Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта( 3 нче сыйныф)
план-конспект урока (3 класс) на тему

Тазиева Рузалия Равгатовна

План-конспект урока по литературному чтению на родном языке для 3 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_plany_rip_3_klass.docx50.83 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче татар төркемендә әдәби уку дәресенә план-конспект

Укытучы: Яр Чаллы шәһәренең 40 нчы  урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы

ТЕМА: Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта

Максат :

1. Әхсән Баянның “ Яхшылык кире кайта”хикәясе белән танышу, төп темасын ачыклау

 2.Укучыларның фикерләү сәләтен  , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын   үстерү, аралашу күнекмәләрен булдыру

 3. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

 Көтелгән нәтиҗәләр.

 Предмет нәтиҗәләре:  текстны сәнгатьле итеп уку; әсәрнең эчтәлеген аңлау,   төп темасын билгеләү. Әсәр эчтәлеге, геройлар, аларның эш-гамәлләре турында  

сорауларга җавап бирү  

 Әсәр геройларының эш-гамәлләрен әхлакый күзлектән чыгып бәяләү, укучының эмоциональ-рухи байлыгын арттырү

Метапредмет нәтиҗәләр:

ТБУУГ-  кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм укучының үз эшчәнлегендә куллана белүе.

Коммуникатив УУГ - үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү; текст буенча сораулар куя белү,  үз фикерләрен дәлилләү. Әсәрнең төп фикерен табу.

 Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү,  геройлар кылган гамәлләр аша яхшылыкка өйрәнү.

 Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру; укытучы белән бергәләп үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү.

 

Дәрес барышы.

1 Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар!

- Хәерле көн!

-Хәерле көн  алсу таңнарга,

-Хәерле көн сайрар кошларга,

-Хәерле көн якты күлләргә,

-Хәерле көн якын дусларга,

-Хәерле көн матур кызларга,

-Хәерле көн батыр улларга.

-Әйе, Көннәребез ямьле, якты булсын. Һәммәбезгә дә зур уңышлар теләп дәресебезне башлыйбыз. Бер-берегезгә елмаю бүләк итегез әле. Рәхмәт, утырыгыз.

1 нче слайд( экранда кояш рәсеме)

- Дәресебез башлануга ,бүлмәбезгә кояш  та килеп керде. Ул безгә нәрсәләр бирә? (-Җылылык, яктылык)

2. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

- Бүген без парларда эшләрбез. Бер-берегезнең җавапларын игътибар белән тыңлагыз. Әлбәттә һәр укучы дәрестә эше өчен билге дә алачак. Алдыгыздагы кәгазьләргә һәр җавап өчен плюслар куя барырсыз.Кемнәр 5 һәм 5 тән күбрәк плюс җыя- 5,   4 не   - 4ле, 3 не 3ле ( тактага эләм).

- Дәресебезне өй эшен тикшерүдән башларбыз. Кем дөрес итеп өй эшен әйтеп бирә? (А.Әхмәтнең “Малайлар аңламадылар” хикәясен сәнгатьле укырга, әчтәлеген сөйләргә өйрәнергә, малайларга характеристика язарга)

- Әйдәгез , парларда эшләп алабыз. Бер пар икенче парга хикәянең эчтәлеге буенча сораулар бирә.

  - Укытучы  сорауларына  җаваплар бирү.

  • Хикәядә төп тема нинди?(әдәп,әдәплелек)
  • Әнәс белән Әкътәс әдәпле малайлармы? Алар әдәпле булуны ничек аңлыйлар?
  • Аларга әдәпле булу өчен нинди сыйфатлар җитми?
  • Ә менә Вәли исемле малайдан алар ничек аерылып торалар?( тупас сөйләшә)
  • Малайларда әдәп җитмәвен кайдан белдегез?( бабайга урын бирмәделәр)
  • -Бабай  аларны таныдамы әллә? Ул ни өчен аларга карап торды? ( ул аларга “тәрбиясез малайлар”, икән дип карап тора)
  • Хикәядә тәрбияле, әдәпле герой бармы?
  • Малайлар нәрсәне аңламадылар?

Берничә укучыдан малайларга характеристиканы укыту.

  • Сез ничек уйлыйсыз, бу малайлар яхшы кеше булып үсәрләрме? Алар үз хаталарын аңларлармы?
  • Димәк,нәтиҗә ясыйк әле. Әдәпле булу җиңелме? Сез үзегезне әдәплегә саныйсызмы?
  • Ә хәзер парларда эш. Әдәпле кешегә хас сыйфатларны языгыз.
  • ( һәр пардан 1 укучы җавапны укый)
  • Яхшы укучылар. Әдәп темасына йомгак ясыйк.

Әдәплелек турында   галим, танылган фикер иясе, педагог һәм әдип   Р.Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт”исемле китабында болай диелгән: “ Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр. Кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр һәм вөҗданы газапланыр. Бу тойгыларга ия һәм хуҗа булган кеше әдәпле вә өстен кеше дип санала”

-Укучылар! Мин дә сезнең әдәпле балалар булып үсүегезгә бик ышанам.Сез тормышта гел яхшылык кына эшләрсез дип уйлыйм.

Ә хәзер әйдәгез, ял итеп алабыз

Физминутка

Гөлчәчәкләр  күренде

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте

Чәчәкләрне селкетте:

Уңга бөгелделәр,

җиргә иелделәр

сулга бөгелделәр

җиргә иелделәр.

Ә син җил

Чәчәкләргә тими үт,

Алар зур булып үссен

Безгә шатлык китерсен.

  3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

 2 нче слайд

    -  Укучылар экранга игьтибар итегез әле.  Мәкальләрне укыгач, сез бүген өйрәнә торган теманы да әйтә алырсыз әле.   

-   Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә,

 -  Яхшының сүзе яхшы.    

 -  Яхшылык итсәң,  яхшылык күрерсең

 -  Һәр мәкальдә кабатланып килгән сүз бармы?  (яхшы, яхшылык)

 -  Бу мәкальләр нәрсә турында? Аларны нинди тема берләштерә?( яхшылык)

-   Бик дөрес.Димәк, без бүген  нәрсә турында хикәя укырбыз? (яхшылык турында)

- Әйе. Бүгенге тема “Яхшылык – җирдә ятмый”- дип атала ул. (тактага элэм)

  • Дәресебездә кызыл җеп булып сузылып  барасы сүзләрне мин балалар язучысы   Роберт Миңнуллин шигыреннән алдым.

3слайд “Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

                Бу заманда бигрәк,

                Яхшылык эшләү җиңел түгел,

                Ә эшләргә кирәк! ( Р .Миңнуллин)

  • Димәк, безнең максат нинди булыр икән. Уйлап карагыз әле,  
  • Сезнең яхшылык турында нинди әкият укыганыгыз яки татар телендә мультфильм караганыгыз бар?( “Ике кыз”, “Өч кыз”)

4 нче слайд. “Ике кыз”, “Өч кыз” әкиятләренә иллюстрацияләр

  • Ә менә бу адашкан хәрефләрне үз урыннарына куйсагыз, хикәянең исеме дә килеп чыга
  • Я ш ы х л к ы     к е р и   к й а та -  Яхшылык кире кайта.

5 нче слайд

  • Бик дөрес. Без бүген язучы Әхсән Баянның “Яхшылык кире кайта хикәясен өйрәнербез.(язучы турында кыскача мәгълүмат бирү).

  ( дәфтәргә числоны , теманы язу)

  • Без бүген дәрестә менә шушы сорауларга җавап эзләрбез. ( укый барам, элә барам)
  1. Нәрсә ул яхшылык ?
  2. Яхшылык эшләү  җиңелме?
  3. Яхшылык эшләр өчен  кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
  4. Яхшылыкны кешеләр генә эшлиме?
  • Кемнәр буген дәрестә шул сорауларга җавап таба ала, димәк, дәресебез бушка үтмәячәк .

6 слайд

  • Сүзлек эше. (Дәфтәрләргә язу)
  • Казылык- колбаса
  • Маэмай- эт
  • Эт өере-  эт көтүе, берничә эт
  • Шелтә- орышу
  • Хаклы –прав
  • Яклашкан- аның өчен көрәшкән,  защищал
  • Сыйланган-тәмле ашаган.

Әсәр өстендә эш. Укучылар укый

Укытучы сораулары:

  •   Мин  хәзер сезнең әсәрне ничек аңлаганыгызны тикшереп китим эле. Минем сорауларым хәйләкәр (критик) булачак, игтибарлы булыгыз.
  • Малайны әтисе базарга җибәргән?
  • Малай кибеттән алма, лимон алган?
  • Барганда аның каршысына бер песи очраган?
  • Малай этне тибеп очырган?
  • Малай эткә алма биргән? Аннан соң лимон биргән
  •  Әнисе аны бик каты орышкан?
  • Мәктәптән кайтканда малайга бер эт ташланган?
  • Ул аны ашаткан эт булган.
  • Аңа беркем дә булышмады
  • Лэкин эт малайны танымаган.
  • Булдырдыгыз,балалар. Хикәяне бик аңлап укыгансыз икән.

      - Ә хәзер хәйләсез сорауларларга җаваплар бирергә кирәк.

          - Хикәя кем турында7

- Малай нинди? Аңа нинди сыйфатлар хас?_( яхшы, саран түгел, этне җәлли, ярата, әнисенә булыша)

- Малай нинди яхшылык эшләде?

- Малай дөрес эшләгәнме?

- Ә аның яхшылыгына яхшылык эшләүче булдымы?

- Ә хикәядә тагын бер яхшы кеше  турында әйтелә. Ул кем икән?  (Бар, әнисе. Ул малаен яхшы итеп тәрбияләгән)

Укучылар  хикәя буенча бер-берсенә сораулар бирәләр.

  • Укучылар, текстта мәкаль булырлык җөмлә бар. Шуны табыгыз әле.
  • Яхшылыкка җавап бирми калу- тәрбиясезлек.  Килешәсезме?

4. Рефлексия.

 7 слайд. “ Һәр көн саен бер яхшылык кыл”  ( хәдис)

 Укытучы:

“ Һәр көн саен бер яхшылык кыл”  - диелә бер  хәдистә.Әти-әниеңә, туганнарыңа,дусларыңа  булышасыңмы, эт –мәчеләргә, кошларга ярдәм итәсеңме- бу да изгелек.

 Дәрес башында куелган сорауларга җавап таптыкмы  дәрестә?

 -Таптык.

- Бүгенге дәрестән нинди нәтиҗә ясадыгыз?

- Дәрес сезгэ файдалы булды дип саныйсызмы?

       -  Ә хәзер менә бу агачка игътибар итик әле. Нәрсә җитми икән аңа?(яфраклар). Әйдәгез тагын бер яхшылык эшлик . Терелтик без ул агачны. Сезнең өстәлләрдә яфраклар бар. Әлеге яфракларга яхшылык һәм начарлык билгеләре язылган. Яхшылык язылган яфракларны гына сайлап алып агачка беркетсәк, агач терелер (ярата белүче, ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, игелекле,тәртипле тырыш, әдәпле, уңган, хайваннарны ярата, яхшы укый,әнисен тыңлый,намуслы, сакчыл, кайгыртучан; усал, кош ояларын туздыручы, башкаларны кыерсытучы, миһербансыз, шәфкатьсез).

  • Менә агачыбыз терелде дә. Ул тиздән яхшылык җимешләре бирер. Ә ул җимешләрне авыз иткән һәр кеше бары тик яхшы гамәлләр генә кылыр.

      5.  Бәяләү. Дәрескэ йомгак.

     - Ә хэзер үзегезгә билгеләр куегыз. Әгәр сезнең билге минем билге белән туры  килсә, шундый билгене куям ( вакыт калса дәрестә үк)

-Үзеңә нинди билге куйдың, ни өчен?

6. Өй эше бирү.

            1  Әсәрне укып сөйләргә өйрәнергә.

            2  Хикәя буенча рәсем ясарга

            3  Дүрт аяклы дустың турында яз.

 Дәресне   Р.Ахиярованың  Р.Харис сүзләренә язылган “Елмай” җырын җырлап тәмамлау

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

Урок внеклассного чтения по повести Кира Булычёва «Лиловый шар»

Урок внеклассного чтения по повести Кира Булычёва  «Лиловый шар». Презентация разделена на 2 части. Перед показом необходимо части соединить....

Балачаклар кире кайтмас инде,ләкин без бит кайта алабыз!

"Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни- эзләнү эше. Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана....

Нәрсә ул яхшылык?

Халкыбыз бәйрәмнәренә багышланган презентация....

Яхшылык эшләргә ашык!

Максат: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата           игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз-үзләренә әлеге...

Яхшылык җирдә ятмый

Яхшылык җирдә ятмый...