Туган телне өйрәнү кайдан башлана?

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Соңгы вакытта туган телне өйрәнүгә кызыксыну артты. Бу, һичшиксез, куаныч та, сөенеч тә. Аеруча туган тел укытучылары өчен. Балалар беренче сыйныфтан ук дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән, төрле чараларда катнашалар, тырышып татар җырларын өйрәнәләр, проект эшлиләр, тик... Тик өйләренә кайткач, аларның мәктәптә өйрәнгәннәрен тыңлаучы, татарча сөйләшүче генә юк. Әлбәттә, әби-бабаларына кунакка барсалар, аларны аңлыйлар, ишетәләр, уңышларына шатланалар. Ә өйдә? Бөек Тукаебыз: "Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән,"-дигән түгелме соң? Ләкин ата-аналар бөтен авырлыкны мәктәп өстенә йөкләргә генә торалар. Бәлки алар үзләре дә туган телне белмидер? Нишләргә бу очракта? Хәзерге заманда мөмкинчелекләр бихисап, аларны бары тик куллана белү һәм теләк кирәк. Туган телне саклап калу өчен, әллә иң элек аналарга бишек җырын өйрәтүдән башлыйбызмы, хезмәттәшләр?