Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

  ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме көне. Татар халының бөек шагыйре Г.Тукайны искә алу көне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Тукайны белэсезме?

Максат:     Укучыларның Габдулла Тукай тормышы, иҗаты буенча белемнәрен тикшерү,

                     ныгыту; хәтерләрен, сөйләм телләрен үстерү, танып белү активлыкларын  

                     арттыру; Г.Тукай иҗатына, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау:  Г.Тукай портреты, шагырьгә багышланга стенгазета, кулдан эшләнгән әкият          

                     геройлары күргәзмәсе, интерактив такта.

Дәрес барышы

  I. Кереш өлеш.

Укытучы: Кадерле балалар! ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме көне. Татар халының бөек шагыйре Г.Тукайны искә алу көне.

     Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Ә инде иң зур бәйрәм – республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр, дәресләр уздырыла. Бүгенге дәрес-викторинабыз шушы уңайдан “Тукайны белсезме?” темасы астында узачак.

        Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. 

(Интерактив тактада М.Җәлил биографиясенә багышланган мультимедиа дискы тыңланыла.)

II. Төп өлеш.

1. Кроссворд чишү. “Шүрәле” дигән кроссворд тәкъдим ителә.

                Ш и г ы р ь

                                                                 М ә м д Ү д ә

                                                                        К ы Р л а й
                                                          М ө х ә м м
Ә т г а ри ф
                                                                       Г а
Л и
                                                                 Ө ө й л
Е

 а) “Туган тел”

 ә) Г.Тукайның әнисе.

 б) “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара?

 в) Г.Тукайның әтисе.

 г) Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?

 д) Әнисе үлгәч кайда яши?

(Кроссвордны һәр төркем аерым кәгаз битендә эшли.)

2. Телдән тест. (слайд-шоу) 

  1. Шагыйребезнең туган авылының исемен атагыз. (Кушлавыч)
  2. Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез. (Мөхәммәтгариф)
  3. Уральский шәһәренең татарча атамасы. (Җаек)
  4. Казандагы әти-әнисенең исеме. (Мөхәммәтвәли абзый, Газизә апа)
  5. Габдулланы 1892 нче елның җәендә Сәгъди абзый үзенә уллыкка ала. Ул кайсы авылныкы? (Кырлай)
  6. Өчиледәге бабасының исеме ничек? (Зиннәтулла)
  7. Габдулла Тукайның әнисенең исемен әйтегез. (Мәмдүдә)
  8. Бөек шагыйрьнең Җаекта укыган беренче мәдрәсә исемен атагыз. (Мотыйгия)
  9. Үги әбисенең алты күгәрчене арасында ул үзен нәрсә итеп хис иткән? (чәүкә)
  10. Кәҗә белән Сарыкның капчыгында ничә бүре башы була?(бер)
  11. Бөек Г.Тукай елның кайсы фасылында туган? (яз)
  12. Шагыйрьнең кайсы әсәрендә малай алтын тарак урлый?(“Су анасы”) 

 Музыкаль тәнәфес.

(“Туган тел” җырын куплетлап төркемнәр, кушымтасын бергә җырлау.)

3.  Сорау – җавап. (шгырьләр сөйләү)

 1) Тукай үзенең нинди әсәрләрендә татар телебезне яратырга өндәгән?

        а) Телсез идек, Тукай безне телле итте,

            Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте!

             б) «Туган тел» шигыре ( рус телендә).

 2) Тукай нинди шигырьләре аша туган илгә, туган йортыбызга мәхәббәт тәрбияләгән?

        а) «Туган авыл» шигыре.

        б) «Бабай» шигыре.

 3) Тукай нинди шигырьләре аша кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә өнди?

         а) «Эшкә өндәү»  шигыре.

         б) «Кызыклы шәкерт» (сәхнәләштерү)

         в) «Эш беткәч уйнарга ярый» (сәхнәләштерү).

         г) «Сабитның укырга өйрәнүе»

  4) Г.Тукай нинди әсәрләрендә табигатьне сакларга, кош кортларны, хайваннарны яратырга чакырган?

     а) «Бала белән күбәләк»

     б) «Кошчык»

     в) «Гали белән кәҗә»

     г) «Карлыгач» җыры

  5)Табышмаклар  әйтешү.

            “Бу кайсы вакыт?” шигыре (куплетлап әйтерү)

Укытучы: Җырларда җырладык, шигырләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә  язмадан өзекләр тыңлатам, ә сез аларның кайсы әсәрдән икәнен әйтерсез.

          Һич өзлексез шык та шык! Безнең тәрәзәне кага;

          Ул коточкыч сачләренннән чишмә төсле су ага да ага. (“Су анасы”)

                Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

                Киткән урманга утынга, ялызы бер ат җигеп.                  (“Шүрәле”)

 Мин торам кырларда,

 Болында, урманда;

 Уйныймын, очамын

 Якты көн булганда.                                                                          (“Бала белән күбәләк”)

 

Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап, йә өч кенә.                                                                          (“Кызыклы шәкерт”)

Китте болар.Бара һаман бара, бара,  

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.                                                  (“Кәҗә белән сарык”)

                                                                                                                                                                          

III. Йомгаклау.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Шулай итеп бүгенге Г.Тукайга багышланган дәресебезне тәмамлыйбыз.

(Җиңүче төркем билгеләнә. Өй эше бирелә, билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язучы Г.Тукайның иҗаты

өчиледәге иҗаты белән таныштыру...

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

Габдулла Тукайның тууына 125 ел!

Г.Тукай тууга 125 еллыкка багышлана...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. ( 3 нче сыйныф өчен уку дәсесе эшкәртмәсе)

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)...