Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".
материал по теме

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Открытый урок на тему:”Пусть одежда будет к месту”

Учителя татарского языка и литературы СОШ N20 г.Альметьевск Талиповой Ильсояр Адиповны

Тема: Кигән киемең урынлы булсын.

Максат: яңа лексиканы сөйләмдә дөрес һәм актив куллану;бәйләнешле сөйләм үстерү;мәктәп формасы киюгә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау:Дәреслек 10 сыйныф, магнитофон, ноутбук, эш дәфтәре, карточкалар.

Дәрес барышы.

Оештыру:

-Исәнләшү.Хәлләрен, кәефләрен сорашу.

Бүгенге дәрес барышы белән таныштыру.

Өй эшен тикшерү: 9,11нче күнегүдәге яңа сүзләрне  тикшерү өчен ситуатив күнегүләр язылган карточкалар өләшелә.

Парлап эшләү:

Спроси у друга(подруги):

-есть ли у нее(него) брюки в полоску?

- у нее(него) блузка с воротником или без воротника?

- любит ли она краситься?

-Унее(него) сколько карманов? Һ.б.

- Ә миңа сораулар бирергә теләмисезме?( үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр. Кунакларга да сораулар бирергә була)

Актуальләштерү:

-Укучылар, ә менә мәктәп формасына карата фикерләрегез ничек?Мәктәп формасы кирәкме?

-Әйе, мәктәп формасы кирәк.

-Ә ни өчен?

-Мәктәптә укучылар бертөсле булсын өчен.

-Төрле укучылар бар. Кемнеңдер матди хәле яхшы, кемнеңдер матди хәле начар.

-Укучылар чиста, пөхтә, матур киенсеннәр өчен.

-Хәзер үзебезнең мәктәп формасы турында белү өчен дәреслектәге сорауларга җавап бирик.

Дәреслек белән эшләү: 14нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү .

- Ә сезнең класста барыгыз да форма кияргә яратамы?( берничә укучыдан сорау)

-Безнең шәһәрдә мәктәп формасы белән аерылып торучы мәктәпләр бармы?

-Кадетлар мәктәбе, полиция класслары, 21нче мәктәп.(кыскача гына аларның формалары турында сөйләп чыгу)-

- Безнең илдә укучыларның нинди мәктәп формасы кигәннәре турында беләбез.Ә чит илләрдә  укучылар ничек киенәләр икән?

Тыңлап аңлау: магнитофоннан текст тыңлату һәм аңлаганнарын сөйләтү.(Австралия,Англия, Япониядә, Африкада укучылар ничек киенәләр?)

Алдагы дәресләрдә өйрәнгән тема буенча искә төшерү.

-Лондонда Харроу мәктәбендә ничек киенәләр?

-Димәк, төрле илләрдә мәктәп формасы төрлечә.Төрле булса да укучы мәктәп формасын теләп, яратып кияргә тиешме?

- Как вы скажете, что ученик должен носить форму с удовольствием, желанием, с удовольствием.

-Хәзер шушы җөмләне үзегезнең исемнән әйтегез.

-Мин мәктәп формасын яратып, теләп, рәхәтләнеп киям.

-Ә сезнең мәктәп формасыннан башка тагы нинди киемнәрегез бар?

- Эш киемнәре, өй, спорт киемнәре, бәйрәм киемнәре һ.б.

Монологик сөйләм: 1-2 укучыдан (бер егет һәм кыздан) гардеробларында нинди киемнәре бар, шул турыда сөйләтү.

Йомгаклау:

-Эшкә барганда ничек киенәсез?

-Эшкә эш киеме киябез.

-Бәйрәмгә ничек киенәбез?

-Бәйрәмгә бәйрәмчә киенәбез.

-Димәк, һәр урынның үз киеме бар.

-Сез ничек киенергә яратасыз?

- Мин модалы, пөхтә киенергә яратам.

Өй эше бирү: 1) гүз гардероблары турында сөйләү;

2)Эш дәфтәрендә 20 бит, 12 күнегү сорауларга җавап бирергә.

Укучыларның белемен бәяләү.