Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"
план-конспект урока (2 класс) по теме

Шарафуллина Гульфия Фаритовна

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2kl.kazan_.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

     Максат. Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү; элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү; авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү. Балаларда, туган җиргә, Казан шәһәренә ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:Казан тарихына бәйле рәсемнәр, яңа сүзләр язылган сүзлекчә, индивидуаль эш өчен карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү, дежур  укучының рапорты.

2.Артикуляция гимнастикасы.

II.Актуальләштерү.

1.Әңгәмә.

Укытучы.  Балалар, без узган дәрестә “Туган илем-Татарстан”дигән темага сөйләшкән идек.Хәзер шушы темага кагылышлы русча сүзләр әйтәм, ә сез миңа татарчасын  әйтегез.

город-                      большой

Родина-                   реки-

деревня-                  улица-

луга-                        Волга-

Укытучы. Татарча сүзтезмәләр әйтәм,ә сез русчасын  әйтегез.

Безнең Туган илебез-

Зәңгәр күлләр-

Киң елгалар-

Яшел урманнар-

Чәчәкле болыннар-

Укытучы.  Игътибар белән тыңлыйбыз,сорауларга җавап бирәбез.

-Без кайда яшибез?

Укучылар. Без Татарстанда яшибез.

     Укытучы. Безнең Туган илебезнең исеме ничек?

Укучылар. Безнең Туган илебез –Татарстан.

Укытучы. Татарстан нәрсәләргә бай?

Укучылар. Татарстан күлләргә, елгаларга, урманнарга,  болыннарга, авылларга, шәһәрләргә  бай.

Укытучы.  Ә сез нинди шәһәрләр беләсез?(Балалар җавап бирә.)

     Укытучы. Ә сезнең кайсыгыз Казанда булганы бар?(Балалар җавап бирә.)

      Укытучы. Бу нинди шәһәр?

Укучылар. Бу –Казан шәһәре.

III.Яңа тема белән таныштыру.

1.Дәреслек белән эш.

  1. Дәреслектәге рәсемне карау.

Укытучы.Балалар, без бу рәсемдә нәрсәләр күрәбез?

Укучылар. Без бу рәсемдә Казан шәһәренең күренешен күрәбез.

2. “Казан” исеменең килеп чыгышы турында легенда сөйләү.

Укытучы. “Казан” сүзе татар телендә аш пешерә торган савыт дигәнне аңлата. Риваять буенча,  бер бай үзенең ялчысын суга җибәрә.Ул бакыр казан ала да елгага китә. Елга яры биек һәм текә була.Ялчы, сү алганда,казанын суга төшереп җибәрә. Шушы хәлдән соң елганы “Казансу” дип, ә шәһәрне “Казан”дип атап йөри башлаганнар, ди.

Укытучы.  Без хәзер “Казан”дигән  текстны укырбыз.(Укытучы укый.)

3.Сүзлек  эше.

Башкала-столица

Бина-здание

Сөембикә манарасы-башня Сюембеки

Йортлар-дома.

Борынгы-старинный

(Укытучы артыннан яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйлар һәм иҗек санына кул чабалар.)

  1. Физкультминут.

Кояш арыды, ял итә.

Кояш уяна,елмая.

Кинәт җил чыкты.

Күк күкри башлады.

Яңгыр ява.

Яңгыр бетте, кояш балкый.

IV.Белем күнекмәләрне ныгыту.

1.Китаптагы текстны бер кат “жуылдап”, аннары “чылбырлап” уку һәм тәрҗемә итү.

2.Сорауларга җавап бирү.

Укытучы. Бу нинди шәһәр?

Укучылар. Бу –Казан шәһәре.

Укытучы. Казан нинди шәһәр?

Укытучы. Где вопросительное слово? В место вопросительного слово ставим ответ.

Укучылар.  Казан      зур       шәһәр.

                                   матур

                                  борынгы

           

Укытучы.  Казанда нәрсәләр бар?

Укучылар.  Казанда                   биналар бар.

                                                      йортлар бар.

                                                      Сөембикә манарасы бар.

                                                      музейлар бар.

                                                      театрлар бар.

Укытучы. Казанда нинди биналар бар?

Укучылар. Казанда    матур   биналар   бар.

                                    биек    йортлар

                                    зур       музейлар

                                    биек    Сөембикә манарасы

  1. Физкультминут.

Җил исә, исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә ,үсә,үсә.

3.Индивидуаль эш.                

Балаларның белем дәрәҗәсенә карап,төрле төстәге конвертлар таратыла.Конвертларда Казан турында җөмләләр төзү өчен аерым сүзләр язылган карточкалар бар.Укучылар җөмләләр төзи һәм русчага тәрҗемә итә.

Казанда театрлар, музейлар бар.

Казанда машиналар, автобуслар йөри.

Казан- Татарстанның башкаласы.

Мин Казанны яратам.

Казанда матур биналар күп.

4.Дәрестә тормышчан ситуация оештыру.

Укытучы. Балалар , хәзер Казан шәһәре зур. Күз алдына китерегез:сез Казанда адаштыгыз ди. Бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәк?

(Җаваплар.Өй адресын, телефон номерын хәтердән белергә, милициягә мөрәҗәгать итәргә.)

v. Йомгаклау.

Укытучы.Без бүген дәрестә нәрсә белдек?

(Җаваплар. Казан зур һәм матур шәһәр. Казан- Татарстанның башкаласы.)

VI.Өй эше.

1. “Казан” текстын укырга .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Ачык дәрес

Тема: хайваннар кышка ничек әзерләнә?Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.Материал:Әйләнә-тирә дө...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...

Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...