Хуш киләсең, Әдәбият елы!
материал на тему

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Туган телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль композиция

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_2.docx32.13 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Әдәбият елы!

Максат: укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, туган телгә, Туган илгә, үз халкына, данлыклы тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, фронтовик язучы – шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, ана теленең, әдәбиятның бөеклеген, газизлеген күрсәтү.

I. Хәерле көн, дуслар! Хәерле көн!

Хәерле көн,туган-кардәшләр!

Хәерле көн безгә бик кадерле,

Бик хөрмәтле булган иптәшләр!

Сезгә бүген кайнар сәлам юллый

Безнең гимназия укучылары!

Сезнең алдыгызда чыгыш ясый

Шигъри җанлы татар балалары!

II. Анам теле – Тукай теле минем...

Саф татарча, тыйнак киендем,

Саф татарча сөйләп, уйнап үстем,

Саф татарча сөйдем, сөелдем.

Сары башлы көнбагышлар кебек,

Гел тартылдым Казан нурына,

Татар әдипләре энҗеләрен

Тезә бардым гомер юлым

I. Чыннан да 21 февраль – Бөтендөнья Туган телләр көне. Безгә барыбызга да туган телне өйрәнү бәхете бирелде. Татар, башкорт, чуаш һәм башка милләт вәкилләре үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен матур әдәбият җәүһәрләрен өйрәнеп чын милләтпәрвәр булачак дип ышанабыз.

II. Ел саен салкын кышның соңгы көннәрендә без шигърият һәм әдәбият сөючеләр бәйрәменә җыелабыз. Ә быел безнең бәйрәм икеләтә куанычлы, чөнки 2015 ел Россиядә Әдәбият елы, дип игълан ителде. Әдәбият елында, ышанабыз, сүз осталары – язучыларга игътибар артыр, яңа китаплар басылыр, китап бәйрәмнәре уздырылыр, басма сүзнең кадере үсәр.

I. 2015 ел – бөтендөнья халкы өчен истәлекле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы да. Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте.

II. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар.

I. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. 

I. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар...

II.Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

Муса Җәлилнең «Катыйльгә» шигыре укыла

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, 

 Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, 

 Кирәк икән, үләм аягүрә, 

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның,

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп. гафу сорармын

II. Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар – романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

I. Әйе, алар дошман алдында тез чүкмәделәр. Соңгы сулышларына кадәр Ватанга тугры булдылар. Бу аларның хатларында һәм иҗатларында сакланган.

Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигыре укыла

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен,

 Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

 Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгелБу үлемнең миңа килүе,

 Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

II. Сугыш тынып торганда, шигырьләрен иҗат иткәндә әдипләребез Туган илләрен сагынып эчтән генә милли моңнар көйләп йөргәндер. Бәлки алар шушы көйне дә искә алгандыр. 

Баянда уйналган татар халык көе астына кызлар биюе башкарыла.

I. Иң дәһшәтле уттан исән-имин чыкканнары да иҗат юлыннан читкә тайпылмадылар. Сугышта катнашкан әдипләребез арасында юбилярлар да аз түгел. Абдулла Әхмәт, Газиз Иделле, Мәхмүд Максуд, Нур Баян, Нәби Дәүли һәм башкалар. Нәби Дәүли исә яшәү белән үлем арасында өч елдан артык гомерен фашист лагерендә үткәрүгә карамастан, яшәү ямен онытмаган, Ватанына тугрылыгын саклаган әдип.  

Нәби Дәүлинең «Автопортрет» шигыре укыла

Узган көнгә карамасам,

Килер көнне күрмәс идем.

Мин тормышны яратмасам,

Сөям сине, димәс идем.

Мин дөньяга табынмасам,

Кеше булып йөрмәс идем.

Кайгырмасам, уфтанмасам,

Яшәү ямен белмәс идем.

Янмасам да, көймәсәм дә,

Башыма көл кунмас иде.

Чын шатлыкны белер өчен,

Кайгы миңа юлдаш иде.

Чит якларны ят күрмәсәм,

Җаным илгә тартмас иде.

Каберем дә булмас иде,

Исемем дә кайтмас иде.

Мәхәббәтне белмәс булсам,

Нәфрәт белән янмас идем.

Үлем беләм очрашырга

Яуга чыгып бармас идем.

Мин юлларны җир өстендә

Адым белән санап йөрдем.

Тормышта мин гади кеше,

Сугышта мин солдат идем.

II. Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары - шигырьләр – киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр. Юбилярларыбыз Ватан сугышында катнашмаганнар арасында да бар. Ләкин аларның ачы язмышы үзе каһарманлыкка тиң. Шуларның берсе – Хәсән Туфан.

I. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр.1940 - 56 елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы- хәсрәт, үлем белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный. Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала. Туфан авыр сынауларны кичерергә көчне каян алган? Шагыйрьнең бу чор шигырьләрен Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре белән тиңлиләр.

II. Туган якны ярату, сагыну, аның белән хушлашу рәвешендә язылган «Хушыгыз» дигән шигыре дә сакланып калган. Бу елларда Туфан, үз язмышының драматизмын тирән аңлап сагыш, моң белән тулы шигырьләр яза. Әдипнең  иреккә омтылышы туган җирен сагыну, сөйгәнен юксыну теләге белән кушылып, аның йөрәк авазы, җан сыкравы булып яңгырый. Бу аның «Агыла да болыт агыла» шигырендә ачык чагыла.

«Агыла да болыт агыла» җыры башкарыла

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына;

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла...

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,

Хәбәре юк минем йөрәктән.

Мине бары чылатып үтте

Кукурузлар белән беррәттән...

Нәрсә әйтсен: берни белми ул

I. Хәсән Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайта. Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде – тик кызы һәм дуслары гына карша ала.

Белми калдым, күрми калдым:

киттең … Хушлашмадың да.

Эзең генә калды миңа

Йөргән сукмакларында. - дип өзгәләнә шагыйрь.

Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре укыла

Дөнья мине

Үзгәртте:

 Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? -

Бәйлисе барйөрәкне.

Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем далада:

— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

- Бусы алкалары,

Бусы - кабер... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

— Сау! — дип хәбәр бирсәләр, 

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

— Бәйлисе бар йөрәкне...

II. Туган төбәгебездә иҗат итүче шагыйрьләребез һәм язучыларыбызны да Әдәбият елы белән котлап китәсе килә. Аларның иҗаты озак еллар буе безнең күңелләрне дәртләндерсен, уйларга чумдырсын, җаныбызга изгелек кертсен.

Земфира Муллагалиеваның «Кайтып кереп, капкама сөялдем» шигыре

I. 2015 елның Әдәбият елы булуы зур шатлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык та йөкли. Соңгы елларда татар әдәби классикасына игътибар кимү, халыкның әдәби әсәрләр белән кызыксынуы бик нык түбәнәю язучылардан һәм бөтен җәмгыятьтән зыялылыкны, мәдәнилекне, тарихилыкны алгы сафка куярга өнди.

II. 2015 елда әдәбият яңа баскычка күтәрелер дип өметләнәбез. Безгә тирәнтен уйланырга, җаваплылыкны арттырырга, әдәбиятның иң югары сәнгать икәнен раслый барырга кирәк. Чыгышыбызны «Анам теле – Тукай теле» дип башлап җибәргән идек. Тукай сүзе белән тәмамлыйбыз.

Кичәдә катнашучылар «Туган тел» җырын башкара.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 I. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

II. Киләсе очрашканга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

11 класс әдәбият

11 класснын татар балалары очен эш программасы....

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....