: Киләчәк заман хикәя фигыль
план-конспект урока (4 класс) на тему

Сабирҗанова Язилә Рафис кызы

ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль.

МАКСАТЛАР:

Белем бирү максаты - Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.

Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: Ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татарча көй

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль75.43 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Киләчәк заман хикәя фигыль.

МАКСАТЛАР:

Белем бирү максаты - Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү.

Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: Ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татарча көй

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Структуралар:КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТИМ ЧИР, ФАЙНД ЗЭ ФИБ

Белемнәрне тигезләү.

1)Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ -тынычлану сигналын куллану.

-Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

-Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

-Сәлам, дустым! (кулларны кысышу) 

-Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың? (кул уйнату)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу) 

2) Актуальләштерү.

КОНЕРС структурасы. 

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең заманнарын карточкалар ярдәмендә кабатлау.

а) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла.

Белә, укыган, бара, эшләгән, сорады, чыкты, утырган,утырды, сайлады,кайтты, язган, ала, бара, сорый.

-Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточка таратам. Бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәкле почмакны сыйлыйсыз.

Үткән заман                                                                Хәзерге заман 

Үзегезгә пар табыгыз, аңы сәламләгез. Һәр партнерга  10нар  секунд бирелә. Кемнең буе озынрак,шул башлый.( Башладык!.  Кул чабу. Хәзер вакыт икенче партнерга бирелә. Башладык Фикерләрне тыңлау. Ә хәзер шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.Моның өчен һәр портнерга 15 секунд вакыт бирелә.Башладык!  Кемнең чәче карарак шул башлый!

Кул чабу. Ә хәзер вакыт икенче партнерга бирелә. Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз! Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырасыз. Дәфтәрләрегезне ачып, бугенге числоны язасыз. Узегез төзегән җөмләне һәм порнерыгыз төзегән жөмләне язып куясыз.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Сез барыгыз да жөмләләр төзедегез. Берничәсен мин дә тынлап уттем. Мин дә уткән заман фигыле белән жөмлә төзедем. Экрандагы жөмләне укып карагыз эле.

Марат кызыклы китап укыр.(экранда)

-Бу җөмләнең фигылен әйтегез әле?(укыр)

- Бу фигыль үткән заманда. Сез минем белән килешәсенме? (юк)

 

-Ничек белдегез?( үткән заман фигыле нишләде? Нишләгән? Соравына җавап бирә)

_ Марат китапны хәзер укыймы соң ?Кайчан укый?(киләчәктә)

-Җөмләне тәрҗемә итеп карыйк әле , чынлап та киләчәктә эшләнә микән?

Марат прочитает интересную книгу.

-Когда же Марат прочитает  книгу? (в будущем)

-ФИГЫЛЬНЕҢ БУ ЗАМАНЫн сез беләсезме? Танышмы??

-Без бүгенге теманы белә алабызмы?

-Кайсы заман турында сөйләшербез?

-Кире җөмләгә әйләнеп кайтыйк әле, димәк укыр сүзе нинди заманда булыр?

-Ә нинди сорауга җавап бирә икән?

-Моны белер өчен өстәлдәге конвертка игътибар итик. Беренче сан астындагы укучы конвертны алып андагы сорауларны алып куя. Аннары бергәләп сезгә таныш булган сорауларны аерып алыгыз. Моның өчен мин сезгә 15 секунд вакыт бирәм.

Башладык!

НИШЛИ? НИШЛӘДЕ?НИШЛӘГӘН?НИШЛӘР?

Өстәлләрдән сорау (Сез нинди сорауны аерып куйдыгыз?)

Укыр сүзен сез аерып алган сорау белән бәйләп буламы? (можем связать)

(Укыр нишләр?)

-Димәк, киләчәк заман фигыле нинди сорауга җавап бирә( нишләр? соравына җавап бирә.)

 Бик якшы

Кушымчаларны аеру .алдыгызда сүзләр бирелгән сезгә моның өчен 15 секунд вакыт бирелә,бер-ерегезгә тәрҗемә итәсез(Райнд Робин)

Таблица экранда яктыртыла.

ул яз-ар-      он напишет,

ул бар-ыр-   он пойдет,

ул кил-ер-.  он придет

Ул эшлә-р-  он сделает

-Таблицадагы фигыльләргә дә игътибар итик әле. Бу фигыльләрнең кушымчалары нинди?

 Димәк, без киләчәк заман фигыле нинди кушымчалар ярдәмендә ясала икән  

!4)Физминутка: 

Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.Встали из-за парт. Стулья задвинули.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы

Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

Фигыльнең ничә заманы бар? (3)

көй

Үткән заман фигыльнең ничә төре бар? (2)

көй

Киләчәк заманның ничә соравы бар? (1)

көй

Сыйныфта ничә тәрәзә бар? (3)

Көй

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту

1)“Хаталарны төзәт!” уены

 Сенең устәлләрегездә тагын бер зәңгәр карточкаларыгыз бар.

-Сез монда нәрсәләр күрәсез?

-җөмләләр

-Мин бу җөмләләрне дөрес дип саныйм. Әгәр дә сез минем белән килешмәсәгез

җавабыгызны сан белән күрсәтегез (2) Моның өчен мин сезгә 15 секунд вакыт бирәм.

БАШЛАДЫК!

 СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы.

ФАЙНД ЗЭ ФИБ

 1. Гөлшатның әтисе фронттан кайтыр.

2.Яз көне без бакчада эшләрсең.

3Алар бүген кунакка барырлар.

4.Син миңа туп бирерсең.

5. Сез миңа хат язарсыз.

ТИМ ЧИР(Бик яхшы)

Эшләрне тикшерү, бәяләү. Хаталы җөмләне дөресләп язып куегыз.!!!!

2) Диалог төзү.

 Төркемнәрдә бергә эшлиләр. Диалогларны тиешле тәртипкә куялар.

-Ярар, абый. Ә Гөлшат барырмы соң?

-Ләлә, мин сине иртәгә театрга алып барырмын.

-Театрда нишләрбез?

-Әйе, Гөлшат та барыр.

-Кызыклы спектакль карарбыз.

-Мин риза.

(Киселгән битләрдә)

-Укучылар бер-берсен көтеп торалар һәм эшләп бетергәч ТИМ ЧИР(Бик яхшы) кулланалар

*Ситуатив күнегү.

Как я скажу, что...

я напишу диктант; ты напишешь сказку; вы напишете стихотворение;

он(а) напишет письмо; они напишут сочинение.

IV. Йомгаклау. 

-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек.

-Киләчәк заман турында нәрсәләр белдегез?

Үзегезне бәяләгез әле.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

V. Өй эше.

Өстәлләрегездә конвертлар бар . конвертларга да5 5,4,3 билгеләре язылган. Сез хәзер үзегезгә куйган билгегә туры китереп, өй эшен аласыз!

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...

татар теле 3 сыйныф. Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту.

татар теле 3 сыйныф .Үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту....

Киләчәк заман хикәя фигыль

Конспект урока по татарскому языку...