Яхшылык җирдә ятмый
классный час (4 класс) на тему

"Век живи, век учись!"

Яхшылык җирдә ятмый

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yakhshylyk_zhird_yatmyy.doc26.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яхшылык җирдә ятмый

(тэрбия сэгате)

Нәрсә ул яхшылык, һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек - бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел. Яхшылык кылган кешеләр Ходайга ышанмасаларда шәфкатьле һәм изгелекле булып кала аладыр, минемчә. Ләкин чын күңеле белән Алла Тәгәләгә ышанган кеше шәфкатьсез була алмый.

 «Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә. Ә яхшылык, игелеклек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәтта, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Барыбызга да истә тотырга кирәк, халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бердә юкка әйтмәгән. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү,авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

 Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаңда яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр - тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш.

 Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе – баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изгелек җирдә ятмый - уку дәресе

Балаларга кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар булуын аңлату. Укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү. Телдән сөйләмне сафландыру, ата-аналарны, өлкәннәрне...

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

Якшылык жирдэ ятмый

тэрбия сэгате...

Нәрсә ул яхшылык?

Халкыбыз бәйрәмнәренә багышланган презентация....

Яхшылык эшләргә ашык!

Максат: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата           игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз-үзләренә әлеге...

Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта( 3 нче сыйныф)

План-конспект урока по литературному чтению на родном языке для 3 класса...

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ АШЫГЫЙК!

Тема: Яхшылык эшләргә ашык!Максат: укучыларда яхшылык эшләргә теләк формалаштыру; укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларны...