәләп табарсыз.

1 нче төркем. Хикәя фигыльнең нинди заманнарын беләсез? Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Мисаллар әйтегез.1 нче төркем әзер, җавапны тыңлыйбыз.

-Әйе, балалар, хикәя фигыльнең заманнары бар. Хәзерге заман хикәя фигыль нишли? соравына җавап булып килә.

- Сез аларның җаваплары белән килешәсеңме?

2 нче төркем. Үткән заман хикәя фигыль ничә төрле була? Сорауларын әйтегез. Мисаллар әйтегез.

2 нче төркем әзер, аларның җавапларын тыңлыйбыз. Сезгә сүз бирелә.

- Сез аларның җаваплары белән килешәсеңме?

3 нче төркем. Дәвам ит.

3 нче төркемне тыңлыйбыз. Җаваплары дөресме? Сез аларның җаваплары белән килешәсеңме?

Чыннан да, хикәя фигыльләр зат – сан белән төрләнәләр.

Балалар, гомуми нәтиҗә чыгарабыз. Барыбыз да монда карыйбыз, хәтерегезгә салып куегыз.  

Нишли? Укый, яза, бар, кайта, ашый...

Нишләде? Нишләгән?

Укыды, язды, керде,кайтты, китте.

Мин уйнадым.        Без  уйнадык

Син   уйнадың                Сез   уйнадыгыз.

Ул   уйнады.                    Алар   уйнадылар.

Ш: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Т: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Р: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

К: күршең белән хезмәттәшлек итү

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Балалар җөмләләрне игътибар белән укыгыз, фигыльләрне табыгыз. (201 күнегү) Алар нинди сорауга җавап бирә?

- Игътибар итегез әле, бу фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалганнар?

 -  Бу фигыльләр кайчан үтәләчәк эш – хәлне белдерә?

Әйе, балалар, дөрес, алар киләчәктә, ягъни сөйләү вакытыннан соң булачак эш – хәлләрне белдерә.

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди заман хикәя фигыль сөйләшәбез?

- Игътибар белән карагыз. Фигыльләр нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килде. Шушыннан чыгып, киләчәк заман хикәя фигыльнең ике төре булуын беләбез.

1 нче төре – фигыль нигезенә -ар/-әр/-р, -ыр/-ер.

2 нче төре – фигыль нигезенә  -ачак/- әчәк, - ячак/- ячәк кушымалары ялгана.

Болар һичшиксез үтәләчәк эш – хәлне белдерәләр.

нишләр? ниләячәк?

(-әр, -ар,-ыр,-ер)

Киләчәктә, эшләнәсе эшне белдерә.

Киләчәк заман хикәя фигыль турында.

К :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү.

Т: Үзеңнең белемеңә таянып объектларны  чагыштыра һәм аларга анализ ясый белү.

Т :Бер эш формасыннан икенче эш формасына мөстәкыйль күчә белү.

Ял минуты

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә фигыль язылган карточкалар бирәм: 1нче төркемгә кайтыр сүзен,

2 нче төркемгә - эшләячәк сүзен, 3 нче төркемгә - укыячак сүзе.

Бу фигыльләрне зат – сан белән төрләндерегез Төркемнәрнең җаваплары.  

Ситуатив күнегүләр аша киләчәк заман хикәя фигыльләр клланып сөйләмгә чыгу.

Ничек әйтесең?

Иртәгә син мәктәпкә кил.....

Иртәгә сезнең татар теле дәресе бул..

Икенче елга сиңа 13 яшь тул...

Кайтыр-мын,

-сың, -быз, -сыз, -лар.

Эшләячәк-мен, - сең. –без, -сез, -ләр.

Укыячак-мын,

-сың, -быз, -сыз, -лар.

Иртәгә син мәктәпкә киләчәксең.

Иртәгә сезнең татар теле дәресе булачак.

Икенче елга сиңа 13 яшь тулачак.

Р: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Ш: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

Яңа белемнәрне ныгыту.

-Хәзер, дәфтәрләрне ачып, числоны язабыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Сез андагы җөмләләрне күчереп языгыз һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 1 нче төр барлыкта, юклыкта тиешле кушымчасын күрсәтегез.

Хәйдәр иртәгә мәктәпкә кил... .  Ул анда сыйныфташлары белән очраш... .  Хәйдәр дәрестә укы... , яз.                  Кирлемән киресенчә кил... . Ул анда укы.. .

Бер укучы җөмләне укый, кушымчаны әйтә.Укучылар, ә сезнең эшләрегез туры киләме?

Килер,

очрашыр,

укыр,

килмәс,

укымас

К :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү.

Ш :Үзеңнең белемеңне билгели белү.

Р: Эшләгән эштә хаталар булган очракта, төзәтмәләр кертә белү

Өй эше бирү.

Өй эше ике вариантта бирелә: 1) Киләчәк заман хикәя фигыльпәр белән 4 җөмлә уйлап язарга. 2)Дәреслектән 212 күнегү.

Рефлексия

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Шушы схема буенча хикәя фигыльләр турында сөйләп күрсәтегез.

Киләчәк заман хикәя фигыль

сорауларын, заманнарын, зат – сан белән төрләнешен.

Ш: үз уңышлары, уңышсызлыклары турында фикер йөртү

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

3нче б сыйныфы рус төркеме. Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханәдә».

Ныгыту:“Ашханәдә»темасы буенча алган белемнәрне.Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәти...

татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту....

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)

quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....