Блог пользователя Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Туган телне өйрәнү кайдан башлана?

Соңгы вакытта туган телне өйрәнүгә кызыксыну артты. Бу, һичшиксез, куаныч та, сөенеч тә. Аеруча туган тел укытучылары өчен. Балалар беренче сыйныфтан ук дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән, төрле чараларда катнашалар, тырышып татар җырларын өйрәнәләр, проект эшлиләр, тик... Тик өйләренә кайткач, аларның мәктәптә өйрәнгәннәрен тыңлаучы, татарча сөйләшүче генә юк.