Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )
план-конспект урока по теме

Низамова Миляуша Касимовна

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl._honrlr_konspekt.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

Һөнәрләр.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

4 нче сыйныф

( рус төркеме )

Укытучы :Низамова Миләүшә Касимовна

2011 нче ел

март

Һөнәрләр.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

                       “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.”

Максат.Укучыларны билгеле үткән заман хикәя фигыль формасы белән таныштыру, фигыльләрнең заман белән, зат-сан белән төрләнешен искә төшерү,барлык - юклык формасын кабатлау, (ч)авазының дөрес әйтелешен ныгыту, сүзлек составын баету, ата-аналар һөнәренә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Таблица, биремнәр, сүзлек, рәсемнәр, фонетик күнегү, тарату материаллары, журналлар, биремнәр .

Дәрес барышы.

  1. Оештыру
  • Музыка
  • Исәнләшү
  • Фонетик күнегү

        

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Әнә тора чыпчык.

Монда торма тиз чык!

Каенда – карга,

 Имәндә – чыпчык.

Җирдә – елан,

Һавада – кош,

Бар син оч!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

11.Актуальләштерү

  • Өй эшен тикшерү
  • Узган теманы искә төшерү. Хәзерге заман хикәя фигыль.

111.Төп өлеш.

  1. Яңа тема өстендә  эш.  Грамматик теманы аңлату.

Нишләде?                         Что сделал?

Нишләмәде?                     Что не сделал?

-ты, - те

-ды, -де

Ул барды.

Ул бармады.

Ул килде.

Ул килмәде.

Ул кайтты.

Ул кайтмады.

Ул китте.

Ул китмәде.

  1. Сүзлек эше.

-яңа сүзләрне уку, аңлату,  аудирование, мәгънәләрен аңлату.

Оешма                 организация

Җитәкче              урынбасар

Рәис                      председатель

Урынбасар          заместитель

Хәзер                     сейчас

Элек                      раньше

- сүзтезмәләр төзү ( оешма җитәкчесе, оешма рәисе, директор урынбасары,  бакча рәисе )

-җөмләләр төзү ( Әтием директор урынбасары булып эшли. Әнием тәрҗемәче булып эшли.)

        Физминутка.

Бер чиләк, ике чиләк,

Өч чиләк, дүрт чиләк,

 Биш чиләк, алты чиләк,

Җиде чиләк,  җыйдык җиләк.

  1. Җөмләләр төзибез.

 Әтиең  ...  булып эшли (эшләде).

Әниең  ...  булып эшли (эшләде).

Абыең  ...  булып эшли (эшләде).

Апаң  ...  булып эшли (эшләде).

  1. Сорауларга җавап бирәбез.

Әтиең кем булып эшли?

Әниең кем булып эшли?

Абыең кем булып эшли?

Апаң кем булып эшли?

  1. Татарча әйтәбез.

Кем   работает твой отец?

Мой отец работает строителем.

Кем работает твоя мама?

Моя мама работает поваром.

Кем работает твой брат?

Мой брат работает учителем.

  1. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез (рәсемнәр күрсәтелә).

Бу апа табибә булып эшли.

1V. Белем –күнекмәләрне ныгыту.

  1. Җөмләләрне укыйбыз, сораулар куябыз, тәрҗемә итәбез.

... ?         Хәзер әнием тәрбияче булып эшли.

...?          Элек ул укытучы булып эшләде.

... ?         Хәзер әтием фирма директоры  булып эшли.

...?          Элек ул төзүче  булып эшләде.

... ?         Юк,  әнием тегүче булып эшләде.

...?          Юк, әтием директор урынбасары булып эшләде.

Физминутка.

Бер , ике, өч...

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш...

Безне җиңеп булмый һич!

Алты, җиде...

Куркаклар башын иде,

Батыр куяннар җиңде!

  1. Җөмләләр төзибез.

        

Мин

авылдан

булдыгыз.

Син

гармунда

кайттык.

Ул

шигырь

бардылар.

Без

икмәк

уйнадым.

Сез

елгага

сөйләдең.

алар

шәһәрдә

сатып алды.


  1. Грамматик бирем. Кирәкле сүзләрне өстибез, җөмләләрне язабыз.

Быел без дүртенче сыйныфта укыйбыз, ә былтыр ... сыйныфта ... .

Кышкы каникулда алар тимераякта шудылар,ә җәйге каникулда алар ... .

Бүген дәрестә сез җөмләләр төзисез, ә кичә ... .

  1. Шигырьне сәнгатьле укыйбыз.

       Әти йорт төзи.

Минем әти -  йорт төзүче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып торалар утлар...

Югарыда көчле кран

Әйләнеп йөреп тора.

Шушы машина әтигә

Кирпечләр биреп тора.

Хәзер инде ул йортны мин

Тәрәзәдән дә күрәм.

Хәтта аның рәсемен дә

Дәфтәремә төшерәм.

                   Әхмәт Ерикәй.

  1. 118 нче биттәге кагыйдә кабатланыла,ныгытыла. Хәзерге заман хикәя фигыльдән билгеле  үткән  заман хикәя фигыле ясап җөмләләрне укыгыз.

Төзүчеләр өй төзиләр ( төзеделәр ).

Пешекчеләр аш пешерәләр.

Табиблар авыруларны дәвалыйлар.

Укытучылар укучылареы укыталар.

Сатучылар икмәк саталар.

Рәссамнар рәсем ясыйлар.

Язучылар китап язалар.

Тәрбиячеләр балаларны тәрбиялиләр.

 Урманчылар урманны саклыйлар.

V.   Өй эше. 120 нче бит. 12 нче күнегү.

Үрнәк: Азат нишләде? Ул күнегү язды.

V1. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

: Киләчәк заман хикәя фигыль

ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль.МАКСАТЛАР:Белем бирү максаты - Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү ниг...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...

татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту....

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)

quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....