Олимпиадага әзерлек

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Олимпиадага әзерлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тест сораулары

1. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) Коты ботка җитү –

1) не на что смотреть

2) напугать досмерти

3) пропал страх

4) страшнее атомной войны

ә) Өлешеңә тигән көмешең –

1) вносить свою лепту

2) выпадать на долю

3) что положено судьбой

4) гора с плеч долой

б) Рәхәтен күрү –

1) пожинать плоды

2) жить припеваючи

3) не иметь счастья

4) наливаться кровью

2. Кайсы фразеологик берәмлекнең тәрҗемәсе дөрес түгел?

1) сайга утырту – сесть на мель

2) ризык язу – предназначено судьбой

3) соңгы чара – крайняя мера

4) соңгы юлга озату – сказать последнее

3. Хаталы фразеологик берәмлекне табыгыз.

1) акка кара белән язылган

 2) ак кар яугач

3) җиң сызганып

 4) эзе дә калмаган

4. Мактанчык кеше турында ничек әйтәләр?

1) Йокы чүлмәге

2) Алланың кашка тәкәсе

5. Кайсы фразеологизм артык?

1) җан җылысы

2) исемен сату

3) җан исән чакта

4) җан дустым

6. Русча фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Сводить в могилу –

1) башына да кертмәү

2) Башы тишек

3) башын бетерү

4) башын кую

7. Фразеологизмның синонимын табыгыз.

Башына җитү –

1) башында боламык

2) җан тартыла

3) башын бетерү

4) йөрәкне ишетү

8. Фразеологизмның антонимын табыгыз.

Киң йөрәкле –

1) тар йөрәкле

2) күзе очлы

3) нигез салыну

4) саф күңелле

Тест җаваплары

1. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) Коты ботка җитү –

1) не на что смотреть

2) напугать досмерти

3) пропал страх

4) страшнее атомной войны

ә) Өлешеңә тигән көмешең –

1) вносить свою лепту

2) выпадать на долю

3) что положено судьбой

4) гора с плеч долой

б) Рәхәтен күрү –

1) пожинать плоды

2) жить припеваючи

3) не иметь счастья

4) наливаться кровью

2. Кайсы фразеологик берәмлекнең тәрҗемәсе дөрес түгел?

1) сайга утырту – сесть на мель

2) ризык язу – предназначено судьбой

3) соңгы чара – крайняя мера

4) соңгы юлга озату – сказать последнее

3. Хаталы фразеологик берәмлекне табыгыз.

1) акка кара белән язылган

 2) ак кар яугач

3) җиң сызганып

 4) эзе дә калмаган

4. Мактанчык кеше турында ничек әйтәләр?

1) Йокы чүлмәге

2) Алланың кашка тәкәсе

5. Кайсы фразеологизм артык?

1) җан җылысы

2) исемен сату

3) җан исән чакта

4) җан дустым

6. Русча фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Сводить в могилу –

1) башына да кертмәү

2) Башы тишек

3) башын бетерү

4) башын кую

7. Фразеологизмның синонимын табыгыз.

Башына җитү –

1) башында боламык

2) җан тартыла

3) башын бетерү

4) йөрәкне ишетү

8. Фразеологизмның антонимын табыгыз.

Киң йөрәкле –

1) тар йөрәкле

2) күзе очлы

3) нигез салыну

4) саф күңелле



Предварительный просмотр:

Лексикология.

1.Түбәндәге мисалларда күчерелмә мәгънәләрнең төрен билгеләгез (а – метафора, б – метонимия, в – синекдоха).

  1. Бу кадәр куян булырсың дип уйламаган идем, улым (А.Алиш).
  2. Башкала бүген үзенең батыр улларын каршы ала (А.Алиш).
  3. Сөям сине, чәчәгем, гомергә сөячәгем... (Җ.)
  4.  Хатлардагы хисләрнең бер генә тамчысы да бөтен дөньяны җылытыр иде (Г.Әпсәләмов).
  5. ... Татарча җыр, пластинкалар юкмы?

   Әлфияләр, Илһам Шакиров? (С.Хәким).

  1. Син үзең дә якты сагышлы идең (Р.Фәйзуллин).
  2. Антракт вакыты.

Тәти зал уртасында гөрләшеп,

Ак якалар, Пудралар,

Сәнгать хакында серләшеп,

Әйләнәләр (Һ.Такташ).

  1. Зарифуллин шул урында бүленеп калды, чөнки ишектә сары сатин күренде (М.Мәһдиев).

2.Күзләрен мәңгегә йомды. Бу нинди лексикологик күренеш?

а) табу, б) эвфемизм, в) метафора, г) метонимия.

3. Сүзтезмәләрне ике төркемгә бүлегез: а – полисемия, б – омонимия.

1. Йөзе саргаю – җир йөзе; 2. Алсу йөз – йөз яшәгән карт; 3. Йоклаганда төш күрү – төш җитте; 4. Җимеш төше – төш пешерү; 5. Аткан ук кире кайтмый – теле ук кебек; 6. Елан угы – сатира угы; 7. Печән чабу – кул чабу; 8. Себерке белән чабу – яңагына чабу; 9. Билгеле сан – берлек сан; 10. Арт сан – сан категориясе.

4. Х.Туфанның түбәндәге шигырь юлларында омонимның кайсы төре файдаланылган (а – омограф, б – омофон, в – омоформа)?

Синең бит тә бит, иркәм,

Ай битенә пар икән.

5. Г.Афзалның түбәндәге шигырь юлларында омонимның кайсы төре файдаланылган (а – омограф, б – омофон, в – омоформа)?

Шагыйрь җырлый, роман чыга,

Мактау яза романчыга.

6. Синонимнарны төрләргә аерыгыз (а – идеографик, б – стилистик, в– абсолют).

1. Усал – явыз. 2. Тел гыйлеме – лингвистика. 3. Йөз – чырай. 4. Ябык – арык. 5. Фәрман – әмер. 6. Шелтә – кисәтү. 7. Юл – сукмак. 8. Исән – сау.

7. Кайсы пар синонимга мисал булмый?

а) гаилә – семья, б) экспорт – читтән товар кертү, в) анализ – тикшерү, г) синтез – кушу.

8. Кайсы пар синоним була алмый?

а) төлке – хәйләкәр кеше;

б) кибәк баш – надан;

в) ишәк – тырыш кеше;

г) сарык – акылсыз кеше.

9. “Окказионализм” нәрсә ул?

а) очраклы сүз;

б) искергән сүз;

в) яңа сүз;

г) җаваплар дөрес түгел.

10. Кайсы архаизмның синонимы дөрес билгеләнмәгән?

а) инсан – кеше;

б) ут – үлән;

в) хөррият – ирек;

г) гамәли – тырыш.

11. Архаизмнарны (а) һәм тарихи сүзләрне (б) аерыгыз.

1. Бакый. 2. Вәзир. 3. Мәркәз. 4. Үрәтник. 5. Мантыйк. 6. Белекле. 7. Ясак. 8. Айбалта. 9. Гавам. 10. Әл.

12. Архаизмнарның төрләрен аерыгыз (а – лексик, б – семантик, в – фонетик, г – морфологик).

1. Шәкел. 2. Капу. 3. Һәндәсә. 4. Улды. 5. Белекле. 6. Олуг. 7. Алмак. 8. Сәхабә. 9. Гакыл. 10. Көн. 11. Ут. 12. Хөррият.

13. Совет чорында барлыкка килгән бу сүзләрнең кайсылары актив сүзлек составына кереп киткән (а), кайсысы хәзер дә неологизм булып исәпләнә (б), ә кайсылары искергән сүзләргә әйләнгән (г)?

1. Субботник. 2. Бишьеллык. 3. Колхоз. 4. Лазер. 5. Тракторчы. 6. Избач. 7. Фоторәсем. 8. Стахановчы. 9. Юннат. 10. Корабел. 11. Совнарком. 12. Бетончы. 13. Атомчы. 14. Телевизор. 15. Интервидение.

14. Кайсы неологизмның мәгънәсе дөрес аңлатылмаган?

а) вампир – кан эчүче,

б) дисплей – компьютер экраны,

в) спикер – спортның бер төре,

г) киллер – заказ буенча үтерүче.

15. Диалектизмнарны төрләргә аерыгыз (а- лексик, б – фонетик, в – омоним, г – алынма).

1. Барнак “бармак”. 2. Басма “ситсы”. 3. Бәлчек “балчык”. 4. Яссы “юан”. 5. Дастыйн “туры килә торган”. 6. Инәй “әни”. 7. Ден “кавын”. 8. Кулаша “тигезсез”. 9. Ләгүшкә “бака”. 10. Ләпек “пычрак”. 11. Ләфкә “кибет”. 12. Сеңер “резина”. 13. Сырлау “буяу”. 14. Шыпша “шөпшә”. 15. Әшәк “кыска”. 16. Әүкать “көч”.

16. Бу сүзләрнең кайсы телдән керүен билгеләгез (а – немец, б – инглиз, в – француз).

1. Кафе. 2. Гараж. 3. Верстак. 4. Футбол. 5. Режиссёр. 6. Тайм. 7. Блиндаж. 8. Мундштук. 9. Раунд. 10. Вино. 11. Галстук. 12. Трюмо. 13. Спорт. 14. Фабрика. 15. Нюанс. 16. Штаб. 17. Пудра. 18. Аут. 19. Эстрада. 20. Бутерброд. 21. Снайпер. 22. Бистро. 23. Маньяк. 24. Шлюз. 25. Этюд.

17. Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?

а) мемуар – истәлек,

б) анализ – нәтиҗә,

в) темп – тизлек,

г) скульптор – сынчы.

18. Кайсы сүз янына – ханә компоненты өстәп булмый?

а) оста, б) мирас, в) хисап, г) кунак.

19. Кайсы төркемдәге гарәп алынмалары барысы да бер үк тамырдан түгел?

а) рәхмәт, рәхим, рахман;

б) тәкъдир, кадер, кодрәт;

в) хәрәм, мәрхүм, мәхрүм;

г) галим, галәм, гыйльми.

20. Кайсы фразеологизмның русча эквиваленты дөрес билгеләнмәгән?

а) уклау йоткан – аршин проглотил;

б) җиң сызганып – спустя рукава;

в) кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет;

г) исе дә китми – и в ус себе не дует.

21. Кайсы фразеологизмның мәгънәсе дөрес билгеләнмәгән?

а) телгә килү – сөйли башлау;

б) телгә килү – аңга килү;

в) телгә килү – ызгышу;

г) телгә килү – уртак фикергә килү.

22. Кайсы фразеологизмнар антоним түгел?

а) уртак тел табу – борчак пешмәү;

б) агач кул – куян йөрәкле;

в) аркылы төшү – юл кую;

г) ахирәт дус – җан дошманы.

23. Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?

а) күз ачып йомганчы – бик акрын;

б) серкәсе су күтәрми – үпкәләми торган;

в) саламга ябышу – батырлану;

г) күзгә төтен җибәрү – дөресен сөйләү.

24. Фразеологизмнарның төрләрен билгеләгез (а – идиома, б – фразеологик бердәмлек, в – фразеологик тезмә).

1. Күздән югалу. 2. Телеңне тыю. 3. Трай тибү. 4. Борчак пешмәү. 5. Ике агач арасында адашу. 6. Яфрак яру. 7. Колагына киртләп кую. 8. Үз туксаны туксан. 9. Ярдәм кулы сузу. 10. Мыекка чорнап кую. 11. Хәерле иртә. 12. Аяк чалу. 13. Бүрәнә аркылы бүре куу. 14. Ачык авыз. 15. Чыбык очы туган.

25. Җәрәхәткә тоз салу дигән фразеологизмны кемнәр уйлап тапкан? (а – артистлар, б – палачлар, в – аш пешерүчеләр, г – табиблар).

26. Түбәндәге сүзтезмәләрнең кайсысы – тарихи тавтологизм (а), кайсылары – алогизм (б)?

1. Кара аккош. 2. Кызыл кара. 3. Халык демократиясе. 4. Ачы бал. 5. Әче квас. 6. Сыр белән бутерброд. 7. Информацион хәбәрләр. 8. Кышкы сабантуй. 9. Туган иленең патриоты. 10. Ирекле вакансия.

27. Яңа сүзләрне барлыкка килүләре ягыннан төрләргә аерыгыз (а – яңа мәгънә алган сүз; б – татар теленең сүзьясалыш нормаларына нигезләнеп ясалган сүз; в – калька буларак ясалган сүз; г – яңадан активлашып киткән искергән сүз).

1. Качак. 2. Кайнар нокта. 3. Җанатар. 4. Илбаш. 5. Табибә. 6. Малтабар. 7. Бистә. 8. Эшмәкәр. 9. Шивә. 10. Хастаханә. 11. Гамәли. 12. “Тере” акча.

28. Антропонимнарны килеп чыгышлары буенча аерыгыз (а – төрки-татар исеме, б – гарәп-фарсы алынмасы, в – совет чорында барлыкка килгән исем).

1. Зифа. 2. Айсылу. 3. Илүсә. 4. Гөлназ. 5. Илсур. 6. Наил. 7. Айдар. 8. Булат. 9. Илшат. 10. Фәрит. 11. Рөстәм. 12. Фәннүр. 13. Арслан. 14. Вил. 15. Галия.

29. Кайсы сүзлекнең материалларны урнаштыру тәртибе дөрес аңлатылмаган?

а) кире сүзлектә сүзләр антонимик мәгънәләре буенча биреләләр;

б) ешлык сүзлегендә сүзләр кулланылыш ешлыклары кимү тәртибендә биреләләр;

в) синонимнар сүзлегендә сүзләр оялап урнаштырылалар;

г) орфоэпик сүзлектә сүзләрнең  дөрес әйтелеше транскрипциядә бирелә.

30. Иң беренче татарча –русча сүзлекне кем төзегән?

а) С.Хәлфин,

б) И.Хәлфин,

в) К.Насыйри,

г) Г.Ибраһимов.

Җаваплар.Лексикология.

1.1–а, 1.2 - б, 1.3 –а, 1.4 –а, 1.5 –б, 1.6 –а, 1.7 –в, 1.8 –в;

2 –б, 3.1 –а,  3.2 –б,  3.3-б,  3.4-а,  3.5-б,  3.6-а,  3.7-б,  3.8-а,  3.9-б, 3.10-б;  4-в, 5-б,  

6.1-а,  6.2-в,  6.3-б,  6.4-б,  6.5-в, 6.6- а,  6.7-а, 6.8-а;  

7-б, 8-в, 9-в, 10-г,

11.1-а,  11.2-б,  11.3-а,  11.4-б,  11.5-а,  11.6-а, 11.7-б, 11.8-б,  11.9-а,  11.10-а;  

12.1-а,  12.2-в,  12.3-а,  12.4-в,  12.5-в,  12.6-в,  12.7-г,  12.8-а,  12.9-в,  12.10-б,  12.11-б,  12.12-а;  13.1-а,  13.2-г,13.3-а, 13.4-б,  13.5-а, 13.6-г,  13.7-а,  13.8-г,  13.9-б,  13.10-б,  13.11-г,  13.12-а,  13.13-б,  13.14-а,  13.15-б;  14-в,  

15.1-б,  15.2-в,  15.3-б,  15.4-в,  15.5-г,  15.6-б,  15.7-г,  15.8-а,  15.9-г,  15.10-а, 15.11-г, 15.12-в, 15.13-в,15.14-б,  15.15-а,  15.16-а;  

16.1-в,  16.2-в,  16.3-а,  16.4-б,  16.5-в,  16.6-б, 16.7-в,  16.8-а,  16.9-б,  16.10-в,  16.11-а,  16.12-в,  16.13-б,  16.14-а,  16.15-в, 16.16-а,  16.17-в,  16.18-б,  16.19-в,  16.20-а,  16.21-б,  16.22-в,  16.23-в,  16.24-а,  16.25-в;  17-б, 18-б, 19-в, 20-б, 21-г, 22-б, 23-в,

24.1-в,  24.2-в, 24.3-а,  24.4-а,  24.5-б,  24.6-в,  24.7-а,  24.8-а,  24.9-в,  24.10-а, 24.11-в,  24.12-б,  24.13-а,  24.14-б,  24.15-б;  25-б,

26.1-б,  26.2-б,  26.3-а,26.4-б, 26.5-а,  26.6-б,  26.7-а,  26.8-б,  26.9-а,  26.10-а;

 27.1-а,  27.2-в,  27.3-б,  27.4-б,  27.5-г,  27.6-б,  27.7-г,  27.8-г,  27.9-г,  27.10-г,  27.11-г,  27.12-в;

 28.1-б,  28.2-а,  28.3-в,  28.4-б,  28.5-в,  28.6-б,  28.7-а,  28.8-а,  28.9-в, 28.10-б,  28.11-б,  28.12-в,  28.13-а,  28.14-в,  28.15-б;

 29-а,  30-а.



Предварительный просмотр:

Школьный этап олимпиады по татарскому языку

 для 5 – 11х классов в 2016 -2017 учебном году

5 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

1. Татар телендәге калын hәм нечкә сузыкларны парлап языгыз.       (4 балл)

2. ”Яшьлек” сүзенә фонетик анализ ясагыз.                                          (6 балл)

3. ”Урман” сүзен килешләр белән төрләндерегез.                                (3 балл)

4. Татарчага тәрҗемә итегез.

    В библиотеке много интересных  книг. Я люблю их читать.            (2 балл)

5. Саннарны сүзләр белән языгыз.

     15, 25, 543                                                                                               (3 балл)

6. Үзең турында 6 -8 җөмлә язарга.                 (10 балл)

                                                                                                  Барлыгы  28 балл

6 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

1. Бирелгән тартымлы исемне килешләр белән төрләндерегез

    Әнием                                                                                                      (3 балл.)

2. Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлегез.

    Кунакларыбызны, балакайларым.                                                         (2 балл)

3. Икешәр мисал языгыз.                                                                           (6 балл)

Тамыр исемнәр:_________________________________

Ясалма исемнәр:_________________________________

Кушма исемнәр:________________________________

Парлы исемнәр:_________________________________

Тезмә исемнәр:__________________________________

Кыскартылма исемнәр:____________________________.

4. Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итегез.

  Республикабызда төрле милләт кешеләре яши. Алар үзара бик тату. (2 балл)

                                                                                                                   

5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

   Көз көне кошлар көньякка очып китәләр.                                           (4 балл)

6. Язучыларның әсәрләрен языгыз (берәр  әсәр).                                 (3 балл)

Г.Тукай-

М.Җәлил-

А.Алиш-

7. “Җәйге ял” турында хикәя языгыз (7-9 җөмлә).                    (10 балл.)

                                                                                                   Барлыгы  30 балл

7 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

1. Бирелгән сүзләр нинди сүз төркемнәренә карыйлар?                     (6 балл)

Шагыйрь –

Борынгы –

Җиденче –

Безнеке –

Татарча –

Ярату –

2.  Мәкальләрне язып бетегез.                       (3 балл)

Туган телем –

Теле барның –

Китап  –

3. Исемгә тулы билгеләмә бирегез,  мисал китерегез.                    (3 балл)

4. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.                                                  (2 балл)

Авыр –

Тиз –

Күп –

Килә -

5. Җырчыларыбызның  сүзен мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз.      (2 балл)

6. Габдулла Тукайның туган елын, туган җирен языгыз.                  (2 балл)

7. Габдулла Тукайның 3 әсәренең исемен языгыз.                             (3 балл)

8. Татар халкының 4 милли бәйрәменең исемен языгыз.                  (2 балл)

9. Алтын көз турында языгыз  ( 8 - 10 җөмлә).                                 (10 балл)

                                                                                                  Барлыгы   33 балл

8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

1. Тиешле хәрефләр куеп языгыз.

    Мәк.ль, шагыйр., шә.әр, а.ыл, г.дәт, яг.ни, көнд.з, тә.мин, г.мер, с.гать    (5балл)                                               

2. МөстәкыЙль сүз төркемнәрен языгыз.                                                           (7 балл)

3. Бирелгән тыныш билгеләрен татарчага тәрҗемә итегез.

Точка __________,запятая________,тире__________,кавычки___________,

Скобки_________________,двоточие____________.                                                                                                

                                                                                                                            (3 балл)

4. Бирелгән җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз.                                         (2 балл)

    Рөстәм җәйге каникулда әнисе белән  авылга кайтты.

5. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.                                               (2 балл)

    Минем әбием белән бабам авылда яшиләр.

6. Мәкальләрне язып бетерегез:                                                              (2 балл)

     А) Кем эшләми, ...

     Ә) Һөнәрле үлмәс, ....

7. Бу геройлар кайсы әсәрдән? Авторы кем?                                         (2 балл)

    Хәмзә бай, Биби, Факиһә, Вәли..

8. Язучыларның әсәрләрен дөрес итеп билгеләгез.                               (3 балл)

   Әмирхан Еники                    “ Исемдә   калганнар” повесте

   Габдулла Тукай                                “Алмачуар” хикәясе

   Галимҗан Ибраһимов                 “Матурлык” хикәясе                                                            

9. Стәрлетамак шәһәре турында кечкенә сочинение языгыз (9 -11җөмлә).

                                                                                                                                       (10 балл)

                                                                                                  Барлыгы    36 балл.

9 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре.

1. Я, яме, ерак сүзләрен иҗекләргә бүлергә, аларның ничә аваздан торуын

билгеләргә.                                                                                                      (3 балл)

2. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? Мисаллар китерегез.  (5 балл)

3. Хәзерге заман хикәя фигыль кергән 3 мәкаль  язарга.                           (3 балл)

4. Түбәндәге сүзләрдән сыйфатлар ясап язарга:

су, кыш, көз, кызык,хәзер, курку.                                                               (3 балл)

5. “Китапханәдә”  темасына  диалог төзергә.(10 реплика)                      (5 балл)

6. Түбәндәге кушма җөмләгә синтаксик анализ ясарга:

Кайвакытта мин дә апам белән барам, һәм без әбинең өен җыештырабыз(5 балл)                                                                                                                                                                                                                    7. Әсәрләрнең авторларын күрсәтегез: “Буранда”- ...    .                                        “Шүрәле”- ...  . “Чукмар белән Тукмар”-...   .                                         (3 балл)

8. Нәрсә ул риваять? Нинди риваятьләр беләсез?                                    (3 балл)

9. “Мин көзне дә яратам...”дигән темага 12- 15 җөмлә языгыз.            (10балл)

                                                                                                   Барлыгы    40 балл

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре

1. Ул алмашлыгын килешләр белән төрләндерергә.                           (3 балл)

2. Сүзләрне дөрес тәрҗемә итегез  

       Почтальон, экзамен, творчество                                                    (3 балл)

3. Биш  парлы исем  белән биш җөмлә язарга.                                  (5 балл)

4. Бирелгән сүзләрдән сыйфат ясарга. Алар  белән  өч җөмлә төзергә.        (3 балл)

Игътибар, бүген, иҗат

5. Түбәндәге фразеологик берәмлекләрнең татарча вариантлары:

- задирать нос - ...  .

- засучив рукава-...  .

- след простыл- ...   .                                                                        (3 балл)

6. Күренекле татар язучылары. (10 язучы),                                      (10 балл)

7. Теркәгечләр кулланып, 3 җөмлә язарга.                                      (3 балл)

8. Габдулла Тукайның 3 әсәренең исеме.                                        (3 балл)

9. “Нәрсә ул батырлык?” темасына сочинение язарга (12-15 җөмлә). (10 балл)

                                                                                               Барлыгы    43 балл

11 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре.

1. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә исемнәргә 2 шәр мисал язарга.  (5 балл)

2. Түбәндәге фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясарга: ал, бие, укы;

    шул сүзләрне кертеп, 3 җөмлә төзергә.                                                  (6 балл)

3. Синтаксисның төп берәмлекләрен языгыз.                                           (3 балл)

4. Мәкальләрне дәвам итегез:

    -  Тырышкан табар, ...  .

    - Агачны яфрак бизәсә, ...  .                                                                    (2 балл)

5. Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнарын языгыз:

    горизонт -                                                  общежитие-              

    почтальон-                                                 экзамен -

     класс-                                                         семья-                                 (3 балл)

6. Башкортстанда татар телендә чыгучы республика басмалары (6 басма)  (3 балл)

7. И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле....

   Шигырьне  дәвам итегез (ике юл). Авторы турында 5-7 җөмлә языгыз. (6 балл)

8. Башкортстанда туып-үскән 5 татар язучысын атагыз (5 балл)

9. “Минем яраткан һөнәрем ” дигән темага сочинение язарга  (15- 18 җөмлә).   (10 балл)

                                                                                                      Барлыгы    43 балл



Предварительный просмотр:

                                 Вопросы к районной олимпиаде

                               по татарскому языку и литературе

                                 (2008-2009 учебный год).              

                                                    9 класс.

        1. Татар теле кайсы телләр гаиләсенә керә, бу гаиләгә тагын кайсы телләр карый?

2. Тыныш билгеләрен куегыз һәм туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерегез:

а) Мәдинә Сез килергә тиеш диде.

б) Без әле бетермичә кайтмыйбыз дидем мин.

3. Кеше исемнәреннән кушма сүзләр табып языгыз.

4. Сау, куй боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

5. Тыныш билгеләре куегыз:

а) Өч сугышчы еракка дошман тылына разведкага киттеләр.

ә) Якын дуслар Камил Сания Җәмилә шатланып ял итәләр.

б) Кама суының йөзе яктырды көзге кебек булды.

6. Җөмләне схемада күрсәтеп аның билгеләмәсен язарга.

Карлар эрегәч һәм сулар киткәч, бу иңкүлекне яшел үлән каплап ала.

7. Синонимнар табыгыз: әдәпле; зирәк.

8. “Сүз тегермәне” дигән фразеологизмның мәгънәсе ничек булыр?

а) күп сүз белүче; ә) сүзләр җыелмасы; б) күп сөйләшүче.

9. “Острый топор быстрее ломается” дигән мәкальнең татарча варианты:

а) җете кызыл тиз уңа; ә) алма агачыннан ерак төшми; б) без капчыкта ятмый.

10. Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:

а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

ә) билгеләү, күрсәтү, билгесезлек алмашлыклары;

б) билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары.

Татар әдәбиятыннан сораулар:

  1. Бу өзек кайсы әсәрдән?

“Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары.

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары”.

а) “Шүрәле”

ә) “Пар ат”

б) “Китмибез”.

2. Үзе шагыйрь, үзе миллионер. Сүз кем турында?

а) С.Рәмиев; ә) Дәрдемәнд; б) Ш.Бабич.

  1. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренең жанры:

а) лирик; ә) эпик; б) лиро-эпик.

4. Абдулла Алиш – кем ул? Аның турында нәрсә беләсез?

      Вопросы к районной олимпиаде по татарскому языку и

                                     литературе.

                                  10-11 классы.

  1. Тел гыйлеме нинди бүлекләрдән тора? Ул бүлекләр нәрсә өйрәнәләр?
  2. Урман турында мәкальләр һәм әйтемнәр языгыз.
  3. Түбәндә бирелгән мәгънәләрне белдергән парлы сүзләрне табыгыз:

     Өлкән буын кешеләре; яшь кешеләр; балалар; туганнар; дуслар;                сәламәтлек.

 4. Тыныш билгеләрен куегыз һәм аңлатып бирегез:

   а) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.

   ә) Күпер дә артта калды – инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды.

5. Синонимнар табыгыз: рәхимсез; үткен.

6. Саннарның төркемчәләрен билгеләргә:

    Икенче, алтау, икедән бер, утызлап, бер ярым, өчәү, тугызынчы, йөзгә

    якын, алтмыш җиде, бишәр.

7. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез:

     Кояш баю ягына авышса да, бик бөркү иде әле.

     а) синтетик иярчен кире җөмлә;

     ә) синтетик иярчен шарт җөмлә;

     б) синтетик иярчен сәбәп җөмлә.

8. Омонимнарның бер төре булган омоформаларны табыгыз:

    а) корт (бөҗәк) – корт (ризык);

    ә) Айтуган (кеше исеме) – ай туган (күктә ай);

    б) күн (исем берлек санда) – күн (II зат боерык фигыль).

9. Андый эш булганы юк ич. Бу җөмләдә ич кисәкчәсе нинди мәгънә    

    төсмерен белдерә?

10. Баш хәрефләр кайсы очракта дөрес кулланылган:

      а) Казан дәүләт университеты;

      ә) Казан Дәүләт Университеты;

      б) Казан Дәүләт университеты.

                       Татар әдәбиятыннан сораулар:

  1. Г.Исхакыйның кайсы драма әсәрендә татар халкының аянычлы язмышы сурәтләнә?

                            а) «Кыямәт»; ә) «Зөләйха»; б) «Җәмгыять".

  1. XX йөз башында мөселман хатын-кызының иң кыю образын тудырган автор:

         а) Ф.Әмирхан; ә) Г.Ибраһимов; б) Ш.Камал.

  1. Автобиографик характердагы әсәр:

         а) “Туган ягым – яшел бишек” (Г.Бәширов);

         ә) “Ак кыялар турында хыял” (Р. Мөхәммәдиев);

         б) “Саз чәчәге” (Ә.Еники).

4.    Фәнис Яруллин – кем ул? Аның турында белгәннәрегезне языгыз.

               



Предварительный просмотр:

РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕНДӘГЕ РУС МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТӨБӘКАРА ОЛИМПИАДАГА СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР

IX сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.                        

                          А) әкият;

                        Ә) табышмак;

                        Б) баллада;

                        В) әйтем;

                        Г) бәет.

2. Сез балык баласы түгел,

    Сез халык баласы бит.

    Киләчәк көнгә Тукайны

    Сез алып барасы бит!

2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.                                                        

                   А) Фәнис Яруллин;

                Б) Хәсән Туфан;

                В) Наҗар Нәҗми;

                Г) Энҗе Мөэминова.

2.2. Әсәрнең исемен языгыз.                                                                                    

 ______________________________________________________________

  1. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?

- Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара. Анам, җаным, күзем... Анам!- дип, акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Кашки, ул бер генә карасын!...                                                 

                        А) “Җомга көн кич белән”;

                        Б) “Солтангәрәйнең язмышы”;

                        В) “Изге әманәт”;

                        Г) “Буранда”.

                                                

  1. А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендәге геройлар бирелгән рәтне күрсәтегез.                                                                                         

А) Бибинур, Миңлегөл;

Ә) Зәкия, Җиһангир;

Б) Гыйльминиса, Солтангәрәй;

                        В) Мөнирә, Сәет.

II бирем.  Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.                                 

А) “Җилкәннәр җилдә сынала” - ___________________________________________;

Б) “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” - _______________________________________;

В) “Солтангәрәйнең язмышы” - ___________________________________________;

Г) “Агыйдел” - ___________________________________________________________;

Д) “Изге амәнәт” - ________________________________________________________;

Е) “Таныш моңнар” - ______________________________________________________.

III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                      

Ертасымы, бәйлисе,  еламаска, мине, дөнья, җиңен, бар, өйрәтте, үзгәртте, йөрәкне, күлмәк.    

  1. 3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                                                          

__________________________________________________                        

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.                          

Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде .................... , әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген  онытасың. Йөрәгең үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганга куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда аның белән бергә елыйсы килә.

  1. 4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                    
  2. 4.3. Күп нокталар урынына тиешле ялгызлык исемен куегыз.                                        
  3. 4.2. Бу әсәрдә кайсы чор вакыйгалары сурәтләнә?                                            
  4. 4.3. Су коенган кызның исеме ничек?                                                                   
  5. 4.4. Әсәрдә кайсы елга-диңгезләр телгә алына?                                                   
  6. 4.5. Бу әсәрдә яшьләр нинди спектакльгә әзерләнәләр?    
  7.                                    

V бирем. Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.            

        ………………… -  артык катлаулы булмаган хәлләрне, тормыш-көнкүрешнең бер вакыйгасын, кеше холкының һәм эчке дөньясының аерым сыйфатларын сурәтләгән кечкенә күләмле әдәби жанр төре. ...................... - әдәбиятның .................. төренә карый. Ул җыйнак һәм шактый күләмле булырга мөмкин. Шуңа күрә кайбер очракта бер үк әсәрне .......................  дип тә, ............................ дип тә әйтәләр.

VI бирем. Легенда жанры риваять жанрыннан нәрсә белән аерыла?        Мисаллар белән аңлатыгыз.                                                                                                        

VII бирем. Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре халкыбызны нәрсәләргә өйрәтә? Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз.                                             

                                        

X сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. «Сахибҗәмал» әсәренең авторын билгеләгез.                                                    

А) Г.Бәширов;

В) Г. Ибраһимов;

Д) Г.Кандалый;

Е) Ч.Айтматов.

2. Бу нидән булды чи генә?                                                                                          

    Эшем дә йитде чигенә,

    Сахибем кире чигенә,

    Исем китәр, ә җанкәй лә! (Г.Кандалый)

Бирелгән мисалда нинди стилистик чара кулланыла?

__________________________________________________________

3. Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың!» (Г.Тукай)

Бу шигырь юлларында нинди сурәтләү чаралары кулланылган?                                

А) синоним, кабатлау;

Ә) сүз уйнату, синтаксик параллелизм;

Б) омоним, чагыштыру;

В) эпитет, антоним.

4. «Нуры содур» поэмасының авторын билгеләгез.                                                  

А) Өмми Камал;

В) Мөхәммәдъяр;

Д) Г.Кандалый;

Е) Колшәриф.

II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.                                    

А) «Идегәй» - ____________________________________________________;

Ә) «Әбугалисина кыйссасы» - ________________________________________;

Б) «Исемдә калганнар» _ _____________________________________________;

В) «Сөннәтче бабай» - ________________________________________________;

Г) «Зөләйха» - _______________________________________________________

III бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                        

Чын безнеңчә матур, милли көй, әллә нинди зарлы, моңлы көй, башка килә уйлар төрле-төрле, берәү җырлый, ишеттем мин кичә;

 Җырны тыңлап тордым, ташлап түбән дөнья уйларын, хәйран булып, Болгар һәм Агыйдел буйларын, күз алдымда күргән төсле булдым;

Бардым җырлаучыга, бу көй була, диде, Әллүки! дидем, түзалмадым, җавабында милләтәшем миңа, кардәш, бу көй нинди көй?

3.2.Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                            

____________________________________________________________________________

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.

 

        Бу хатлар узган кичтә уйналган «почта» уены вакытында алынган хатлар иде. Хатларның берсеннән башка һәммәсе комплиментлар белән генә тулы иделәр. Бер хатта: «Сез матур, сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур, кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә»,– дип язылган иде.

     Арадан бер хатны ул, яңадан укып та чыкмыйча, ерткалап тәрәзәдән атты. Бу хат ирләр язуына охшатып язылган булса да, кызлар язуы икәнен белгертеп тора иде. Мәгънәсе дә кыска: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы вә мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз гына килешми», – диюдән гыйбарәт иде».

«Безнең өйдә бер дә акыллы кеше юк. «Кыз матур түгел»,–диләр. Матур да булса, буе-сыны да кешенеке төсле булса, андый бай кешеләр  шул кадәр бүләкләр бирә-бирә, кызларын безгә этеп-төртеп бирмәсләр иде. Баланы егерме ел үстереп тә, бер җүнле, яхшы бирнә дә киеп калмагач, дөньяда торганың ни дә, тормаганың ни!».

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                  

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?                                            

4.3. Әлеге монолог аша әсәрнең эчтәлеге һәм автор әйтергә теләгән төп фикер аңлашыламы? Шуны үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.          

V бирем. Комедия төшенчәсенә аңлатма бирегез. Фикерләрегезне татар әдәбиятыннан алынган мисаллар белән дәлилләгез.                                          

VI бирем.  Нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне язып куегыз.  

        ХХ гасыр башы татар әдәбиятында ………………...., ………………......, ............................, …………………......., ………………......... иҗатларында сатира һәм юмор зур үсеш ала. Бу чорда поэзиядә төп фигуралар – ………………...., ……………………......, ..........................., ..............................., ...........................  . Прозаның төп юнәлешен, асылын исә, иң беренче чиратта, ……………......., .............................., .................................., ……………………....... иҗатлары билгели. Бу чор драматургиясенең алтын фондын ....................................., ..............................., ............................................, .................................... әсәрләре тәшкил итә.

 

VII бирем. Танышу. Көтелмәгән хәбәр. Качу. Өйләнү. Бүлекчәләр исеме рәвешендә бирелгән әлеге сюжет тезмәләре Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән алып китерелгән. Һәр аерым бүлектә сурәтләнгән вакыйгаларның эчтәлеген исегезгә төшереп тулырак итеп языгыз. Бу әсәре аркылы автор нинди фикерләр әйтергә теләгән? Фикерләрегезне бәйләнешле итеп, мини-сочинение рәвешендә языгыз.                

XI сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. “Мәхәббәт өчпомагы”на нигезләнеп язылган К.Тинчуринның фаҗигале драмасын билгеләгез.                                                                                                 

А)  “Американ”;

Ә)  “Сүнгән йолдызлар”;

Б) “Йосыф Зөлайха”;

В) “Тутый кош”.

                

2. Сәлим Гәрәевич, Рәхилә образлары  кайсы әсәрдә бар?                                                  

А)”Язгы аҗаган”;

                        Ә) “Итил суы ака торур”;

                        Б) “Бәхилләшү”;

                        В) ”Беренче мәхәббәт”.

                                                

3. Авторы Равил Фәйзуллин булган шигырьне билгеләгез.                             

                        А) “Яздан аерып булмый Тукайны”;

Ә) “Кеше кайчан матур була?”;

                        Б) “Ирләр булыйк”;

                        В)  “Башка берни дә кирәкми”.

4. Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре кайсы жанрга карый?                                                                                    А) хат;

                        Ә) хикәя;

Б) нәсер;

В) дөрес җавап бирелмәгән.                                

5. “Туган телемә” шигыренең авторы кем ?                                                               

                        А) Шәүкәт Галиев;

                        Ә) Сибгат Хәким;

                        Б) Хәсән Туфан;

                        В) Роберт Миңнуллин.

6. Татар драма һәм комедия театрына күренекле драматург, режиссер, артист, педагог Кәрим Тинчурин исеме кайчан бирелде?                                             

А) 1969;

Ә) 1980;

Б) 1989;

В) 1956.

II бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.                              

        Ул, мәхәббәт, ләкин, нәрсә, йөрәк, хисе, гомерен, үзе, тиле, янарга, иске, яңарта, яшьлек, аны, белән, һәрбер, бирә, аның, ярты.

2.2.Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                                    

2.3. Әлеге поэмада күтәрелгән проблемаларны күрсәтегез.        

III бирем. Репрессия корбаннары булган татар язучыларының исемнәрен атагыз.

                                                                                                                                 

IV бирем. Өзеккә нигезләнеп,  биремнәрне үтәгез.

        Исеңдәме беренче танышуыбыз?

        1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Казан университеты рабфагына укырга кердем.

       Тормышка юл табуыма мин шат идем.  Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем.. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым.

4.1. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.                                                 

4.2. Өзектә кайсы персонаж сүзләре бирелгән?                                          

4.3. Әсәрдә күтәрелгән проблема тагын кайсы язучылар әсәрләрендә күтәрелә? Шуны ачыклап, үз сүзләрегез белән аңлатып, анализлап языгыз.

                        

V бирем.  Драма жанры трагедия жанрыннан нәрсә белән аерыла?                

 

VI бирем. Һади Такташның  биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.                                                         

 (1)Һади Такташ – театр һәм драматургия үсеше тарихында тирән эз калдырган драма һәм трагедияләр авторы да, чор таләбен тирән тойган журналист та, ул – прозаик та. (2) Минзәләдә урнашкан курсларны тәмамлагач, Волхов фронтына  җибәрелә. (3) Театрның баш режиссеры булып эшләү дәверендә остазы Г.Кариев тәҗрибәсен үстереп кенә калмый. (4) Бердәнбер “Шакир Шигаев” драмасын иҗат итә. (5) Ул ”Җир уллары” трагедиясен яза. (6) “Мәхәббәт тәүбәсе” – шагыйрьнең әхлак мәсьәләсен кыю куйган әсәрләреннән берсе. (7) 1935 елда әдипнең иң күренекле әсәре – “Тапшырылмаган хатлар” повесте дөнья күрә.

____________________________________________________________________________

VII бирем.  М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендә кошчык образы аша гәүдәләнгән идея-эстетик йөкләмәне ачыклагыз.                                                                 



Предварительный просмотр:

РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕНДӘГЕ РУС МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТӨБӘКАРА ОЛИМПИАДАГА СОРАУЛАР ҺӘМ БИРЕМНӘР

  1. ТЕСТЛАР

1. а хәрефе булган сүзне күрсәтегез.

        А) м…н…с…б…т;

Ә) к...н...г...ть;

Б) х...р...к...т;

В) б…р…к…т.

2. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез.

А) сагайу, йугары;

Ә) сагайу, югары;

Б) сагаю, йугары;

В) сагаю, югары.

 3. Артык сүзне табыгыз.

        А) сәхнә;

        Ә) башкаручы;

        Б) әсәр;

        В) исәп-хисап.

4. Билгеләмәне дөрес рәвештә дәвам итегез: Предметның билгесен белдергән сүзләр төркеме….

        А) исем дип атала;

        Ә) сыйфат дип атала;

        Б) рәвеш дип атала;

        В) сан дип атала.

5.         Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльле җөмләне табыгыз.

        А) Укытучы китапханәгә кергәндә, дустым китап ала иде.

        Ә) Укытучы кушкач, дустым бу китапны укыган.

        Б) Укытучы дәрескә кергәндә, без класста идек.

        В) Укытучы дәресен тәмамлады.

6.  Кешенең холкын белдерә торган  сүзне табыгыз.

        А) авыз;

        Ә) явыз;

        Б) нигез;

        В) шөгыль.

7. Боерык фигыль булган җөмләне табыгыз.

        А) Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким халыклар дуслыгы турында күп язган.

        Ә) Әгәр бүген вакытың булса, Фатих Кәримнең шигырьләрен кабатла.

        Б) Барыгызны да Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган кичәгә чакырабыз.

        В) Син ялгышасың, бу хикәяне башка язучы иҗат иткән.

8. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз. 

        А) Кышкы ял үтеп китте, яңадан укулар башланды.

        Ә) Син ничек уйлыйсың, миндә шулай уйлыйм.

        Б) Тагын шуны телисем килә: сәламәт булыгыз.

        В) Күңел кайда, күз шунда.

9. Бирелгән җөмләнең башын күрсәтегез.

                ... ,  шунда куярга кирәк.

        А) Кичен яңгыр яуса;

        Ә) Китапны кая куйсаң;

        Б) Әйберне каян алсаң;

        В) Тактага нәрсә язсаң.

10. Кайсы җөмләдә нокталар урынына туктаусыз сүзен кулланырга кирәк?

        А) Һәр кешегә бу сыйфатларны булдыру ... .

        Ә) ... тырышсагыз гына, уңышка ирешерсез.

        Б)  ... ялгышсагыз, сәламәт булырсыз.

        В) Һәр кеше кешеләр   ... яши.

II бирем. Басымны дөрес куеп, сүзләрне языгыз.

        Кайсы, китмәскә, әмма, сокланыгыз, күчермәде.                        

III бирем. Нокталар урынына кирәкле килеш кушымчаларын куеп языгыз.                                                                                                            

        1) Урман һава........ сафландыра. 2) Дару үләннәре............ бик күбесе урман........ үсә. 3) Бер ялганласаң, икенче чын сүзең....... дә ышанмаслар. 4) Аз эш күп сүз........ яхшырак. 5) Унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары......... Ачык ишекләр көне.......  чакырабыз. 6) Балалар җәйге ял....... зур түземсезлек белән көтеп алдылар. 7) Сәяхәтчеләр иртән иртүк юл........ чыктылар. 8) Мин 1990 ел....... уникенче августы........ Казанбаш авылы......... туганмын. 9) Сыйныф җитәкчесе...... сүз бирделәр. 10) Мин туган авылым........ матрулыгы........ сөенеп бетә алмыйм. 11) Яфраклар......... иртәнге чык......... авыр тамчылар......... ялтырый. 12) Авыру....... хастаханә......... кичә китерделәр.

IV бирем. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз. Мәсәлән: акыллы (надан) кеше.                                

          Салкын, якты, тар,  усал, баллы.

V бирем.  Җөмләләрне тәрҗемә итегез.                                

  1. Я люблю классическую музыку.
  2. Куда ты идешь сейчас?
  3. Из какого вы города?
  4. Где мой словарь?
  5. Это мои друзья, ты их знаешь.
  6. Кого вы спрашивайте?
  7. Весна – самое прекрасное время года.
  8. Собака – друг человека.
  9. Сколько книг нужно?
  10. Кому ты говоришь?

VI бирем. Җөмләләр төзеп языгыз.                                                 

1) Тәмамлагач, уйлыйм, табиб, мин, мәктәпне, булырга.

2) Һәм, алабыз, теле, генә, без, дәресендә, билгеләре, дүртле, татар, бишле.

3) Борынгы, шөгыльләнгәннәр, белән, игенчелек, кешеләр.

4) Укучылары, кыш, җимлек, мәктәп, ясап, җиткәч, куйдылар.

5) Көнне, була, сәгатьтә, кичә, залында, сишәмбе, актлар, унсигез, әдәби.

VII бирем.  Сүз ясагыч кушымчалар белән чиста, аш, сүзләреннән булдыра алган кадәр яңа сүзләр ясагыз.                                                      

VIII бирем.  Хикәяне  дәвам итеп языгыз.                                

        Мин спортны бик яратам, әмма аның белән шөгыльләнергә вакытым җитми. ....

_________________________________________________________________________

                        

X сыйныф

  1. ТЕСТЛАР

1. Сәнгать сүзенең дөрес транскрипциясен табыгыз.

   А) [сангат];

        Ә) [сәнгәт];

        Б) [сәнгъәт];

        В) [сәнгъәть].

2. Тора-бара парлы сүзенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.     

        А) вскоре;

        Ә) вовремя;

        Б) со временем;

        В) совсем скоро.

3. Тапкыр сүзенең синонимын табыгыз.

        А) бераз;

        Ә) мәртәбә;

        Б) аерым;

        В) кушу.

4. Бирелгән җөмләгә туры килгән сүзне күрсәтегез.

        Вәкаләтле вәкиллеккә чит ил илчеләре, сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре төрле сораулар белән … .

        А) тәкъдим итәләр;

        Ә) мөрәҗәгать итәләр;

        Б) игътибар итәләр;

        В) җәлеп итәләр.

5. Җөмләнең хәбәрен кайсы сүз белән алыштырырга мөмкин?

Без туганнар белән татар театры турында сөйләштек.

        А) таныштык;

        Ә) күрештек;

        Б) киттек;

        В) аралаштык.

6. Бирелгән җөмләнең ахырын табыгыз.

Дәресләр беткәч, ... .

        А) язучыларның әсәрләре басыла.

        Ә) бу язучының иҗат юлы турында белмибез.

        Б) язучылар белән очрашу  булды.

        В) бу язучының әсәрләре миңа бик ошый.

7. Шарт фигыль булган җөмләне табыгыз.

        А) Китапның авторы Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булган.

        Ә) Бишле алсам, әнием шатлана.

        Б) Дуслар киткәч, бик күңелсез була.

        В) Яңа сүзләрне кабатлагыз.

8. Бирелгән җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

                Мы хотим найти свое место в этом огромном мире.

        А) Бүгенге  зур дөньяда без үз урыныбызны таптык.

        Ә) Шушы зур дөньяда  үз урыныбызны табасыбыз килә.

        Б) Шушы зур дөньяда  без үз урыныбызны табачакбыз.

        В) Бүгенге  зур дөньяда без үз урыныбызны табачакбыз.

9. Теркәгечле тезмә кушма җөмләне күрсәтегез.

        А) Җәй үтте, әмма көннәр җылы әле.

        Ә) Җәй үтте, мәктәпләрдә укулар башланды.

        Б) Җәй үтсә дә, көннәр кояшлы.

        В) Җәйләр үтеп бара инде.

10. Ярдәмчел сүзeнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. 

    А) справедливый;

        Ә) отзывчивый;

        Б) честный;

        В) старательный.

II бирем. Басымны дөрес куеп, сүзләрне күчереп языгыз.                      

Урынбасар, әмма, бердәнбер, ныгытыгыз, туганыңдай.

__________________________________________________________________

III бирем. Нокталар урынына кирәкле килеш кушымчаларын куеп языгыз.                                                                                                                

                Рәшит энесе....... кызыклы китап укыды. 2) Шимбә һәм якшәмбе көннәре....... без авыл....... кайта идек. 3) Кошлар бакчалар....... төрле бөҗәкләр....... саклыйлар. 4)  Без авырган........, өйбез....... табибә килә. 5) Әбием....... күршеләре ихтирам итәләр. 6) Без Фәридә белән балалар бакчасы.......... бергә йөрдек, аннан бергә мәктәп......... укырга килдек. 7) Дустым татар теле.......... яхшы белә, шуңа күрә олимпиадалар........ катнаша. 8) Сүзлек кирәк булса, мин дустым........ алып торам. 9) Начар эшләр......... тыелыгыз, дуслар сайлау........ ялгышмаска тырышыгыз. 10) Россия....... дә, Татарстан...... да шахмат - киң таралган уен. 11) Төрле ярмалар....... пешергән боткалар аеруча файдалы. 12) Кычыткан яралар........ төзәтә, кан состав........ яхшырта.

IV бирем. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз. Мәсәлән: акыллы (надан) кеше.                                    

          Җайсыз, озын, катлаулы, арзан,  кичәге.

 

V бирем. Җөмләләр төзеп языгыз.                                                               

1) Максатына, кеше, генә, ала, үз, ирешә, белемле.

2) Тарихи, ял, ярата, романнар, ул, сәгатьләрендә, укырга.

3) Сыйныф, алдылар, чаңгы, урынны, безнең, беренче, ярышларында, укучылары.

4) Була, йөзгә, ике, кушсаң, йөзне, йөз.

5) Уңышлы, укырга, авыл, мәктәпне, академиясенә, апам, тәмамлап, керде, хуҗалыгы.

VI бирем. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.                                                      

  1. Извините, я забыл книгу дома.
  2. Я прочитала интересную книгу о литовских татарах.
  3. Мы  встретимся с ним  в воскресенье в пять часов.
  4. Ты видел его сегодня?
  5. Куда вы ездили в воскресенье?
  6. С кем она познакомилась вчера в клубе?
  7. Ты всех знакомых поздравил с праздником?
  8. Они  сегодня придут к нам?
  9. Что вы не любите делать?

10)        Она носила красивое зеленое платье.

VII бирем.  Сүз ясагыч кушымчалар белән күз, дым сүзләреннән булдыра алган кадәр яңа сүзләр ясагыз.                                                                      

VIII бирем. Хикәяне  дәвам итеп языгыз.   (12-15 җөмлә)                               

Мин яшәгән төбәктән дә (шәһәр, район) гүзәлрәк җир юктыр. ....

XI сыйныф

  1. ТЕСТЛАР

1. Кайсы сүздә ү хәрефе языла?

        А) с...р...тл...г...н;

        Ә) гә...д...л...нд...рг...н;

        Б) б...шк...рг...н;

        В) к...лг...н.

2. Төй сүзенең II затта, күплек санда дөрес язылышын күрсәтегез. 

   А) төйегез;

   Ә) төйөгез;

    Б) төегез;

    В) төегөз.

3. Кайсы пар артык?

        А) шатлыклы — кайгылы;

        Ә) килде – китте;

        Б) бергә — аерым;

        Г) ярату — сөю.

4. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Кул җитми —

        А) рука не поднимается;

        Ә) не покладая рук;

        Б) руки не доходят;

        В) золотые руки.

5. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Эшчәнлек —

        А) работа;

        Ә) активность;

        Б) деятельность;

        В) встреча.

6. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Мәсьәлә менә нәрсәдә: без бер-беребезне тыңлый белмибез.

        А) Проблема в том, что мы не умеем слушать друг-друга.

        Ә) Проблема в том, что мы не можем слушать друг-друга.

        Б) Проблема в том, что мы не слушаем друг-друга.

        В) Проблема в том, что мы не можем услышать друг-друга.

7. Парлы сүзнең икенче компонентын табыгыз.

Кием-

        А) – шалай;

        Ә) – китем;

        Б) – салым;

        В) – җитем.

8. Бирелгән җөмләнең башын табыгыз.

         ..., югыйсә ул башка укучыларга калмас.

        А) Бу китапны саклаганчы,

        Ә) Бу китапны сакласагыз да,

        Б) Бу китапны саклагыз,

        В) Бу китапны сакласак та,

9. Мәгънәдәш сүзләрне бер-берсенә теркәү юлы белән ясалган парлы сүзләр төркемен билгеләгез. 

А) берән-сәрән, бүләк-санак, күрше-күлән, бала-чага;

Ә) анда-монда, чиле-пешле, елдан-ел, башма-баш;

Б) килде-китте, барлы-юклы, эреле-ваклы, ара-тирә;

В) аң-белем, иелә-сыгыла, уен-көлке, уй-фикер.

10. Боерык  фигыльле җөмләне табыгыз.

А) Быел без иртән укыячакбыз.

Ә) Мин бүген иртәрәк килдем, ә дустым килеп җитмәгән әле.

Б) Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

В) Быел имтиханнар авыр булачак.

II бирем. Басымнарын дөрес куеп, сүзләрне күчереп языгыз.                 

Кояштай, кичерегез, әлбәттә, милләтара, мондый.

_____________________________________________________________

III бирем. Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп языгыз. 

                                                                                                        

1) ХХ гасыр башы….... бөек рус шагыйре А.С.Пушкин әсәрләре татар телендә дистә…... артык басма булып чыгалар. 2) Беренче татар китаплар…... кулъязма хәле….... булган. 3) Дөньяда иң бер…..... басма китап кәгазь уйлап табылган илдә – Кытай… барлыкка килә. 4) Казанда рус шрифты белән баса торган типография 1805 ел....… эшл…... башлый. 5) Дәүләт теле булмаса да, Австралия татарлары мәктәп....… татар телен бик яхшы өйрән….... . 6) Спектакльдән кер.....… акчаны кунаклар Казанда милли балалар бакчасы төзү фонды…...... тапшырдылар. 7) Күп....… түгел Симферопльдә мәдәният бәйрәм…... үткәрелде. 8)  Минскидагы татар оешма......… тырышлыгы ярдәмендә анда татар телен өйрән.....… түгәрәге эшли. 9) Кытай......… газета укыр өчен, биш меңгә кадәр иероглиф….... истә тотарга кирәк. 10) Әстерхан шәһәре.....… үзәге.....… татар бистәләре бар.

IV бирем. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз. Мәсәлән: акыллы (надан) кеше.                                                          Моңсу, иртәнге, куркак,  тәмле, саран.

V бирем. Бирелгән сүзләрне кирәкле формага куеп, җөмләләр төзеп языгыз.                                                                                                                

1) Милли китапханә, бар, китаплар, басма, очрый торган, сирәк,  һәм, кулъязма, артык, 14 мең.

2) Торак, без, берничә, тулай, университет.

3) Урнашырга, Ампритсар  шәһәре, Һиндстан, китапханә, кечкенә, иң, дөнья.

4) Диярлек, юк, сүзләр, башланырга, А хәрефе, теле, рус.

5) Россия, мәктәптә уку, җиде, һәм, башлана Татарстан, яшьтән.

VI бирем. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.                                           

  1. Мы можем подождать в коридоре.
  2. Могу я помочь вам?
  3. Она не сможет приехать к нам в понедельник, потому что болеет.
  4. В какой театр вам хочется пойти в субботу?
  5. Проходите, пожалуйста, мы вас давно ждем.
  6. Я хочу послушать последние новости.
  7. Что он должен купить в этом торговом центре?
  8. Экзамен по истории  продолжался более 2 часов.
  9. Если у вас будет достаточно терпения, вы достигнете своей цели.
  10. Кого вы хотите видеть?

VII бирем.  Сүз ясагыч кушымчалар белән ай, тамыр сүзләреннән булдыра алган кадәр яңа сүзләр ясагыз.                                                                      

VIII бирем. Хикәяне  дәвам итеп языгыз.                                        

        Бүген көн шундый матур, кояшлы. Без сыйныфыбыз белән соңгы дәрескә кермәскә булдык. ....