Сабирҗанова Язилә Рафис кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Теллеләр халык булып дөньяга чыккан, Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: постоянное совершенствование

Увлечения: чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.г.т. Кукмор, Кукморский район

Место работы: МБОУ "Многопофильный лиөей им. А. М. Булатова п.г.т. Кукмор" Кукморского муниципального района

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sabirzyanova-yazilya
Татар телем, Үсеп,сиңа алга барасы – Гасырларын кичеп, чорларга. Теләгем шул: Яңа дәвер, яңа чорларда Насыйп булсын сөйгән халкыма, Сәйдәш маршын уйнап Сөекле “Туган тел”не җырларга.
Җәвад Тәрҗеманов

Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)

Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)

  Бәхеткә теләкләрнең артык күплеге һәм аларның бөтенесен канәгатьләндерергә теләү комачаулый. (Артуро Граф)

О себе

Әйе, укытучы — гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта. Сабый чакта хыялланган бик күп хыялларым тормышка ашты диярлек. Әлегә кадәр балачактан килгән активлыгымны югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын:ирешәсе максатларыбыз әле шактый.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар булып чыга инде. Әлбәттә, укымышлылар үзләренә кирәк китапларны үзләре дә күчереп алганнардыр. Анысына гына башлары җиткәндер, мөгаен.
Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Безнекеләрнең шулай арттырыбрак җибәрә торган гадәтләре бар инде. Хәзер әнә, татарчаларын да онытып, урысчага гына күчеп барулары.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: