Ачык тәрбия сәгате "Сочи-2014", "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"
классный час (2 класс) по теме

Курбангалиева Миляуша Назировна

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sochi_-_2014.doc30 КБ
Файл oly.docx19.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Олимпияданы каршылыйбыз” (Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате)

Максат: 1. Олимпия уеннарының тарихы белән таныштыру.

               2. Сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Материал: ноутбук, проектор, плакатлар, рәсемнәр, презентация

Дәрес барышы

  1. Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар. Бүген без “Олимпия” шәһәренә сәяхәткә барырбыз. Озакламый Россия Федерациясенең Краснодар краенда Сочи шәһәрендә 22 нче Олимпия уеннары булачак. Анда барлык ил халыклары көч сынаша. Мондый төр зур спорт ярышының Россиядә үтүе белән горурлана алабыз.
  2. Беренче Олимпия уеннары б.э.к. 776 елда үткәрелә башлаган. Ул Борынгы Грециядә булган һәм анда кол булмаган грек ир кешеләре генә катнаша алган. Олимпия уеннарына катнашучылар 1 ай буена әзерләнгәннәр. Бу уеннарда хатын-кызларга катнашырга да, карап торырга да ярамаган. Алар өчен аерым вакытта, аерым уеннар үткәрелгән.
  3. Укучылар, нәрсә соң ул Олимпия уеннары?
  4. Россия спортсменнары Олимпиядада беренче тапкыр 1908 елда катнашканнар. Ул Лондон шәһәрендә булган. Анда 8 кеше канашкан. Николай Панин дигән фигурист Олимпия чемпионы булган.
  5. 2014 елда Сочи шәһәрендә 22 нче Олимпия уенннары 7-23 февральдә үтәчәк, ә паралимпия уеннары 7-17 мартта булачак.
  6. Олимпия уеннарының талисманы Ак Леопард, Ак Аю һәм Ак Куян. Паралимпияныкы Кар бөртеге һәм Нур.
  7. Нәрсә ул паралимпия уеннары?
  8. Әйе, укучылыр, бу Олимпия уеннарында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгә кешеләр дә катнашалар.
  9. Беренче тапкыр Пекин шәһәрендә булган паралимпия уеннарында Ашапатов Алексей җиңүче була.  Ул утырып волейбол уйнауда, җиңел атлетикада катнаша. 1973 елда Саратовта туган. Ул Россия спортсмены, чемпион, рекорд куючы (Пекинда, 2008). Югары белемле, волейбол белән шөгыльләнә.
  10. Кирилл Михайлов – чаңгыда шуучы, биатлонда катнашучы. 1980 елда Башкириядә туган. Россиянең спорт мастеры. Алтын медальләр яулаучы.
  11. Александра Францева – күрми, шулай да хатын-кызлар арасында тау чаңгысы чемпионы. 1987 елда туган.
  12. Кышкы уеннар булгач, нинди ярышлар булыр дип уйлыйсыз? (Чаңгы спорты, конькобежный  спорт, бозда хоккей, биатлон)
  13. Девизы: “ТИЗРӘК, БИЕГРӘК, КӨЧЛЕРӘК!”
  14. Укучылар, уеннар белән дәресебезне дәвам итәбез.
  1. Ук ату уены
  2. Чаңгы киеп йөрү
  3. Бакалар уены (кул белән аяк очын тотып сикерү)
  4. Бокс
  5. Жанглерлар
  6. Эстафета
  1. Бик булдырдыгыз, афәрин!
  2. Укучылар, Сез Олимпия уеннарында катнашсагыз, нинди сыйфатлар хас булырга тиеш? (битләр бирелә, һәр укучы үз фикерен яза, тактага баскыч рәвешендә языла, укучылар язганда гимн тыңлатыла)
  3. Укучылар, җиңүче булыр өчен шушы баскычны егылмыйча менәргә кирәк.
  4. Барыгызга да бик зур рәхмәт, дәрес тәмам.

Корбангалиева Миләүшә Нәзировна,

Бөрбаш урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучы



Предварительный просмотр:

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе

Тәрбия сәгате

ТЕМА: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.

Сыйныф җитәкчесе: Корбангалиева М.Н.

                                                 1 нче сыйныф

2011 – 2012 нче уку елы

Тема: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”

Максат: 1. Балаларда өлкән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

                2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

                3. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Гаилә альбомнары, рәсемнәре,олылар турында язылган китаплар, мәкаләләр...

План.

  1. Кереш.

1. Сыйныфны әңгәмәгә әзерләү.

2. Авылда яшәүче өлкән кешеләр турында укытучы сүзе.

     II.    Төп өлеш.

1.“Безнең гаилә” рәсеме буенча әңгәмә.

2. Укучыларның үз әби-бабайлары турында сөйләүләре. Туганлык җепләрен әйтү.

3. Ял вакыты. Газизуллин Кәрим Ш. Галиевның “Автобуста” шигырен сөйли.

4. В. Нуриевның “Урман суы төшкәндә” хикәясен уку.

5. Өлкәннәрне хөрмәтләү турында сөйләшү.

6. Күршедә, якын тирәдә яшәүче өлкән кешеләр турында, аларга ничек ярдәм итү туында сөйләшү.

   III. Йомгаклау.

Тәрбия сәгатенең барышы.

Кереш.

  Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Буген без, октябрь ае шәфкатьлелек ае булганлыктан, өлкәннәр турында сөйләшербез. Өлкәннәр көнен билгеләп үттек инде. Алар турында сөйләшүләр дә алып бардык.

  1. Өлкәннәр кемнәр алар?
  2. Өлкәннәр көне кайчан булды?
  3. Безнең авылда өлкән кешеләр күпме?

  Әйе, укучылар, өлкәннәр – алар безнең аксакалларыбыз, безнең әби-бабаларыбыз. Бөрбаш авылында гына 204 өлкән кеше яши.

Төп өлеш.

  “Безнең гаилә” темасы буена әңгәмә.

  1. Гаиләдә кемнәр яши?
  2. Укучылар, сезнең гаиләдә өлкән кешеләр бармы?
  3. Сез алар турында нәрсәләр сөйли аласыз?

( Укучылар үзләренең әби-бабалары турында сөйлиләр.)

  1. Әйе, менә Асаф белән Нуриман да туганнар, аларны  икесенең

дә бабайлары бер. Шуңа күрә алар бер-берсе белән бик тату һәм

дус булырга тиеш.

  1. Хәзер ял итеп алабыз, Кәрим шигырь сөйли. Игътибар белән тыңлагыз.

Ш. Галиев “Автобуста”

Әби аяк өсте кайта,

Аяклары авырта.

Бучалары кулын тарта –

Киләдер бик авырга...

Малайга да җиңел түгел

Гел утырып барырга...

Йөз кат күргән урамнарны

Күз алдыннан үткәреп.

Күрмәмешкә салыша ул,

Тәрәзәгә текәлеп,

Кыбырсып кайта юл буе,

Кызарынып, үртәнеп...

Муены авыртып бетте,

Тәмам арыды үзе.

Тик барыбер бирешмәде,

Читен булса да түзде...

  1. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
  2. Малай дөрес эшләгәнме?
  3. Ул нишләргә тиеш иде?

  1. Хәзер, укучылар, Вакыйф Нуриевның “Урман суы төшкәндә”

дигән хикәясен укып китәбез. Игътибар белән тыңлагыз. (Укытучының укуы).

  1. Хикәядә кемнәр турында сүз бара?
  2. Малайларның кайсысы сезгә ошады?
  3. Ни өчен?
  4. Рәҗәп дөрес эшләгәнме?
  5. Нәрсәгә шулай дип уйлыйсыз?
  6. Сез кемгә ошар идегез?
  7. Димәк , укучылар, өлкәннәрне нишләтергә кирәк?
  8. Сез аларны хөрмәт итәсезме?
  9. Әйе, укучылар, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, олыларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.

  Күршедә, якын тирәдә яшәүче өлкән кешеләр турында, аларга ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләшү.

  Йомгаклау.

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Хөрмәтле коллегалар! Өлкәннәр көненә шушы кичәне әзерләдек.Бик ошатып киттеләр. Сез дә укып карагыз....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...