Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Көч җитмәсә, хәйлә бар. ( Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и баран” әкиятләрен чагыштырып өйрәнү)
олимпиадные задания (3 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

4нче сыйныф татар төркеме өчен туган телдә әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bylneshle_soylm_usteru_drese._koch_zhitms_hyl_bar.docx22.36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.  Көч җитмәсә, хәйлә бар.

( Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и баран” әкиятләрен чагыштырып өйрәнү)

Максат:

Предмет нәтиҗәсе:  Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и   Баран” әкиятләренең эчтәлеген аңлау, татар әкиятен рус әкияте белән чагыштыра, мөстәкыйль нәтиҗә ясый, геройларга характеристика бирә белү;

Метапремет нәтиҗәсе:  

Регулятив: УМ кую, төркемнәрдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗәне дөрес формалаштыру, үзбәя кую;

Танып белү: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара, укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

 Коммуникатив: иптәшеңнең  фикерен тыңлый, ишетә белү;чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү;

Шәхескә кагылышлы: тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль         фикергә килү күнекмәләре булдыру.

Материал: компьютер, проектор, Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “, рус халкының “Козел и баран” әкияте.

Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
  1. Исәнләшү. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

                                                  Исәнмесез  балалар!

                    Матур  үтсен  көнегез!

                    Көләч  булсын  йөзегез!

                    Булыгыз  сез  әдәпле,

                    Тәрбияле, матур   гадәтле.

                    Дөрес,  матур  утырыйк,

                    Тырышып  җавап  бирик.

  • Менә шундый күтәренке кәеф белән  дәресебезне башлап җибәрик.

2.Уку мәсьәләсен уку.

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

  • (Слайд 1)Укучылар,  экранга карагыз әле, бу хайваннар кайсы әсәр геройлары икән? Бу әсәрләр ничек атала? (“Сарык белән Кәҗә”, “Козёл и Баран»)
  • Әсәрләр нинди жанрда язылган? ( Әкият жанрында.)  
  • Балалар, бу әкиятләрне кем язган? (Г.Тукай язган, халык әкияте)
  • Бу әкиятләрне кайсы төргә кертеп була? (хайваннар турында әкиятләр)
  •  Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?( Чөнки хайваннар сөйләшә.)

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Ниләр эшләрбез? (әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерербез, анализларбыз, геройларга характеристика бирербез.)

  •    Әйе, без бүген Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и   Баран” әкиятләрен чагыштырып өйрәнербез, анализ ясап, автор фикерен ачыкларбыз.Сез үзегезгә бәя биреп барырсыз. Алдыгызда карточкалар.Биремне үтәсәгез, “!” билгесе, бирем буенча сорауларыгыз калса, “?” билгесе куегыз.(Слайд 2)

ЭТАПЛАР

1

2

3

4

Үзбәя

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Ә хәзер, укучылар, экрандагы рәсемнәргә карап әкиятнең эчтәлеген искә төшерәбез.

1. Ир белән хатын һәм аларның Кәҗә белән Сарыгы.(Слайд 3 )

2. Кәҗә белән Сарыкның урманга китүе.(Слайд 4)

               - Кәҗә белән Сарык ни өчен урманга чыгып китәләр?(Хуҗалары җибәрә.)

               - Аларны ни өчен чыгарып җибәрәләр?( Үзләренә дә ашарга булмый.)

3.Бүре башы табу. (Слайд 5)

4.Бүреләрне очрату. (Слайд 6)

- Кәҗә белән Сарык ни өчен  куркып калалар?Сәбәбе нәрсәдә? (Сарык белән кәҗәнең боткага ит буласылары килми. Котылу юлын уйлап табарга  кирәк).

5.Бәладән котылу юлын эзләп табу яки җиңү. (Слайд 7)

-Кем акыллырак булып чыкты? (Кәҗә)

-Ул нәрсә уйлап таба? (Хәйлә)

- Нинди хәйлә? Табып укыгыз.

- Димәк ,  алар бүреләрне алдап , хәйләләп җиңәләр.

  • Укучылар, Сарык белән Кәҗә хәйләкәр дидек. Әкият геройларына тагын нинди сыйфатлар хас икән , әйдәгез, шуны ачыклыйк әле. (Балалар җавап бирәләр).
  • Укучылар, ә хәзер парлап эшлибез. Геройларның гамәлләре аша сыйфатларын билгелибез. Аларга характеристика бирәбез.  Сезнең алдыгызда битләр ята. Шушы битләрне алып, һәрбер команда үзенең биремен үти. 1нче команда Кәҗә белән Сарыкка хас сыйфатларны  калдыра. 2нче команда – Бүре белән аюга характеристика бирә. Башлыйбыз. (Зирәк, тапкыр,сизгер, Хәйләкәр, мескен ,акылсыз, көчсез)

(куркак, аңгыра, акылсыз, мескен, хәйләкәр, зирәк, )

  • Ә хәзер карточкаларыгызны күтәрегез. 1 нче команда , сез нинди сүзләр калдырдыгыз? Кәҗә белән Сарыкка хас сыйфатларны укыгыз.
  • 2нче  команда, сез нинди сүзләрне калдырдыгыз? Бүре белән Аюга нинди сыйфатлар хас?
  • Геройларның сыйфатларын  алмаштырып автор нәрсә әйтергә теләгән? (Авырлыклар каршында куркып калмаска өйрәтә).

  • Куркуны җиңәр өчен акыл көче кирәк. Сарык белән Кәҗә дә акылларын җигеп башта куркуларын, аннан бүреләрне җиңгәннәр. Һәр ситуациядән чыгу юлын табарга, югалып калмаска кирәк.

  • Балалар, халык авыз иҗатында  бу хайваннарга кагылышлы фразеологик әйтелмәләр бар . Әйдәгез әле, шуларны карап китик.

Кәҗә кебек ....(кире)

сарык  кебек ....( (аңгыра)

 бүре кебек .... (ач)

Упрямый, как …(козел)

Злой, как … (волк)

Голодный, как … (волк)

  • Ни өчен шулай дип әйтәләр?

(Бу сүзләр аларның характерларына, гамәлләренә карап әйтелә)

  • Балалар, татар әкиятендә  дә, рус әкиятендә дә геройларның  сыйфатлары бертөрле икәнен белдек. Әкияттә тагын  нинди охшаш яки аермалы яклар бар икән? Моны белер өчен әкиятләрне чагыштырып анализ ясыйбыз. Төркемдә җаваплы кешене билгелибез.
  • Алдагы биремгә күчәбез. Бу биремне төркемнәрдә эшлибез. Беренче төркем Г.Тукай «Кәҗә белән Сарык» әкиятен, икенче төркем «Козел и баран»  әкиятләрне чагыштыра, анализ ясый. Соңыннан эшегезне яклыйсыз.

Чагыштыру принциплары

Принцип сравнения

Г.Тукай «Кәҗә белән Сарык»

Русская народная сказка «Козел и баран»

Жанр

әкият

сказка

Төр

Вид

Хайваннар турында

О животных

Формасы

Форма

шигъри

стихотворная

прозаическая

Башлам

Зачин

Борын заман бер  ир берлән хатын торган

Жили старик и старуха

Төп геройлар

Главные герои

Кәҗә, Сарык,  Бүреләр

Козел, баран, медведи

Кәҗә белән Сарык ни өчен урманга киткәннәр?

Как козел и баран очутились вдалеке от дома?

Хуҗалар Кәҗә белән  Сарык  Сарыкны куып чыгаралар

Убежали в лес, чтобы их не закололи и не съели.

Кәҗә белән Сарык ничек исән калганнар?

Как козел и баран спаслись?

Сарык капчыктагы  бүре башын ала

Козел и баран пугали медведей оружием и расправой

Бетем

Концовка

Кәҗә белән Сарык бүре башын капчыкка салып сәфәр киттеләр.

Козел и баран воротились домой.

Нәтиҗә

Вывод (выбери нужную пословицу). Объясни ее смысл.

  1. Бүре бар дип урманга бармый тормыйлар. 
  2. Курыкканга көчек тә өрә.
  3. Көч җитмәсә,  хәйлә бар.
  1. Если сила не возьмет, смекалка выручит.
  2. Волков бояться в лес не ходить.
  3. Где силой взять нельзя, там надобно ухваткой.
  • (Без шундый нәтиҗәгә килдек. )
  • Мәкальләрнең кайсысы  әкияткә  туры килә?  Көч җитмәсә, хәйлә бар.

Куркуны җиңәр өчен акыл көче кирәк. Нәтиҗәдә,  ике әкияттә дә Кәҗә белән Сарык  дошманнарын алдап , хәйләләп җиңәләр.

  • Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Тормыш юлында кешеләргә авырлыклар, үтә алмаслык булып тоелган , каршылыклар, киртәләр, сынаулар күп очрый. Бу авырлыклар каршында куркып калмаска өйрәтә.

III.Рефлексия.

1.Кабатлау.

  • Балалар, дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек? (Авторның фикерен , безгә әйтәсе сүзен.)

-  Әсәрнең эчтәлеген сөйләдек;

  • Ике әкиятне чагыштырдык, анализ ясадык;
  • Нәтиҗә ясадык.
  1. Өй эше бирү.

Кәҗә белән Сарык юлларын дәвам итәләр, юлларында кемнәрне очратырлар,нинди хәлләргә очрарлар, әкиятнең дәвамын язып килегез.

3.Бәяләү.

- Кемнәр биш биремне дә үтәде, торып басыгыз, сез үзегезнең белемегезне бишлелек дип бәяләгәнсез, кемнәрнең  бер я ике хатасы бар, димәк сезнең эшегезне дүртлелек дип бәяләгәнсез. Калганнарга дәрестә тырышыбрак эшләргә,  игътибарлы булырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Ачык дәрес "Бәйләнешле сөйләм үстерү.Кунакка чакыру"

Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелгән бу дәресне укучылар бик яраттылар,бик актив катнаштылар.Бу методиканы куллану һәр укучыны эшкә тарта,бер генә укучы да читтә калмый....

3нче б сыйныфы рус төркеме. Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханәдә».

Ныгыту:“Ашханәдә»темасы буенча алган белемнәрне.Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәти...

“Ашамлыклар” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Планирование урока с использованием обучающих структур сингапурского метода обучения....

Габдулла Тукайның тууына 125 ел!

Г.Тукай тууга 125 еллыкка багышлана...

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресеДәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-кү...

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....