Габдулла Тукайның тууына 125 ел!
классный час по чтению (4 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Г.Тукай тууга 125 еллыкка багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukaynyn_tuuyna_125.docx25.81 КБ

Предварительный просмотр:

   1886 елның язы. Апрель ае. Моннан 125 ел элек тә яз гадәттәгечә килә. Агачларда бөреләр бүртә, болыннар яшәрә, табигать  уяна. Бөтен  тереклек, яз килүгә куанып , аваз сала.

   Авылның мулласы Мөхәммәтгариф белән Бибимәмдүдә гаиләсе яшәреп килгән  табигатьне тагын да ямьләндереп, шатлык өстенә сөенеч өстәп дөньяга килгән сабыйларына куана. Дөньяга бөек шагыйрь тууын, бу сабыйның кечкенә Кушлавыч  авылын  илгә танытачагыннан хәбәрдар булмаган авыл халкы  язгы  авыл  мәшәкатьләренә  чумган.

  Булачак  шагыйрьне  дөньяга  тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән  һәм , ниһаять, баласына  шагыйрьлек таланты  бүләк  иткән  изге  ана- Бибимәмдүдә. Улы Габдулланы ул” Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем! “- дип күкрәгенә  кысып  сөяргә  яраткан.

  Беренче  кайгы  җилләре нәни  Апушны ң тәрәзәсен  бик  иртә кага: пар канатлы  булып, гаилә  җылысын  тоеп  яшәргә насыйп  булмый  аңа. Әтисе  үлгәндә  ул  биш  айлык  кына булып  кала.

   Иренең  вафатыннан  соң   аңа  үзен  сорап  килгән  Сасна авылы  мулласына  ризалык   бирүдән  башка  чара  калмый. Үзенең  бу авылга килүен Габдулла “ Исемдә калганнар “ исемле автобиографик  әсәрендә  болай  искә  ала. “ Ничек, ни рәвешле бардым, мине  кемнәр  каршылады- анысын белмим; ләкин үги әтиемнең  мине  сөюе, миңа  чәй  янында  кәрәзле  балны  ак күмәчкә  ягып  бирүе, биш  минутлык  төш  шикелле  генә, әле дә  булса  хәтеремдә. Ләкин  бу  рәхәт  миңа  бик  озакка бармаган. Минем  анам  бу  муллада  бер  ел  кадәрме, күпмедер торгач, белмим  нинди  авырудандыр  вафат  булган”

Әкрен , әй, җил, тын бул, тыңла:

Монда- Тукай әнкәсе...

Чишмә җырлый...

Гүя ул да

Шул әнкәнең тәңкәсе,

Йә моңлы чулпы тавышы.

Кызларның судан кайтышы-

(Тыңла шагыйрь әнкәсе)

Һәр татар кызы баш исен

Бөек ана каберенә;

Шаулый каеннар...

Ул инде

Күчкән халык бәгъренә.

   Кырыс  язмыш  Габдулланы икенче  тапкыр  Зиннәтулла бабасы  йортына  китереп  ташлый.Тормышның  бик  авыр, бөтен  Идел  буйларын  дәһшәтле  ачлык  каплап  алган  1890-1892 еллар  була  бу. Шуңа  күрә  Габдулланың  тормышын  күз алдына  китерү  кыен  түгел.

... Минем дә бит телем бу дөньяга

“әттә-әннә” ,- диеп ачылган.

Һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш

Күбәләктәй күңелләремдә.

  Бабасы  йортында  аңа  урын  тар була   һәм  ул  Габдулланы узгынчы  ямщикка  утыртып,  Казанның  Печән  базарына  җибәрә.

Асрамага бала бирәм,

Йә  кайсыгыз ала?-

Шомлы тавыш  ишетелде

Печән базарында.

Кайберәүләр читләп үтте,

Кемдер кызганды.

Арадан бер мәрхәмәтле

Аны күтәреп алды.

   Бу мәрхәмәтле  кешеләр  ирле-хатынлы  Мөхәммәтвәли абзый  белән  хатыны  Газизә  апа  була.  Яңа  бистәдә  үткән  ике  ел  шагыйрь  тормышында  якты  хатирә  буларак  саклана. Бу  әти-әнисе  икесе  берьюлы  авырып  киткәч , үзләренең  үлеп  китүеннән  куркып,  малайны  кире  бабасына кайтарырга  мәҗбүр  булалар.

   Үзләре дә мохтаҗлыкта  яшәгән  бу  гаилә,  асрамага  бирәсе бала  барлыгын  әйтеп  хәбәр  җибәрәләр. Кырлай  авылыннан Сәгъди  исемле  абзый  килеп,  кечкенә  Апушны  үзләренә  алып китә. Бу  авылны  ул  соңыннан “дөньяга  күзем  ачылган  урын” дип атый. Шагыйрьнең  иҗатында  бу  авылны  сурәтләүгә  зур урын  бирелгән.

Бала чакта әле бик күп

Кулдан-кулга йөрде.

Җылы кочак, кадер-хөрмәт

Апуш бик аз күрде.

    Нәни Апушның сәяхәте бу юлы да Кырлай  авылы белән  генә чикләнми. Бер-бер артлы  ике баласын югалткан Галиәскар җизнәсе  белән  Газизә  апасы  аны   Җаекка    алдырта. Г. Тукай  монда,  журналист  һәм  шагыйрь  буларак  ныгый,” Мотыйгыя” мәдрәсәсендә  белем  ала. Аның  беренче  әсәрләре “Фикер” газетасында  һәм  “әлгасрел-җәдит” жу рналында  басыла.

   1905 нче  елда  Тукай  мәгърифәт  учагы   булган   Казанга кайта.  Монда  ул  Г.Камал,  Х.Ямашев,  С.Рәмиев  кебек күренекле  шәхесләр  белән  очраша   Һәм  аралашып  яши. Ләкин аяусыз  үлем , 1913 нче елда , аны  якты  дөньядан алып   китә. Г.Тукай  тик  27 ел  гына  яшәгән,  нибары  8  ел  гына  иҗат иткән. Рус,  фарсы ,  төрек,  гарәп  телләрен  өйрәнгән. Шулай булса  да  ул  гаять зур, бәя биреп  бетермәслек  рухи байлык калдырган. Әйе, ятим  бала   якты  йолдыз  булып балкыды.Сүнмәс  йолдыз  булып  калыкты.

Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь.

Син мәңгегә безнең арада!

     

Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын беләсезме?

1. Г.Тукайның  туган  елы?

        а)1986, б)1891, в)1886

2. Тукай туган авыл?

    а)Кушлавыч, б)Өчиле, в)Кырлай

3. Әти-әнисенең исеме?

     а)Мәмдүдә- Гайнулла, б)Мәмдүдә-Мөхәммәтгариф,           в)Бибинур- Хәбибрахман

4. Г.Тукайның  автобиографик  әсәренең исеме?

    а)”Исемдә калганнар”, б)”Хатирәләр” в)”Балачак”

5. Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?

   а)”Туган авыл”,б) “Туган тел”, в)“Кызыл ромашка”

6.  Бу шигырьләрнең барысын да Г.Тукай язганмы?

   а)”Җир йокысы”, б)”Мәктәп”, в)”Кызыл ромашка”

7.Г. Тукайны  кечкенә чагында кем дип атаганнар?

   а)Апуш, б)Шүрәле, в)Шәкерт

8. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

  а)Мөхәммәтвәли, в)Сәгъди, в)Зиннәтулла

9. Г. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга керә?

  а)Казанда, б)өчиледә, в) Кырлайда

10. Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә?

   а)Казан, б) Җаек, в) Мәскәү

11. Тукайның кайсы шигыре көйгә салынган?

   а)”Туган авыл”, б)”Буран”, в)”Китмибез”

Шигырьне таны!

  1. “Гали белән ________”

  1. “Шаян _____________”
  2. “Туган _____________”
  3. “Пар ______________”
  4. “Кәҗә белән ________”
  5. “ Бичара ____________”
  6. “Кызыклы ___________”
  7. “ Бәйрәм _____________”
  8. “ Фатыйма белән ______”

10.”Су ___________________”

11.”Туган ________________”

12. “Җир _______________”

13. “Бу кайчак ___________?”

14.” Эшкә _______________!”

15. “Эш беткәч уйнарга _____”

16. “ Бала белән _____________”

17. “ Безнең _________________”

Бу юллар Г. Тукайның кайсы шигыреннән алынган?

  1. И сабыйлар! Эшләгез сез,

   Иң мөкатдәс нәрсә эш.

  1. Бабай бик күп яшь  яшәгән, карт ул үзе

Ләкин һаман сәламәт ул, матур үзе.

  1. Җәй көне эссе һавада

Мин суда койнам, йөзәм.

  1. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

  1. Әйт әле, Күбәләк,  сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

  1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

  1. Бик тынычлап сайрагыз сез мин тимим

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

  1. Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар , эш белү уңайсыз  ул.

  1. Көн озын ич , ул уенның мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга булмыйча дәресем тәмам.

  1. Шул вакытта мин кулыма китап алам

Аның изге сәхифәләрен актарам.

  1. Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш.

  1. И куян, куркак куян, йомшак куян?!

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

  1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

  1. Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр

Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер.

  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Кайтып киләм шулай салмак атлап

“ Артка ташлап дөнья уйларын”

Бөек Тукай үткән юллар буйлап

Йөгереп үтә минем уйларым.

Кушлавычка, Өчилегә китә

Йөгерек уйлар җитә Саснага:

Мәмдүдәнең чыңлый чулпылары

Кер юганда басып басмага.

Җилдән шаулый Кырлай каеннары,

Сәгъди абзый яный чалгысын.

Нәни Апуш кырда кузна уйный,

Онытып бөтен кайгы-сагышын.

Туганнары чыккан каршыларга:

Килеп җиткән олау Җаекка.

Мотыйгулла  хәзрәт сабак бирә,

Игътибары нәни Апушта.

Хыял канатымда очып үтәм

Пар атларда чабам Казанга.

“Болгар” номеры, кырыгынчы бүлмә

 Тукай моңын саклый  һаман да

Шагыйрь йөргән эзләр буйлап үтәм

Гасыр аша карыйм Тукайга.

Без Тукайлы, без лаеклы халык,

Без бурычлы калмыйк  Тукайга!

1.Г. Тукай кайсы авылда туа? - Кушлавыч

2.Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән? –Өчиле

 3. Г.Тукай кайсы авылны” Иң беренче күзем ачылган урын !”-ди - Кырлай

4. Кечкенә чагында аны кем дип йөртәләр? -Апуш

5. Г. Тукайның әтисенең исеме ничек? – Мөхәммәтгариф

КИШЕР

ЧӨГЕНДЕР

БӘРӘҢГЕ

СУГАН

САРЫМСАК

АЛМА   ШАЛКАН

КӘБЕСТӘ

ПОМИДОР

РЕДИСКА

КЫЯР

БОРЧАК

КӨНБАГЫШ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язучы Г.Тукайның иҗаты

өчиледәге иҗаты белән таныштыру...

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. ( 3 нче сыйныф өчен уку дәсесе эшкәртмәсе)

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)...