татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.
презентация к уроку (3 класс) на тему

Саетова Лилия Махмутовна

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема

Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

Максат

    Фигыльләр турында укучыларның белемен системалаштыру, үткән заман хикәя фигыльләренең төрләре,зат-сан белән төрләнеше  турындагы белемнәрне ныгыту;

    алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

    иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;                                                                                                      

     кышкы табигатькә соклану, аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Фигыльне  билгели белү;үткән заман хикәя фигылен билгели , зат-сан белән төрләндерә белү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Төп төшенчәләр

Фигыль,үткән заман хикәя фигыле

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. . Татар теле. Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, 1 кисәктә, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк.

1. Презентация Power Point - “Фигыль”

2.Тест

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-

- Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

   Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

 Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Дәрескә максатка кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.

Физминутка

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Укытучы өчен максат фигыль  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: фигыльне таба  билгели белү, үткән заман хикәя фигылен табу .

Үткән заман хикәя фигыленең төрләре турындагы бедлемнәрне камилләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен  сызарга тиеш.

Слайд 2. (дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра)

Сораулар:

1) фигыль-сүз төркемеме;

2) фигыль ке м? нәрсә? соравына җавап бирә;

 3) фигыль эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә;                                                4) фигыль ике заманда төрләнә;

5)килде сүзе үткән заман хикәя фигыле;

6) фигыльгә юклык формасында –а,-ә кушымчасы ялгана;

2. Өй эшен тикшерү.

-Балалар, сез әкиятләр яратасыз бит, әйеме? Сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде әле? (Үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, әкият язарга.) Хәзер ул әкиятләрне тыңлап үтик .                                                                         Слайд 3.

 1. Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Тт.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Фигыльләрнең астына сызабыз.Ә бу фигыльлләр турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйе,үткән заман хикәя фигыле.Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз?

-Әйе,без бүгенге дәрестә үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгытабыз.

Слайд 4. Фигыльләрне төркемнәргә аерырга

Китә,                           барды                    

ясаган,                        уйлады

сикерә                         укыган

елый                           көлә

Слайд 5.Үткән заман хикәя фигыльләрне икенче төргә куеп язарга.

Беренче кар.

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ка булды киң кырлар.

Укучыларның җаваплары тыңлана. Фигыль турындагы белемнәрне  искә төшерү

-Фигыль сүз төркеме,предметның эш-хәрәкәтен,хәлен белдерә.Фигыль заман ,зат-сан белән төрләнә төрләнә.

Балалар укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса басалар,дөрес булмаса утырып торалар.

Балалар өйдә язып килгән әкиятләрне укыйлар,фигыльләрне табып күрсәтәләр.

  Матур язу өстендә эш.Үткән заман хикәя фигылен табу.

-Үткән заман хикәя фигыле турында.

Балалар үткән заман фигыльләрен ясалышы ягыннан ике төркемгә бүлеп язалар,үткән заман хикәя фигыленең ясалышы турындагы белемнәрне искә төшерәләр.

-Уйлагыз да,Ике төркемгә аерып язалар.

Хәзерге зам.            Үткән зам.

Китә                         Ясаган

Көлә                          барды

Сикерә                      укыган

Елый                         уйлады

Үткән заман хикәя фиг.кушымчалары: -ды,-де,-ты,-те,-ган,-гән,-кан,-кән.

Укучылар язалар.

Йомшак кына кар яуган,

Бөтен җирне каплаган.

Ап-ак булган болыннар,

Ап-ка булган киң кырлар.

Үткән заман хикәя фиг.кушымчалары: -ды,-де,-ты,-те,-ган,-гән,-кан,-кән.

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером  Балалар  бер-берегез артыннан баса. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли, башкалар шуны кабатлый... Музыка бетүгә лидер алышына .

ТБУУГ: фигыль,үткән заман фигыле билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

Фигыльнең барлык һәм юклык формалары турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: өкиятне уку,фигыль ләрне дөрес итеп барлыкта һәм юклык формаларына дөрес итеп кую

Слайд 6. Китап белән эш. 148 нче күнегү

1.Биремне уку.

2 Әкиятне уку.

3.Үткән заман хикәя фигыленең барлык һәм юклык формаларын искә төшерү.

   4.Үткән заман фигыльләрен төркемләп язу.

Укучыларның җаваплары

Әкиятне уку.

-Барлык,юклык формалары була.

Барлыкта             Юклыкта

Калган                  калмаган

Юклык кушымчалары:  -ма,-мә,-мый, -ми

.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.

Укытучы өчен максат:

Үткән заман хикәя –фигыленең зат-сан белән төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: үткән заман хикәя фигыленең зат-санын белү,сөйләм телен үстерү

Слайд 7. Сүзлек диктанты. Фигыльләрнең зат-санын билгеләргә. Ике үткән заман хикәя фигыле белән кыш турында җөмлә төзү.

    Язган,көрәдек,сакладың,карадым,сөйләделәр,уйнадыгыз,чистарттылар,бирдең.

- Үткән заман хикәя фигыльләрнең кайсы зат-санда икәнен  ничек билгеләргә мөмкин?

Балалар диктант язалар.

Укучыларның җаваплары

-Кушымчага карап фигыльнең кайсы затта,санда икәнен билгелибез.

-язган- нишләгән?,2 з.,берлек санда.

Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Тест.

Укытучы өчен максат: Балаларның фигыль турындагы белемнәрен тикшерү.

Балаларның җаваплары

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Аның ничә төре бар? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр?  Авырлыклар булдымы?

Слайд.

Өй эше.149 нчы күнегү.Үткән заман фигыльләрен таблицага язу.

Балаларның җаваплары

Слайд.Үзбәя.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Тест.   Фигыль (3нче сыйныф)

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) эш, хәрәкәт һәм хәлне

в) предметның билгеен

     

  1. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?

а) ия

б) хәбәр

в) аергыч

  1. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли

б) боера, эш куша

в) предметның билгесен

  1. Хикәя фигыль ничә заманда килә?

а) бер

б) ике

в) өч

     

  1. Үткән заман хикәя фигыльгә нинди сораулар куела?

а) нинди?  кайсы?

б) нишләгән? нишләде?

в) нишлә? нишләгез?

        6. Үткән заман хикәя фигыленең кушымчалары кайсы?

            а) –а,-ә;

            б) –ган,-гән,-кан,-кән,-ды,-де,ты,-те;

           в) –ачак,-ячак,-ер,-ыр.

       7.    Кайсы үткән заман хикәя фигыле 2 затта,берлек санда килгән?

          а) бардың;

          б) килдегез;

          в) укыйм.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә!

Слайд 2

дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра

Слайд 3

Матур язу күнегүе. Т т. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Слайд 4

Фигыльләрне төркемнәргә аерырга Китә барды ясаган уйлады сикерә укыган елый көлә

Слайд 5

Үткән заман хикәя фигыльләрне икенче төргә куеп язарга. Беренче кар. Йомшак кына кар яуды, Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар, Ап-ак булды киң кырлар.

Слайд 6

Ял итәбез!

Слайд 7

148 нче күнегү

Слайд 8

Сүзлек диктанты. Фигыль ләрнең зат-санын билгеләргә. Үткән заман хикәя фигыле белән ике җөмлә төзү. Язган, көрәдек, сакладың, карадым, сөйләделәр, уйнадыгыз, чистарттылар, бирдең .

Слайд 9

Дөреслеген тикшер! Тест. Фигыл ь . 1. Фигыль нәрсәне белдерә? б) эш, хәрәкәт һәм хәлне 2.Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә? б) хәбәр 3.Хикәя фигыл ь нәрсәне белдерә? а) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли 4. Хикәя фигыл ь ничә заманда килә? в) өч 5.Үткән заман хикәя фигыльгә нинди сораулар куела? б) нишләгән? нишләде 6.Үткән заман хикәя фигыленең кушымчалары кайсы? б) –ган,-гән,-кан,-кән,-ды,-де,ты,-те; 7. Кайсы үткән заман хикәя фигыле 2 затта,берлек санда килгән ? а) бардың;

Слайд 10

149 нчы күнегү. Үткән заман фигыльл әр ен таблицага язу . .

Слайд 11

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...