ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Габдрахманова Рузия Шагинуровна

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shart_talp_dres.docx65.69 КБ
Файл zadacha._uslovie._trebovanie._tatar.pptx1.57 МБ

Предварительный просмотр:

«Борнак башлангыч гомуми белем мәктәбе»-

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

                                муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Янгул урта гомуми белем мәктәбе» филиалы

1класслар өчен(ПНШ)

Математикадан дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең темасы:

«Мәсьәлә белән таныштыру. Шарт һәм таләп”

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Габдрахманова Рузия Шаһинур кызы

2014 ел


Класс:   1

 Фән:   математика.

Дәреснең темасы:  Мәсьәлә белән таныштыру. Шарт һәм таләп    ( мәсьәлә темасы буенча беренче дәрес)

10. Планлаштырылган нәтиҗәләр: 

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән  ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

Метопредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУЭ: үз эш урыныңны әзерләү;

            Укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау,кабул итү һәм саклау;

            Әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәлрне үзара бәйли белү.

 Танып –белү УУЭ: кирәкле мәгълүматны эзли һәм таба белү;

              үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү;

                      сорауларга тулы җавап бирә белү;

                       дәреслек белән эшли белү;

             нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУД: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу ,

              Дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу,

            Парлап эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.

Предметлы нәтиҗәләр: укучылар өйрәнәчәк

                                                «мәсьәлә», «шарт», «таләп» төшенчәлрен беләләр;

                                               Шар һәм таләпне табарга, ике текстны чагыштырып,мәсьәлә булган текстны ачыкларга өйрәнү.

11. Цель урока: “Мәсьәлә” төшенчәсе белән танышу һәм аны үзләштерү,мәсьәләне табарга һәм төзергә өйрәнү .

Дәресне җиһазлау

Укытучы өчен:

 Укучылар өчен:

  • мультимедия (пректор, планшет, ноутбук)
  • карточка – дәрестә эшләү кагыйдәсе
  • карточка- телдән исәпләү
  • карточка- белемнәргә үз бәя
  • таблица «үзанализ сораулары»
  • карточка   «Мәсьәлә»

                  «Шарт»

                  «Таләп»

  • «Уңыш юлы»
  • сигнал карточкалары (кызыл. яшел)
  • карточка – парларда эшләү өчен
  • белмәмеш өчен эшләпә

Такта бизәлеше

           

             

Дәрес барышы

Дәрес этабы

максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

искәрмә

нәтиҗә

1.Оештыру

моменты

Һәр укучының эшчәнлеген арттыруны күздз тотып уңай психологик климат тудыру

-Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы!?

Елмаеп башласаң дәресне,

Санарга, уйларга бик җайлы.

- Кайсы дәрес турында сүз бара укучылар бу дәрес сезгә ошыймы авыр түгелме?

 Слайдтагы җөмләне укыйк әле. Сез аны ничек аңлыйсыз. “Башлаганда һәр эш авыр”

- Икенче слаидтагы җөмләне бергәләп укыйк әле. Бу җөмлә бүгенге дәресебезнең девизы.

“Математикадагы сукмактан тырышып-тырышып атлыйбыз”

- һәр дәрестә без дәрес кагыйдәләрен үтәргә тиешбез.Әйдәгез искә төшерик әле .

-дәрес ахырында без үзебезнең эшчәнлекне сораулар аша билгеләячәкбез Әйдәгез аларны укыйк.

Укчыларның җаваплары

-яңа эш башлаганда һәрвакыт авыр була. Барысы да әйбәт кенә, җиңел генә килеп чыкмый.

- ничек кенә авыр булса да без ул эшне ташламыйбыз. Ә киресенчә нинди юллар белән булса да эшләргә омтылабыз..

- математика да авыр фән, ә без аны өйрәнеп һаман алга барабыз, Алда өйрәнгәннәр  башта авыр булса да, хәзер җиңел.

-кул күтәрү кагыйдәсе.

- парларда кул күтәрү кагыйдәсе.

- башкаларны тыңлау.  

- үз фикереңне әйтү.

- аңлашылмаган сорауларга җавап табарга омтылу.

-Төгәл итеп җавап бирү кагыйдәсе..

Балалар сорауларны укыйлар.

СЛАЙД 1

СЛАЙД 2

Тактада язылган карточкалар

Тактада язылган

Укучыларның игътибарын  алда булачак эшкә туплау .

танып-белүне, кызыксынуны үстерү,  мәктәпкә уңай караш.

Дәрестә үз-үзеңне тоту һәм бергәләшеп эшләү кагыйдәләрен

 укытучы җитәкчелегендә искә төшерү һәм әйтеп бирү .

2.  белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен актуальләштерү

- бик мөһим математик теманы өйрәнү өчен безгә үзебезне әзерләргә кирәк. Әйдәгез треножорларда эшләп алыйк әле.

Телдән исәпләү( ун эчендә кушу, алу)

-треножор №1(куянга ярдәм ит)

- Треножор№2 ( принцессаны коткар)

-Әйдәгез өйрәнгән кагыйдәләрне дә искә төшерик әле.

Треножорда мисаллар эшләү.

Укучылар өйрәнгән кагыйдәләрне әйтәләр.

-8-6 ул- аерма

-Санга берне кушкач аннан соң килгән сан килеп чыга.

- кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми

СЛАЙД

3 - 7

Яңа теманы уңышлы үзләштерү өчен өйрәнгәннәрне кабатлаганда укчыларның активлыгы.

Яңа теманы өйрәнгәндә кирәк булган информацияне телдән әйтү.

3. Уку бурычларын кую

Укучыларда дәрестә нәрсә өйрәнәчәкләре, яңа нәрсә беләчәкләре турында күзаллау булдыру.  

- хәзер без гадәти булмаган бирем эшләячәкбез.

Мин карточка күрсәтәм .Ә сез математик гамәл эшләячәксез. Дөрес җавап булырлык гамәлне табачаксыз..

(5  3)  8;  (3  3)  6; (4  2)  6; (5  1)  6; (7  2)  9; (6  4)  10;  (8  4) 4

- Сезнең исегездәме? Бирем гадәти түгел иде. Мин карточканың артын әйләндерәм,ә сез укыгыз Я переворачиваю карточки – прочитайте слово.

- Сез ничек уйлыйсыз. Бүген безнең тема нинди?

- Бездән Белмәмеш нинди ярдәм сорый?

-Белмәмеш ә син мәсьәләнең нәрсә аңлатуын беләсезме? Ә сез балалар?

- әйдәгез балалар,Белмәмеш белән бергәләп МӘСЬӘЛӘнең нәрсә булуын ачыклыйбыз

Әйдәгез иң беренче нәрсә белүебезне, нәрсә белмәвебезне, нәрсә белергә теләвебезне  ачыклыйк.

- Әйдәгез дәреснең темасын әйтеп карык..

Биремне үтәү.

МӘСЬӘЛӘ

Театральләшкән өлеш: дәрескә белмәмеш керә

Теләсәгез көлегез, теләсәгез елагыз, чишә алмыйм мәсьәлә!

Әлә китап начармы?

Әллә мин бик наданмы?

Булышыгыз балалар!

Ярдәм итегез миңа.

Өйрәтсәгез мине дә.

Рәхмәт диярмен сезгә.

- ул бездән мәсьәлә чишәргә өйрәтүне сорый.

Балаларның җаваплары.

- Без математик тамгаларны беләбез +, -, <, >.

- Без барлык цифрларны беләбез.

- Саннар составын беләбез.

- саннар белән математик гамәлләр эшли беләбез.

- Ә менә мәсьәләнең нәрсә булуын без әле белмибез.

- Мин белергә һәм Белмәмешкә дә ярдәм итәргә телим.

- Без дәрестә “мәсьәлә” төшенчәсе белән танышырга тиешбез.

- Мәсьәләнең  нәрсә булуын ачыкларга тиешбез.

СЛАЙД 8

тактада:

Беләм

Белмим

Өйрәнергә телим

Тактада язылган .

       Уку бурычын кую, аңлау, кабул итү һәм саклау.

Укытучы белән берлектә уку бурычын формалаштыру, кабул итү һәм саклау.

Динамик пауза

Эшчәнлек төрен алмаштыру

Развитие памяти, внимания, быстроты реакции

  • күзләр өчен физкултьминутка  (мультимедия)
  • күнегү «Самолёт»

Кулларны янга җәябез

Очып килә самолёт

Канатлар уңга- сулга,

Самолет аска-өскә! (иелү)

Бер, ике,өч! (урында йөрү)

Кулларны аска төшерик,

Самолет китте очып

Бер-бербезгә елмаейк та,

Әйдәгез эшли башлыйк.

Ял итеп алалар.

Балалар ял иттеләр, яңадан эшли алалар.

4. Яңа материал өстендә эш.(уку материалын беренчел кабул итү, теоритик белемнәрне үзләштерү)

Яңа математик төшенчәне формалаштыру

Дәреслек белән эшләү

- Дәреслекне ачыгыз.

- Дәреснең темасын укыгыз.

- Ике яңа сүз бар. Нинди сүзләр -укыгыз?

-  Без бүген мәсьәләне генә түгел, шар һәм таләп турында да белергә тиешбез.

-  1нче биремне үтәү.Алдан әйтеп куям : игътибарлы булыгыз- укыганнар буенча сораулар булачак.

  •  Текстны рәсемгә кадәр укыйлар.
  • Укытучы белән бергә уку.

Укыганны аңлау (! – тулы җавап)

- Әмир ничә утын алып керде?

- Әминә ничә утын алып керде?

- Әби нәрсә соагын?

- Әмир нәрсә дип тәкъдим итә?

- Әминә нәрсә дип тәкъдим итә?

- Кемнең җавабы күбрәк ошады? Ни өчен?

Дәреслек белән эшләүне дәвам итү

Рәсем астындагы язуны укытучы үзе укый«нәрсә табарга кирәк»

- Әйдәгез тикшереп карыйк әле:кем игътибарлы икән: мәсьәләдә нәрсә булырга тиеш?

- Мәсьәләнең шартын ничек аңладыгыз?

- Шарт кем сүзеннән тора?

- Мәсьәләнең таләбе нәрсә ?

- Мәсьәләнең таләбен кем әйткән?

Белемнәрне конкретлаштыру

- Бездән Белмәмеш нәрсә сорады?

- Нәрсә ул мәсьәлә?

- Мәсьәләдә нәрсә булырга тиеш?

- Нәрсә ул шарт?

- Нәрсә ул таләп?

Укучыларның җаваплары

- Миңа Әмирнең тәкъдиме ошады, чөнки санау һәрвакыт ышанычлы..

- Ә мин килешмим. Утыннар саны билгеле булганда нигә санарга. 5 һәм 3  8 була.

- Мин килешәм. Безнең бүгенге тема “мәсьәлә”, без бүген аны ачыкларга тиешбез. Санау – бик гади!

Шар һәм таләп

- шартта саннар бар, аларның нәрсәне белдерүләре билгеле.

- Әмир һәм Әминәнең сүзләре шартка керә.

- Таләп нәрсә табарга кирәк булуын күрсәтә.

- Бу сүзләрне әби әйткән.

 - Белмәмеш бездән мәсьәләнең нәрсә булуын аңлатырга кушты.

- Мәсьәлә – ул язмача сурәтләү, тасвирлау.

- Мәсьәләнең шарты һәм таләбе булырга тиеш.

Таяныч –схемаларга карап укучыларның җаваплары.

.

тактада

Сорауларга җавап биргәндә укучыларның активлыгы;  тулы җаваплар; мөстәкыйль фикер йөртү

Эзләнү һәм кирәкле мәгълүматны табу;  

              Телдән сөйләм формасын куллану;

             Дәреслек белән эшләү күнекмәсе;

           Нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.

“мәсьәлә” ,”шарт”, “таләп” төшенчәләрен белү.                                               

5. Белемнәрне беренчел ныгыту (Теоритик белемнәрне математик биремнәр һәм уку мәсьәләләре чишкәндә куллану)

математик төшенчәләрнеаңлау, яңа төшенчә белән биремнәр эшләү күнекмәсен формалаштыру.

2.төшенчәләрне беренчел аңлатудан соң аңлап бетерелмәгән өлешләрне ачыклау.

 Слайд белән эш

- укучылар ике текстны укып кайсысы мәсьәлә булуын ачыклыйк әле?

-  мәсьәләне ничек белдегез?

- балалар, тагын кем шулай фикер йөртте, кул күтәрегез әле!

Молодцы, сез дөрес фикер йөрткәнсез!

- Димәк, мәсьәләнең текстында нәрсә булырга тиеш?

- Шартны укыгыз.

- Нәрсә ул шарт?

- Таләпне укыгыз.

- Нәрсә ул таләп?

Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш

( бирем №1)

Биремне әйтә барып эшләү.

Укучылар тестны укыйлар һәм укытучы сорауларына җавап бирәләр.

- Беренче текстта бездән бернәрсә дә сорамыйлар.Бу бары тик текс кына.Икенче текстта мин таләпне күрдем. Димәк бу –мәсьәлә.

- мәсьәлә текстында шарт һәм таләп булырга тиеш.

- Шарт ул-  билгеле булган бирелгән саннар.

- Таләп ул –  табарга кирәкле нәрсә .

Дәфтәрдә биремне үтәү

СЛАЙД  9

 Сорауларга җавап биргәндә укучыларның активлыгы;  тулы җаваплар; мөстәкыйль фикер йөртү

Шарт һәм таләпне табарга өйрәнәләр,

Ике текстны укып мәсьәләне ачыклыйлар .        

Динамик

пауза

Эшчәнлек төрен алмаштыру

Күзаллаулы-уен

Без бик тырыштык , әйдәгез ял итик. Күзләрне йомыгыз.Тирән итеп сулыш алыгыз һәм әкерен генә тыныч кына сулышны кире чыгарыгыз. Күз алдыгызга китерегез: кичке аяз кич, күк тулы йолдызларИң якты йолдызга карагыз.ул сезнең “мәсьәлә” темасын өйрәнүегезне белә. Һәм сезнең теманы тулысынча аңлап калырга хыяллануыгызны сизә.Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз да үз йолдызыгызгы кулыгызны сузыгыз.Бик нык тырышыгыз.Һәм сез үз йолдызыгызны ала алачаксыз. Йолдызны ал һәм саклык белән генә үз яныңдагы матур кәрҗингә сал. Йолдыз сезнең үз көчегезгә ышанырга ярдәм итәчәк, кыюырак булырга булышачак. Йолдыз белән без күп нәрсәгә ирешәчәкбез!

Укчылар укытучы кушканны эшли баралар.

Балалар ял иттеләр,эшне дәвам итә алалар

6. формалашкан белем һәм күнекмәләрне мөстәкыйль, иҗади куллану

Яңа белемнәрне үзгәртелгән яңа  ситуацияләрдә куллану

Парларда эшләү

- сезнең партада бер карточка ята.  Сез ничек эшләячәксез?

- Дөрес фикерләү. Парлап эшлибез.Игътибар белән укыгыз.

Мәсьәлә булырлык итеп тулыландырыгыз.

Эшләп бетерүегезне кагыйдә буенча белгертегез.

Парларның эшләренә нәтиҗә ясау.

- карточка берәү генә булгач парлап эшләячәкбез дип уйлыйм.

Биремнәрне үтәгәндә мөстәкыйльлелек; көчле һәм көчсез укучыларның активлыгы 

Хезмәттәшлек итү сәләте,тыңлау һәм әңгәмәгә керү,уку проблемасын хәл иткәндә коллектив ка кушылу, парлап эшләгәндә фикерләшү һәм уртак фикергә килү            

7.Өйрәнгәннәрне ныгыту, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне дә файдалану.

Индивидуаль эш

  • - һәркайсыгыз үзегезгәбирелгән рәсемнәр буенча мәсьәлә төзегез. Исегезгә төшерегез,мәсьәләдә нәрсәләр булырга тиеш.
  • Класста булган әйберләр буенча мәсьәлә төзегез.

Укучыларның мәсьәләләре

СЛАЙД  10

8. Эшчәнлеккәрефлексия

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләренә шәхси җаваплылыкны

формалаштыру

1. Эшчәнлеккә үзбәя

сигнал карточкаларын кулланып сорауларга җавап бирү.

(сораулар тактада)

2. шәхси уңышларга үзбәя

Уңыш юлында үзеңне бәяләү.

3.  девиз өстендә эш

- Ничек уйлыйсыз без тагын бер математик сукмакны үтә алдыкмы?

- ул ничек аталды?

Без иртәгә дә әле бу сукмактан баруыбызны дәвам итәчәкбез. “мәсьәлә” темасын дәвам итәчәкбез.

Укучылар сигнал карточкалар белән эшлиләр.

Укучыларның җаваплары.

СЛАЙД  11

Шәхси уңышларга үзбәя; эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә

В укытучы тәкъдим иткән ситуацияләрдә аралашу һәм бергә эшләү;үз эшчәнлегеңә бәя биргәндә сайлый белү.

9.уку эшчәнлегенә контроль һәм нәтиҗә

Уен эшчәнлегендә укучыларның өйрәнгән математиктөшенчәлрне файдалана белүләрен тикшерү

-Ә хәзер кунагыбыз белмәмеш белән сөйләшеп алыйк.

Укучылар Белмәмешкә бүгенге тема буенча сораулар бирегез әле.Җавап бирә белсә бүләк тә тапшырырсыз.

- Белмәмеш, син молодец!Булдырдың! барлык сорауларга да төгәл җавап бирдең?Укучылар сез дә булдырдыгыз. Сез алган йолдызлар сезгә һәрчак ярдәм итсен Алга таба да уңышлар сезгә!

- Белмәмеш син бездән мәсьәлә турында сорадың.Без сиңа булыша алдыкмы?

Әйдә әйт әле алайса, нәрсә ул мәсьәлә?

-Аның ничә өлеше бар?

- Бу өлешләр ничек атала?

- Нәрсә ул шарт?

-  Нәрсә ул таләп?

Укучылар Белмәмешкә дә йолдыз бүләк итәләр.

 Укчыларның телдән сөйләме

 

Кулланылган әдәбият

1. Интернет ресурслар

http://edcommunity.ru/union/forum/forum4/topic385/

   http://poezd23.ucoz.ru/Teremok1.swf   

2. «Математика»  2кисәк,  1 класс-А.Л.Чекин

3. математикадан мөстәкыйль эш дәфтәре № 2 ,1 класс



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һәр эшнең башы авыр ! 25.02.2014 1

Слайд 2

Математикага сукмак Тырышып-тырышып атларбыз ! 25.02.2014 2

Слайд 3

25.02.2014 3 Телдән исәпләү Аерма тамгалана : = + -

Слайд 4

Телдән исәпләү 25.02.2014 4

Слайд 5

25.02.2014 5 Телдән исәпләү Санга 1 не кушсаң , килеп чыга :

Слайд 6

25.02.2014 6 Телдән исәпләү Кушылучыларның урынын алыштырудан сумма :

Слайд 7

25.02.2014 7 Телдән исәпләү Предметларның булмавы тамгалана :

Слайд 8

Нәрсә ул мәсьәлә ? Ул нәрсәләрдән тора ? 25.02.2014 8

Слайд 9

6 бала качышлы уйный . Аның 4се малай 2 кыз . Б алалар качышлы уйный . Аның 4се малай 2 кыз . Барлыгы ничә бала качышлы уйный ? 25.02.2014 9 Кайсысы мәсьәлә ?

Слайд 10

25.02.2014 10

Слайд 11

Математикага сукмак- тырышып белем алабыз 25.02.2014 11 Яхшы эшегез өчен рәхмәт!

Слайд 12

25.02.2014 12 Молодцы җавап дөрес ! Ура!!!

Слайд 13

25.02.2014 13 Хата ! әйе юк Биремне кабатларгамы ?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

Математикадан технологик карта

Технологическая карта по математике для 3-его класса по учебнику Чекин...

1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта "1 не алу"

1 нче сыйныфлар өчен  математикадан "1 не алу" темасы буенча технологик карта...