Без Тукайны беләбезме? Г.Тукайның тууына 139 яшь.
классный час (2 класс)
Максат: 1. Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү .
2. Зирәклек, тапкырлык булдыру.
3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Язның иң матур бер көнендә , карлар эреп, бозлар агып киткәч , агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Менә шундый матур кояшлы апрель иртәсендә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты искиткеч популяр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.17 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема : Без Тукайны беләбезме?
Максат: 1. Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү .
2. Зирәклек, тапкырлык булдыру.
3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Язның иң матур бер көнендә , карлар эреп, бозлар агып киткәч , агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган. Менә шундый матур кояшлы апрель иртәсендә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты искиткеч популяр.
Балалар 2 командага бүленәләр. Сораулар язылган конвертлар куела. 1 сорауга бер команда укучылары гына җавап бирергә тиеш( дөрес җавапка 1 очко), әгәр җавап бирә
алмыйлар икән, икенче команда әйтә( аларга очко).
Сораулар: 1 тур
- Г. Тукайның туган авылының исемен атагыз.
- Бөек шагыйрьнең әтисенең исемен әйтегез.
- Г. Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый?
- Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларны искә төшереп әйтегез ( җырлап бирергә дә мөмкин).
- Кырлай авылы белән бәйле булган әкиятләрне искә төшерегез.
- Башкалабыз Казанда Тукай исеме белән бәйләнгән урыннарны атап чыгыгыз.
2 тур
Конвертта табышмаклар язылган. Табышмакның җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк.
- Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
- “Әйдәле, Акбай, өйрән син,
Арт аягың белән тор”.
- Һич сине куркытмасыннар
Шүрәле, җен һәм убыр..
- “Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”
- Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге,
Тоттырмый, китә очып.
Я кала җирдә посып.
- Кулы юк, балчык ташый.
Балтасы юк, өй ясый.
3 тур
- Г. Тукайның туган көне кайчан һәм кайда зурлап билгеләп үтелә?
- Анда кемнәр җыела?
- Бу бәйрәмнең исемен атагыз.
Укытучы: Телсез идек, Тукаебыз телле итте.
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
Теләсе кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар? Аларның беренчесе туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле: Г. Тукай сүзләренә җырлана торган җырлардан башка татарны , аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр! Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела. Ә сез Г. Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынганын беләсезме икән?
Магнитофон язмасында көйләре яңгырый.
Балаларга бүләкләр тапшырыла.
Йомгак ясала:
Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен, тормыш юлын бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен , әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз.
Сез- яшь тукайчылар! Изге туган телебезгә, газиз татар теленә тукай кебек тугры булып үсегез.
Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Язучы Г.Тукайның иҗаты
өчиледәге иҗаты белән таныштыру...
Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"
Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)
ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.
Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Көч җитмәсә, хәйлә бар. ( Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и баран” әкиятләрен чагыштырып өйрәнү)
4нче сыйныф татар төркеме өчен туган телдә әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
- Мне нравится (1)
