Татар милли әдәби теле
план-конспект урока (9 класс) по теме

Ахметзянова Ильсея Ринатовна

"Татар әдәби теленең үсеше"-максат:татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү,татар телендә дөрес,матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирүне ныгыту.

Бурычлар:татар милли әдәби теленең формалашу этапларын үзенчәлекләрен ачыклауга ирешү,балаларның сүзлек байлыгына мәкальләрне кертү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbi_telenen_useshe.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Татар милли әдәби теленең формалашуы

Дәреснең максатлары: 

     фәнни: татар милли әдәби теленең формалашуы турында           мәгълүмат бирү;

                       коммуникатив: “И кадерле туган телем- татар теле!” шигырь юллары буенча туган тел, татар теле турында фикер алышу;

                       татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү;

            тәрбияви: укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту;

Дәреснең бурычлары:

  1. татар милли әдәби теленең формалашу этапларын, үзенчәлекләрен, сәбәпләрен ачыклауга ирешү;

  1. хәзерге татар милли әдәби теле нигезендә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруга игътибарны юнәлтү;

  1. мәкальләрне балаларның сүзлек байлыгына кертүгә ирешү;

Принциплар:

  1. дидактик: фәннилек, эзлеклелек, уку- укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив- тематик;
  3. лингвистик: стилистик аерымлану;
  4. психологик: укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту;

Уку- укыту ысуллары: репродуктив, күнегүләр белән эш;

Укыту алымнары: сайланма диктант, сочинение яздыру, дәреслек белән эш;

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

Җиһазлау: дәреслек;

Чаралар: такта, акбур;

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

    1.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф./ Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан: “Раннур”, 2000.- Б.455

    2.Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М./ Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 9 нчы с.-фы өчен д.-лек.-3 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2002.-Б. 144

    3. Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр/ Казан: Татар. кит. нәшр.,1987.- Б. 435- 455

     Дәрес планы

  1. Дәресне оештыру этабы (0,5 мин.)
  1. укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау;
  2. дәрескә тиешле кирәкле эмоциональлек булдыру;

  1. Актуальләштерү       ( 4 мин.)
  1. алдагы дәресләрдә алган белемнәрне бүгенге белем белән бәйләү;
  2. өйгә эшне тикшерү (сорау –җавап алу);

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы (11 мин.)
  1. сайланма диктант яздыру (5 мин.);
  2. нәтиҗәләр чыгару (1 мин. );
  3. Татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү; (5 мин. )

  1. Күнекмәләр формалаштыру (25,5 мин.)

     4.1. дәреслек белән эшләү (9 мин.)

       4.1.1. 118 нче күнегү (телдән) (5 мин.);

       4.1.2. 120 нче күнегү (язмача)  (4 мин. );

     4.2. шигырь буенча туган тел турында әңгәмә уздыру (4 мин.);

4.3. “И кадерле туган телем- татар теле!” темасына кечкенә күләмле сочинение яздыру (12,5 мин.);

  1. Йомгаклау ( 3,5 мин.)
  1. сорау – җавап алу (3 мин. )
  2. билгеләр кую (0,5 мин.)

  1. Өйгә эш (0,5 мин.)
  1. § 36 (107- 108 битләр) укырга;
  2. 122 нче күнегү (язмача);

 

           Дәрес барышы

I Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? (дәрестә булмаучылар билгеләнә) Яхшы, укучылар, дәресне башлап җибәрик.

II Укытучы. Укучылар, узган дәрестә сезгә өй эше итеп  117 нче күнегүне бирелгән иде. Әйдәгез, бергәләп тикшерик әле. Анда әңгәмә өчен бирелгән сораулардан файдаланып, белемегезне тикшерегез диелгән иде. Беренче сораудан башлыйк?

Нәрсә ул әдәби тел?

Укучы. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы.

Укытучы. Тел нинди ихтыяҗлардан туган һәм ул нәрсәгә бәйле рәвештә үзгәрә, үсә?

Укучы. Тел җәмгыятьтә кешеләрнең бергәләп хезмәт итүләре барышында үзара фикер алышу ихтыяҗыннан туган: ул – җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләштерә бара.

Укытучы. Төрки телләр гаиләсенә нинди телләр карый?

Укучы. Төрки телләр гаиләсенә татар, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төрек, төрекмән, чуваш, якут, караим, кумык, азәрбайҗан, уйгыр, карачай һ.б. телләр керә.

Укытучы. Әдәби тел барлык төрки халыклар өчен уртак булганмы?

Укучы. Гомумтөрки әдәби теле аерым төрки телләр барлыкка килгәнче, мең елга якын барлык төркиләрнең язма ихтыяҗын канәгатьләндергән.  

Укытучы. Борынгы төрки әдәби теле ничәнче йөзләрдә кулланылган һәм аның үрнәкләре нинди язмаларда сакланган?

Укучы. Борынгы төрки тел V – X йөзләрдә кулланылган. Бу тел үрнәкләре рун һәм уйгур хәрефләре белән язылган истәлекләрдә сакланган. Аларга руник каберташлардагы язмаларны кертәләр.

Укытучы. Гомуми төрки әдәби тел нинди чорларга бүленә?

Укучы. Гомуми төрки әдәби тел борынгы төрки тел (V – X йөзләрдә), иске төрки тел (XI- XVI) гә бүленә.

        Укытучы. Иске төрки әдәби теле соңга таба ни өчен үзгәргән һәм аның нигезендә нинди әдәби телләр барлыкка килгән?

Укучы. Иске төрки әдәби теле нигезендә XV – XVI йөзләрдә бер –берсеннән сизелерлек аерылган аерым иске төрки язма телләр барлыкка килә. Иске төрек, иске уйгыр, иске үзбәк, иске азәрбайҗан, иске төрекмән телләре белән бергә, иске татар әдәби теле дә формалаша.

Укытучы. Ярый, укучылар, өйгә эшне тикшереп алдык. Сездә сораулар калмадымы? Алайса, дәресне дәвам итәбез.

III Укытучы. Бүгенге дәресебезнең максаты алдагы дәресләрдә алган белемнәрне тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар үзләштерү тора. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз: “Татар милли әдәби теленең формалашуы”. (Дәфтәрләргә язалар) Укучылар, хәзер сайланма диктант язачакбыз. Мин башта  җөмләләрне укыйм, аннары соң сезгә гади җөмләләрне сайлап язарга кирәк булачак. Ия белән хәбәрләрнең астына сызарсыз. Бирем барыгызга да аңлашылдымы? Нинди сорауларыгыз бар? Ярый, эшне башлап җибәрик.

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. Тәмле тел- дару, ачы тел – агу.  Тел ташны эретә. Бәхетленең теле тәмле. Кешенең телендә ни булса, күңелендә шул булыр. Татлы сүздән тел корымый. Туган телем – иркә гөлем. Иле барның теле бар. Телләр белгән – илләр белгән.  Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Тел елата да, юата да. Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел. Тел – күңелнең көзгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

(Тулысынча укып чыга)

Укытучы. Балалар, язып бетердегезме? Хәзер нинди җөмләләр язганыгызны тикшереп алыйк. ......  җөмләләрне укы әле. (Җавап тыңлана, хаталар төзәтелә.)

Укытучы. Яхшы, укучылар, минем соравыма җавап бирегез әле. Әлеге мәкальләрдән сез нәрсә аңлыйсыз? Алар нәрсә турында?

Укучы. Бу мәкальләр барысы да тел турында. Аларда телне белүнең һәр кешегә кирәк икәнлеге, аның үзенчәлеге, сыйфатлары күрсәтелә. Тел балага туу белән бирелә, ул үсеп телен баета, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша. Һ.б.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта без аралаша торган татар теле элек тә шундый булганмы?

Укучы. Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе.

Укытучы. Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен өйрәндек: борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр), иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр), иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) һәм, ниһаять, татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә.

Әйдәгез, әлеге төшенчәне сүзлек дәфтәрләрегезгә теркәп куегыз. (Схема төзелә.)

Ни өчен иске татар әдәби теле милли әдәби телгә алмашына соң?

Хезмәт бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә.

Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәченә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә.

Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша.

Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”, “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез. (Аларның портретлары күрсәтелә.) Алга таба Г.Тукай һәм аның чордашлары, искелек яклы кешеләргә иске әдәби телдә җавап бирә-бирә, яңа милли әдәби телне тагын да үстерәләр.

XX йөзнең 20 нче елларына кадәр татар милли әдәби теленең барлык төп стильләре дә формалашып җитә, бары тик фәнни стиль генә иҗтимагый- сәяси атамалар өлкәсендә иске татар язма теле традицияләрен дәвам итә.

1920 нче еллардан соң татар милли әдәби теле үзе генә кулланыла башлый, иске татар әдәби теле кулланылыштан төшеп кала.

Димәк, укучылар, без татар теле үсеше этапларын, үзенчәлекләрен өйрәндек. XIX йөзнең 2 ярт. башлап татар милли әдәби теле формалаша.

Бу әдәби тел татарларның һәммәсенә дә аңлашылырлык, уртак була.

    IV Укытучы. Татар телендә аралашучы бөтен кешеләргә аңлаешлы телнең кайбер якларын хәзер мисаллар өстендә күзәтербез һәм чыннан да аның хәзерге татар әдәби теле булуын дәлилләрбез. Иң беренче итеп, 118 нче күнегүгә игътибар итегез әле. .....  биремне укый.

Укучы. Хәзерге татар әдәби теленең башлангыч чорларыннан берничә үрнәкне укыгыз. Бу тел халыкның сөйләмә теленә якынмы? Кайсы ягы белән?

Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Күнегүне телдән эшлибез. Хәзер игътибар белән үрнәкләрне укып чыгыгыз. Укып бетергәч, сөйләмә телгә якын якларны әйтеп бирерсез.  (Үрнәкләрне укыйлар.)

Беренче үрнәкне безгә  . . . . .  укый, якын, охшаш якларны әйтеп бара.

Укучы. Абыстай берлә икәүләп,

            Мужикның сыртын игәүләп,

            Тавык, күркә, казын ашап,

            Ки кайтып йокыга талдың.

            Тавык төштә тары күрә,

            Синең дә ашларың керә,

            Йокыңда сөйлисең нигә:

            “Абыстай, чык, кеше керә”.

Беренче юлда абыстай – мулла хатыны, берлә - белән (аваз күчеше), икәүләп - хәзер дә шулай кулланыла; икенче юлда – мужикның – авыл кешесе, крестьянның мәгънәсендә, сыртын игәүләп – фразеологик әйтелмә, актив кулланыла; өченче юлда – тавык, күркә (индюк), каз – кош атамалары, дүртенче юлда – кайтып йокыга талдың. Икенче строфада  тавык төшенә тары керә - хәзер дә кулланыла торган әйтем, аны “тавык төшенә тары керер” дә дияләр һ.б.

Укытучы. Икенче үрнәкне . . . . .  укый.

          Укучы. Тор гадел,                         Чыкма, йөрмә,

             Йөр шиксез,                     Барма, кермә,

Бул изге,                           Берәүне белмә,

Кыл яхшы,                       Шиклән, биклән,

Уйла туры,                       Яклан, саклан,

Сөйләш чын, -                 Башыңнан каплан, -

         Буяр әләк!                        Сизәр әләк!

Бу өзектә бөтен сүзләр дә - хәзер без аралашуда куллана торган сүзләр.

Укытучы. Әлеге сүзләрнең бирелешендә нинди үзенчәлек күрәсез?

Укучы. Автор кешедә булырга тиешле сыйфатларны санап чыга, соңыннан әләк турында әйтеп куя. Бу теземгә туры килә: башта санау өлеше килә, соңыннан гомумиләштерүче фикер килә.

Беренче строфада сүзләр кире тәртиптә бирелә.

Укытучы. Автор ни өчен сүзләрне кире тәртиптә бирә дип уйлыйсыз?

Укучы. Автор әлеге сүзләрнең тәэсир көчен арттыра дип уйлыйм.

Укытучы. Икенче строфа турында нәрсә әйтерсез?

Укучы. Икенче строфа саналмыш рәвешендә халык авыз иҗатында бар.

Укытучы. Өченче үрнәкне  . . . . .  укып әйт әле.

Укучы. Бер балага анасы итек сатып алып бирде, 75 тиенгә. Угылы итекне киде дә китте. Бөтен көн пычрак сөреп йөрде. Иртәгесен нишләсен, итекне аягына кияр хәл юк: каткан. Бала анасыннан: “Тагы яңа итек алып бир”, - дип сорый башлады. Ул баланың бер тутасы бар иде, моны ишетте дә энесенә әйтте:

- Синең хәтереңдә бармы, абый безгә бервакытны бер сүз әйткән иде. Сүзе шул иде: елда 365 көн дигән иде. Син исәпләп чык әле. Әгәр дә әни сиңа көн дә, мин сораган саен, яңа итек алып бирсә, ничаклы акча кирәк булыр? –диде.

75 тиенгә дип фикер беткәч өстәп куя. Угылы – улы була. Бөтен көн – көне буе, пычрак сөреп йөрде – фразеологизм, пычракта батып йөрде мәгънәсендә. Аягына кияр хәл юк - аягын киярлек дәрәҗәдә түгел: пычрак каткан. Тутасы – апасы була.

Укытучы. Әлеге күнегүдәге мисаллардан без нәрсә күрдек, балалар?

Укучы. Мисалларда сүзләр халыкның сөйләмә телендә бирелгән, аермалы яклар очрамый диярлек. Бу үрнәкләрне укуда һәм аңлауда кыенлыклар тумый.

Укытучы. Бу күнегүне башкардык, хәзер 120 нче күнегүгә игътибар итегез. Биремен  . . . . .  укы әле.

Укучы. Өзекне күчереп языгыз. Ул хәзерге татар әдәби теленең кайсы стиленә карый, шуны тексттагы сүзләр белән күрсәтегез.

Укытучы. Ярый, рәхмәт. Димәк, биремдә өзекне күчереп язырга, кайсы стильгә караганын тексттагы сүзләр белән күрсәтергә диелгән. Искә төшерик әле, татар әдәби телендә нинди стильләр бар? Алар кайчан кулланыла?

Укучы. Татар әдәби телендә әдәби, публицистик, фәнни, рәсми һәм сөйләмә стильләрне билгелиләр. Рәсми стильдә эш кәгазьләре, акт, белдерүләр языла. Аларның һәркайсында үзенә бер хас калып белән бер үк сүзләр кулланыла. Сөйләмә стиль көндәлек аралашуда кулланыла. Фәнни стильдә гыйльми китаплар, дәреслекләр, фәнни хезмәтләр языла. Публицистик стильдә газета –журнал мәкаләләре, очерк һ.б. иҗат ителә. Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләр языла. Бу стильдә һәртөрле сурәтләү чараларын куллануны очратабыз.

Укытучы. Укучылар, эшкә керешегез. Текстны күчереп язгач, сүзләр өстенә кайсы стильгә караганлыгын язып чыгарсыз. Бирем аңлашылдымы?

120 нче күнегү.

Без һаман барабыз

Ерак ачык күктә нурлы йолдызлар калка башлый. Төн якынайган саен, алар арталар, күбәяләр, шул хәлгә җитәләр ки, бөтен күк йөзе якты алмазлар белән зиннәтләнә.

Карыйсың да үзеңне, дөньяңны онытасың. Гүя хыялың сине икенче дөньяларга, матурлык, изгелек белән, шигърият белән тулган яңа илаһи галәмнәргә алып китә. Йөрәгеңне ташка әйләндергән авыр газаплар, башны чуалткан зур, кечек борчулар кодрәт кулы белән алып ташланалар, тирән мәсгудият эченә чумасың. (Г.Ибраһимов.)

Кодрәт –көч, мәсгудият – бәхет, кечек –кечкенә (сүзлек дәфтәренә яздырып куерга була).

Укытучы. Әйдәгез, күнегүне тикшереп чыгыйк. Бу өзек нинди стильгә карый? Ничек дәлиллисез?

Укучы. Бу өзек әдәби стильгә карый. Биредә сүзләр укучы күңеленә тәэсир итә, матурлык тойгысы уята. Өзектә сурәтләү чаралары күп кулланылган. Мәсәлән, нурлы йолдызларны якты алмазлар дип чагыштыру, сыйфатларлар күп булу, абстракт төшенчәләр куллану (хыял, матурлык, изгелек, шигърият, илаһи галәмнәр, газап, бәхет һ.б.), метафора – авыр газаплар; фразеологизм – йөрәкне ташка әйләндерү; кодрәт кулы; үзеңне, дөньяңны оныту һ.б.

Күктә якты йолдызлар калыккач, герой үз-үзен, дөньясын оныта. Ул хыялына бирелеп, үзен икенче бер дөньяга, бәхет тулы илаһи галәмнәрдә дип тоя башлый. Моңа кадәр булган борчулы уйларын онытып, искиткеч татлы мизгел кичерә, бәхет эченә чума.

Укытучы. Әйе, укучылар, бу өзек әдәби стильдә язылган. Өзектә сурәтләү чаралары күп кулланылган.

Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар. Хәзер тактадагы язуга игътибар итегез әле. . . . . .  сәнгатьле итеп укып күрсәт әле.

Укучы.    И кадерле туган телем- татар теле!

                Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да...

               Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

                Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым – сыйган бар да.

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, әлеге юллар сездә нинди тәэсирләр калдырды? Сезнең татар теленә мөнәсәбәтегез нинди? Туган тел турында тагын ниләр әйтә аласыз? Туган тел сезнең өчен нәрсә ул?

Юкка гына “Әйт кенә матур сүз- иркәләр күпме күз!”- димиләр. Туган телебезнең иң тәүге сүзләрен без әниләребездән ишетәбез. Менә шул татлы туган телнең  серләренә, матурлыгына , байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү кирәк.

Татар теле искиткеч бай, матур. Татар телендә яхшы аралашсаң, башка төрки халыклар белән дә кыенлыкларсыз аңлашып була.

Һәркемгә үз туган теле кадерле. Шушы телдә без иң якын һәм кадерле кешеләребезгә эндәшәбез, рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре әйтәбез, шушы телдә җанга якын җырларны җырлап күңелебезне сихәтләндерәбез. Туган телебезнең мөмкинлекләре чиксез! Шушы телдә күпме шигырьләр, җырлар, чәчмә әсәрләр язылган. Телебезнең сурәтләү чаралары табигать матурлыгын, тормышның ямен, хисләрнең нечкәлеген укучыга гади һәм шул ук вакытта соклангыч итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә.

Минемчә, кешенең иң зур байлыгы ул – аның газиз туган теле. Туган телен оныткан кешенең үткәне дә, киләчәге дә була алмый. Туган тел аерым кешеләрне, буыннарны, чорларны тоташтыра. Әгәр кеше туган теленең үсеше һәм яшәеше өчен битараф түгел икән, димәк, аның тарихы, киләчәккә өмете бар. Тел үсә, яңара икән, димәк, милләт тә үсеш кичерә. Бары тик тел генә милләтне онытылудан һәм югалудан саклый. Туган телне саклау, аны үстерү, баету - һәркемнең изге бурычы.

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, хәзер үз фикерләрегезне, бүген ишеткәннәрне кечкенә күләмле сочинение рәвешендә язачаксыз. Матур әдәби стильдә 10-15 җөмлә булсын. Бүген язган мәкальләрне дә искә төшерегез.

Бирем барыгызга да аңлашылдымы? Шигырьнең беренче юлын сочинениенең исеме итеп язып куегыз. Эшкә керештек.

(Укучылар сочинение язып бетергәч, берничә баладан укытыла. )

V Укытучы.  Шулай итеп, укучылар, бүген нинди теманы өйрәндек?

Укучы. Бүген татар милли әдәби теленең формалашуы дигән тема өйрәндек.

Укытучы. Татар милли әдәби теле кайчан формалаша инде?

Укучы. Татар милли әдәби теле XIX йөзнең 2 ярт. формалаша.

Укытучы. Татар милли әдәби теле нинди шартлар нәтиҗәсендә формалашкан?

Укучы. Милли әдәби тел татарлар милләт булып оешкач формалаша. Иске татар әдәби теле аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, тыгыз аралашу исә иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуга китерә.

Укытучы. Татар милли әдәби теле стильләре кайчан формалашып җитә?

Укучы. XX йөзнең 20 нче елларына кадәр татар милли әдәби теленең барлык төп стильләре дә формалашып җитә.

Укытучы. Ярый, укучылар, сорауларга дөрес җавап бирдегез.

VI Укытучы. Укучылар, көндәлекләрегезне ачып, киләсе дәрескә өйгә эшне язып куегыз. 1) “Татар милли әдәби теленең формалашу” темасын дәреслекнең 107-108 нче битләреннән § 33 яхшылап укып килерсез. 2) 122 нче күнегүне язмача эшләрсез. Биремдә аңлатманың кыскача эчтәлеген языгыз дигән. Димәк, аңлатманы конспектларга кирәк булачак. Өйгә эш аңлашылдымы? Нинди сорауларыгыз бар?

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар милли ашлары

Татар милли ашлары...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Татар милли ризыклары тарихы

Презентация "Татар милли ризыклары тарихы"...

ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ

Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый  татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан  фәнни әсәрләр ка...

Татар милли әдәби теленең формалашуы

Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуыМаксатлары:  татар милли әдәби теленең формалашуы турында  мәгълүмат бирү;Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар т...