Тәрбия сәгате 4класс "Мактану-һәркемне хур итә"
классный час (4 класс) по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Мактану-һәркемне хур итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maktanu_hrkemne_d_hur_it.docx16.33 КБ

Предварительный просмотр:

Мактану һәркемне дә хур итә, тыйнак булуга ни җитә.

                                          ( А.Алиш)

Максат: мактануның кеше абруен төшерә торган начар гадәтләрнең берсе икәнлегенә төшендерү.

Тормышта һәр кеше үз-үзен тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үти. Сез тормышта тәртипле һәм тәртипсез кешеләр белән очрашасыз. Аларның үз-үзләрен тотышларына, кылган эшләренә бәя бирәсез...

Менә мин сезгә Ш.Галиевның бер кечкенә генә шигырен нән өзек укып китим әле, без бүген сезнең белән нәрсә турында фикерләшербез икән, монысын инде сез үзегез әйтерсез.

Мин-Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай! Мин- бик уңган,

Өлгер мин,

Юк бар белән көлдермим.

Бик тапкыр мин,

Мин, Мин,

Мин бик Тыйнак мин!

Әйе, без бүген мактанчыклар турында сөйләшербез. Әйдәгез, Вил Казыйхановның “Телисезме” шигырен дә тыңлап  алыйк әле.  

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу бала нинди? Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-  Ә нәрсә соң ул мактану?

Мактану ул- урынсызга үз-үзеңне яки берәр эшеңне мактау, булмаганны арттырып сөйләү, шапырыну, масаю.

Менә бүген  мин сезгә, “Фатыйха” газетасының соңгы санында басылып чыккан “Мактанчык чәйнек” әсәрен алып килдем, әйдәгез хәзер шул әсәр белән якыннанрак танышып узыйк. Исеменнән күренгәнчә, бу әсәрнең ни турында булачагын чамаларга мөмкин. Укучылар, уйлап карагыз әле, чәйнек ни дип мактанырга мөмкин соң? (укучыларның фикерләре тыңлана)

Игътибар белән тыңлап утырыгыз, ахырдан сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

-Мактануның ахыры ни белән тәмамлана соң?

Әйе, мактануы чиктән ашкан чәйнек бөтенләй ялгызы калды, ул хәзер беркемгә дә кирәк түгел, ялгызы почмакка кереп ятты.

Менә, А.Алишның “Мактану һәркемне дә хур итә, тыйнаклыкка ни җитә” дигән сүзләре бик мәгънәле әйтелгән, бу сүзләр нәкъ безнең чәйнеккә туры килә дисәк тә ялгыш булмас.

Ә сезнең укучылар, мактану, мактанчыклык турында шигырьләр, мәкальләр ишеткәнегез юкмы?

Мактанчык- буш янчык.

Ишәк колагы белән мактаныр.

Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр., һ.б.

Мактанчык кеше, ул бер дә эшләргә яратмый, сөйләнеп йөрергә генә ярата, ә тыйнак кеше олыга да, кечегә дә хөрмәт белән карый, бер вакытта да эшләгән эше белән масаймый, матур итеп сөйләшә.

Ярый укучылар без сезнең белән нинди фикергә киләбез инде бүгенге әңгәмәдә?

Әңгәмә ошадымы? Үзегезгә файдалы нәрсә алдыгыз бүгенге әңгәмәдән?

Әйдәгез, әңгәмәбезне  менә шушы чәчәк таҗларындагы матур фикерләребез белән тәмамлыйк.

  1. Үземнең кыланышларымны тәнкыйть күзлегеннән карарга.
  2. Фикеремне әйтер алдыннан әйбәтләп уйларга.
  3. Үземнең хаклыгымны сүз белән түгел, эшем белән исбат итәргә.
  4. Уйнап сөйләшсәм дә, уйлап сөйләргә.
  5. Үземә файдасы булмаса да һәрвакыт дөресен сөйләргә.
  6. Әдәплелек кагыйдәләрен төгәл үтәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...

"Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате

Әлеге материалда,  мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемасы турында сәйләнә. Тәрбия сәгате конференция формасында алып барыла....