Математикадан технологик карта
методическая разработка по математике (2 класс) по теме

Курбангалиева Миляуша Назировна

математика дәресенә технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_teh_karta.docx26.52 КБ
Microsoft Office document icon matematika_tehnologik_kata.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Почмак. Туры, кысыекы һәм җәенке почмаклар.

Максат

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

2) почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү, пространстволы күзаллау формалаштыру;

3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;

4)  игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләрен белү.

2) почмакларны төзи  һәм чагыштыра белү.

3)100 эчендә саннарны куша һәм ала белү.

4)текстлы мәсьәләләрне анализный һәм чишү белү.

Ресурслар

Дәреслек А.А.Чекин “Математика”,2кисәк.

“Математика в вопросах и заданиях”,Захарова О.А.,Юдина Е.П.

Е.Е.Ипатова,А.В.Афонина “Поурочные разработки по математике”

Предметара бәйләнеш

Татар теле, технология.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Төп төшенчәләр

”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак.

Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның игътибарларын туплау.

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү..

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Укучыларны эшкә хәзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

- Кырлар буйлап көзге яңгыр

Сибәләп үтә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә

Йөзебез ачык.

Кунаклар килү

Үзе бер шатлык.

Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк.

- Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы.  Димәк, математика дәресебезне башлап җибәрик.

1 слайд. Дөрес итеп утыручы кыз һәм малай.

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау  һәм телдән исәпләүне ныгыту  максатыннан фронталь  уен оештыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда .тиешле юнәлеш бирү.

Укучылар,  математика дәресенең девизын искә төшереп алыйк әле.” Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!  Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

- Атнада ничә ял көне?

- Ничә предмет бер пар була?

- Татарстан флагында ничә төс?

- Универсиадада ничә контененттан катнашачаклар?

- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

- Быел нинди ел дип игълан ителде?

- Квадратта ничә почмак?

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. “Кайсы тылсымлы” дип аталыр. Мин сезгә мәсьәләнең схемасын күрсәтәм, ә җавабы тылсымлы җиләк-җимештә. Уйлап җавап бирик, җавабыгызны дәлилләп күрсәтмичә җимеш кәрзингә кермәячәк. (фронталь эш)

2 слайд алмагач һәм кәрзин

3 слайд  груша агачы һәм кәрзин

4 слайд  яшелчәләр һәм кәрзин

5слайд – аплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

Молодцы, рәхмәт сезгә. Укучылар, Әмир белән Әминә күренми бит эле.Кайда икән алар? (Такта артында) Әйе, тик тактабызны Тылсымча ябып куйган, ничек ачыйк икән? (Биремнәрне үтәү, геометрик фигураларны ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә почмаклар бар, ә икенчесендә юк) Димәк, без бүген почмаклар турында сөйләшәчәкбез.

(Тактаны ачабыз, анда Әминә белән Әмир. Кулларында ниндидер кәгазьләр)

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Геометрик фигураларны нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Яңа тема өстендә эш.

Максат:

”Почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе” төшенчәләрен искә төшерү.

“туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

 почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү,

пространстволы күзаллау формалаштыру;

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Почмак турында белгәннәрне искә төшерү.

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

.

Почмакларны төзү һәм чагыштыру

Пространствода туры почмакларны табу һәм күрсәтү.

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

Фронталь эшне оештыру, почмак турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

.

Почмакларны төзергә һәм чагыштырыга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү

Пространствода туры почмакларны табарга  һәм күрсәтергә ярдәм итү.

Укучылар,Әмирнең кулында ниндидер хат. Укып карыйк әле “ Кадерле 2 нче сыйныф укучылары! Сезне математик бәйгедә җиңүегез белән котлыйбыз.  Сезгә бүләккә мозаика җибәрәбез. Мозаиканы тезү өчен артындагы яңа биремнәрне үтәргә кирәк.Уңышлар Сезгә!”

Укучылар, әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотыныйк. Әминәнең кулындагы кәгазьләрне ачабыз, тезәбез һәм безнең дәресебезнең алдагы планы килеп чыга:

  1. Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?
  2. Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?
  3. Моны белү миңа ни өчен кирәк?

     Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?

Укучылар, искә төшерик әле. Нәрсә ул почмак? (Укучыларның җаваплары)

6 слайд –“Бер ноктадан һәм шул ноктадан башланучы ике нурдан торучы фигура почмак дип атала.” (Бергәләп кабатлыйбыз.)

Укучылар, почмак ясаучы нокта һәм нурларның ничек аталуын да әйтә алмассыз микән? Беренче төркем нокта турында. Ә икенче төркем нурларның ничек аталуын искә төшерергә тырышсын. (төркемнәрдә эш)

7 слайд – Почмак төзүче нурлар почмакның яклары дип атала.

 Нурлар башланып киткән нокта почмакның түбәсе дип атала.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

8слайд – аплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

Беренче өлешне әйләндереп куябыз.

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?

Укучылар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята. Слайдта күрсәтелгәнчә итеп бөкләп карыйк әле, нәрсә моделе килеп чыгар икән?

5 слайд 1,2,3нче бөкләү адымнары күрсәтелгән. 

 6  слайд -   туры почмак моделе. Бу, укучылар, туры почмак моделе дип атала. Аның якларын һәм почмагын күрсәтегез әле. Әйе, дөрес. Хәзер уң як һәм сул як күршегез белән чагыштырып карагыз әле. Нәрсә дип әйтә аласыз? (Тигез) Сезнең өстәлләрегездә сызым өчпочмагы ята, аның белән дә чагыштырып карагыз әле, нәрсә әйтерсез?(тигез). Сызым өчпочмагы да безнең туры почмак моделе булып тора.

7 слайд – туры почмак модельләре.

Укучылар, хәзер мин сезгә почмаклар бирәм. Модель куеп чагыштырыгыз әле, барысы да туры почмак микән? (укучыларның җаваплары)  

1нче төркемгә сүз бирик әле. (Безнең почмаклар арасында туры почмактан кечерәк почмаклар да бар.) Әйе, шул бу почмаклар туры почмакка караганда кысылганнар. Менә шуңа күрә дә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле, нинди исем икән ул? (Кысынкы) .

2 нче төркемгә сүз бирик әле.(Безнең почмаклар арасында туры почмактан зуррак почмаклар да бар)  Әйе шул, бу почмаклар туры почмакларга караганда җәенкерәк. Мнә шуңа күрә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле нинди исем икән ул? (Җәенке)

Дәфтәрләрдә эш. Укучылар, әйдәгез дәфтәрләрне ачабыз һәм туры почмак сызабыз, аның янына берегез кысынкы почмак сызсын. Партадаш дустыгыз җәенке почмак сызсын. Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырыгыз, тикшерегез һәм билге куегыз. (парларда эш ,куелган билгеләрне анализлау. )

8 слайд  туры почмак сызу.

9 слайд – кысынкы почмак сызу

10 слайд – җәенке почмак сызу..

11 слайд – аплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

    Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , ә безнең сыйныф бүлмәсендә нинди туры почмаклар күрәсез, табып күрсәтә алмассыз микән?(тәрәзә, такта, өстәл, китап, шкаф һ.б) тагын кайларда туры почмак очратканыгыз бар? (укучыларның җаваплары)  Ә безгә почмакларны белү кирәкме?

Безгә почмкларны белү өстәл, урындык, тәрәзә, такта ясасак та кирәк. Өй салсак та нинди генә төзелештә катнашсак та кирәк икән, шулай бит. Сез ничек уйлыйсыз,  тагын кайларда кирәк икән? Туры почмакны аермаган кешенең  эшләгән җиһазлары нинди булыр. (әңгәмә)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Өчпочмаклар ничек төзелә?

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Нинди өчпочмаклар була?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Почмаклар турында белү ни өчен кирәк?

Ныгыту.

 Максат:

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”,  “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмакларны аера белү.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аеру.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

Тест биремен үтәү. Бергәләп тикшерү дөрес җаваплар янына + тамгасы куеп баралар һәм соңыннан саныйлар.

18 слайд – тест биремнәренең җаваплары.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. (26 нчы битәге биремнәрне үтәү, алмашып тикшерү)

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәресне йомгаклау.  Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?        

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?



Предварительный просмотр:

Технологик карта

Дәрес темасы

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр

Дәреснең максаты һәм бурычлары

Укучыларны саннарны аермалары буенча чагыштыруга карата гади мәсьәләләр белән таныштыру

  1.  саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишәргә өйрәтү
  2. Укучыларның логик фикерләүләрен, уйлау сәләтләрен үстерү
  3. Укучыларда эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗәләр

Саннарны аермалары буенча чагыштыра һәм мәсьәләләр чишә белергә

Төп  понятия

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә


“Математика” дәреслеге, 2 класс, А.Л. Чекин; мөст. эшләр дәфтәре

Ноутбук, проектор, интерактив такта, математик тренажер, “Учись считать” наборы

Дәрес этаплары

Дәреснең максаты

Укытучы эшчәнлеге

Котелгән нәтиҗәләр

(универсаль уку күнекмәләре)

I этап.

Оештыру

Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен уңай атмосфера тудыру

Метод: әңгәмә

Укучы максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру

Метод: Үз-үзеңне тикшерү

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

  1. Кояшлы иртә кебек.
  2. Укучылар, бүген безнең дәрескә кем килгән? (Буратино), (Слайд 1)
  3. Аның сезгә нәрсә әйтергә теләгәнен укып китик әле. (Хәерле иртә,

дусларым!)

II этап . Актуальләштерү

Укытучы максаты: Укыларның телдән исәпләү, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау. Балаларның актив булуына ирешү

Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү

Укучылар максаты: Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү. Үзеңне һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә өйрәтү

Метод: Үз-үзеңне тикшерү

  1. Өй эшен тикшерү
  2. Телдән исәпләү. (Слайд 2)
  1. 6 ны 7 гә арттыр (13)
  2. 2 не 9 га арттыр һәм 8 гә кимет (3)
  3. 17 – 8 – 8 (1)
  4. 10 сан 20 дән ничәгә кимрәк? (10)
  5. 18 дән 6 ны һәм 3 не ал (9)
  6. 14 һәм 6 саннарын куш (20)
  1. Блицтурнир (мәсьәләрне телдән чишү)
  1. Бакчада 7 төп кызыл карлыган һәм 6 төп кара карлыган үсә иде.

Кызыл карлыган кара карлыганга караганда ничә төпкә күбрәк? (фишкалар белән эш) (1)

  1. Агачта 3 карга һәм 2 чәүкә утыра. Агачта каргага караганда чәүкәләр ничәгә кимрәк? (1)

III этап. Яңа тема өстендә эшләү

Укытучы максаты: Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яңа теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын үстерү

Метод: әңгәмә, проблеманы чишү

Укучылар максаты: Саннары аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү. Күзәтергә, игътибарлы булырга

Метод: проблемалы чишү юлларын табу

  1. Укытучы белән берлектә мәсьәләләр чишү.

Укытучы: - Балалар, дәреслекнең 75 нче биттәге 1 нче биремне карагыз әле. Безгә мәсьәләләр чишәргә кирәк.

  1. Әмир 5, ә Әминә 7 ак гөмбә тапты. Әминә Әмиргә карганда ничә гөмбә күбрәк тапкан?
  1. Әмир ничә гөмбә тапкан? (5)
  2. Әминә ничә гөмбә тапкан? (7)
  3. Кем күбрәк тапкан? (Әминә)
  4. Әминә Әмиргә караганда ничәгә күбрәк гөмбә тапкан? Бу сорауга

ничек җавп табып була? (аерма эшлибез, 7-5)

  1. Мәсьәләнең җавабы ничек? (Әминә 2 гә күбрәк гөмбә җыйган)

Мәсьәләнең чишелеше һәм җавбы тактага языла.(Слайд 3)

7 – 5 = 2 (г.)

Җавап: Әминә 2 гә күбрәк гөмбә җыйган.

  1. Кызыл тартмада 20, ә зәңгәр тартмада 15 конфет бар. Зәңгәр тартмада тартмада конфетлар кызыл тартмадагыдан ничәгә азрак?
  1. Нәрсә турында сүз бара? (конфетлар)
  2. Кызыл тартмада ничә конфет? (20)
  3. Зәңгәр тартмада ничә конфет? (15)
  4. Нинди тартмада конфетлар әзрәк? (зәңгәр)
  5. Зәңгәр тартмада конфетлар ничәгә азрак, кызылга караганда?
  6. Кем сорауга җавп бирә? Нәрсә эшләргә кирәк? (аерма эшләргә,

20 – 15)

  1. Мәсьәләнең җавабы ничек? (Зәңгәр тартмада 5 конфетка кимрәк)

Чишелеш , җавап тактага языла. (слайд 4)

  1. Бер кәрзиндә 12, ә икенчесендә 15 алма бар. Беренче кәрзиндә

алмалар икенче кәрзиндәгедән ничәгә азрак?

  1. Нәрсәләр турында сүз бара? (алмалар)
  2. Бер кәрзиндә ничә алма бар? (12)
  3. Икенчесендә ничә? (15)
  4. Кайсы кәрзиндә әзрәк? (Беренче)
  5. Ничәгә әзрәк икәнлегент ничек белеп була? ( 15 – 12)
  6. Җавабы ничек? (Беренче кәрзиндә 3 алмага әзрәк)

Укытучы: - Бу мәсьәләләрнең уртак уртак яклары кайда? (мәсьәләләр 1 гамәл белән эшләнәләр, һәрберсендә 2 сан бар, таләпләре бер төрле, ничәгә кимрәк яки ничәгә күбрәк)

  1. Нәрсә табарга кушыла? (1 сан ничәгә күбрәк, ничәгә кимрәк

икәнлеге кушыла)

  1. Мондый мәсьәлә нинди дип атала? (аермаларны чагыштыруга

мәсьәләр)

  1. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без аермаларны чагыштыруга

мәсьәләр чишәбез икән.

  1. Кагыйдәне уку

 Барлык мәсьәләр дә бер санны икенчесеннән ничәгә күбрәк  яисә азрак икәнлеген белү таләп ителә. Мондый мәсьәләләр аерма буенча чагыштыруга мәсьәләр дип атала.( Слайд 5)

  1. Физкультминутка
  2. Сорауга җавап
  1. Ни өчен бу мәсьәлә шулай дип атала?
  1. Укучылар, дәреслекнең 77 битендәге 2 биремне чишәбез (рәсем

буенча эш).

 № 2. Рәсемне кара. Әминә Әмиргә караганда ничә түтәлгә күбрәк эшкәрткән?

  1. Әмир ничә түтәл эшкәрткән? (1)
  2. Әминә ничәне? (2)
  3. Кемнеке күбрәк? (Әминә)
  4. Ничәгә күбрәк? (1)
  5. Ничек беләбез? (2-1)
  6. Шарт төзибез: Әмир 1 түтәл, Әминә 2 түтәл эшкәрткән. 2 – 1 = 1(т)
  7. Җавап: Әминә 1 түтәлгә күбрәк эшкәрткән.

 № 3.  Бер агачта 10, икенчесендә 14 кара карга утыра. (рәсем буенча эш)

  1. Шартны ничек тулыландырабыз?(таләп куеп)

(Икенче агачта ничәгә күбрәк?)

 Чишелеш: 14 – 10 = 4 (к)

Җавап: Икенчесендә 4 кә күбрәк.

 № 4 (78 бит)

Тәнзиләнең бер кулында 3, ә икенесендә 5 тузганак чәчәге бар. Сәриянең бер кулында 3, ә икенчесендә 4 тузганак чәчәге. Кызларның кайсысында тузганаклар күбрәк?

  1. Кемнең тузганагы күбрәк? (Тәнзилә)
  2. Бу мәсьәлә аерма буенча чагыштыруга булырмы? (юк)
  3. Ни өчен?
  4. Сорауны ничек куярга кирәк? (Тәнзиләнең тузганагы Сәриянекенә

караганда ничәгә күбрәк?)

(Дәреслек буенча эш)

 № 5. Чишелеш һәм җавабы буенча мәсьәлә төзе.(телдән эшләү).

Танып белү, фишкалар куллану

















































Шәхси , дәреслек героена ярдәм итүдә танып белү инисиативасы күрсәтү

IV этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы максаты: Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү, Укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру, җавапларның дөреслеген тикшереп бару.

Метод: Бергәләп тикшерү

Укучы максаты:

Биремнәрне мөстәкыйль

эшләү, кешеләү, кешең

эшен тикшергәндә

игътибарлы булу.

Метод: Үз-үзеңне, күршеңне тикшергәндә игътибарлы булу

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эәләү
  1. Укучылар, ә хәзер дәфтәрдәге биремнәрне мөстәкыйль эшләрбез.

 № 1 (30 бит) парларда эшлиләр

 № 2 (30 бит) укучылар берсенекен берсе тикшерә)

  1. “Буратинога ярдәм итегез” уены. (Слайд 6)
  1. Укучылар буратинога сезнең ярдәм кирәк, аңа ярдәм итик әле.
  1. Карточкалар белән эш

V.этап. Йомгаклау

Укытучы максаты: Дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның яңа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү

Метод: әңгәмә

Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү

Метод: үз-үзеңне тикшерү.



Укытучы.- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Өй эше: Мөстәкыйль эш дәфтәре № 3, 30 бит

Дәрестә актив катнаштыгыз. Барыгызга да рәхмәт  (билгеләр куела)

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Математикадан технологик карта

Технологическая карта по математике для 3-его класса по учебнику Чекин...

1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта "1 не алу"

1 нче сыйныфлар өчен  математикадан "1 не алу" темасы буенча технологик карта...