Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"
методическая разработка по теме

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy-shou_bez_tukayny_belbezme.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Тамчы – шоу «Без Тукайны беләбезме?»

Максат: Укучыларның  Г. Тукай турында белемнәрен ачыклау,

              тулыландыру;

               Г. Тукай әсәрләре, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән

              кызыксынуларын үстерү;

               Үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык

              хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, шагыйрь турында әйтелгән сүзләр язылган плакат, китаплар күргәзмәсе, компьютер, слайдлар, һәр командага өстәл, бубиннар, фишкалар.

                                      Кичә барышы.

А.б.: - Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар! Без бүген халкыбызның йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  125 еллыгы уңаеннан оештырылган «Тамчы  - шоу» бәйгесенә җыелдык.

Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башлап җибәрәбез.

А.б.: - Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

           Кыюлар алга  чыксын.

           Һәр укучы «Тамчы – шоу»да

           Зирәклеген, тапкырлыгын,

           Булганлыгын күрсәтсен!

Уенда катнашучы укучыларны бирегә чакырабыз. Сез тартмадан төсле фишкаларны аласыз һәм шулай итеп, ике командага бүленәсез. Командагызга исем, командир сайлагыз һәм девиз әзерләгез.

Беренче команданың исеме – «Дуслык», икенче командабыз – «Татулык» булыр.

«Дуслык» командасының девизы – «Дуслык белән көчле без»

«Татулык» командасының девизы – «Тату булыйк һәммәбез»

 -  Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, безне үзегез белән таныштырып китмәссезме икән? (укучылар үзләре белән таныштыралар)

А.б.: - Рәхмәт, балалар. Бүгенге уенның хөкемдарлары белән дә танышып узыйк әле. (жюри әгъзалары белән таныштыру)

А.б.: - Балалар, уеныбыз күңелле башланып китсен өчен командалар бер-берсен сәламләсен иде. Рәхмәт, укучылар.

А.б.: - Бәйгебезне башлап җибәрәбез. (слайдта І тур) Беренче турның девизы – «Батыр – берне, белемле меңне егар»

                                 І тур сораулары

1.Тукайның әти – әнисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә)

2.Тукайның әтисе нинди гаиләдән чыккан? (мулла гаиләсеннән)

3.Г. Тукайга әнисе үлгәндә ничә яшь була? (4яшь тирәсе)

4.Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)

5.Өчиле авылыннан Габдулланы кая җибәрәләр? (Казанга)

6.Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек? (Мөхәммәтвәли, Газизә)

7.Г. Тукай кайсы авылны «Иң беренче күзем ачылган урын» дип атый? (Кырлайны)

8. «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең кушаматы ничек? (Акбай)

9.Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

10.Кырлай авылы белән хушлашкач, ул кайда яши башлый? (Уральскида)

11.Г. Тукай Уральскида укыган мәдрәсә исеме ничек? (Мотыйгия)

12. Җаекта Габдуллага Гыймади биргән китапның исеме ничек? («Әбүгалисина»)

13.Г. Тукай үзе турында нинди исемле китап язган? («Исемдә калганнар»)

14. «Тукай» романын иҗат иткән язучының исем, фамилиясе ничек? (Әхмәт Фәйзи)

15.  «Тукай маршы»ның авторы кем? (Заһидулла Яруллин)

А.б.: - Молодцы, укучылар! І турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә.

А.б.: - Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. 4б сыйныфы укучылары

Г. Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен тәкъдим итә.

А.б.: - Уеныбызны дәвам итәбез. (слайдта ІІ тур)

- ІІ тур биремнәре белән танышабыз. Беренче бирем – «Шигырьне таны» дип атала. Аудиоязмадагы шигырьләрдән өзекләрне тыңлап, Г. Тукайның кайсы шигыреннән икәнен әйтергә кирәк.

(1 – «Көз», 2 – «Пар ат», 3 – «Сабитның укырга өйрәнүе», 4 – «Таз», 5 – «Шагыйрь», 6 – «Яз галәмәтләре»)

А.б.: - Алдагы биремгә күчкәнче, «Пар ат» җырын тыңлап узыйк әле. (4а сыйныфы укучылары)

А.б.: - Ә хәзер алдагы бирем белән танышып китик. (слайдта рәсемнәр) Рәсемнәрне игътибар белән карыйбыз һәм сорауга җавап бирәбез.

      1нче рәсемдә Тукай-Кырлай авылындагы Г. Тукай музеен күрәсез. (слайдны япкач, сорау бирелә)

 -  Әлеге рәсемдә өстәл өстендә нәрсә бар иде? (самовар)

      2нче рәсемдә Казанда Г. Тукай музееннан бер күренеш күрәсез.

 - Эскәмиядә ничә кеше сыны утыртып куелган? (ике)

      3нче рәсемдә Казандагы Г. Тукай исемендәге әдәби  музейдан бер күренеш күрәсез.

- Стенада ничә портрет эленеп тора? (биш)

      4нче рәсемдә шулай ук Г. Тукайның Казандагы музееннан тагын бер күренеш.

- Комод алдында нәрсә басып тора? (сәгать)

А.б.:  Молодцы, укучылар! ІІ турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә.

А.б.: - Бераз ял итеп алыйк әле. «Эш беткәч уйнарга ярый» - 4а сыйныфы укучылары.

А.б.: -Бәйгебезне дәвам итәбез. ІІІ турга күчкәнче, экранга карагыз әле. Бу хәрефләрдән нинди сүз төзеп була икән? (карлыгач)

Г. Тукайның да «Карлыгач» шигыре бар. (Бер укучы сөйли)

Ә сезгә мондый бирем: 1 минут эчендә яңа сүзләр уйлыйсыз. Башладык.

А.б.: - Булдырдыгыз, балалар! ІІІ турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә. Җиңүчеләр хөрмәтенә «Бала белән күбәләк» шигыре яңгырый.

- Ярышыбызны дәвам итеп, ІV турга күчәбез. «Командирлар ярышы» -  сорауларга тиз генә «әйе» яки «юк» дип җавап бирәсе.

Командирларга сораулар

«Дуслык» командасына:

1.Г. Тукай Кушлавыч авылында туган. (әйе)

2. «Шүрәле» поэма. (әйе)

3.Тукай 6 яшендә ятим кала. (юк)

4. «Печән базары» Кырлайда булган. (юк)

5.Кырлай Арча районына керә. (әйе)

6.Тукайның әнисе Саснага кияүгә чыга. (әйе)

7.Габдулла Кырлайда Шәрифә карчыкта яши. (юк)

8. «Бәхетле бала» Г. Тукай шигыре. (әйе)

9. «Китмибез» шигыре көйгә салынган. (юк)

10.Г. Тукай журналист. (әйе)

«Татулык» командасына:

1.Г. Тукай 27 ел яшәгән. (әйе)

2.Габдулла Өчиледә укыган. (юк)

3. «Эшкә өндәү» Г. Тукай шигыре. (әйе)

4.Тукай «Кызыл ромашка» шигырен язган. (юк)

5.Габдулла Сәгъди абзыйда яшәгән. (әйе)

6.Г. Тукай исемендәге премия бар. (әйе)

7.Капчыкта 12 бүре башы булган. (юк)

8. «Туган авыл» шигыре көйгә салынган. (әйе)

9. Фатыйма Сандугач белән дус булган. (әйе)

10.Ул пар атта Кырлайга барган. (юк)

А.б.:- Жюри әгъзалары ІV турга нәтиҗә ясап алсын әле.

- Кадерле балалар, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормышына багышланган интеллектуаль уеныбыз ахырына якынлашты. Гомуми нәтиҗә ясап, җиңүчеләребезне билгеләгәнче, барыбыз өчен дә таныш булган, татар халкының символына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарып китмәсәк, бүгенге кичәбез тулы булмас иде. Әйдәгез, барыбыз да басып, шушы җырны җырлап алыйк әле.

- Рәхмәт. Ә хәзер йомгаклау өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү.

                                           

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язучы Г.Тукайның иҗаты

өчиледәге иҗаты белән таныштыру...

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...

Габдулла Тукайның тууына 125 ел!

Г.Тукай тууга 125 еллыкка багышлана...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. ( 3 нче сыйныф өчен уку дәсесе эшкәртмәсе)

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)...