Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"
классный час (4 класс) по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.yahshylyk.docx17.91 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

               Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.”

Максат: укучыларда яхшылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, укучыларның үз фикерләрен курыкмыйча, төгәл әйтүләренә ирешү.

Әңгәмә барышы.

  1. Оештыру. Хәерле көн укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан- кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә  якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.Ә хәзер тыныч кына утырабыз.
  1. Бүгенге әңгәмәбезнең темасын  белү өчен мин сезгә Ф.Яруллинның бер шигырен укып китәм. Бу шигырь “Ашыгыйк” дип атала.

Актыккы сулышны алганда,

Уфтанмас өчен җан ачынып-

Кулларда егәрлек булганда,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып

Холкыбыз бик сабыр булса да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходайның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк.

Һәркемнең гомере бер генә

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

  1. Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Яхшылык эшләргә өнди). Димәк, бүгенге әңгәмәбез яхшылык, ярдәм итү турында булыр. (Тактада тема ачыла.)
  1.  Ә  нинди кеше генә яхшылык эшли ала? (мәрхәмәтле, изге күңелле, игелекле). Ә нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек?( Акыл һөҗүме)
  1. Үз фикереңне әйт, кешенекен кабатлама.
  2. Фикерләрнең күбрәк булуы яхшы.
  3. Фикерләр бәяләнми, тәнкыйтьләнми.
  4. Һәр кешенең фикере тыңлана, кабул ителә.

  1. Сез фикерләрегезне әйтегез, мин яза барам. (Булышу, яхшы сүз, изге гамәл, авыр чакта ярдәм итү, кеше хәленә керә белү, шәфкатьле булу)

  1. Ничек уйлыйсыз, мәрхәмәтлелек кайда туа? Кайда яши? Аны күреп, тоеп буламы? Ул кешене нишләтә? (шатландыра, сөендерә, тәрбияли, баета, юата)
  2. Мин сезгә “Серле урындык” алып килдем. Ни өчен серле соң ул? Бу урындыкка утырган һәр кеше бары тик үзенең эшләячәк изге эшләре турында әйтәчәк. Әйдәгез, берәм- берәм утырабыз һәм сез бүген нинди изге эшләр эшләргә уйлыйсыз, шуларны әйтерсез. ( әти- әнигә булышам, 5ле алам, дусларыма булышам, һ.б.)
  1. Серле урындыкка утырганнан соң  сез бары тик ягымлы, матур сүзләр генә әйтерсез,гел яхшылыклар гына эшләрсез дип өметләнәм. Сез бу сүзләрне  әйткәч, үзегездә берәр үзгәреш сизмәдегезме? (рәхәт булып китте, йөзләргә елмаю килде,күңелләр сөенде).
  2. Димәк, ягымлы, җылы сүзләр әйтү кешене ниндигә әйләндерә? (сөйкемле, матур, иренендә елмаю, күркәм күренә, шатлыклы)
  1. Укучылар, көн болытлы булганда безгә моңсу, күңелсез кебек тоела. Болытларны тарату өчен нәрсә кирәк?

Кояш кирәк. Юкка гына яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне кояш белән тиңләмиләр. Ә кешеләр бу кояшның нурлары булып үзләренең мәрхәмәтлелекләре, яхшы сүзләре белән кешеләрне җылыталар.Менә монда тактада кояш, ләкин аның нурлары юк.  Сезнең алдыгызда сүзләр бар, шуларны  кояш нурлары җылытырлык итеп  куярга кирәк. Сүзләр арасында җылытмый торган сүзләр дә бар. Шуңа күрә игътибар белән укып куегыз. (Кояш җыю).

  1. Ә хәзер мин сезгә бер рецепт тәкъдим итәм.  Күзләрегезне йомып, мин әйткән һәр эшне хәрәкәтегез белән эшләп барыгыз.

Сабырлык савыты алыгыз. Аңа бер уч йөрәгегездән чыккан мәхәббәт, 2 бал кашыгы юмартлык, 2 аш кашыгы яхшылык салып, өстенә елмаю сибеп җибәрегез. Туганнарыгызга, дусларыгызга да бу рецептны  тәкъдим итегез.

  1. Йомгаклау. Ә хәзер минем янга  түгәрәккә басыгыз. Менә сезгә кечкенә янчык. Анда бүген без сөйләшкән барлык нәрсә  тупланып килде. Сез бу янчыктан бүген үзегез өчен  файдалы дип саналган иң изге фикерләрне алыгыз. Һәрберегез үзегезгә  тигән  изге  сүзләрне чиратлап әйтеп чыгыгыз.

Бүгенге тәрбия сәгатен  Р.Миңнуллинның  “Яхшылык” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кешеләргә без яхшылык эшлик,

Эшләмәсәк гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул- зур фидакарьлек.

Яшәү безгә авыр булыр иде.

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә  кирәк.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...

"Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате

Әлеге материалда,  мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемасы турында сәйләнә. Тәрбия сәгате конференция формасында алып барыла....