Язучы Г.Тукайның иҗаты
методическая разработка (4 класс) по теме

өчиледәге иҗаты белән таныштыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

Г. Тукайның

Өчиледәге иҗаты.

Тема: Г.Тукай һәм Өчиле.

Максат: - Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның 1911-1912 елларда Өчиледә иҗат иткән шигырьләре белән таныштыру;

                -шагыйрьнең туган авылыбыздагы тормышы турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;

                -Тукай шигырьләре аша туган як табигатенә соклану уяту;

                -Туган авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:-В.Куделькинның “Кечкенә Апуш Зиннәтулла бабасы белән” картинасы репродукциясе;

                -компьютер;

                -видео материаллар;

                -мәктәп музее экспонатлары;

                -стенд ”Г.Тукайның Өчиледәге иҗаты”;

                -фотолар.

Дәреснең барышы.

1.Кереш.

1.Әңгәмә.

-Безнең Өчиле авылы нинди бөек шагыйрь исеме белән бәйле?

-Олуг шагыйрьгә быел ничә яшь Тула?

-Г.Тукай безнең авыл белән ничек бәйләнгән?

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

-Әйе,без горурланып әйтә алабыз:бөек Тукай безнең авылда яшәгән. Өчиле авылы ятим Габдулланы берничә тапкыр ач үлемнән алып калган.Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган,аны күкрәк сөте белән имезеп үстергән,баласына шагыйрьлек  сәлате бүләк иткән изге ана - Өчиледә туып үскән кыз. Ул шушы авылның Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә апа кызы.Тукайга шагыйрьлек сәлате дә әнисеннән күчкән булырга тиеш. Чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь  белән җавап бирә торган сүзгә оста хатын булган. Зиннәтулла хәзрәт тә шигырьләр язгалаган. Олы кызы Мәмдүдә яшьли үлеп киткәч,аңа багышлап, шигырь чыгарган. Димәк, Өчил авылы Тукайга шагыйрьлек талантын да бүләк иткән дип әйтә алабыз.

2.Г.Тукайның Өчиледәге балачагы турында искә төшерү.

-бала вакытта Г.Тукай Өчиледә ничә тапкыр була?

-3 тапкыр.

(3 укучыдан сөйләтү).

-1 нче тапкыр ул Өчиледә әнисе белән бергә,әтисе вафат булганнан соң яши. Тол калган Мәмдүдә апа нәни улы белән атасы йортына кайта.Әнис Саснага кияүгә киткәнче Габдулла биредә яши.

-Икенче тапкыр кечкенә Апушны бабасы Зиннәтулла хәзрәт, әнисе үлеп, тома ятим калгач алып кайта.Хәзрәтнең үз гайләсе бик зур булганга ,ул монда озак яшәми.Безнең авылның Гыйлфан исемле бер сәүдәгәр нәни Габдулланы таныш баена уллыкка дип алып китә. Кызганычка каршы бай өйдә булмый.Булачак шагыйрьне авылдашыбыз Яңа Бистәнең Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә апа гайләсенә калдыра.

-1892 елда Габдулланың Яңа Бистәдәге әти-әнисе икесе берьюлы авырый башлыйлар. Аны алып килгән Гыйльфанны табып,баланы яңадан Өчилегә кайтарып җибәрәләр.Шулай итеп,Габдулла өченче тапкыр Өчиледә. Аны биредә бик җылы каршы алмаганнар,чөнки гайлә бик ишле. Үги әби аны”артык кашык”итеп кабул иткән

-бу гайләдә нәни Габдулланы кемнәр үз иткән?(бабасы,Саҗидә апасы турында әйтү).

3.В.Куделькинның “Кечкенә Апуш Зиннәтулла бабасы белән”картинасы өстендә эш.

-картинада елның кайсы вакыты сүрәтләнгән?(Җәй)

-Зиннәтулла бабай турында нәрсә әйтә аласыз?(Ул озынча йөзле,ябык,башында иске генә эшләпә,өстендә юка күлмәк һәм көрти.Ул ятим оныгын алдына алаган,аны яратып кочаклаган).

-Кечкенә Апуш турында сөйләгез.(Бабасы алдында иркәләнеп ята.Бабасы белән болынга килгән.Йөзе уйчан,моңсурак,кулында кыр чәчәкләре).

-Зиннәтулла бабасы Габдулланы бик яраткан,гайләсе ишле булу һәм бик ярлы булу аркасында гына , ул аны асрамага биргән.”Бер дә бирмәс идем ,дөньсы шул,”-дип , елап озаткан ул аны Кырлайга.

2.Дәрес темасы өстендә эш.Г.Тукайның Өчиледә язган шигырьләре белән танышу.

1.1911-1912 елларда Г.Тукайның сәламәтлеге нык какшый.Врачлар аңа авыл һавасында булырга, яңа сауган җылы сөт эчәргә тәкъдим итәләр.Тукай сөекле”Казан артыны”ның кайсы авылын сайлый?-Өчилене.Ул әнисенең әнесе Кәбир мулла гайләсенә кайтып төшә.Өчиледә Г.Тукай җанына,тәненә дәва гына түгел,иҗатына илһам таба.

(Стенд буенча Өчиледә язылган шигырьләр белән танышу).

2.”Авылда авырып яту”шигыре.

-Шагыйрь авылга нинди теләк белән кайткан?

(Укытучы яттан сөйли,сорауга җавап)

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

-кыш көне авыл кешеләре нишли?

-Тукай нәрсә турында яза?

-Иң тәмле ризык дип нәрсәне саный?

3.”Буран”шигыре өстендә эш.

1.Кышкы бураннар турында әңгәмә.

(Кышның соңгы ае-Февральдә еш була. Буран вакытында каты җил исә кар ява. Көчле җил карларны очыртып йөртә. Бернәрсә күренми. Буранда адашырга да мөмкин).

2.Сүзлек эше.(Маяк,Каф тау,бихисап,ушбу,фәкыйрь)

3.Шигырьне эчтән уку.

4.Укыту.Сәнгатьле уку өстендә эш.

5. Сайлап уку. Шигырьнең әкияткә охшаган урынын табып укыгыз.

6.Шигырьдән чагыштырулар табу.(Үлгән елан  күк юл,ай көлә һ.б.).

7.Нәтиҗә ясау

4.”Кичке теләк”шигыре.

1.Мәктәп музее экспонаты-Кәбир мулла чормасыннан табылган лампа белән танышу. Аны музейга Г.Тукайның Өчиле тормышын өйрәнүгә зур хезмәт куйган мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Г.Зыятов тапшырды . Ә аңа бу бик кадерле ядкарьне Кәбир мулланың йортын сатып  алган Кадыйр бабай Хурамшин бүләк иткән.”Кичке теләк”шигыре-нәкъ менә шушы лампага карап язылган булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алиш - язучы да, батыр да.

А. Алишнын туган коненә багышланган зурлар тәркемендә бәйрәм сценариесе....

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...

Габдулла Тукайның тууына 125 ел!

Г.Тукай тууга 125 еллыкка багышлана...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Әдәби уку дәресе. Язучы фантазиясе

1нче сыйныфта әдәби уку дәресеТема: Язучы фантазиясе.  Р.Кутуй “Төнге әкият”, Р.Миңнуллин “Шүрәлесез урман&rdquo...