«Үткәннәрем бер җыр, бәет, барысы чагыла җырымда»
материал по теме

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Гөлшат Зәйнашевага багышланган әдәби-музыкаль композиция 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zynasheva.docx19.95 КБ

Предварительный просмотр:

«Үткәннәрем бер җыр, бәет, барысы чагыла җырымда»

Гөлшат Зәйнашеваның 85 яшь тулуына арналган әдәби – музыкаль композиция.

Максат: Гөлшат Зәйнашеваның тормыш һәм иҗат юлы белән тирәнрәк танышу; җырлары һәм шигырьләренә кызыксыну уяту.

«Сарман» көе яңгырый.

I алып баручы. Кадерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Сезгә икенче гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән “Үткәннәрем бер җыр, бәет, барысы чагыла җырымда” әдәби – музыкаль композиция тәкъдим итәбез.

«Очрашу җыры» яңгырый

Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,

Сезне сагнып, кошлар кебек очып.

Кош канатлары түгел иңнәрдә,

Җыр канатлары минем күңелдә.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк, бергә 

Иң матур җырларны сайлап кына.

Иң матур җырларны сайлап кына,

Яшик бу илләрдә сайрап кына,

Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдек,

Сезгә без иң матур җыр эзләдек.

Матур җыр таптык туган илемнән,

Моңлы көй оттык тургай теленнән.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк, бергә 

Иң матур җырларны сайлап кына.

Иң матур җырларны сайлап кына,

Яшик бу илләрдә сайрап кына,

I алып баручы.  Сарман ягы үзенең матур табигате белән шигъри юлларга кереп, җырларда җырлана. Кешеләр дә якты йөзле, тыныч, эшчән, көчле рухлылар. Өстәвенә, шушы як халкы иҗат итәргә гаҗәеп маһир.

II алып баручы. Сарман ягы татар әдәбиятына һәм сәнгатенә бик күп күренекле шәхесләрне биргән. Әллә һавасы, әллә Минзәлә суы шулай итә: бу як кешеләре нечкә күңелле, хисләнүчән.Гөлшат Зәйнашева персонажы сәхнәгә чыга. «Үзем турында»

Сөйлә,дисәгез,сөйлимен

Үткән гомерем турында

Үткән гомерем бер җыр, бәет – Барсы чагыла җырымда.

Булды кагылып-сугылып

Ятимлекләр күргән чагым

 Күгәрчен баласы кебек,

Йортсыз-җирсез йөргән чагым.

I алып баручы. Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Әмма балачагын Минзәлә якларында үткәргән. Ятимлек сәбәп моңа – ятимлек. Моңнар әнә каян килә ул Гөлшатка.

II алып баручы. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. Аны тәмамлагач, Казанда педагогия институтында белем ала. Бик яшьли әдәбият белән кызыксына.Мәктәптә укыганда үзешчән сәнгать һәвәскәре булып, авыл сәхнәләрендә, бераз соңрак институт кичәләрендә катнаша.  

Татар кызлары биюе башкарыла.

Гөлшат Зәйнашева персонажы:

Булды ачлык тырнагында

Җан бирергә җиткән чагым.

Дусларны әҗәлдән йолып,

Кан бирергә әзер чагым.

Булды эш. Хезмәттә җиңеп,

Данга ирешкән чакларым.

Якын дуслар белән шатлык,

Бәхет бүлешкән чакларым.

Булды коега төшкәндәй,

Кайгыга баткан көннәрем

Ай ярылган, йолдыз сүнгән

Шикелле кара төннәрем.

Булды ярты гәүдәм өзелеп

Калган кебек аерылулар

Парлашып очып барганда

Канатларым каерылулар.

Булда парымны җуйганга

Аңымны җуйган чакларым,

Ялгызлыкка күнегалмый,

Дөнядан туйган чакларым.

Күңелемдә яшеннәр яшни

Бер кояштан,бер болыттан.

Шатлык һәм кайгы көрәшә

Җырлар тумый бер дә юктан.

Тыңлыйсызмы, мин сөйлимен

Үткән гомерем турында.

Үткәннәрем бер җыр, бәет,

Барысы чагыла җырымда.

I алып баручы. Гөлшат Зәйнашева лирик, мәхәббәт җырлары авторы. Аның җырлары җанга ятышлы, мәгънәле, халыкның үз җырлары традициясендә. Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр»(1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

II алып баручы. Гөлшат Зәйнашева һаман да мәхәббәт, ярату турында яза. «Мәхәббәт бит ул һәркемнең дә үз йөрәгендә туа, һәм аны һәркем үзенчә кичерә,ләкин мәхәббәт газаплары бар кеше өчен дә бертөслерәк», - дип яза ул үзенең «Мәхәббәт һәм җыр» китабында.

Гөлшат Зәйнашева персонажы:

Барысы җырларга әверелеп,

Сибелеп калган эзләремдә

Җырларыма сыеп бетми,

Моңы калган күзләремдә.

Үткәннәрем язым булган,

Бара гомерем хәзер көзгә

Кунак кызы булып кына

Килә икән яшьлек безгә.

Үткән гомерем яшьлек булган,

Күкрәп-яшьнәп узып киткән.

И, яшьлегем, синең белән

Саубуллашыр вакыт җиткән.

Хуш, яшьлегем! Очып киткән

Аккош кебек ераклаштың

Мәңге кире кайтмас өчен,

Айга таба күккә аштың.

Үзең белән алып киттең

Мәхәббәтем хатирәсен.

«Мәхәббәт – яшьлек юлдашы»

Дигәннәре хак, күрәсең.

Син китәсең, мин каламын,

Керфекләремдә яшь минем

Аерылабыз, аерылабыз,

Хуш яшьлегем, хуш, яшьлегем.

«Яшь гомер» җыры яңгырый.

Яшь гомер бер узгач,

Кайтмый ул яңадан,

Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;

Яшьлектə сөйгəн яр,

Сагындым, килеп ал,

Сине көтəм һаман, дип əйтер кебек.

Юк, кайтмас яшь гомер,

Калды ул еракта,

Зəңгəр томан артында сагыш булып;

Яшьли сөйгəн яр да

Ятка калды анда

Əллə язмыш, əллə бер ялгыш булып.

Ялгышны төзəтеп,

Язмышны үзгəртеп

Яшəсəң, яшьлек кире кайтыр кебек;

Яшьлек бит күңелдə

Иң матур җирендə

Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.

I алып баручы. Ә безнең күңелләрдә Гөлшат Зәйнашева җырлары мәңге яңгырар һәм яшәүгә дәрт өстәр!

II алып баручы. Безнең чыгышыбыз тәмам. Киләсе очрашканга кадәр сау булыгыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

фотоконкурс Гриб - Чага -образ Медведя

уникальное изображение гриб -чага в образе медведя...

барыс септік

4-класс "Барыс септік" тақырыбында ашық сабақ жоспары...

Күңелдә хисләрнең мул чагы... 9нчы сыйныф (рус төркеме) үзанализ

Дәрескә якынча үзанализ Укытучы: Д.Ә.Галиуллина, Совет районы 175нче мәктәп.Татар әдәбияты, 9 нчы сыйныф, рус төркеме.Дәреснең темасы: Күңелдә хисләрнең мул чагы...Дәреснең тибы: Яңа материалны ө...

Грибы, чага, трутовик

видеофрагмент на тему: "Грибы - паразиты"...

Технологическая карта учебного занятия по тхэквондо "Нерио чаги"

В данном материале описан тренировочный процесс по совершенствованию бокового удара ногой "Долио-чаги"...

Методическая разработка тренировки Совершенствование удара ногой «Долио-чаги»

Учебное занятие предназначено для учебной группы тхэквондистов в возрасте 9-13 лет, второго года обучения.  Основной задачей учебного занятия является умение выполнять боковой удар ногой....