Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)
план-конспект урока (3 класс) на тему

Конспект урока татарского языка в 3 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hzerge_zaman_hikya_figyl_3klass.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы.  Хәзерге заман хикәя фигыль.


Максаты. Укучыларны хәзерге заман хикәя фигыль белән таныштыру, аларны таный һәм сораулар куярга өйрәтү, игътибарлылык булдыру, укучыларда бер – берсенә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау. Белмәмеш (әкият герое), биремле карточкалар, парашютлар, “Кышкы уеннар” картинасы.

Дәрес планы.

I. Оештыру өлеше.

II. Матур язу.

  1. Сүзне белү.
  2. 1 юл “т” хәрефе язу.
  3. Аваз – хәреф анализы ясау.
  4. Җөмлә төзеп язу, баш кисәкләрен табып, астына сызу.

III. Өй эшен тикшерү, сүзлек өстендә эш.

  1. Уку китабындагы “Зөһрә” әкиятеннән язып алынган  җөмләләрне язып алу (үткән заман хикәя фигыль кергән).
  2.  Уен  “Артык сүзне тап”

IV. Яңа тема белән таныштыру, максат кую.

  1. Шигырь уку, фигыльләрен табу, сораулар кую.
  2. Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү.
  3. Уен “Парашютчылар”

V. Дәреслек белән эш.

  1. Белешмәләрне уку.
  2. 175 – күнегү.
  3. “Кышкы уеннар” картинасы буенча хикәя төзү.

VI.  Физкультминут.

1. Күзләрне ял иттерү.

VII. Мөстәкыйль эш.

1. Карточкалар белән эш.

VIII.  Физкультминут.

IX. Өй эше.

1. 176 – күнегү. Фигыльләрне хәзерге заманга куеп, үрнәктәгечә парлап язарга.

2. Шул сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.

X. Йомгаклау.

1. “Җөмләне төзе” уены.


Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Укучылар бүгенге дәресебезгә безнең бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшеп алыйк.

- Безнең сыйныфның девизын искә төшерик әле. ( Сүзебез безнең кыска: укуда һәм хезмәттә без бик оста”) Димәк бүгенге дәрестә сез тырышып эшләргә, актив булырга әзерме?

- Бүгенге дәрестә безнең тагын бер кунак бар. Кем икәнен сез үзегез әйтегез (рәсеме эленә).


II. Матур язу.

- Укучылар сезнең каршыгызда бик матур бер чәчәк. Ләкин ул гади генә түгел, аның таҗлары төрле төстә һәм аларга хәрефләр язылган. Сезгә шул сүзне белергә кирәк. Ә аның өчен салават күперенең төсләре нинди тәртиптә тезелгән булуын искә төшерергә кирәк.









  1. Дөрес. Бу сүз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
  2. “Табылды” сүзе нинди хәрефтән башлана? (“т” хәрефе)
  3. Бер юл матур итеп, “т” хәрефен язасыз.
  4. Табылды сүзенә аваз – хәреф анализы ясыйк.

Табылды - 7 хәреф, 7 аваз.

Та – был – ды - (3 иҗектән тора)

А, ы - калын сузыклар.

Т – саңгырау тартык.

Б, л, д – яңгырау тартык.

Бу – калын әйтелешле сүз.

- Табылды сүзенең антонимын әйтегез.

     - Табылды сүзе белән җөмлә төзибез, дәфтәрләргә язабыз һәм баш кисәкләрне табып астына сызабыз.



III. Өй эшен тикшерү, сүзлек өстендә эш.

  1. Укучылар фигыль нәрсәне белдерә?
  2. сораулары нинди?
  3. заманнарын әйтегез.
  4. өйгә нинди эш бирелгән иде? ( Уку китабындагы “Зөһрә” әкиятеннән үткән заман хикәя фигыль кергән 3 җөмлә язарга). 1 –2 укучы җөмләләрен укый, фигыльләрен таба.
  5. Хәзер укучылар “Артык сүзне тап” уены уйнап алыйк.
  1. Ашаган, укыдым, арыганнар, алгансың, куйган.
  2. Йөзгәнсез, чакыргансыз, утыргансыз, биегәнсең, калдыргансыз.


IV. Яңа тема белән таныштыру, максат кую.

  1. Бүгенге дәрестә без Сезнең белән укучылар хәзерге заман хикәя фигыльләрне өйрәнербез, сорауларын белербез, күнегүләр эшләрбез.

     Буран.

                            Җил сызгыра.

Үрсәләнә,

Дулый буран.

Бөтен җир – күк,

Бөтен урам

Ап – ак буран

Белән тула.

Үрсәләнә,

Дулый буран.

(Фирая Зыятдинова)

Бер укчы укый.

-    Авторы турында сөйләшеп үтү. ( якташ шагыйрәбез)

  1. Укучылар бу шигырьдәге фигыльләрне табабыз, сораулар куябыз.( чираттан).
  2. Бу фигыльләр кайчан була торган эшне белдерә?


V. Дәреслек белән эш.

Әйдәгез дәреслектән белешмәне укыйк. (98 бит)

Зат һәм сан белән төрләнешен дә әйтеп китик.




                                    Калын төрләнеш.

                    Берлектә.                                      Күплектә.

  I зат.   Мин сызгыр + ам.                   Без сызгыр + абыз.      

 II зат.   Син сызгыр + асың.               Сез сызгыр + асыз.

III зат.   Ул сызгыр + а.                        Алар сызгыр + алар. 

                                       

                                       Нечкә төрләнеш.

                   Берлектә.                                      Күплектә.

  I зат.   Мин үрсәлән + әм.                   Без үрсәлән + әбез.      

 II зат.   Син үрсәлән + әсең.                Сез үрсәлән + әсез.

III зат.   Ул үрсәлән + ә.                        Алар үрсәлән + әләр. 

  1. Бу фигыльләр нингди авазга беткән?
  2. Аларга нинди кушымчалар ялганды?
  3. Дәреслектән белешмәне укыйк.
  4. Үрнәккә карап, бар, өләш фигыльләрен хәзерге заманда берлектә һәм күплектә төрләндерегез.


VI.  Физкультминут.

Ял итсен минем күзләр.              

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

175 нче күнегү. ( Рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп язарга, һәр җөмләнең хәбәрен табарга).

     “Кышкы уеннар” картинасы буенча хикәя төзү. Башта үткән заман хикәя фигыльләр белән, аннары хәзерге заман хикәя фигыльләр белән.




VII. Мөстәкыйль эш.

Карточкалар белән эш. ( үткән заман хикәя фигыльләрне хәзерге заманга куеп язарга)

Икенче көнне карт  болынга Кәҗәне үзе алып киткән. Кәҗә көне буена болында йөреп туйганчы ашаган, ял иткәләп алган. Бабай моны күреп бик шатланган. Кич булганны көтеп тормаган, өенә кайтып киткән.

- Тикшерәбез.  

Икенче көнне карт  болынга Кәҗәне үзе алып китә. Кәҗә көне буена болында йөри, туйганчы ашый, ял иткәли. Бабай моны күреп бик шатлана. Кич булганны көтеп тормый, өенә кайтып китә.


VIII.  Физкультминут.

Хәрәкәтле.

IX. Өй эше.

176 – күнегү. Фигыльләрне хәзерге заманга куеп, үрнәктәгечә парлап язарга. Шул сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.


X. Йомгаклау.

  1. Без бүген нинди тема өйрәндек?
  2. Сезгә нәрсә бик ошады, ә нәрсә ошамады?

“Җөмләне төзе” уены.

- Укучылар безнең Белмәмешнең тагын бер биреме калган икән бит. Җөмләне төзергә кирәк. ( Уйнарга беткәч, ярый  эш).

- Балалар, сез дә эшне бетердегез, хәзер ял итеп алыгыз.














ӘТНӘ РАЙОНЫ

ЯҢА ШАШЫ УРТА МӘКТӘБЕ



 


3 НЧЕ СЫЙНЫФТА ҮТКӘРЕЛГӘН

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ

ПЛАН-КОНСПЕКТЫ






ТЕМА. ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН            ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ


(яңа теманы аңлату дәресе)




       УКЫТУЧЫ: Сабирзянова

                              Ләйсән  

                                                      Рубис кызы                              


                                       

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"...