Курбангалиева Миляуша Назировна

сайт учителя начальных классов

Заманага яраклы шәхес тәрбияләү

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: работа на компьютере

Увлечения: читать книги, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Балтасинский район, д. Бурбаш

Место работы: МБОУ "Бурбашская СОШ"

Звание, ученая степень: учитель начальных классов

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kurbangalieva-milyausha-nazirovna
"Укудан туктаган кеше уйланудан да туктый"
Дидро

<?xml:namespace prefix = o /??>РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!!

Сезнең игътибарга тәкъдим итәм: методик материаллар, актуаль методик тәҗрибә, дәрес эшкәртмәләре, эш программалары, файдалы ссылкалар, укучылар иҗаты һ.б...

 

Минем шәхси сайтым яңа гына эшли башлаган укытучыларга, шулай ук тәҗрибәле педагогларга һәм ата-аналарга да файдалы, кызыклы булыр дип уйлыйм.

 Укытучы - ул сокланырлык кеше. Иң беренче чиратта, укытучы укучысы өчен остаз булырга тиеш. Нәкъ менә шул вакытта укучының әйләнә - тирә мөхит белән аралаша башлый. Укытучыдан күп эшчәнлек сорала. Укучылар да үз укытучыларына охшарга тырашалар: аның кебек сөйләшәләр, киенәләр... Укытучы - икенче әни, ул идеал. Укучылар тормышында укытучының урыны эше бәһасез!!!

О себе

Мин, Корбангалиева Миләүшә Нәзир кызы, 1980 нче елның 8 нче ноябрендә Татарстан республикасының Балтач районы Норма авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенә филология факультетына укырга кердем. Югары белемне Казан Дәүләт Педагогика Университетында алганнан соң, 2001 нче елдан бирле мәктәптә укытучы булып эшлим.<?xml:namespace prefix = o /??>

Хәзерге вакытта Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Эшемне бик яратып башкарам, чөнки балалар белән эшләү миңа бетмәс-төкәнмәс көч, илһам алып килә. Дәресләр кызыклы булсын өчен, укучылар туган телебезне яратсыннар өчен төрледән- төрле алымнар кулланам. Хәзерге вакытта яңа технологияләр кулланып, шуны әкренләп дәресләремдә үткәрергә тырышам. Уйларга, фикер йөртергә, иҗади эзләнергә этәрә торган технология миңа бик ошый.

Эш девизым: “Һәр бала - кабатланмас энҗе бөртеге!”

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Ф .Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов.

Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан , югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.

Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?

Укытучы күңелендә һәрвакыт шундый сораулар, шундый уйлар, минемчә.

“Кеше фикере, куян кебек, кемдер салган эздән йөри,—ди бөек рус язучысы Лев Толстой. Без куян түгел, юлны үзебез салырга, ялгыша-ялгыша булса да, мөстәкыйль уйларга өйрәнергә кирәк”, - дип әйтәм мин укучыларыма. Һәм шушы фикеремне куәтләп, эш тәҗрибәмдә кулланылган ысулларны сезгә тәкъдим итәм.

 

Мои достижения

Сертификат за участие в Всероссийском олимпиаде по окражаещему миру.2012-2013 уч. год.

Моё портфолио

Башлангыч сыйныфтагы гомуми белем югары сыйныфлардагы белемнең нигезе булырга тиеш, ди яңа буын стандарты. Башкача уйларга өйрәнү (ягъни иҗади фикерләү) — белем нигезендәге ташларның иң мөһиме. Уку эшчәнлеге ул баланың үзенчәлекле формадагы активлыгы. Укучының активлыгы дәрестә өйрәнә торган төшенчәләр белән эш итүнең гомум принципларын ачуга һәм куллануга юнәлтелгән була. Шулай эшләгәндә укучының мөмкинлекләре киңәя, ул чын мәгънәсендә уку эшчәнлегенең субъектына әйләнә. Уку эшчәнлегенең актив субъектына әйләнүе укучының танып-белүгә омтылышын арттыра, фикерләү, иҗат итү сәләтен активлаштыра, хәтерләү, күзаллау сәләтен яңарта, аңарда һәр яктан камил шәхес сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Бала үз-үзен үзгәртә, үстерә.

Дәресләрдә компьютер технологияләрен куллануның өстенлекле яклары; Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану юнәлешендә үз методикамны булдырдым. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин

Добавить грамоту в портфолио